Сәнгати мирас Уку өчен 3 минут

Рәшит Гаимов: «Арча – Татарстан мәрҗәне»

Рәсем сәнгатендә сурәт төшерүнең техникалары һәм алымнары бихисап. Шулар арасында офорт, ягъни металлга кыргыч яки кислота белән рәсем төшерү аеруча игътибарга лаек. Татарлар арасында әлеге алым белән иҗат итүчеләр күп түгел, әмма алар эшкә тотынса, җиренә җиткереп башкаралар. Арча шәһәрендә яшәүче, Татарстан сәнгатендә үз урынын тапкан шәхесләрнең берсе Рәшит Гаимов та – офорт техникасында оста иҗат итүчеләрнең берсе һәм иң күренеклесе дип әйтергә кирәк, чөнки ул – «Идегәй» эпосын басма графикада иллюстрацияләгән беренче татар рәссамы. Безгә аның белән аралашу, офорт техникасы һәм башка иҗади җиңүләре турында сөйләшү бәхете елмайды.

 

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Хәмит улы Гаимов.

 

 

– Рәшит әфәнде, сөйләшүебезне балачагыгыздан башлап җибәрик әле. Ул ничек үтте? Гаиләгез Сездә иҗатка, сәнгатькә мәхәббәтне ничек уяткан дип уйлыйсыз?

 

– Мин Казанда урта хәлле гаиләдә тудым. Әтием Хәмит Габделислам улы гомере буе С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында хезмәт куйды, әнием Гарифә Сибгатулла кызы «Элекон» заводында эшләде. Гаиләбез белән Гагарин урамындагы хрущевкада тордык. Дус малайлар белән көннәр буе футбол уйный, кинога йөри идек. Әти-әни назын тоеп яшәдек. Бер җөмлә белән әйткәндә, балачагым бәхетле узды.

 

 

«Арча батыры яу алдыннан». Рәшит Гаимов рәсеме. Офорт. 2021 ел.

 

 

Рәсем сәнгатенә исә Фәрит абыема ияреп килдем. Юл аркылы гына 2 нче сәнгать мәктәбе эшли иде. Без абый белән шунда укыдык, рәсем ясауда тәүге адымнарыбызны ясадык. Хәзерге көндә аралашып яшәгән иҗади дусларыбызны да сәнгать мәктәбендә очраттык. Фәрит абый белән мөнәсәбәтләребез дә рәсем ярдәмендә икеләтә җылынды: бергә этюдларга чыктык, Казанның тирәягын ясадык, сәнгать темасына фикер алыштык.

 

– Тормышыгызны рәсем сәнгате белән бәйләүгә нәрсә этәрде?

 

– Абый белән акварель кулланып ясауга гашыйк булдык. Ул үзенә җәлеп итте, әлеге һөнәрнең асылына төшенергә, аның барлык серләрен ачарга теләдек. Рәссам һөнәре ул заманда иң алдынгылардан санала, эш табу кыенлыклар тудырмый иде. Төрле оешмаларның агитацион плакатларын һәм биналарның бизәлешләрен рәссамнарга тапшыралар иде. Аларга хәтта яшәр өчен фатирлар да биргәннәр. Әмма компьютер барлыкка килгәч, вазгыять кискен үзгәрде. Хәзерге вакытта аеруча таралыш алган ясалма фәһем исә рәссамнарны бөтенләй кысрыклады.

 

– Рәссам буларак нинди юллар аша үстегез? Рәсем сәнгате буенча белем алуыгыз һәм әлеге һөнәрдәге беренче адымнарыгыз турында сөйләсәгез иде.

 

– Сәнгать мәктәбен тәмамлагач, анда алган белемнәр белән генә чикләнмичә, абый белән Казан сәнгать училищесына укырга кердек. Биредә белем алу күңелемдә матур хатирәләр генә калдырды. В.И.Куделькин, Б.И.Майоров, Е.А.Зуева, Н.К.Бикташев һәм тагын башка сәләтле укытучылар безгә тирән белемнәр бирде, рәсемгә осталыкны физик яктан гына түгел, рухи яктан да үстерде. Училищены тәмамлагач, абыем Фәрит Гаимов бизәүче рәссам булып эшләде. Мин исә сәнгать укытучысы булып эшкә урнаштым. Икебезгә дә армия сафларында хезмәт итәргә туры килде. Профессиональ рәссам буларак 2005-2008 нче елларда формалаштым дип уйлыйм.

 

– Рәшит әфәнде, Сез – офорт буенча оста рәссамнарның берсе. Бу техника белән ничек таныштыгыз һәм ни сәбәпле аның белән иҗат итәргә булдыгыз?

 

– Офорт техникасы белән И.Я.Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университетында таныштым. Офорт ул – металлда тирән уемлы гравюра төшерү техникасы. Офорт төрләргә бүленә, аны төрле җиһазлар һәм материаллар белән булдырырга мөмкин. Кыскасы, ул – күпкырлы техника. Шулай ук офорттагы сәнгати сурәтләү чаралары диапазоны да күптөрле. Нәкъ менә шулар аша ул мине үзенә җәлеп итте. Әлеге техниканы куллануда эшнең нәтиҗәсе түгел, ә ясау процессы кызыксыну уятты. Офортны башкарганда, рәсемне кислота ярдәмендә төшерәм, акватинта белән дә эшлим. Акватинта – иң катлаулы техникаларның берсе, чөнки аның нәтиҗәсен рәсем нәшер ителгәч кенә күреп була. Офорт исә бу яктан уңайлырак, ул хезмәтләрне күп тапкыр тиражга чыгарырга мөмкинлек бирә. Әлеге техника белән ясаучылар Россиядә бар, әмма үземнең укучыларым арасында юк. Бу мәсьәләне хәл итүне планга куярга кирәк дип саныйм.

 

– Офорт техникасы җиңелләрдән саналмый. Аның нечкәлекләрен өйрәнгәндә нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килде?

 

– Офорт техникасында эшләүнең кыенлыгы, гадәттә, бер мәсьәләгә килеп тоташа. Аны ясаганда азот кислотасы кулланыла һәм шуңа күрә ул махсус бүлмә таләп итә. Яшь чакта остаханәләр арендалау мөмкинлеге юк иде, андый бинаны табу хәзер дә җиңелләрдән түгел. Сөйләшеп, килешергә мөмкин булган төрле урыннарда иҗат итәргә туры килде. Аңлагансыздыр, андый очракта уңайлылык икенче планга күчә.

 

– Офорт белән шөгыльләнү сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин дип беләм…

 

– Әйе, кислота белән эш итү сәламәтлеккә берникадәр дәрәҗәдә зыян китерә. Сулыш юлларына, күзләргә, тәнгә, нерв системасына зыян килергә мөмкин. Шуңа мин саклык белән генә, респиратор киеп эш итәм. Офортчылар арасында 90 яшькә кадәр яшәгәннәре дә булган. Әмма барыбер сакланырга кирәк дип саныйм.

 

– Рәшит әфәнде, беренче картиналар сериясен «Идегәй» дастанына багышлагансыз. Бу ядкяргә бәйле эш ничек алып барылды?

 

– Татар эпосына иллюстрацияләр ясауны 1980 нче еллар азагында башлап җибәрдем. Халкыбыз тарихындагы мөһим вакыйгаларны, Алтын Урданың таркалу чорын язып калдырган әсәрләрне укыгач, алар буенча иҗат итәргә теләдем. Нәтиҗәдә, «Идегәй» сюжетын басма графикада ясаган беренче рәссам статусын алдым. «Идегәй» сериясе аша халкыбызда милләте, аның үткәне өчен горурлык хисләре тудырырга омтылдым. Шуңадыр да аңа берникадәр дәрәҗәдә трагик ноталар хас. Г.Тукай әсәрләренә багышланган картиналар сериясендә исә поэзиягә хас нәфислекне сакларга тырыштым. Офортчылар моңа нечкә сызымнар кулланып ирешә.

 

– Димәк, Сез тарих белән күптәннән кызыксынасыз?

 

– Шулай дип әйтсәк тә була. «Идегәй» эпосына иллюстрацияләр ясаганда, шул заман коралларын, киемнәрен һ.б.-ны өйрәнергә туры килде. Рәсемдә дөреслекне сурәтләү өчен, тарихчылар һәм галимнәр белән һәрдаим элемтәдә тордым.

 

– «Арча батырлары» дип аталган сериянең идеясе ничек туды? Ул да тарихи чыганакларга бәйлеме?

 

– Әни Арча районының Ашытбаш авылыннан. Абый белән мин бик еш авылда тордык, җәйләрен бигрәк тә. Биредә гади авыл кешеләренең көнкүреш тормышын, авыр хезмәтен һәм ял итү мизгелләрен күреп үстек. Бу хатирәләр гомер буена күңелдә уелып калган. Без аларны рәсемгә төшердек һәм хәзерге көнгә кадәр кадерләп саклыйбыз. Арча ягы бик якын урынга әверелде һәм аның белән элемтә бер дә өзелмәде. 2022 елда Арчада шәхси күргәзмәмне булдыргач, төбәк тарихы белән бәйле серия ясарга сорадылар. Миңа бу фикер аеруча ошады, чөнки әлеге якның тарихы бик бай, вакыйгалары белән дә гаҗәпләндерә. Нәтиҗәдә, «Арча батырлары» дигән серия туды. Биредә халыкның батырлыгын, каһарманлыгын һәм үҗәтлеген тасвирларга тырыштым. Арчаның таш диварларын саклаучы батырлар туган җирне саклаучыларга дан җырлау буларак кабул ителде.

 

– Рәшит әфәнде, Арча ягы күңелегезгә аеруча якын, шулаймы?

 

– Башкача мөмкин түгел. 2023 елда Арчага күчендем. Моның сәбәбе гади: рәссам буларак, үзем турында матур истәлек һәм Арчаның искиткеч табигатен, кешеләрен ясап калдыру. Татарның рухи башкаласы бит ул Арча! Бу төбәк күпме танылган прозаикларны, шагыйрьләрне – тел сакчыларын бүләк иткән! Габдулла Тукай, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, Гомәр Бәширов, Наил Касыймов – барысы да – бу як суларын эчеп, иҗатка тартылган күренекле шәхесләр.

 

– Димәк, Арчага багышланган картиналар сериясен көтәбез?

 

– Хәзерге көндә «Арча – Татарстан мәрҗәне» дигән серияне әзерләү бара. Бу сериядә әлеге якның бар матурлыгын тасвирларга, Арча шәһәренең иң күренекле урыннарын сурәтләргә тырышам. Әлегә 24 картина иҗат иттем. Аларны офорт белән түгел, майлы буяу белән ясыйм. Бу – минем өчен яңа тәҗрибә.

 

– Арчада иң яраткан урыныгыз нинди?

 

– Үзәк, әлбәттә. Анда тормыш гел кайнап тора.

 

– Яңа кызыксыну офорт техникасы белән эшләүне икенче планга күчергән дип әйтүчеләр булыр. Аларга ничек җавап бирерсез?

 

– Бу дөрес сүз түгел, чөнки офорт техникасы белән иҗат итү тормышымда зур урын алып тора һәм мин аны берничек тә калдыра алмыйм. Хәзерге көндә яңа эшләрнең эскизларын ясыйм. Киләчәктә офорт белән ясалган яңа сюжетлар дөнья күрер дип ышанам. Әлегә Арча ягыннан булган танылган шәхесләрнең портретларын ясыйм. Рәссам буларак, һәрвакыт хезмәттә! Димәк, һөнәребез әле яшәячәк!

 

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Сезгә яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи