Чүпрәле районының Яңа Ишле авылында әлеге төбәкнең күренекле шәхесе һәм имамы Вәлиулла Хәсәновка багышланган II фәнни-гамәли конференция үткәрелде. «Милләтебездә кием әдәбе» дип исемләнгән чара барышында әбибабаларыбызның көндәлек (гадәти) киемнәре турында чыгышлар яңгырады, шулай ук милли бизәк-үрнәкләрне торгызу, саклау, татар түбәтәе, кәләпүш, читек һ.б. буенча фикер алышулар булды.
27 июльдә Чүпрәле районының Яңа Ишле авылында әлеге төбәкнең күренекле шәхесе һәм имамы Вәлиулла Хәсәновка багышланган II фәнни-гамәли конференция үткәрелде. «Милләтебездә кием әдәбе» дип исемләнгән чара барышында әбибабаларыбызның көндәлек (гадәти) киемнәре турында чыгышлар яңгырады, шулай ук милли бизәк-үрнәкләрне торгызу, саклау, татар түбәтәе, кәләпүш, читек һ.б. буенча фикер алышулар булды. Фәнни җыенда татар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүче галимнәр, фән һәм мәдәният эшлеклеләре – Индус Таһиров, Энгель Таһиров, Данил Салихов, Ләбиб Лерон, Ленар Гобәйдуллин, Миңгол Галиев, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, шулай ук танылган дин әһелләре катнашты. Чараның төп оештыручысы һәм иганәчесе - Вәлиулла хәзрәтнең оныгы, "Колос" агрофирмасының генераль директоры, күренекле җәмәгать эшлеклесе Рима Сафиуллова.
Ленар Гобәйдуллин фотолары
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала