2025 елның сентябрь аеннан башлап декабрь ахырына кадәр Казакъстан Республикасының башкаласы Астанадагы Лев Николаевич Гумилев исемендәге Евразия дәүләт университетында белем алдым. Җаек шәһәре мине мәктәптә укыганда ук үзенә ымсындырып тора иде. Ул шәһәр кайда урнашкан? Анда ниләр бар? Каланың үзенчәлеге нәрсәдә? Габдулла Тукай аның урамнары буйлап йөргәндә ниләр уйлаган? Шул сорауларга җавап табар өчен, мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча, Җаек шәһәрен күреп кайтырга булдым...

Музей бинасы.
Әлеге шәһәрдә Тукай исеме белән бәйле берничә урын бар. Шундыйларның берсе – аның музее. Аны төзү турындагы карар югары дәрәҗәдә кабул ителә. 2005 елда Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән Нурсолтан Абиш улы Назарбаев Уральскида Тукай музее оештырырга карар кылалар. Музей бинасы итеп Габдулла Тукайның укытучысы Мотыйгулла Төхфәтуллин йорты сайлана. Әлеге йорт Казакъстанның һәм Татарстанның уртак тырышлыгы белән төзекләндерелә. Җирле хакимият, бу бинада яшәүчеләрне күчерү өчен, алты фатир бүлеп бирә. Музей 2006 елның 12 декабрендә ачыла һәм Уральск шәһәренең Татар мәдәни үзәге карамагына тапшырыла. 1906-1907 нче елларда нәкъ шул йортның подвалында «Уральский дневник» һәм «Фикер» газеталары, «Әлгасрелҗәдид» һәм «Уклар» журналлары басылган. Ике катлы бинада урнашкан экспозиция 4 залдан гыйбарәт, һәм аның мәйданы 170 кв. м тәшкил итә, ядкярханә фондында 400 саклау берәмлеге исәпләнә. Беренче катта урнашкан «XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында Җаекта гомер иткән татарларның тормышы һәм көнкүреше» залы Тукай яшәгән чорны һәм җирлекне күз алдына китерергә ярдәм итә. Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган бүлектә Мотыйгулла Төхфәтуллин кабинетының интерьеры торгызылган. Монда шул чор җиһазлары урнаштырылган. Журнал өстәленә ХХ гасыр башы газеталары куелган, язу өстәлендә гарәп телендәге китапны, кесә сәгатен, тәсбих, язу җайланмаларын һәм керосин лампасын күрергә мөмкин. Диварга Мотыйгулла һәм Камил Төхфәтуллиннарның портретлары эленгән.

ХХ гасыр башы өй җиһазлары.
Икенче залда Тукайның бала чагына, Уральскидагы тормышына һәм иҗат эшчәнлегенә, Казандагы соңгы елларына нисбәтле материаллар тупланган.

Редакция эшендә кулланылган газета-журналлар шкафы.
Экспозициянең башка бер бүлеге Җаекта туган фән һәм сәнгать эшлеклеләренә, дин әһелләренә багышланган. Күргәзмәдә бу йортта үскән ТАССРның халык артисты Галия Кайбицкаяның, тарихчы Рәфыйк Нәфыйговның, композитор Нәҗип Җиһановның, скульптор Хәсән Шәмсетдиновның, шәһәр мәчетләренең имамнары Габделрәкыйп һәм Мөхәммәтгариф Тулбаевларның, Гайнетдин Җәләлетдиновның шәхси әйберләре дә тәкъдим ителә.

Музей экспозициясенең бер күренеше.
Соңгы стенд музейны торгызуга өлеш керткән шәхесләргә багышланган.

Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллинның эш бүлмәсе.
***
Чит илдә белем алу вакытында Габдулла Тукай музеена баруым туган ягыма әйләнеп кайткандай тоелды. Бөек шагыйребезнең мирасын барлап һәм саклап торган милләттәшләребезгә һәм кардәшләребезгә олы рәхмәтемне белдерәм!
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала