Шәхесләребез Уку өчен 2 минут

Гомерен милли сәнгатькә багышлаган зыялы шәхес иде

«Шәрык клубы»нда Татарстанның халык артисты, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хормейстеры Венера Хәсән кызы Гәрәеваны искә алдылар.

 

Татар хорлары дирижеры, ТАССРның халык артисты Венера Хәсән кызы Гәрәева (1943-2020). / Фото – С.Камалетдинов архивыннан, 2020 ел.

 

 

Искә алу кичәсе Тукаебыз сүзләре белән башланып китте. «Халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер», – дигән шагыйрь. Венера ханым әнә шул көзгене төзек, матур килеш киләчәк буыннарга тапшыру юлында армый-талмый иҗтиһат итте.

 

Экранда Венера ханымның үзен күргәч йөрәк кысып куйды. Шомырт кара күзләрдә – олпатлык, зыялылык. Очсызлы кешеләр заманында шундый тансык мондый күзләр, бу караш!

 

Венера Гәрәеваның Саба районы Өчиле авылында туып, әнисе күренекле артистка Мәбрүрә Рәхмәтуллина гастрольләрдә еш йөрү сәбәпле, 13 яшенә кадәр бабасы Габделбарый һәм әбисе Мәэлүфәдә тәрбияләнгәнен җыелганнардан күбесе әйбәт белсә дә, барысы да экраннан күзләрен ала алмыйча, әсәрләнгәндәй тыңлый. Шулкадәр ярату Венера ханымның сүзләрендә! Яратмаслык та түгел, мәдрәсә тәмамлаган, Тукайның «Шәрык клубы»ндагы кичәләренә ат арбасы җигеп килеп җиткән, зыялы, мәгърифәтле Габделбарый абый милләтебезгә нинди кыз үстереп калдырган бит! Аны авылдашлары да бик яраткан, хөрмәт иткән, мөгаен. Юкса репрессия вакытында яклап калмаслар иде. 6 яшендә әти-әнисе Венераны үзләре янына алып китәргә талпынып карый, әмма кызчык бөтен җаны-тәне белән тартыша. 13 яшендә исә акыл кергән, яраткан бабасының, сиңа зур шәһәргә китеп, белем алырга кирәк, дигән сүзләре күңеленә сеңеп өлгергән була инде. Үги әтисе Шамил Сабировның кызны Алабуга мәдәни-агарту училищесына укырга урнаштырганын да, җыр һәм бию ансамблендә кадрлар кытлыгы килеп чыккач, аның җитәкчесе Җәүдәт Айдаровның Алабугага килеп, өч баланы, шулар исәбендә Венераны да Казанга алып киткәнен дә залда белмәгән кеше юктыр. Ләкин Венера ханымны экраннан булса да күрер өчен боларны әллә ничә мәртәбә тыңларга әзербез.

 

1961 елда була бу хәл. Шуннан бирле Венера Гәрәеваның бөтен гомере ансамбль белән бәйләнгән. Коллективта җырчы буларак башлаган булса, тора-бара ансамбльне тотып торган өч кешенең берсенә әйләнә – Рәшит Мостафин, Раилә Гарипова һәм Венера ханым. Тормышын хәл иткән тагын бер шәхесне бик җылы итеп искә ала ул экраннан. Ул да булса, омтылышын күреп, Җәүдәт Айдаров белән бергә Казан музыка училищесының хор дирижерлары бүлегенә әзерләгән Җәвит Котдусов. Училищедан соң өч ел Саба районы музыка мәктәбендә укытучы һәм халык хоры җитәкчесе вазифаларын башкарып үтә. Әмма чираттагы кадрлар кытлыгы вакытында талантлы кызыбыз Венераны искә төшереп, кабат Казанга китертәләр. Бу юлы ул ансамбльдә эшне консерваториядә уку белән бергә алып бара. Бөтен Союз буенча гастрольләрдә йөрү офыкларын киңәйтә. 1972 елдан Венера Гәрәева – ансамбльнең хор җитәкчесе. Шуннан соң озакламый җыр һәм бию ансамбе өчен уңышлы чор башлана. 1977 елда ул Тунисның Карфаген шәһәрендә лауреат була. Тагын бер елдан РСФСРның беренче тапкыр үткәрелгән җыр һәм бию ансамбльләре бәйгесендә икенче урынны ала. Ике ел үткәч исә Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында үзен яхшы күрсәтә. 1986 елның апреле. Ансамблебез Мәскәүдә җыр һәм бию коллективларының икенче бәйгесеннән беренче урын белән кайта. Тагын ике елдан исә аңа «Халыклар дуслыгы» ордены тапшырыла. Бу җиңүләрдә Венера ханымның өлеше бик зур. Венера Гәрәеваның тагын бер зур хезмәте – 1990 еллар башында Казан музыка училищесында хор өчен җырчылар әзерли торган бүлек ачтыру өчен җанфәрман тырышып, үзе шул бүлектә укыткан дәвердә ансамбль өчен байтак профессиональ җырчылар әзерләү. Аның шәкертләре бүген сәхнә тота. Аларны дөньяның төрле кыйтгаларында тамашачы аягүрә алкышлый. Искә алу кичәсендә дә шәкертләре сәхнә түрендә иде, билгеле. Җыр араларында экраннан остазының сөйләгәнен күреп, һәркайсының күзләрендә яшь сәйләннәре ялтырый. Һәр укучысына исеме белән түгел, «балам» дип якын итеп эндәшә иде бит ул. Һәрберсен милләт баласы икәнен аңлап, күз карасыдай кадерләп үстерде. Венера ханымның тетрәндергеч үлеме, чыннан да, милләтебез өчен зур югалту булды.

 

Бу югалтудан без әле һаман да айнып җитмәдек бугай. Музыка училищесының элеккеге директоры Резидә Газиз кызы Сабитовская Венера Хәсән кызы Гәрәева исемендәге җәмгыять булдырырга кирәк дип дөрес әйтә. Чыннан да, татар халык җырларын башкаручыларыбыз булса да, Венера ханым кебек үзенең мәктәбен булдыручылар бүтән юктыр, мөгаен. «Венера Гәрәеваның мирасы турында язарга, аны өйрәнергә кирәк», – дип искәртте Резидә ханым. Тетрәндергеч үлеменнән соң алтынчы ел үтеп барса да, без әле зур күләмдә искә алырга да беренче генә җыелуыбыз бугай.

 

Венера Гәрәева белән бер чорда укыган Вера Захарова яшьлек елларын сагынып сөйләде. Хәтта тулай торак булмаганлыктан, бер караватта өч сабакташ кыз бергә кунуларга кадәр җылы итеп искә алды. Венера Гәрәеваның тормышын өйрәнеп кенә дә күпме гыйбрәт алырга, никадәр хаталарны төзәтергә мөмкин булыр иде. 1960 еллар башында училищеның тулай торагы булмавы гаҗәп тә түгелдер, бәлки. Аннан соң алты дистә ел вакыт үткән. 120 еллык музыка көллиятенең тулай торагы бүген дә юк!

 

«Кодрәтемнән килеп, үзе бүген исән булса, Венера Гәрәеваны мәдәният өлкәсен җитәкләүчеләрнең уң кулы итеп билгеләр идем», – дип аңа зур бәясен бирде Резидә Сабитовская. Чыннан да, мәдәниятнең идарә башында Венера ханым кебек мәгърифәтле, зыялы шәхесләр булса, күңел ачуга әйләнеп, шулкадәр түбән тәгәрәмәс иде рухи тормышыбыз. Венера Гәрәева һәм аның кебекләр бәһасез халык җәүһәрләрен кем өчен кадерләп саклады соң? Әнә экраннан тагын үзе сөйли, мин училищега дүрт ел рәттән имтихан тоттым, махсус мәктәп тәмамламаган авыл балаларына элитар сәнгать шлагбаум ачарга атлыгып тормый иде, ди. Хәзер генә ул тавышы, моңы булса, балаларны урамнан диярлек җитәкләп алып керәбез, дип уфтана. Эчке мәдәният югалу кадерле мирасыбызның очсызлануына китерә, һәм Венера ханым кебек гомерен милли сәнгатькә бирергә әзерләр көннән-көн сирәгрәк очрый дигән сүз бу...

 

Искә алу кичәсендә милли кадрларның кадерсезлеге мәсьәләсен дә читләтеп үтеп булмый иде. Венера Гәрәева кебек югары зәвыклы һәм милләтне дөнья халыклары алдында матур итеп күрсәтү максатын куйганнар сирәк. Шундыйларны аеруча кадерләргә кирәк. Түбән Новгород өлкәсеннән ире белән гомерлек дустын искә алырга махсус килгән язучы Фәүзия Бәйрәмова Венера ханымның кечкенә генә бер бүлмәле фатирында җыелуларын искә алды. «Шунда пианино да, бөтен дөнья классик әдәбияты китапханәсе дә сыйган. Без дә сыйдык. Кайсыбыз җырлый, кайсыбыз шигырь сөйли. Шунда шәкертләре репетицияләрен дә үткәрә», – дип, Венера ханымның киң күңеллегенә мисал китерде язучы.

 

Җырчылар Илүсә Хуҗина, Алсу Фәйзуллина, Зәринә Хәсәншина, Рәйхан Габдуллина, Илгиз Мөхетдинов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, «Бәллүр» триосы чыгышларының һәрберсендә зыялы, тыйнак, ясалмалыкны, ялагайлыкны белмәгән чын шәхес, үз эшенең остасы булган остазларына чиксез рәхмәт сизелә иде. Кичәне оештыручы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры карамагындагы «Шәрык клубы» директоры Гөлдания Зиннәтнең, үзе дә Казан музыка училищесын тәмамлаган белгеч буларак, Венера Гәрәева һәм уку йортының мөгаллимнәренә зур хөрмәтен сизмәскә мөмкин түгел иде.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи