Журнал «Безнең мирас»

Җырланмаган җыр

Татарстанның халык артисткасы Нәфисә Василованың (Анастасия Петровна Васильева) якты истәлегенә багышлана.
Натук күргән төшеннән сискәнеп уянды да, күргәннәрен күңеленнән кичереп, озак уйланып ятты. Балачагы, имеш.Биле авыртудан иелеп йөрергә мәҗбүр карчыктай алга авышкан, салам түбәле өйләрнең тәрәзә төбенә чүгәләп утырган да җырлый, имеш:


Ак калпагың ки сәнә,
Чугын артка чөй сәнә;
Эчеңдәге җаның ничек,
Безне шулай сөй сәнә...


300px-НӘФИСӘ_ВАСИЛОВАБу җырны Натукның әнисе Кәтернә түти бәрәңге әрчегәндә гел җырлый торган иде. Җырның сүзләрендә сагыш, аерылышу төсмере булмаса да, әнисенең йөзе, нигәдер, уйчан булыр, күзләреннән моң түгелер иде. Бу җыру, мөгаен, сөеклесе Питер белән икесе арасындагы матур сердер, яшьлек мәхәббәтләре середер. Җыруны җырлаганда әнисенең күз алдына Питере белән яшәгән чаклары килә торгандыр да күңеле сагышланадыр...


Питер сугыштан кайтмады. Кәтернә түти берсеннән-берсе яшь биш бала белән тол калды. Атасының йөзен күрергә дә насыйп булмаган Натук бүген әнә шул җыруны үзе җырлап утыра:


Ак калпагың ки сәнә,
Кыңгыр сал да бер якка;
Ай калыккач чык, җанаш,
Очрашырга аулакта...


Кәтернә түти морҗага сөялгән дә онытылып җыру тыңлый, имеш. Бераздан әниләре янына Җәгүр абыйсы белән Иван килеп басты. Шул арада әллә кайдан Аннук белән Анный да пәйда булды. Алар һәммәсе – ап-ак киемнән. Барысының да карашы Натукта, имеш. Ул карашлар шундый якты – йөзләрендә елмаю чаткылары чагыла. Әнисенең күзендә моңның әсәре дә юк. «Нишләп болай икән?» – дип уйлый, имеш, Натук. Соравына җавап эзләп үз-үзен капшый башлый. Күлмәгем ертылмагандыр бит, дип уйлый. Капшый-капшый... Тик аның өстендә күлмәк юк! Чү! Натук үзе түгел бит бу! Җыр, җыр бу! Натук җырга әверелгән ләбаса!


«Ни-нәрсәгә ишарә соң бу? – дип, үз-үзенә сорау бирде ул. – Фанилыктан мәңгелеккә күчкән якыннарым да, исәннәре дә нишләп әле бергә күренә? Өлкән кешене нарасый итеп төштә күрсәң, авыруга юрыйлар...»


Натукны шөбһәле уйлар биләп алды.


Соңгы айларда аның кәефе гел начар. Кан басымы күтәрелә, йөрәге кага...


Натук торып юынды да әкренләп чәй әзерләде. Төшендә күргән балачагы, искергән йортлары, нишләптер, күз алдыннан китмәде. Иске йорт үткәннәрне исенә төшерде. Җәгүр абыйсын хәрби хезмәткә озатуларын да хәтерли әле ул.


Көз иде. Төнлә беренче кар төшкән. Кар көндез эреп бетте, аяк асты сазланды. Киртә, читән буйларындагы бөдрә чирәмнәр генә ап-ак килеш утырды. Аларның өй каршына авыл егетләре җыелды. Бер-берсенең иңнәренә кулларын салып түгәрәк ясап басканнар да дөньяларын онытып җырлыйлар. Җырлары гел аерылышу турында. Моңнары йөрәк аша, җан аша сулкылдап чыга:


Төнгә каршы берәү моңлы итеп
Аерылышу көен җырлады;
Тынга калды урман буйлары да,
Чишмәләр дә акмый тыңлады...


Натук, күңеле белән җыр сүзләренә ияреп, урман буйларында йөри. Әнә, юл буендагы озын усакларның бер генә яфрагы да селкенми. Каен ботаклары, бөгелеп-бөгелеп, яшь түгә сыман. Ә җыр һаман тарала. Әнә, ул болыннар, калкулыклар буйлап килә-килә дә, Чөмәрәй, Гөргөри чишмәләре янына җитә. Чишмәләр сагыш тулы җырга мөлдерәмә карашларын төбәп, тып-тын кала...


Җәгүр абыйсыннан соң озак та үтмәде, Анный тутасы да туган йортны калдырды – Казанга барып җитен комбинатына эшкә урнашты. Бу комбинатка паспортсыз да алалар икән эшкә. Аннары әле тулай торактан урын да биргәннәр. Бу чор Натук күңелендә бик әйбәт саклана. Анный тутасы бәйрәмдә авылга кайтыр иде. Букчасында мендәр конфет, бер-ике ак күмәч, клиндер ише, төшләргә генә керә торган тәм-том булыр иде. Әй, аларның тәме... Аны сөйләп тә, сүз белән аңлатып та булмастыр...


Уналтысы тулгач, Аннук тутасы да җитен комбинатына юл тотты. Озакламый Иван дәдәсен дә хәрби хезмәткә озаттылар. Бөкрәйгән өйләре тагын да аскарак иелеп, күңелсезләнеп калды...


Кәтернә түти Казандагы балалары янына баргалый торган иде. Ул чакта Натук хуҗабикә була. Бер кәҗә, ике сарык, өч тавык аның тәрбиясендә кала.


Әнисе өйдә вакытта да эш җитәрлек. Җәй көне йә кукуруз, йә бәрәңге басуыннан чүп үләне җыялар. Малларга кышка азык кирәк бит. Курыкмыйча, иркенләп кенә барып җыясы булса, ярыйсы да... Тик... чүп үләнен алып кайтырга рөхсәт юк. Басу каравылчысы Рәкыйп күзенә күренергә ярамый. Шуңа күрә көндез шым гына җыеп куялар да үләннәрен, эңгер төшкәч кенә алып кайталар. Беркөнне күршеләре Марҗи түти дә үлән җыеп куйган икән – кичләтеп кукуруз җиренә кызлар бергә китте. Бәйләгән үләннәрен иңнәренә алып бер-ике адым атлаулары булды, әллә каян гына атын чаптырып кыр каравылчысы Рәкыйп килеп тә чыкты. Рәкыйп колхоз идарәсе урнашкан авылныкы. Бик явыз, диләр. Тәмсез телле. Имансызлыгы белән танылган. Һәрчак кулында чыбыркы уйнар, өстендәге иске кожаны җилбәгәй җибәрелгән булыр. Кыр каравылчысы килә-килешенә җилләнеп арбадан сикереп төште дә әче итеп сүгенде.


– Мин сезнең һәммәгезне дә сытып үтерәм хәзер!..


Кызлар куркудан, үләннәрен ташлап, кукуруз арасына посты.


...«Ходаем, бу кабахәт адәм Марҗи түтине нишләтә инде?» – дип, кызлар калтырана ук башлады. Рәкыйп, мыгырдана-мыгырдана, балаларның үләнен арбасына ыргытты да, атының камыт бавын ныклап бәйләргә кереште. Бу тамашаны карап торган шук телле Марҗи, кинәт шаркылдап көләргә тотынды:


– Кара әле, Рәкыйп, китәсең дәмени? Мин тагын рәкатьләр күреп үләм икән әле, дип көтеп торам. Ха-ха-ха... Син ятим нарасыйларны елатучы гына икәнсең. Ха-ха-ха...


Кыр каравылчысы әче итеп тагын бер сүгенде дә атын куалый-куалый китеп барды.


Натук бу көнне үзенә зур сабак алды. «Курыкмаска кирәк икән! Каршы торырга! Курыкканны эт тә куркыта, дип әни белеп әйтә икән».


...Ул җәйне Анный тутасы аңа өр-яңа күлмәк алып кайтты. Дүртенче сыйныфка шул күлмәген киеп йөри башлады Натук. Өстендә яңа күлмәк, муенында кызыл галстук. Гел «4»ле, «5»ле билгеләренә генә укый торган Натукның башы күктә. Җитмәсә әле укытучылары Кузьма Тимофеевич, дәрестән соң калдырып, аның белән сөйләшеп утырды:


– Район үзәгендә фестиваль буласы, Натук. Аннук белән икегез барырсыз инде!


Натук каушап калды. Гадәттәгечә ияге тартышып куйды. Сүзләрен әйтә алмыйча тотлыгып торды:


– К-к-кузьма Т-тим-мофеевич! Нәрсә суң ул ф-фе-стиваль?


– Ә-ә, курыкма, Натук. Фестиваль ул – җыр ярышы. Иманым камил, син беренче урынны алачаксың!


Натук курка шул. Тотлыгып, җырын башлый алмый торудан курка. Аның бу җитешсезлегенә әнисе дә бик борчыла. «Җөкле чагымда каршыма эт көтүе килеп чыкканые. Әллә шуннан инде Натугымның тотлыгып торуы. Бик курыкканыем шул», – дип искә ала...


Бардылар алар фестивальгә. Зу-у-ур клуб. Юк, аларның Чишмәбаш авылындагы ише генә түгел. «Шулай зур булганга ишек өстенә урысчалатып «Дом культуры» дип язып куйганнардыр», – дип фикер йөртте Натук. Культура йорты бала-чага белән шыгрым тулы. Пәрдәсе төшерелгән сәхнәдә ыгы-зыгы. Оештырып йөрүче бер апа чыгыш ясарга тиешлеләрнең исемлеген барлый. Берәүләр, баянга кушылып, репетиция ясый... Аларның баянчысы юк бит. Натук белән Аннук ничек җырлар?


Кузьма Тимофеевич, шушы мәсьәләне хәл итәргә ниятләп, «Культура йорты» директорын эзләп китте.


– Безгә баянчы кирәк иде. Булышмассызмы икән? – диде укытучы.


– Кайсы авылдан?


– Чишмәбаштан без. Чишмәбаш мәктәбеннән.


– Ә-ә, керәшеннәр икән.


– Әйе, керәшеннәр, – диде Кузьма Тимофеевич, кабатлап. – Балалар баянсыз җырлый алмас бит инде.


– Җырламасалар соң! – диде, нигәдер җене чыккан директор. – Монда керәшеннәрдән башка да җырчы җитәрлек!


Укытучыларыннан калышмыйча ияреп йөргән Натук белән Аннук бу сөйләшүнең шаһиты булды...


Фестиваль башланды. Чират чишмәбашлыларга да җитте. Алып баручы көр тавыш белән кызларны игълан итте:


– Хәзер сәхнәгә Чишмәбаш мәктәбенең дүртенче класс укучылары Наталья Арсеньева белән Анна Подъячеваны чакырабыз. Алар «Фазыл чишмәсе»н башкара. Халык көе, Сибгат Хәким сүзләре!
Залдагылар гөрләтеп кул чабып, кызларны каршы алды. Натук белән Аннук җитәкләшеп сәхнә уртасына килеп басты. Натукның ирен читләре тартышып алды. Күз кырые белән дустанә караш ташлаган Аннук аның кулын кысты. «Каушама, башлыйбыз!» – дигән ишарә иде бу. Кызлар берьюлы җырлап та җибәрде:


Чылтырап аккан чишмәгә
Суга дип килгән идем...


Каушау онытылды. Натукның хыялы җыр сүзләренә ияреп, көй дулкынында тирбәлде...


Соңыннан аларга түш билгеләре тактылар, җылы сүзләр әйттеләр... Күңелләренә горурлык тулы җылы хис иңде. Тик, мәдәният йорты директорының: «Керәшеннәрдән башка да җырчылар җитәрлек!» – дигән каһкаһәле җөмләсе, бала күңеленә кылчык сыман кадалды да, озак әрнетте...


Хәер, ни генә булса да, фестиваль дигәннәре ничек кенә узса да, бу көн Натукның зур сәхнәгә беренче тапкыр аяк баскан көне иде.


***
Натук, урыныннан торып, тәрәзә каршысына килеп басты. Аның җиденче каттагы фатирыннан шәһәрнең ерак почмакларына хәтле күренә. Әнә, Кабанга терәлеп утырган Камал театры. «Артистлар, мөгаен, репетициягә барадыр, – дип уйлап куйды ул. – Ашыгалардыр...» Аның гына беркая да ашыгасы юк. Аның исеме язылган афишалар шәһәр урамнарында юк хәзер. Аны эштән чыгардылар. Дөресрәге, кудылар. «Егерме биш ел җырладың. Син ни консерватория, ни музыка училищесы тәмамламадың. Дипломың юк», – диделәр. «Диплом, имеш! Байлар аны хәзер сатып кына ала! Минем тавышым бар!» – диде Натук. «Юк, Әнисә ханым, пенсиягә чыгасыз!» – диделәр.


Натукның сәхнә псевдонимы – Әнисә Асылова. Бу исемне аңа татарның атаклы композиторы Александр Ключарёв үзе кушты! И-и, ул көннәр... И-и, ул узган гомерләр...


...Натукка унике яшь тулар-тулмас чакта алар Чишмәбаштан Казанга күченделәр. Әтиләре сугыштан кайтмагач, өлкәннәре китеп беткәч. Менә авам, менә җимереләм, дип торган өйдә Кәтернә түти белән Натук нишләсен? Казанга килеп, Анный тутасына сыенырга туры килде. Натук иң элек мәктәптә укыды. Унбиш яше тулгач, штукатурчылар, буяучылар әзерли торган училищега керде. «Төзүче һөнәренә ия кеше кайда да эш таба», – дип киңәш итте өйдәгеләр. Укуын тәмамлагач, зур бер төзелеш идарәсенә җибәрделәр аны. Бригадада кызлар гына диярлек. Һәммәсе авылныкылар. Берсе дә эштән курка торган түгел. Җырлый-җырлый эшлиләр. Әле яңа өелгән йортның диварларын эчке яктан кызлар штукатурлый. Өсләрендә – буяу, ком, балчык измәсе белән чуарланган комбинезон. Ә ачык тәрәзәләрдән җыр агыла:


Озата барма, иркәм, озата барма,
Олы юл бит, бәлки, адашмам...


Бер көйне тәмамлагач, кызлар бераз гөрләшеп, сөйләшеп ала. Шул мәлне Натук җыр башлый:


Төнгә каршы берәү моңлы итеп
Аерылышу көен җырлады;
Тынга калды урман буйлары да,
Чишмәләр дә акмый тыңлады...


Кызлар да, эшләреннән туктап, тын калды. Әйе, бу җырны күбесенең Зифа апа Басыйрова башкаруында тыңлаганы бар. Аның тавышы да үзәкләрне телгәләп ала. Моңа гаҗәпләнер урын да юк. Зифа апа артист бит ул. Җырчы. Җитмәсә әле, ул баянга кушылып җырлый. Ә Натукның тавышы – икенче... Кызлар, әйтерсең лә кирпеч ватыклары, ком, балчык измәләре белән тулы караңгы диварлар арасында түгел, ә ямь-яшел табигать кочагында. Натукның тирән моңы, кабатланмас аһәңле сагышы тирә-юньдәге үсемлекләрне сыйпап уза. Аның җырын чишмәләр дә челтерәүдән туктап тыңлап тора. Агач яфраклары да селкенми... Ә урамда... Алар эшли торган тәрәзә турына халык җыелган. Бер ханым түзмәгән – кызлар янына ук кергән. Натукның җыры тәмамлануга һәммәсе гөрләтеп кул чапты. Урамнан кергән ханым, дулкынланып, аның кулларына килеп ябышты:


– Сеңлем, җаным! Синең урының – сәхнәдә! Тавышыңда дәрьялар көнлә­шерлек моң, чишмәләрне елатырлык сагыш бар. Рәхмәт, матурым!


Көтмәгәндә килеп чыккан мондый игътибардан чая гына Натук бераз каушап ук калды, ияк нервлары тартышып алды, бер мәл тотлыгып торды.


– Р-рә-рәх-мәт! – диде ул, бераздан.


Сүз дә юк: аның җырчы буласы килә. Бик килә. Тик... Алырлар микән соң? Аның музыкаль белеме юк бит. Алай да беркөнне тәвәккәлләргә ниятләде ул. Сорап, эшеннән алдарак китте дә, Җыр һәм бию ансамбле урнашкан бинаны эзләп тапты. Көзге көн иде. Урамда яфрак яңгыры ява. Салкынча җил битләрне кисеп уза.


Ансамбль урнашкан бинага килеп кергәндә репетиция тәмамланырга тора иде. Артистлар таралыша башлады. Гадәттә кыю Натук, монда кергәч, бераз каушаб­рак китте. Ияк нервлары тагын тартышып алды.


– И-и-сә-ән-ме-сез! – диде ул, тотлыга-тотлыга.


– Исәнмесез! – дип җавап бирде аңа мөлаем гына хатын-кыз. – Кем кирәк иде?


Чишмәбаш мәктәбенең залына охшаган бүлмәгә күз йөртеп алды Натук. Түрдәрәк бер өстәл. Кырыйдарак тагын берәү. Өстендә – баяннар. Түр өстәл янында тәмләп тәмәке көйрәтеп утыручы ир-атка игътибар итте кыз. «Минем бу абыйны күргәнем бар бит, – дип уйлап алды эченнән. – Кайда күрдем соң мин аны?» Әмма кыз хәтерли алмады. Бер-ике адым шул абыйга таба атлады.


– Ми-ми-нем җырчы буласым килә, – диде ул, ниһаять.


– Бик мәслихәт, – дип елмайды түрдәге абый, янып беткән тәмәке төпчеген көл савытында изә-изә. – Нинди җырлар беләсең?


– Халык җырларын яратып җырлыйм. Озын көйләрне.


Зифа буйлы, ачык йөзле, күзләреннән күңел сафлыгы бөркеп торучы кыз бала ир-атка ошады булса кирәк. Ул мөлаем ханымга мөрәҗәгать итте:


– Венера Хәсәновна, яшь җырчыны тыңлап карыйбызмы? – диде.


– Әлбәттә тыңлыйбыз, Александр Сергеевич.


– Нинди җыр җырлыйбыз? – диде Александр Сергеевич.


– «Гөлҗамал»ны, – диде Натук.


– «Гөлҗамал»нымы? – дип кабатлап сорады композитор Александр Сергеевич Ключарёв, ялгыш ишетмимме, дигәндәй.


– Башладык, алайса.


Натукның күз карашы каядыр билгесезлеккә төбәлде... Аның күңеле кайчандыр апалары җыела торган аулак өйгә күченде. Башларына чәчәк-калфак кигән, түшләренә тәңкәләр белән бизәлгән күкрәкчәләр бәйләгән, толымнарына чулпылар таккан кызлар берсеннән-берсе моңлырак җыр җырлый. Аларның сөйгәннәре еракта. Кайсылары бәхет эзләп киткән, кайсылары солдат хезмәтендә.
...Натук дөньясын онытып «Гөлҗамал»ны җырлый:


Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал,
Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр.
Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы,
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы...


Натук туктады. Аны тыңлаучылар да беразга тын калды. Табыш иде бу! Композитор өчен дә, хормейстер өчен дә табыш иде!


– Альт! – диде Александр Сергеевич. – Сирәк очрый торган затлы тавыш. Гөлсем Сөләйманова аһәңнәрен ишеткәндәй булдым. Исемеңне ничек дидең әле? – Ул Натукка таба борылды.


– Натук. Наталья Арсеньева. Авылда Натук диләр.


– Ә-ә, – дип елмайды Александр Сергеевич. – Керәшен кызымыни?


– Әйе.


– Кайсы якныкы?


– Чишмәбаштан мин. Саба ягыннан.


– Менә нәрсә, сеңелем, – диде Александр Сергеевич, тәмәке төтененнән саргаеп беткән бармакларын өстәл өстендә биетә-биетә. – Сәхнәдә син Наталья Арсеньева түгел, Әнисә Асылова булырсың. Чөнки син табигый асыл, затлы тавышка ия! Бер сүз белән әйткәндә – талант! Самородок! Шуңа күрә фамилияң Асылова булыр.


– Белемегез нинди? – дип кызыксынды мөлаем ханым. – Укыйсызмы?


– Мин төзелештә эшлим, – диде Натук, кырыс кына.


Натук ансамбльдә эшли башлаган көннәрдә гайбәт яратучы кыз-кыркын арасында шактый сүз йөрде:


– Штукатурчы-маляр да җырчы булдымы? Нота да танымый бит ул!


– Әйтмәсәң дә... «До»ны «ре»дан аера белмәгән башы белән...


***
Ансамбльгә килүенә Әнисәне бригадага алдылар. Александр Сергеевич Ключарёвның «Кәккүк» көен (Солтан Габәши музыкасы, Әхмәт Ерикәй шигыре) хор өчен эшкәрткән чагы. Башлап җырлауны композитор Әнисәгә тапшырды. Башлап җырларга теләүчеләр күп булса да, түбән альт тавышы белән Әнисәдәй иркен итеп, матур итеп җырлый алучы юк. Композитор да, хормейстер да, җырчы кызлар үзләре дә моны бик әйбәт белә.


Ул арада яшь композитор Марс Макаров олуг шагыйрь Хәсән Туфанның тирән фәлсәфә белән сугарылган, катлаулы язмышларның газапларын гаҗәеп төгәл, оста итеп тасвирлаган «Киек казлар» шигыренә музыка язды. Бу җырны да Әнисәгә тапшырдылар.


...Бүген менә, гомеренең авыр мизгелләрендә, тәрәзә яңагына сөялгән дә шул җырны пышылдап көйли Әнисә:


Яңгырларда, явымнарда,
Давылларда-җилләрдә
Киек казлар кыйгылдаша
Мин белмәгән телләрдә.
Киек казлар кыйгылдаша,
Җырлашалар микәнни?
Туган илләр кала бит, дип
Елашалар микәнни?


Әнисәнең керфекләре дымлана. Тезелешеп очкан казларның моңсу кыйгылдашуы, канат кагышларының шавы ишетелгәндәй була. «Нәрсә соң син, җыр? – дип сорый ул үз-үзеннән. – Җанны тетрәндереп, уйларны әллә кайларга алып китәсең. Син, җыр, дәрья тирәнлегендә бәргәләнгән эчке дулкынмы, әллә җаннан ургып чыккан хисләр чишмәсеме? Синең эчтәлегеңне, моң агышыңны аңларга, төшенергә омтылган саен күңел кыллары ныграк тартыла, ныграк зеңли, үзәкләр ныграк өзелә», – дип нәтиҗә чыгара Әнисә.


Бүген ул үзе дә тоташ моңнан, әрнүдән генә тора диярлек. Әйтерсең лә бүген аның бар халәте – җырланмаган җыр. Ялгызлык, үзен кирәксез итеп тою аның җанын кимерә. Сәхнәсез ятим ул. Сәхнәсез чүл уртасында дымсыз-сусыз интегүче гөл. Менә ничә еллар инде көннән-көн сула ул, шиңә...


...Аны пенсиягә озаттылар. Җырчы булып эшләвенә егерме биш ел тулуга озаттылар. Гүя аның сулыш юлларын томаладылар. Әле яше илле бишкә дә җитмәгән. Тавышы күкрәгеннән гөрләп чыга. Аның концертларына тамашачылар яратып йөри... Юк, үзен болай тиз генә озатырлар, дип Әнисә көтмәгән иде. Дөрес, туры сүзлелеге бар: бу җитәкче кеше, тәнкыйть сүзен әйтергә ярамас, дип тормый. «Тәлинкә тоту», ярарга тырышу ише сыйфатлар аңа чит, ят. Җыр сәнгатендә, эстрадада ул үзенең лаеклы урынын белә...


Белеп нишлисең? Фәрман чыгарыла... Иртәгесен син эшкә килмисең. Ә ни-чек я-шәр-гә? Сәхнәдән аерылу канатлары киселгән кош сыман калу булса... Җан асрарга да кирәк бит әле. Мәдәният хезмәткәренең кеп-кечкенә пенсиясен ничек җтикерергә? Заманасы да нинди бит әле! Намустан башлап һәрнәрсә сатыла һәм сатып алына! Ил җимерелде. Кризис. Ел саен акча алышына... Әнә, гомере буе Камал театрында уйнаган талантлы артистларның берсе: «Пенсиягез күпме?» – дип сорагач, «Үләргә җитә, күмәргә җитми», – дигән. Моңа өстәр сүз юк. Бу – хакыйкать!


Әнисәне пенсиягә җибәргәндә карышып торырлык түгел иде. Синең музыкаль белемең, дипломың юк, диделәр аңа.


Авыр, күңелсез уйларыннан арынырга теләгәндәй, ул тагын яңа җырларны өйрәнгән, беренче булып башкарган көннәрен исенә төшерде.


...Беркөнне аның янына гөрләп, шаулап композитор Зиннур Гыйбадуллин килеп керде. Фаил Шәфигуллин сүзләренә ул яңа көй язган. Җырның исеме дә бик матур – «Яшьлегем тугае» дип атала. Сөенечен, дулкынлануын тыеп тормыйча, композитор кулына баян алды да сыздырып җибәрде. Нота өстенә язылган сүзләрне укый-укый, Әнисә аңа кушылды:


Ничәнче мәртәбә
Нурланып яз килде,
Тургайлар канатын кагынды.
Күзләрең сагышлы,
Дип әйтте бер тургай,
Нишлим соң, тургаем, сагындым.


Өйрәнде җырны Әнисә. Премьера көне дә җитте. И-и, ул кичә... Кочагы белән чәчәк күтәргән композитор сәхнәгә менде, аның артыннан Фаил. Зал алкышларга күмелде. Шушы искиткеч тантана шавын басарга теләгәндәй, бер ханымның ямьсез ысылдавы ишетелде:


– Бу боларның җырын гына түгел, үзләрен дә... алган икән...


Таныды бу тавышны Әнисә. Ул – аның хезмәттәше. Әллә ни тавышы булмаса да, гайбәт таратып йөрүчеләрнең берсе.


Адәм баласы никадәр сәләтсез булган саен көнчелеге шул тиклем зуррак була икән. Әнисә шушы хакыйкатькә тагын бер кат инанды.


...Аның гайбәтләргә дә, гаилә бәхетенең кыска гомерле булуына да исе китми. Аның менә дигән улы бар. Дөрес, сәхнәдән башка яшәү авыр, бик авыр. Сәхнә аның өчен хезмәт урыны гына түгел, сәхнә – аның дөньясы.


Пенсиягә җибәрелгәч тә зур сәхнәнең серле кочагында илаһи мизгелләр кичерергә насыйп булды аңа. Чишмәбаш авылында оештырылган «Нардуган» фольклор ансамбле Камал театрына концерт белән килде. «Аулак өй» дип аталган тамашага авылдашлары Әнисәне кунак кызы итеп дәштеләр. Ап-актан киенгән Әнисә сәхнә түрендә үзе чәчәк бәйләмен хәтерләтә иде. Залда аның якташлары. Гөргөри, Чөмәрәй чишмәләренең суын эчеп, Үри инешендә коенып, Баландыш тавы итәгендә уйнап-үскән авылдашлары. Ул аларга бүген иң яраткан җырларының берсен – «Киек казлар»ны җырлый:


...Казлар кебек очасылар,
Китәселәр юк минем,
Кыйгак-кыйгак, илем ерак,
Дияселәр юк минем.


Кыйгылдаша болытларда,
Мин белмәгән телләрдә,
Киек казлар китеп бара
Мин күрмәгән илләргә.


Ул чакта җыр дулкыны эчендә дөньясын онытып утырган тамашачы, Әнисә туктагач та, бераз тын торды. Аннары дәррәү кузгалып кул чабарга кереште...


***
Бүген менә әллә нәрсә генә булды. Дөнья бары тик моңнан гына тора сыман. Каршыдагы йортның тәрәзәләрен дә, урам буйлатып тезелгән агач яфракларын да сагыш сарган диярсең. Әй, шул сагышларны көйгә салып җырлыйсы иде! Әллә нәрсәгә бүген эшләгән чаклары исенә төшә. Күптән булган вакыйгалар күңел кылларына кагылып уза...


...Тәрәзә яңагына сөялеп кичерешләр дәрьясы эчендә тирбәлгәндә, кинәт кенә күз аллары томалана башлады. Җиңелчә генә башы әйләнеп китте, тез буыннары йомшаргандай тоелды. Ул әкрен генә ятагына таба борылды. Әнә, аның караваты янында морҗага сөялеп әнисе Кәтернә түти тора. Кулларын сузган да, кызына: «Натугым минем! Җырланмаган җырым! Кил үземә...» – дип кочып ала.


...Әнисә Асылова бу авыруыннан соң аягына кабат баса алмады...


Дөньяда 2006 ел иде.

Теги: Сәйдә Зыялы Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру