Республикада Уку өчен 1 минут

Журналистлар белән очрашу

19 май – Татарстан матбугаты көнендә ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, федераль мәгълүмат чаралары журналистлары, массмедиа хезмәткәрләре белән очрашты.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, бүген медиаиндустрия зур үзгәрешләр кичерә. Заманча технологияләр, мессенджерлар, социаль челтәрләр кулланышка кертелә, аудиториянең өстенлекләре үзгәрә. Яңалыклар яза һәм контент тудыра торган ясалма интеллект актив файдаланыла.

 

– Журналистика – җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше ул. Сез халык өчен киңәшче дә, юрист та, яклаучы да. Хакимияткә актуаль проблемаларны җиткерә беләсез һәм бергәләп чишелешләр табарга омтыласыз. Әйе, медиакиңлек үзгәреп тора, тик бер генә нәрсә үзгәрешсез кала: мәгълүмат таба һәм аны тикшерә белү, укучылар белән намуслы әңгәмә алып бару. Объектив тәнкыйть, чын хис-кичерешләрне чагылдырган сыйфатлы автор журналистикасы һәрвакыт кирәк булачак, – диде ТР парламенты җитәкчесе вазифаларын башкаручы.

 

Ул журналистларга ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәренең каһарманлыгын, шулай ук ил мәнфәгатьләрен яклаучы бүгенге заман геройларының батырлыкларын яктыртулары өчен рәхмәт әйтте.

 

Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүгенге көндә авыл тормышын саклау һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләре дә зур игътибар таләп итә. «Кызганычка, без авыл тормышының абруен шактый төшердек, гәрчә авыл тормышы үзе бер фәлсәфә. Сез авыл белән кызыксынуны арттыруга йогынты ясый алыр идегез», – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы һәм журналистларга тугры укучылар, иҗади уңышлар теләде.

 

Туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча республика Рәисе каршындагы комиссия рәисе буларак, бергә күп кенә уртак проектларны гамәлгә ашырган телевизион, радио һәм матбугат чаралары редакцияләренә рәхмәт белдерде.

 

Марат Әхмәтов һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

 

Татарстан парламентында үткән тантанада журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә тәбрик итте. Ул бүгенге көндә медиатармакның, ясалма интеллект үсеш алу сәбәпле, үзгәрешләр кичерүен, әмма шул ук вакытта бу һөнәрдә сүз көченең мөһим булып калуын искәртте. «Ясалма интеллект, алгоритмнарны белү – ул каләм кебек үк инструмент. Әмма иң мөһиме сүз һәм аны укучыга җиткерү булып кала», – диде Айдар Сәлимгәрәев.

 

Журналистларга сәламләү сүзе белән ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов мөрәҗәгать итте. «Безнең өчен мондый очрашулар бик мөһим, чөнки без – хакимият вәкилләре дә, журналистлар корпусы вәкилләре дә – туган республикабызны, биредә яшәүче кешеләрне яратабыз. Татарстанның социаль-икътисади үсешенә ярдәм итәргә омтылабыз», – диде җитәкче.

 

ТР парламенты матбугат хезмәте

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи