Ураза гаете уңаеннан Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе баш мөфти шәех Равил ГАЙНЕТДИН мөрәҗәгате.

Мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе булган Аллаһ исеме белән!
Рәхмәте киң булган галәмнәрнең Хуҗасы, күк белән җирне бар кылучы, бар мәхлүкат тарафыннан данланучы һәм һәрнәрсәгә рәхимле Аллаһка мактау булсын!
Пәйгамбәрләрнең һәм расүлләрнең соңгысы Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламгә, аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр алар юлында булучыларга Раббыбызның рәхмәте ирешсен!
Сезгә Аллаһы Тәгаләдән иминлек, Аның рәхмәтен һәм бәрәкәтен сорыйм, кадерле дин кардәшләрем! Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән сезне, туганнарыгызны һәм якыннарыгызны ике зур бәйрәмебезнең берсе – һиҗри 1447 елның Ураза бәйрәме – Гыйд әл-Фитр белән ихлас йөрәктән котлыйм.
Бу мөбарәк бәйрәм көнен иминлектә һәм тазалыкта, иман ныклыгында һәм Аллаһы Раббыбыз кушканнарны үтәгән хәлдә каршыларга насыйп әйләсен.
Иң олуг аебыз, ураза ае – Рамазан тәмамланды. Бүген бар мөэмин-мөселманның йорты Аллаһка шөкер, рәхмәт һәм шатлык хисләре белән тулган. Әлеге бәйрәм рухын без тирәюньдәгеләр белән дә юмарт рәвештә бүлешәбез.
Бер ай дәвамында мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең әмеренә буйсынып, тырышып ураза тотты, өстәмә гыйбадәт кылды:
«И иман китерүчеләр! Сездән алда килеп киткәннәргә язылган кебек, сезгә дә ураза язылды. Бәлки тәкъвалык ияләреннән булырсыз!» («Әл-Бәкара» сүрәсе, 183 нче аять).
Ихлас күңелдән ышанган һәр мөселман өчен ураза тоту – Раббысының әмеренә буйсыну; сабырлык аша ирешелә торган игелек; ниятләрнең чисталыгы һәм күңелнең рухи сафлыкка омтылышы ул. Мөселманнар ураза вакытында үзләрен һәртөрле гөнаһлы гамәлләрдән тыеп кала, вәсвәсәгә бирешмәскә тырыша һәм бар көчен Аллаһка гыйбадәткә, Аның исемен күп тапкырлар зикер итәргә, ихлас догаларга һәм Коръән-Кәрим аятьләрен укырга юнәлтә.
Аллаһ Коръәндә безгә болай дигән:
«…Сабыр итүчеләрнең әҗере хисапсыз биреләчәк» («Әз-Зүмәр» сүрәсе, 10 нчы аять).
Рамазан аенда ураза тоту аша мөселманның рухы күтәрелә һәм күңеле пакьләнә. Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән тәүбә һәм өмет аша без тәкъвалыкка ирешәбез. Ураза безгә гамьсезлектән һәм битарафлыктан котылырга ярдәм итә! Без Рамазан көннәрен ярдәм һәм игелекле гамәлләр белән баетырга тырышабыз. Ураза бәйрәме алдыннан фитр садакасын түләгәннән соң, күңелләребез сынауны лаеклы үткәч була торган шатлык хисе белән тула.
Дин кардәшләребез Рамазан аеның мөбарәк көннәрендә «Рамазан чатыры», «Рамазан-Кәрим» кебек хәйрия акцияләрен оештырды, үз малларын мохтаҗлар белән бүлеште, диненә һәм милләтенә аермыйча тирә-юньдәгеләрне кайгыртты. Россия халыклары бердәмлеге елында мөселманнар илебез халкының гаять күптөрле зур гаиләсе белән бергә һәм бердәм булуын күрсәтте.
Быелгы Рамазан, кызганыч, Иран Ислам Республикасына мәкерле һөҗүм белән тарихка кереп калды, Иран шәһәрләренә ракета һөҗүме нәтиҗәсендә балалар һәм тыныч халык һәлак булды. Бу бер милләт яки дәүләт өчен генә түгел, ә бар кешелек өчен кайгы һәм фаҗига булды. Иранның югары җитәкчесе Аятолла Сәйид Али Хаменеиның, аның гаилә әгъзаларының һәм илнең эре дәүләт эшлеклеләренең үтерелүе ышана алмаслык хәл булды. Аятолла Сәйид Али Хаменеи изге Рамазан аенда үз халкын һәм илен яклап шәһид китте.
Йә Рабби! Без синнән бар Якын Көнчыгышта гадел тынычлык һәм тәртип урнаштыруыңны, төбәк мөселманнарын кардәшлек сугышына җәлеп ителүдән саклавыңны, халкын тыныч тормышта яшәтүеңне сорыйбыз! Йә Рабби, шулай ук башка кардәшләребез – Фәләстыйн халкын яклавыңны һәм саклавыңны, ул изге җирләреңдә гадел хөкем урнаштыруыңны һәм тынычлык бүләк итүеңне сорап, Сиңа ялварабыз.
Кадерле дин кардәшләрем!
Гыйд әл-Фитр – Ураза бәйрәме көнендә без уй-фикерләребезне, җирдәге һәм күктәге мәхлүкатның Хуҗасы, галәмнәрнең тәрбиячесе булган Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгаләгә мөрәҗәгать итәбез: Йә Рабби! Рамазан ае дәвамында тоткан уразаларыбызны, биргән садакаларыбызны, фәкать Синең Рәхмәтеңә генә өмет итеп, ихлас күңел белән кылган игелекләребезне кабул ит! Тәравих намазларыбызны, Коръән-Кәримеңне хәтем кылуларыбызны, башка һәртөрле гыйбадәтләребезне кабуллардан кыл! Йә Рабби, махсус хәрби операциядәге сугышчыларыбызны гаделлек белән өстен чыгар һәм җир йөзендә зарыгып көтелгән тынычлыкны урнаштыр! Йә Рабби, кадерле Ватаныбыз Россиядәге халыкларның бердәмлеген һәм кардәшлеген ныгыт, йортларыбызга һәм күңелләребезгә иминлек бир! Әәмиин!
Ураза гаете мөбарәк булсын, кадерле дин кардәшләрем!
Аллаһы Тәгаләдән иминлек, Аның рәхмәте һәм бәрәкәте ирешсен.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала