Шәхесләребез Уку өчен 3 минут

Ул рольләрен уйнамый, ә шуларда яши белә

Татар театры сәхнәсенең күрке Рафик Таһировка – 60 яшь.

 

Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров.

 

 

Сиксән еллык тарихы булган Әлмәт татар дәүләт драма театрында Татарстанның халык артисты Рафик Таһировның үз йөзе, кыйбласы, үз урыны бар. Әлмәт театрында дип кенә әйтү дөрес тә булмас, гомумән, театр тарихында һәм кино сәнгатендә. Чөнки соңгы елларда Рафик Таһиров сәнгатьтәге ике юнәлешне бертигез дәрәҗәдә колачлап алып барган актерларның берсе.

 

 

Премьерасы 2020 ел башында булган «Микулай» (16+) моноспектаклендәге (М.Гыйләҗев әсәре; М.Чеббур режиссурасы) Микулай ролендә – Рафик Таһиров. Әлеге роле өчен ул 2020 елда республиканың «Тантана» театр премиясенә лаек булды.

 

 

ҺӘРВАКЫТ ЭЗЛӘНҮДӘ

 

Театрга эшкә килгәннең беренче көннәреннән үк аңа шактый характерлы рольләрне ышанып тапшыралар. Яшь булуына карамастан, авыл егете һәр образны үзе белгән, күргән-күзәткән кешеләре аркылы бик оста итеп ача. Гаиләдә алган ныклы тәрбия Рафик Таһиров тудырган образларга да тәэсир итми калмый. Баштагы образлары – дәртле, шаян егетләре дә, татарга хас әдәп-әхлак закончалыкларына буйсынып, эчке бер таяну ноктасы булдыра.

 

 

«Ах, яки Мәхәббәт элмәге» (12+) комедиясендә (И.Зәйниев пьесасы һәм режиссурасы) Альберт ролендә. Премьерасы 2022 елда булды. /Әлмәт театрының матбугат үзәге фотолары.

 

 

Г.Камалның бер гасыр элек язылган «Яшь хатын алам – типтерәм дөньясында»гы Рафик Таһировның Сираҗетдине бүгенге заман герое итеп сурәтләнә. Акча табу, ансат кына баю, гаиләдә ирнең роле – барысы да Сираҗи образында калку чагылыш таба. Г.Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» әсәрендәге Закир образы ана кешенең баласына тәэсир итү көченең никадәр зур икәнен күрсәтә. Чөнки йомшак табигатьле, нечкә күңелле Закир, тиз арада әнисе йогынтысына бирелеп, танымас дәрәҗәдә үзгәрә. Рафик Таһиров үзенең Закирын шулкадәр тормышчан итеп уйный, тамашачы аңа ачу-нәфрәт белән карап утыра…

 

 

Премьерасы 2025 ел азагында булган «Өзелгән көй» (12+) драмасында (авторлар – С.Таһировски, Л.Фәизова; режиссер – С.Таһировски) беренче татар балеты «Шүрәле»нең авторы композитор Фәрит Яруллинның әтисе композитор Заһидулла Яруллин ролендә Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров.

 

 

Рафик Таһиров һәрвакыт эзләнүдә. Чөнки башкача булмый. Ул бер урында таптана торган актер түгел. Сәхнәдәге һәр образына үз табигатенә хас романтик рух, җиңеллек, җитезлек сала. М.Кәримнең «Ай тотылган төндә» әсәрендә Акъегет, И.Абдуллинның «Тиле яшьлег»ендә Зөлкарнәй, «Айсылуның айлы кичләре»ндә Камил, Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр»ендә Хәертдин образлары яшьлек дәрте белән сугарылган, татар егетләренә хас милли төсмерләр белән баетылган. Бу образларда әле балаларга хас самимилек чаткылары сизелә. Актерның курчак театры белгечлегенә укуын исәпкә алсак, моның шулай булырга тиешлегенә инанасың.

 

 

ТЕАТРНЫҢ МИССИЯСЕ – ТӘРБИЯ

 

Театрның, актерның миссиясе бик зур. Иң олысы – тәрбия. Спектакль, гадәттә, нинди генә вакыйгага корылса да, билгеле бер гаилә кысаларында бара. Аның һәр тудырган образы, уйнаган персонажы гаилә кыйммәтләрен күрсәтүгә, яисә аның югалуының асылын ачуга, сәбәпләрен аңлатуга корылган. Үрнәк яки гыйбрәт ала торган.

 

Еллар үткән саен, Рафик Таһиров тудырган образлар, яшәү тәҗрибәсе белән тулыланып, киңрәк планда ачыла бара. Актерлык осталыгы чарлана, геройларына тирән фикер, тормыш фәлсәфәсе сала. Үзе дүрт кыз әтисе, оныкларга бабай буларак, тудырган образларына гаилә кыйммәтләре күзлегеннән якын килә. Чөнки иҗат иткән һәр образы – ул кемнеңдер улы, кемнеңдер әтисе яки бабасы, туганы, кияве... Кеше әйләнә-тирә белән генә түгел, үз җаны белән дә каршылыкта яши. Ул гомер буе көрәшә, нидер үзгәртергә тырыша, тәрбияли, үзен бер кысага кертергә тырыша яисә башкалардан шуны таләп итә.

 

М.Фәйзинең «Ак калфаг»ында Шаһтимер, Г.Каюмовның «Сагынырсың әле... син дә... бер...» спектаклендә Кәрим кебек образлары романтизм һәм тормыш чынбарлыгының синтезында туган. Ул рольләрен уйнамый, ә шуларда яши белә.

 

«Синсез килгән язлар»да (З.Кадыйрова) Фәрхәт, татар театрында сирәк күренгән, бер генә артист уйный торган «Микулай» моноспектаклендә (М.Гыйләҗев) Микулай, «Сөюнең соңгы бүләге»ндә (А.Касона) карт, атаклы «Җил артыннан»да (М.Спенглер, Х.Хоссейни) Генерал Таhири, «Дөм» (Л.Толстой) спектаклендә Петр рольләре һәм Рафик Рөстәм улы иҗат иткән башка күпсанлы образлар төсләр төрлелеге, дөньяга карашлары, гаиләләрендә үзара мөнәсәбәтләре белән бер-берсеннән бик нык аерылып тора. Әлеге спектакльләрнең һәркайсында ул – әти. Алар һәркайсы үзгә, тик бер уртак сыйфат бар. Ул – дөньяны бер гаилә итеп күрә белү һәм, балалар атасы буларак, «Мин тормышта үзем бу хәлдә калсам, нишләр идем?» дигән үз-үзенә бирелгән сорау. Шулар Рафик Таһиров башкарган рольләрне табигый җирлеккә кайтара да.

 

Шул осталыгы, тырышлыгы, һәр алынган эшне бөтен нечкәлекләренә кадәр ваклап башкарырга сәләтле булуы гаиләдәге тәрбиядән килә. Ул балалары, оныкларыннан да шуны таләп итә, шуңа өйрәтә.

 

 

ТАТАР КИНОСЫНДА НӘТИҖӘЛЕ ЭШЛИ

 

Соңгы елларда Рафик Таһиров актив рәвештә татар киносында бик нәтиҗәле эшли башлады. Театр сәнгате белән кино сәнгате шактый аерылса да, Рафик Таһиров кебек мобиль, образга уңышлы керә белгәннәргә тырышканда артык авырлык китерми. Әлбәттә, моның өчен һәрвакыт эзләнүдә булырга кирәк. Театр, кино сәнгатендә барган яңалык-үзгәрешләр һәм бөтен сәнгатьнең асылын тәшкил иткән классика – Рафик Таһиров өчен даими күзәтеп, танышып бара торган юнәлешләр. «Мулла», «Исәнмесез», «Микулай», «Гашыйклар тавы» кебек киң метражлы нәфис фильмнарда артист үзен иркен тотуы, тормышчанлыгы белән тамашачы игътибарын үзенә тартып тора. Ул хәрәкәт һәм мимика белән уйный, шуның белән ота. Рольләрендә актерның бала буларак атага мөнәсәбәте, яки ата буларак балаларга карашы, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр тәрбияви әһәмияткә ия. Аның әйткән һәр репликасы, җөмләсе тәрбияви көчкә ия.

 

 

УЛ АКТЕР ГЫНА ТҮГЕЛ, УЛ – ӘТИ

 

Шунысы игътибарга лаек: Рафик Таһиров бик күпләр кебек реаль дөньядан «ваз кичми». Ул һәрвакыт балалары белән. Алар белән бергә сәхнәгә чыга, роль ятлый, реаль тормышта алардан алган күзәтүләрен сәхнәдә файдалана, ә сәнгать алымнарын кызларын тәрбияләүгә юнәлтә. Актерның олы кызы Ләйлә – юрист, икенчесе Энҗе – табиб. Кечкенәләре Сөмбел белән Сафия дә сәнгатькә гашыйк булып үсеп килә.

 

Төп нигезен карап-саклап тоткан артистны якташлары да хөрмәт итә, уңышлары белән горурлана.

 

Белешмә

Рафик Рөстәм улы Таһиров 1966 елның 9 маенда Кукмара районы Түбән Арбаш авылында укытучы гаиләсендә туа. Туган авылында – сигезьеллык мәктәпне, 1985 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Берничә ай «Әкият» театрында эшли. 1987 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында хезмәт итә. 1994 елда КДУның татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый. Татарстанның халык артисты, Д.Сираҗиев исемендәге һәм «Тантана» премияләре лауреаты.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи