Бунтарь холыклы рәссам искиткеч төгәл һәм билгеле бер калыпка салынган алым белән картиналар иҗат итә. Бер-берсенә капма-каршы әлеге ике үзлекне ни рәвешле табигый баланска туры китерергә? Бу сорауга төгәл җавапны Әстерхан рәссамы Марат Җәмалетдиновның картиналарында табарга була. Ул – боди-арт остасы, Әстерханда беренче граффити ясаучы, Кембриджның геометрия китабын бизәүче, яңа рәсем ясау алымын уйлап табучы, сценография һәм театр костюмнарын булдыру белән мавыгучы. Безгә дә әлеге күпкырлы рәссам белән сөйләшү бәхете елмайды.

Марат Җәмалетдинов.
– Марат әфәнде, әңгәмәбезне балачактан башлыйсы килә. Әти-әниләрегез иҗат кешеләре идеме? Үзегез рәсем белән ничек мавыгып киттегез?
– Әниемне иҗади һөнәр иясе дип әйтергә буладыр – ул совет вакытыннан ук чәчтараш булып эшләде. Әти исә диңгездә хезмәт куйды. Ул, алты ел буе экваторны узып, балык тотуның күләмен тикшерде. Ул заманда бу перспективалы эш саналган, шуңа күрә балачагым да борчусыз, рәхәт узды, без бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәдек. Әни бөтен буш вакытын безгә багышлады: сеңлемне нәфис гимнастикага йөртте, ә мине исә, бәлки, рәсемгә тартылуымны күрептер, Әстерхан шәһәренең танылган беренче рәсем мәктәбенә алып барды. Бу мәктәп әле дә эшләп килә һәм шәһәрдә иң яхшы уку йортларының берсе булып санала. Аннан рәсем училищесына укырга кердем. Яшьлек холкымны бунтарьлык, панк тормышына этәрә башлады һәм мин, яшьтәшләремнән үрнәк алып, тәртип тә бозгаладым. Кыскасы, ул вакытта мине рокн-ролл гына кызыксындырды, укуны да калдыра башладым. Укытучыларымның фидакарь хезмәте һәм сабырлыгы аркасында гына укуымны дәвам иттем һәм, миңа калса, тиешле белемнәрне алдым. Иң кызыгы: күпчелек очракта нәкъ минем кебек «тәртипсез» малайлар профессиональ художник булып китте дә инде.
«Бу йортта бәхет яши». 2024 ел.
– Ничек уйлыйсыз, моның сәбәбе нәрсәдә?
– Безнең яшьлек авыр 90 нчы елларга туры килде. Кем көчлерәк, үткенрәк һәм яңа җәмгыятькә җайлашкан, шулар гына беникадәр дәрәҗәгә һәм уңышка ирешә ала иде. Элекке өстенлекләр бетте, гаилә дә акрын гына тарала башлады. Әти-әни тарафыннан миңа карата игътибар кимеде. Мин бу чорда үземне иҗади яктан эзли башладым. Трамвай тукталышын ясап, дүртле билгесенә диплом якладым. Аннан соң сын буенча бераз дәресләр алып бардым. 1993 һәм 1996 нчы елларда шәхси күргәзмәләремне оештырдым. Шуннан соң акрын гына Әстерхан шәһәре миңа кысан тоела башлады һәм мин Мәскәүгә юнәлдем, шул рәвешле тормышымның кабатланмас бунтарь этабына кердем.
– Иҗатыгызның «Мәскәү периоды» нинди хатирәләр белән истә калды?
– Провокацион чаралар һәм перфоманслар белән дип әйтер идем. Бодиарт ясап, төрле чараларда катнаштым, Әстерхан кирмәнен ясаучы классик рәссамнардан читләшеп, альтернатив рәссам буларак формалаша башладым. Шәһәребездә беренче тапкыр граффити ясаган кеше дә мин булдым. Аннары Әстерхан телевидениесе минем хакта «Марат за гуашью» дип аталган документаль фильм төшерде. Әлеге фильмны «До 16 и старше» дигән популяр тапшыруда да күрсәткәннәр иде. Күпчелек танышуларны, танылган рәссам Андрей Бартенев белән хезмәттәшлекне, бөтенләй икенче иҗади төркемнәрне – боларның барысын да башкала бүләк итте. Андрей Бартенев – иҗатымда зур урын алып торган шәхес, аннан мин иҗади перфоманслар ясарга өйрәндем.
– Марат әфәнде, Сезне җәмәгатьчелеккә таныткан алым – сүзләр ярдәмендә картина ясауга ничек килдегез?
– Рәсем ясауның мондый төренә 2017 елда килдем. Йокларга ятарга алдыннан: «Мин – үз урынын, стилен тапкан рәссам, күп үрләр яуладым, танышларым да бихисап. Рәссамнар – эгоистлар, аларның иҗаты, гадәттә, үзләре тирәсендә генә әйләнә. Бәлки, күпләрнең күңелен яулап ала торган яңа проект уйлап табаргадыр?» – дип уйладым. Шуннан соң мин аны төштә күрдем. Кешеләрнең күңелендәгесе белән бүлешә алырлык иң яхшы нәрсә, минемчә, ул – сүз. Билгеле бер мәңгелек темага караган сүзләрдән ясалган картина икеләтә көчле эмоциональ төсмергә ия булырга тиеш дип фикерләдем.
– Мондый картиналар ясаганда нинди кагыйдәләр буенча эш итәргә кирәк?
– Рәсемне ясаганда структураны саклый белергә, математик дәрәҗәдә төгәл булырга кирәк. Шрифт ярдәмендә мин үзенә күрә матрица булдырам. Шрифт инде күптән уйланылган, ул 0 һәм 1 саннарына охшаш. Шулай ук вертикаль һәм горизонталь язарга кирәк. Картинаны бер генә кеше башкара ала, чөнки төрле кеше төрлечә язса, рәсемнең тулылыгы юкка чыга, тәртипсезлек башлана. Картинада сүзләрнең генә түгел, төсләрнең дә төрлеләрен кулланам. Сүзләр бер-берсе өстенә языла. Шулай итеп картинада җанлылык саклана, әйтерсең лә, ул тере, бер урында гына тормый. Әстерхан драма театрының 210 еллыгына багышланган картина кысаларында «Нәрсә ул театр?» дигән сорауга 210 җавап тупладым. Әлеге проектта артистлар, театр хезмәткәрләре, тамашачылар катнашты һәм, нәтиҗәдә, шундый матур мәгънәле истәлек килеп чыкты.
– «Нәрсә ул бәхет?» дигән проектны да әлеге алым белән иҗат иттегез дип беләм. Нинди җаваплар аеруча исегездә калды?
– «Нәрсә ул бәхет?» дигән картина иң танылганнарының берседер. «Әни куллары» дигән җавап җылы хатирә булып истә калган. Тирән хис-кичерешләр тудырган вариант – «исән калу». Әлеге җавапны миңа ерак танышым интернет аша юллады. Бер елны алар ире белән коточкыч машина һәлакәтенә эләгеп, аларны юл кырыенда аңсыз килеш табып алган иделәр. Шуннан соң алар бик озак вакыт реабилитация узды. Шуңа күрә дә «исән калу» дигән сүзтезмә аның өчен зур мәгънәгә ия. Димәк, картинадагы һәр сүз эчендә кешеләрнең тарихлары ята.
– Марат әфәнде, ә Сез үзегез бу сорауга ничек җавап бирер идегез?
– Нәрсә ул бәхет? Глобаль мәгънәдә «кичерелү», «бәхетле киләчәк буын» һәм «ярдәм итә алу». Ярдәм итүгә килсәк, мин күп еллар бабам төзегән мәчетне төзекләндерү турында хыялландым.
– Әлеге мәчет нәселегез белән бәйле, шулай бит?
– Әтием ягыннан бабам Казан татары булган, яхшы тормыш эзләп Әстерхан шәһәренә килгән һәм шунда яшәп калган. Бер-берсенә искиткеч дәрәҗәдә охшаш игезәк абыйсы белән зур капитал туплаган һәм ике катлы йорт сатып алган, гаилә корган. Аның балалары күп булган. Буын җепләрем шулай ук Давыд Йосып улы Измайлов исемле Бохараның беренче гильдия сәүдәгәре белән дә тоташа. Ул Әстерхан шәһәрендә таштан беренче мәчет төзеткән. Совет заманында әлеге мәчетне юк итәргә тырышканнар, манарасын да җимергәннәр. Әмма барып чыкмаган, шәһәр губернаторы һәм Казан җитәкчелеге ярдәмендә, аны янәдән торгыздылар. Мин үзем дә әлеге мәчеткә йөри, сәдака калдыра һәм аны төзекләндерү турында хыяллана идем. Ул, минем мөмкинлекләремне дә көтмичә, янәдән эшли башлады. Әнигә килсәк, аның нәсел җепләре Ульян татарларына килеп тоташа.
– Димәк, Сез хәлле Әстерхан татарлары нәселеннән?
– Шулай дип әйтсәк тә була. Тик яшәүләре башта рәхәт булса да, совет заманында язмыш аларны бик нык сыный. Аларны шәһәрдән куып чыгарып, туган йортларын тартып алалар, шуннан соң ат абзарында һәм баракларда яшәргә туры килә. Алар, Сталин үлгәннән соң гына, Әстерханга кире кайта алалар.
– Бу вакыйгалар турында белгәч, димәк, милләтегезнең тарихы һәм мәдәнияте белән дә кечкенәдән таныш булгансыз?
– Һәр бәйрәмдә туганнарыбыз белән бабамның туган йортына җыелыша идек. Мәҗлесләрдә татар җырларын җырлый, хатын-кызларыбыз халкыбызның милли аш-сулары белән сыйлый иделәр. Шул рәвешле, татар мохитендә үстек. Барлык бәйрәмнәр дә милли рухта узды.
– Марат әфәнде, янәдән иҗат темасына әйләнеп кайтыйк әле. Сүзләр белән ясауга 2017 елда килсәгез, аңа кадәр тушьтан ясалган картиналар белән Әстерханда танылу алган булгансыз инде…
– Беренче күргәзмәм 1993 елда Н.Крупская исемендәге китапханәдә оештырылды. Тушь белән кызыксынып киттем, аннары гельле каләмгә күчтем. Бу техника иҗатымның үзәгендә тора дип саныйм. Бик тиздән, 50 яшьлек юбилеем уңаеннан, Әстерханда зур күргәзмә узачак.
«Филләр һәм әфлисуннар». 2019 ел.
– Әлеге мөһим чарага әзерләнгәндә нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде? – Рәссамнар, әлбәттә, белә: күргәзмә оештыру җиңелләрдән түгел. Күп картиналарны шәхси коллекцияләрдән, җәмәгать урыннарыннан алып торырга, аларны күргәзмә бинасына алып килергә кирәк. Кайбер картиналарны тәмамлап бетерәсе дә бар... Андый әзерлек вакытында билгеле бер тәртипкә өйрәнәсең.
«Алтын Балык» композициясенең эскизы.
– «Алтын Балык» турында да сөйләшеп китәсе килә. Сүз әкият турында түгел, ә Сез Әстерхан шәһәре өчен ясаган композиция хакында, әлбәттә. Аның ясалу тарихы нинди?
– 2011 елны танылган элемтә компаниясе бөтенроссия буенча масштаблы проектлар бәйгесен игълан итте. Тема риваятьләргә бәйле, һәм ул шәһәрнең колоритын күрсәтергә тиеш иде. Әстерхан нәрсә белән дан тота? Балык һәм помидорлары белән. Помидорга һәйкәл кую сәер булыр иде, ә менә Алтын Балык образы барыбызга да таныш һәм якын. Шулай итеп, композициямнең ике эскизын тәкъдим иттем. Берсе Европа стиленә якын иде, чөнки Әстерханны Рус Венециясе дип тә атыйлар. Икенчесе – күңелгә ятышлы Алтын Балык образы. Нәтиҗәдә, әлеге вариант сайланды. Балыкның торышы аеруча игътибарга лаек. Мин аны балаларның кызыксынып тарих тыңлаган мизгелен күз алдына китереп ясадым. Балык та, һәркемнең теләген чынга ашырырга дип, зур кызыксыну белән тыңлап тора.
– Шәһәр халкы әлеге бакыр композицияне ничек кабул итте?
– Яр буенда урнашкач, ул туристлар арасында популяр. Кешеләр аның янында фотосурәткә төшә, балыкның алтын таҗына тәңкәләр салып калдыра. Шулай итеп, Алтын Балык шәһәрнең бизәгенә әверелде дә куйды.
Әстерхан яр буендагы «Алтын Балык» сыны.
– Хәзерге көндә нинди планнар белән янып йөрисез? Бунтарь холыклы рәссамны иҗат мәйданы кайсы якка юнәлтер?
– Киләсе хезмәтем интерьер өчен җиһазлар һәм декорга юнәлер дип уйлыйм. Үземнең стильдә тормышта кулланырга мөмкин булган җиһазларны бизисем килә. Партнерлар һәм тәкъдимнәр бар, нибары эшләп карарга гына кирәк.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Алдагы хезмәтегездә уңышлар теләп калабыз!
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала