Журнал «Безнең мирас»

Каян килә татарга моң?!

Нинди сәбәпләр сагышланып җырларга мәҗбүр итә икән безнең милләттәшләрне? Октябрь инкыйлабыннан соң гына күтәренке рухлы җырлар туа башлады, дисәң дә ялгыш булмас. Җыр тарихы шуны раслый. Әмма моң тәэсир итү куәте ягыннан хәзерге заманда да беренчелекне тота.


Инкыйлабка кадәр ватаннарын калдырып Финляндиягә күчәргә мәҗбүр булган Нижгар татарлары, туган җирләрен сагынып, моңлы, сагышлы җыр чыгарганнар. «Илкәем» дип атала ул. 1968 елның май башында безгә, бер төркем сәнгать әһелләренә, шул искиткеч, күздән яшь чыгара торган тылсымлы көйне фин татарлары башкаруында ишетергә насыйп булды. Сүзләре дә нинди тетрәндергеч бит! Төркемдәге Рөстәм Яхин, Илһам Шакиров, скрипкачы Марат Әхмәтов белән без кичекмәстән әлеге җәүһәрне күчереп, көен нотага салып, Татарстанга алып кайттык, үзебездә башкарырга ният кылдык.


Рөстәм Яхин симфоник оркестрга аккомпанемент язды, Илһам Шакиров башкаруында җыр радиога язылды һәм тиз арада популярлык казанды. Дистәләгән затлы җырчылар «Илкәем»не үз репертуарларына кертте, хәзер бу җыр моңлылыгы, тирәнлеге белән күп кенә яшь җырчыларны да җәлеп итә башлады. Ул җыр туган илне, туган җирне сагынып яшәү символына әверелде.
Илкәем


Финляндия татарлары җыры


Китми күңелемнән минем һич
Шул сөекле илкәем.
Анда минем сөйгән халкым,
Анда газиз әнкәем.


Анда таңнар җәйге диңгез
Балкуыннан нурлырак.
Анда җырлар сандугачның
Сайравыннан моңлырак.


Анда җырлый җирдә һәр таш,
Кул изи һәрбер агач.
Анда кайтсам, мин дә башка,
Анда мин дә сандугач.


Теги: Марс Макаров Яңалыклар Татар җыры

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру