Журнал «Безнең мирас»

Эшкәртелгән протоколлар нәтиҗәсе буенча, Рөстәм Миңнеханов 97,2 процент тавыш җыйган

Бу хакта ТР ҮСК рәисе хәбәр итте
(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр иткәнчә, сайлау комиссиясе 3 проценттан артыграк протоколларны эшкәрткән. Аның нәтиҗәле буенча, беренче урында Рөстәм Миңнеханов бара: ул 97,2 процент тавыш җыйган. Хафиз Миргалимов исә 1,3 процент, Рушания Бильгильдеева 0,6 процент, Руслан Йосыпов 0,37 процент тавыш җыюы билгеле. Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә игълан ителде.
“Бу әле тавышларны санауның башы гына һәм авыл җирлекләреннән китерелгән мәгълүматлар гына. Санау процессы дәвам итә, ахыргы нәтиҗәләр алда туасы көнне иртәнге якта билгеле булачак”, - дип белдерде Әгъзам Гобәйдуллин. Ул шулай ук ҮСКнә шикаятьләр килмәвен хәбәр итте.
“Әлегә күпме кешенең сайлауларга килүе билгеле түгел. Миңа калса, тавыш бирүчеләр саны 80 проценттан артык булыр дип көтелә”, - диде ул.

Теги: рәсми хәбәрләр Сайлау - 2015

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру