Татарстан Язучылар берлегендә XIX гасырның күренекле мәгърифәтчесе, шагыйрь, дин әһеле Гали Чокрыйның (Мөхәммәдгали Габдессалих улы Киеков) тууына 200 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл уздырылды. Анда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ) директоры Илгиз Халиков, институтның Язма мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров, тарихчы Дамир Исхаков, Г.Чокрыйның туганы, җәмәгать эшлеклесе Томас Нигъмәтҗанов, шагыйрь Зиннур Мансуров, язучы Вахит Имамов катнашты. Сөйләшүне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла алып барды.
.jpg)
Гали Чокрыйның 200 еллыгына багышланган түгәрәк өстәлдә катнашучылар. / И.Фәрхуллин фотосы, sptatar.com
Ркаил Зәйдулла. Гали Чокрый – күренекле татар шагыйре, замандашлары белән чагыштырганда иң зур әдәби мирас калдырган кеше. Быел аның тууына 200 ел тула. «Җыен» фонды хезмәткәрләренә, иганәчеләргә рәхмәт: шушы уңайдан «Шәхесләребез» сериясендә әдипкә багышлап җыентык чыгарды. Бүген Чокрый иҗаты, аның заманча әдәбиятка, шигърияткә йогынтысы турында сөйләшербез.
Илгиз Халиков. Әдип иҗатын барлау узган гасырның 20нче елларында әдәбият галиме Гали Рәхим тарафыннан башланып китә. Ул Газиз Гобәйдуллин белән берлектә төзегән «Татар әдәбияты тарихы»нда Гали Чокрыйның тәрҗемәи хәле, аның иҗат мирасы, шигъриятенең төп сәнгати үзенчәлекләре турында әтрафлы хезмәт яза. Шул рәвешле XIX гасыр татар шигъриятен яңа бер исем белән баетып җибәрә. Шагыйрь мирасын фәнни яктан системалы өйрәнү 1950-1970 елларда уңышлы дәвам итә. Бу эшкә шактый зур өлеш керткән Мөхәммәт Гайнулллин, Мәсгуд Гайнетдинов, Рафис Әхмәтов, Илһам Гомәровның хезмәтләрен, башкорт галимнәре Әхнәф Харисов, Миңнегали Нәдергулов исемнәрен дә телгә алырга кирәк. Тәгаен алганда, Илһам Гомәровның 2003 елда якланган «Гали Чокрый иҗатының идея-эстетик үзенчәлекләре» исемле кандидатлык диссертациясе – бүген әлеге теманы өйрәнүчеләр өчен төп чыганакларның берсе. Әдипнең 100дән артык әсәреннән 13е генә басылып чыккан. Әлеге материалларны фәнни әйләнешкә кертү – шагыйрьнең кулъязма мирасын туплау, өйрәнү һәм бастырып чыгару – ТӘһСИ галимнәре алдында торган бурычларның берсе. Алга таба Чокрый әсәрләренең тулы фәнни текстологик басмасын әзерләү, иҗатын заманча әдәбият белеме методлары аша өйрәнү һәм бу юнәлештә башка төбәк галимнәре белән хезмәттәшлек итү максаты куябыз. Көзен ТӘһСИ тарафыннан Гали Чокрыйның 200 еллыгына багышлап фәнни-гамәли конференция уздырырга җыенабыз.
.jpg)
Гали Чокрый (1826-1889). Чыганак: slava-dan.tatarstan.ru
Илһам Гомәров. Мин чыгышымны «Гали Чокрый. Шәхес. Шәех. Шагыйрь» дип атар идем. Менә шушы өч «ш» хәрефенә башланган сыйфатларны үзенә җыйган шәхес ул. Гали Чокрый иҗатын әдәбиятка кертеп җибәргән кеше – Гали Рәхим. Шуннан соң шактый еллар үтсә дә, әдип иҗатына мөнәсәбәттә төп фикерләр Гали Рәхим билгеләп үткән шушы юнәлештә бара. Чокрый шактый шәрәфле нәселдән. Ерак бабаларының тамырлары Чыңгыз ханның күренекле әмирләреннән саналган Уйшин Майкы бигә тоташуы, якын бабасының Пугачев баш күтәрүен бастыруда катнашкан старшина Шәриф Киеков булуы билгеле. Истәлекләрдән күренгәнчә, Гали Чокрый киң карашлы, зирәк, туры һәм тапкыр сүзле кеше булган. Аның шушы сыйфатлары үз тирәсендәге кайберәүләргә ошамаган, күрәсең. Алар шагыйрьгә каршы коткы таратып, аның һәр кылган гамәленә аяк чалып торган. Чокрыйның тормыш сәхифәләре белән тирәнрәк танышкан саен, аның эш-хәрәкәт, гамәл кешесе икәнлеге ачык аңлашыла. Ул гомеренең күпчелек өлешен мәгариф эшенә – мәктәп-мәдрәсә ачып, балалар укытуга багышлый, өч тапкыр хаҗ кыла, иҗатка бирелә, язганнарын китап итеп бастыра. Чокрый мирасы бай һәм киңкырлы. Ул – бер үк вакытта үз чорының мәртәбәле рухание, суфи шагыйре дә, заманының алдынгы идеяләре белән янып, иҗатында шуларны гәүдәләндергән язучы, киң фикерле мәгариф эшлеклесе, халкының үткәне, киләчәге хакында уйланучы галим дә. Шулай да әдәбият тарихында әлеге каләм иясе гыйлем-мәгърифәткә дан җырлаучы әдип буларак мәгълүм. Иҗатының күпчелек өлешен мәдхия, мәрсияләр тәшкил итә.
Чокрый, тәрәккыят мәсьәләләрендә толерантлык принципларына таянып, XIX гасыр татар җәмгыяте өчен демократик үсеш юлын тәкъдим итә. Аның тәрҗемәи хәлен һәм әдәби мирасын ниндидер берьяклы һәм абстракт өлгеләр белән генә үлчәп булмый. Иң беренче чиратта ул – үз тормышы, иҗаты белән татар яшәешен заман таләпләренә якынайту өчен җан аткан фидакяр зат. Мөдәррислегендә, имамлыгында, әдип-галимлек сыйфатында да ул шушы принциплардан читкә тайпылмый. Аның иҗатының эстетик эволюциясен, әсәрләрендәге иҗтимагый-фәлсәфи карашларын үз чорының тарихи таләпләре аша күзәткәндә генә тулаем аңларга һәм төшенергә мөмкин.
Чокрый йөздән артык шәхескә мәдхия яза. Бу шәхесләр арасында этник яктан башкортларга караган бер шәхесне дә күрмәдем. Мәдхия язган кешеләрнең күбесе – Казан арты ягыннан чыккан ишаннар, муллалар, зыялылар катлавы. Язган әсәрләренең телен дә карарга мөмкин. Дөрес, берничә урында «кайтмаем», «бармаем» дип язуын исәпкә алып аны «башкортлыкка» чыгаручылар бар. Әмма бу хәл – шул замандагы татар әдәби теле өчен гадәти күренеш. Башкорт теленә генә хас нәрсә түгел, башка төрки телләрдә дә очрый. Шул ук вакытта ул – татар-башкорт шагыйре дә. Аның татар шагыйрьләренә дә, башкорт шагыйрьләренә дә Акмулла кебек йогынтысы зур булган.
Дамир Исхаков. Гали Чокрый-Киековлар нәселе бик тирән тамырлы. Киековлар Табын кабиләсенә карый. Бу кабилә тарихи язмадокументларда XVI-XVII гасырларда бер тапкыр да башкорт дип аталмаган. Бу төркем Уралның теге ягында да, бу ягында да яшәгән. Җәй көне Иртеш буйларына да төшкән. Анда җирләр биләгән. Табыннар Себер ханлыгы кешеләре булган һәм Күчем хан белән бергә ахыргача сугышкан. Димәк, себер татарларының бер өлеше булып чыга. Себер ханлыгы егылганнан соң, Себер өязе, Уфа өязе оештырыла. Төмән өязендә калганнарны – «татар», Уфа өязенә караганнарны «башкорт» дип язалар. Шул сәбәпле «башкорт» сословиесенә кертелеп, «башкорт» санала. Чынлыкта, аларның татар икәне телләрендә яхшы күренә. Аларның бер төркеме Чусовой, Уфа, Агыйдел, Кама аша Ык елгасына барып чыгып, шул якта Ирәкте кабиләсе булып йөри. Бер өлеше, Уфа тарафларына китеп, Тәтешле якларында ныгып кала. Ирәктеләр Казан ханлыгына бәйле булган, Казан ханнарыннан ярлык алган.
Хәтта аларның бер төркеме Казан артына да үтеп кергән. Яшел Үзән ягында «табын» атамасы телгә алынган кабер ташлары бар. Кара табын шәҗәрәсенең төрле вариантлары бар. Шуларның барысын бергә җыеп, аңлатмалар белән бастырып чыгарырга иде. Чөнки аларда бик күп тарихи мәгълүматлар саклана.
Томас Нигъмәтҗанов. Мин – Гали Чокрыйның туганы. Әнием – Рәйхана Киекова. Мин Тәтешледә туып үстем. Иске Чокыр бездән 8 генә чакрым. Әти мине бик еш Иске Чокырга алып бара иде. Анда халык гомер буе татарча сөйләште. Гомумән, безнең Тәтешле районында татарлар һәм удмуртлар гына яши. Гомер буе сакал үстерделәр, гомер буе татарча сөйләштеләр. Шәриф Киеков Тәтешледән үпкәләп китте, дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. Дворянлык статусыннан мәхрүм иткәч, булуы мөмкин. Ул Мөслим ягына кайтып Мәлләтамак авылы янында, елганың уң ягында Мәлләшәрип дигән авыл салган диләр. Мин анда барып, Шәриф бабайның каберен эзләп карадым, таба алмадым.
Зиннур Мансуров. Гали Чокрый, Яков Емельянов, Кандалыйдан шигъриятебездә дөньяви эчтәлек башлана. Гали Чокрый шигъриятебезнең жанрларын баетуга зур өлеш кертә. Мәдхия, элегия, юлъязмалар... «Хаҗнамә» – юлъязма бит. «Мәдхе Казан» дигәндә борынгы Болгар традицияләрен Казанда күргән ул. «Мәдхе Өфө» дип язмаган ич. Минем шундый тәкъдимем бар: Кол Гали шигырьләрен хәзерге татар теленә аударган кебек, Чокрый әсәрләрен дә бүгенге укучыга аңлаешлы итеп җиткерергә кирәк. Сер түгел: бу эшне эшләмичә урта гасыр шагыйрьләрен без халыктан аердык. Әнә китапларда Чокрый шигырьләренең яртысы астөшермәләр белән аңлатыла. Шигырьне алай уку кыен. Шуңа күрә борынгы шагыйрьләребезнең иң күркәм әсәрләрен халыкка җиткерү, таныту өчен аларны хәзерге татар теленә аудару буенча байтак елларга исәпләнгән зур проект булдырырга кирәк.
Вахит Имамов. Өч ел элек без – Ләбиб Лерон һәм Рөстәм Галиуллин белән Гали Чокрый авылында булдык. Тау башында зират. Чиста, яхшы каралган. Анда шагыйрьнең кабере бар. Мәчет бинасында шагыйрьнең кечкенә генә музее эшли.
Бабасы Шәриф Киеков турында Мөслим районының Югары Табын, Түбән Табын, Мәлләтамак авылында төрлечә сөйлиләр. Мәгълүм ки, ул бик усал старшина булган. Шуның өчен Ирәкте волосте ирләре бервакыт, сагалап торып, аны үтермәкче була. Тик ул җаен табып, качып котыла. Шикаять белән хакимиятләргә баргач, аны туган ягына старшина итеп күчерәләр. Шунда үзе белән Мәлләтамактан, Югары Табыннан, Түбән Табыннан байтак кешене ияртеп китә. Шәриф Киековның кайда җирләнүе билгеле түгел. Әмма Тәтешле җиренә кайтып яшәгән һәм волость старшинасы булып торган кешенең кире Мәлләтамакка кайтып китүе, шунда җирләнүе бик шикле.
Дамир Исхаков. Берничә көннән Уфага җыенабыз. Анда Гали Чокрыйга багышланган түгәрәк өстәл булачак. Соңгы елларда җитди бер проблема килеп чыкты: Көнбатыш Башкортстан татарлары телен башкорт теленең бер диалекты итеп игълан иттеләр. Хәзер шуны нигезләү, пропагандалау өчен Башкортстан хөкүмәте 10 миллион сум акча бүлеп биргән. Чынлыкта мондый хәл – конфликт чыгара торган гамәл. Әлеге омтылышка без каршы торырга тиеш, түгәрәк өстәлдә бу хакта да сүз булыр дип уйлыйм. Без әлеге җәһәттән апрель-май айларында Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Башкортстан татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрне җыеп конференция уздырырга ниятлибез. Гафил булмыйк!
Ркаил Зәйдулла. Гали Чокрый кебек бөек шагыйрьләр хәзерге заманда яшәсә, татар-башкорт дип бүленеп тормас иде дип уйлыйм. Алар гомумтөрки мәйданда ат уйнаткан, зур максатлар куеп яшәгән, вак кабиләчелек белән мавыкмаган. Мондый мавыгу, әлбәттә, шагыйрь, шәех рухына хыянәт итү ул. Аңа лаек булу өчен без киңрәк, тирәнрәк уйларга, халык, милләт булып исән калуның яңа юлларын эзләргә тиеш.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала