Журнал «Безнең мирас»

Илдар Гыйльметдинов: “Бөтен Россиянең, республикадан читтә яшәүче милләттәшләребезнең игътибары Татарстанга юнәлдерелгән: бүгенге сайлаулар – Татарстан өчен иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе"

РФ Дәүләт Думасы депутаты, ничек кенә булмасын, дәүләт, җәмәгатьчелек, туган тел мохитен саклап калу йөзеннән, гаиләләргә ярдәмен күрсәтергә тиеш, ди
(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Безнең өчен бүгенге сайлаулар – иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе. Беренчедән, без Татарстан Республикасы Президентын сайлыйбыз. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Президент вазифасы Россия субъектларыннан безнең республикада гына калды. Бу – безнең өчен мөһим мәсьәлә. Шуңа бәйле рәвештә, бөтен Россиянең, республикадан читтә яшәүче милләттәшләребезнең игътибары Татарстанга юнәлдерелгән.
Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйльметдинов белдерде. Аның сүзләренчә, сайлауга баруыбыз ТР Президент вазифасын биләячәк кешегә ныклы ышаныч белдерүебезне күрсәтә.
Илдар Гыйльметдинов бүген Татарстанда республиканың муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлары сайлануының мөһимлеген ассызыклап, әлеге вазифаларга эш оештыра белә, районны алга алып бара торган кешеләр сайланырга тиешлегенә игътибар юнәлтте. Ул билгеләп узганча, бүген күп кенә вәкаләтләр җирле үзидарә органнарына тапшырыла бара, халык үзен борчыган көндәлек мәсьәләләр белән нәкъ менә аларга мөрәҗәгать итә.
Илдар Гыйльметдинов милләт өчен проблемалы мәсьәләгә тукталып, фикерен белдерде. "Еллар узу белән, туган телен – татар телен белүче балалар саны кими. Бу вазгыять Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче милләттәшләребез арасында аеруча кискен. Алар туган телендә сөйләшми генә түгел, ә татарча аңламый да", - дип ассызыклады РФ Дәүләт Думасы депутаты. Аның фикеренчә, гаилә – телне буыннан-буынга тапшыра торган төп орган. Бүгенге шартларда исә әти-әниләр дә татар телендә аралашмый.
Ничек кенә булмасын, дәүләт, җәмәгатьчелек, туган тел мохитен саклап калу йөзеннән, гаиләләргә ярдәмен күрсәтергә тиеш, дигән фикер җиткерде Илдар Гыйльметдинов. “Милли тел булмаса, халык та булмый. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк”, – дип билгеләп узды ул.

Теги: рәсми хәбәрләр Сайлау - 2015

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру