Журнал «Безнең мирас»

Биш сәгать дәвамында Татарстанда барлык сайлаучыларның 37,97 проценты тавыш биргән

Сайлаучылар активлыгы буенча Кайбыч районы беренче урында – 80 процент

(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген сәгать 12 гә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда 1 млн 102 мең 147 сайлаучы үз тавышын калдырган - бу сайлаучыларның гомуми санының 37,97 процентын тәшкил итә.
Шул хакта бүген брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, сайлау участокларында эш тәртибенә карата әлегә шикаятьләр юк. Участок комиссияләре төгәл закон нигезендә эшли.
Надежда Борисова әйтүенчә, сайлаучылар активлыгы буенча Кайбыч районы беренче урында – 80 процент, Апаста активлык - 76, Аксубайда - 73 процент дәрәҗәсендә. Чистай белән Кукмарада активлык, башкалар белән чагыштырганда, түбәнрәк. “Без сайлаучылар бакчалардан, урманнан кайтып, участокларга килер дип ышанабыз”, - диде ул.
Казанга килгәндә, Киров, Авиатөзелеш, Яңа Савин районнарында сайлаучыларның тавыш бирү күрсәткече 24 проценттан артык.
Н. Борисова сүзләренчә, уңай һава торышы, кандидатларның яхшы агитацион сәясәте сайлаучыларның килү күрсәткечләренә йогынты ясый.

Теги: рәсми хәбәрләр Сайлау - 2015

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру