Ринат ГЫЙЛӘҖЕВ, «Сорнай» фольклор ансамбле җитәкчесе

«Сорнай» фольклор ансамбле. /Фото – ансамбльнең архивыннан.
КИЕМЕҢӘ КАРАП КАРШЫЛЫЙЛАР
Һәр чор милләт өчен никадәр гыйбрәтле булмасын, без халыкның яшәүгә омтылышын, киләчәккә өметен, күңел байлыгын милли кием аша да күрә һәм горурлык белән куллана белергә тиеш. Милли кием – милләтеңә мөнәсәбәтне күрсәтә торган көзге ул! Ягъни, үзең турында сөйләп тормастан, тәрбияң, дөньяга карашың, мәдәниятең дәрәҗәсен өстеңдә кигән киемең күрсәтеп тора.
Каһанлык чорыннан башлап мең ярым ел вакыт узган, тагын да алдарак чорларны белмибез. Бабаларыбыз дәүләтләр тоткан күп гасырлык тарихны барлаганда, һәр чордагы яшәү шартларын фәнни эзләнүләр һәм археологик казыну нәтиҗәләре, халык авыз иҗаты үрнәкләре, әдәби ядкәрләргә нигезләнеп күзаллыйбыз.
XX гасырда милли киемгә йогынты ясаган тагын берничә факторны исәпкә алу мөһим:
1. Совет чорыннан башлап, мөмкинлекләр булуга да карамастан, барлык этник төркемнәрнең сәхнә киеме гади халык, крестьян киеме үрнәгендә тәкъдим ителгән. Моңа, халыкның дәүләтчелеген югалтканнан соң хәерчелектә яшәргә дучар ителүе, иҗат һәм сәнгатьтә затлылык, югары башкару осталыгы кебек сыйфатлар җуела баруы һәм, бәлки инде, XX гасыр башында хезмәт иткән сәнгатькярләрнең дә милли тарихны белеп җиткермәве сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа күрә бүгенге татар фольклор ансамбльләре XIX гасыр азагы – XX гасыр башында танылган «аулак өй», «кич утыру», «туй» һ.б. йолаларына кагылышлы күренешләрне генә күрсәтә. Кызганыч ки, еш кына аларда милләт мескен кыяфәттә, зәвыксыз һәм иске киемнәрдә күзаллана. Фольклор белгечләре дә моны хуплап, «Сәхнә фольклорын үзгәртергә ярамый, ничек бар шулай башкарылырга тиеш», дип белдерә. Әлбәттә, фольклорның этник мәдәният, тарих белән бәйләнешен инкарь итеп булмый. Әмма онытма: сәхнәгә менгәнсең икән, син – бүгенге яшьләргә үрнәк!
2. Үткән гасырда Совет хакимияте урнашкач, халык иҗатын өйрәнү, саклау һәм пропагандалау өчен зур мөмкинлекләр ачыла, фольклор, халык, җыр-бию ансамбльләре оеша. Халыкның яшәү рәвешен чагылдырган сәхнә-драматургия жанры үсеш ала. Мәсәлән, «Беренче театр», «Банкрот» (Г.Камал), «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), «Башмагым» (Җ.Фәйзи, Т.Гыйззәт), «Алтынчәч» (Н.Җиһанов, М.Җәлил), «Шүрәле» (Ф.Яруллин, Ә.Фәйзи, Л.Якобсон) һ.б. спектакльләрендә халык иҗатының никадәр үрнәкләре торгызыла. Ягъни, шушы чорның милли киемен танытуда Казан, Уфа, Оренбург, Әстерхан шәһәрләрендә оешкан театр коллективларының роле зур була. Аларның иҗатында бары тик үзләре яшәгән чор сюжетлары, киемнәре генә халыкка тәкъдим ителә.
3. ХХ йөз башында Казан, Оренбург, Уфа, Түбән Новгород һ.б. кебек шәһәрләрдә шул чорга хас модада киенгән бай сәүдәгәрләр, зыялы яшьләр күренә башлый. Бу чорда милли кием зур үзгәреш кичерә. Моңа һичшиксез Мәкәрҗә ярминкәсенең (Идел елгасының сулъяк ярында, Макарьев монастыре янында уздырылган; хәзер Түбән Новгород өлкәсенең Макарьево бистәсе) йогынтысы зур. Әлеге чорда бай хатыннары һәм кызлары – балитәкле күлмәк, билле кыска камзул, чуар шәлъяулык, күп санда бизәнү әйберләре, ә ир-егетләр кара пиджак, классик чалбар, ялтыравыклы ботинкаларга өстенлек бирә, гомумән, Европа стилендәге, рус дворяннарындагы кебек киемнәр һәм башка шундый товарлар кулланышка керә. Шул ук вакытта тун, толып, мамык шәл, түбәтәй, калфак, алъяпкыч, каюлап чиккән читек-кәвеш кебек киемнәр дә саклана.
4. Милли кием тарихын өйрәнү мәсьәләсенең актуальлеге бүген дә кимеми. Мәсәлән, Казан галимнәре Р.Г.Мөхәммәтова белән С.В.Суслованың Идел буе һәм Урал территорияләрендә татар халык костюмнары тарихына багышланган фәнни хезмәте бар. Ул XIX гасыр уртасы – XX гасыр башындагы үрнәк-чыганакларга таяна. Чынлыкта XIX-XX гасырларга хас костюмнарны бүген никадәр генә кыйммәтле тукымалардан тегеп-бизәп музей-күргәзмәләргә куйсаң да, алар гүзәл затларны бизәр дәрәҗәдәге киемнәр түгел. Бу аңлашыла да, билгеле сәбәпләр аркасында ул чорларда татар хатын-кызларына чит-ятлар күз төшерерлек матур, нәфис күренергә ярамаган. Үткән гасырларда, Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы чорларындагы киемнәрнең затлы үрнәкләрен әле дә өйрәнү, таныту җитми.
5. Хуҗалык итү, сәүдә, уңышлы ау, сугыш өчен дә уңайлы, җылы, чыдам кием кирәк булган кешегә. Һәр чорның үзенә күрә модасы булган. Халыкның югары катламы, бигрәк тә хатын-кызлар, нинди чор булуга карамастан, аз гына акчасы булуга үзенә килешле өс киеме тектергән.
Шушы һәм тагын башка күп сәбәп аркасында Болгар, Казан чоры кием үрнәкләре тарих чылбырыннан тулысынча төшеп калган, алар турында без, сәнгатькярләр, бөтенләй дә белмибез.
Әйдәгез, шушы ук мисалларга мантыйкый күзлектән карыйк. Халыкның милли киеме төрле табигать, этник, көнкүреш шартларына, катлам-сословиеләргә, дин таләпләренә карап формалашкан һәм һәр чорда күпмедер үзгәргән, камилләшкән дип фаразлый алабыз. Мәсәлән, болгарлар Урта Иделгә күченеп килгәч, халыкка җылы кием кирәк була, һәм шуңа да ул элек җиңел тукымалардан тегелгән чапан, җилән, баш һәм аяк киемнәрен инде тире-күн, йон, киез, мехтан әзерләп кия башлый. Моның өчен биредә мал-туар да, затлы мехлы җәнлекләр дә күп булган, Болгарда мех, тире-күн эшкәртү һөнәре үсеш алган, хәтта бөтен шәрык дөньясын тәэмин итеп торган. Шуның кадәр байлыгы, осталыгы була торып, ул үзенә, гаиләсенә затлы тун, чапан, камзул, баш киеме тегеп кия алмаганмы? Алган! Хан, морза, би, югары катлам халыкның үз рухына килешле затлы киеме булмаган дип берничек тә әйтә алмыйбыз. Юртадан башка җирдә яшәмәгән башкорт, казахлар шушы киемне саклап кала алган икән, без ник торгыза алмыйбыз, нигә һаман үткән чорның хәерче киеменә ябышып ятабыз? Мәсәлән, төрек, үзбәк, украин, кытайлар да бу этапны үткән. Без дә алар кебек бер генә үрнәкне булдырабыз икән, фасон төрлелеген эзләп азапланмас идек, бары тик килешле, сыйфатлы итеп тегү турында гына уйлар идек. Әлеге халыклар да бу мәсьәләдә уйланмаганнардыр дисезме? Алар да безнең кебек үк күп төрле этник төркемнәрдән берләшкән халыклар. Шуңа да безгә һич кичектерми киемнең һәр төркем өчен дә уртак фасонын, стилен булдыру зарур. Аннан соң вазифасына карап, һәркем үзенә килешле итеп кунак, көндәлек, сәхнә һәм башка төрләрен тегеп кия ала. Ягъни, беренче чиратта этнографлар борынгыдан килгән, иң дөрес дип саналган кием үрнәкләрен өйрәнеп, ачыкларга тиеш. Аннан соң тегүче-модельерлар шушы чыганакларга нигезләнеп милли киемнең тегелеш технологиясен булдыра, заманча эскизларда сәнгатькярләргә тәкъдим итә ала. Күргәнебезчә, милли кием турында күпмедер тарихи-фәнни, этнографик чыганаклар бар, әмма шуларның булган кадәресен фәнгә нигезләп, заманга яраклаштырып тәкъдим итәрдәй иҗатчыларыбыз, тегүче-модельерларыбыз бөтенләй юк дәрәҗәсендә.
Көндәлек кием һәм кунак киеме
Милли кием көндәлек тормышта инде онытылып бара. Сирәк кенә матурлап яулык бәйләгән, башларына түбәтәй кигән өлкән буын вәкилләре очрап куя. Бу үрнәкләр тарих сынавын үтеп, үзгәрәсе үзгәреп, тулыланасы тулыланып, бүгенгә кадәр килеп җиткән. Кеше арасына чыкканда кия торган затлы киемдә дә миллилек онытылган диярлек. Бәйрәм-кичәләргә килгән кунакларгә карап, аның кайсы милләттән икәнен дә, шушы үрнәкләргә карап, «Безнең милли кием шушындый булган икән», дип тә әйтеп булмый. Эш һәм затлы кием үрнәкләре бер-берсеннән тукыманың затлылыгы, моделе, тегелешенең сыйфаты, бизәлеше белән аерыла. Шул рәвешле милли кием ике төрдә, затлы кунак киеме һәм көндәлек кием буларак яши, әмма аларның нигезендә бер үк стиль ята. Аларның һәр детале, фасоны, тегелеше төптән уйланылган һәм һәрберсенең үз вазифасы бар. Милли сәхнә киеме бары тик затлы кием нигезендә генә торгызылырга хаклы!
Сәхнә киеме
Бүген инде берәү дә урамга милли кием киеп чыгарга ашкынып тормый. Ләкин яшь буынга аның дөрес үрнәген тапшырып калдыру – изге бурычыбыз! Әлеге максатка тарихка нигезләнгән, дөрес тегелештә булган сәхнә үрнәкләрен булдырып кына ирешергә мөмкин. Милли кием һәр халыкның милли йөзен күрсәтә торган төп факторларның берсе икәнен дә онытмыйк.
Бүгенге сәхнә киемендә, бигрәк тә эстрада сәнгатендә, төркиләргә ят, килешсез тегелгән үрнәкләр күзәтелә. Моның сәбәбе фәнни нигез һәм тәҗрибәле тегүче-модельерларның булмавында гына түгел, ни кызганыч, сәнгатькярләр арасында милли тәрбия җитмәү аркасында да. «Минем кием башкаларныкына охшамасын, аерылып, ялтырап торсын» дип фикер йөртәбез кебек...
Нәтиҗәдә, болай да тиешенчә өйрәнелмәгән милли кием үзенчәлекләре совет чорында тагын да тизрәк темпларда үзгәрешләр кичерә, «хаос» башлана. Хатын-кызның күлмәк итәге – балитәккә, озын билсез җилән, чапаннар яшьләр өчен билле-билсез кыска камзулларга әйләнә. Калфак, яулык, түбәтәй эшләпәгә алышына, һәм без шуларны милли сәхнә киеме дип файдаланабыз. Хәзерге сәхнә киеменә ир-егетләрнең чалбарын киң балаклы итеп тегү гадәте каян кергән? Болгар-татарда киң балак гомумән булмаган. Шулай ук мондый тегелеш керәшен, чуваш, башкортта да юк. Ә менә һун, кайбер кыпчак кабиләләрендә булган.
БҮГЕНГЕ СӘХНӘ КИЕМЕ НИНДИ ӨЛЕШЛӘРДӘН ТОРА?
Баш киеме
Һәр халыкның милли йөзен ачыклаучы, киемнең аеруча әһәмиятле бер өлеше ул баш киеме. Хуҗасын суыктан, җил-яңгыр, хәвеф-хәтәрдән саклаган. Затлы баш киеме ир-атның җәмгыятьтәге дәрәҗәсен, дан-батырлыгын чагылдырса, килешле тегелгән баш киеме хатын-кызларның гүзәллеген күрсәткән. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, болгар хатын-кызлары озын чәчкаплы чигүле башлык – калфак (төрле модификациядә) кигән. Калфакка алгы өлешенә, тәмен белеп кенә, асылташлар, алтын-көмеш тәңкәләр тегелгән, ә арткы өлешенә озын бөркәнчек һәм көмеш тәңкәләр тагылган чәчкап беркетелгән. Көмеш тәңкәләрнең күплеге хатын-кызның җәмгыятьтәге дәрәҗәсен билгеләгән. Шул ук вакытта, болгар хатын-кызларының сугышчан булуы сәбәпле, көмеш тәңкәләр белән капланган баш киемнәре, изүләр саклану вазифасын башкарган дигән истәлекләр дә бар. Шушы үрнәкләрнең байтагы керәшен, башкорт, чувашларның этник киемнәрендә хәзер дә кулланыла. Күренекле галим Шиһабетдин Мәрҗани үз чорында хатын-кыз калфагы турында: «Элек калфакны озак киеп йөрү гадәте булып, иргә баргач та, хәтта чәчләре агарганчы калфак кия торган булып, хәзер бу гадәт бетүгә якынлашып бара, хәзер инде калфак беренче үрнәгеннән үзгәрә-үзгәрә кечерәеп ике бармак башы кадәр генә булып калды, фәкать чәч толымнарының очларына (чулпы) һәм төпләренә икешәр алтын тәңкә генә куя башладылар», – дип яза. Ягъни, мондый баш киемнәре борынгы үрнәкләр буларак ХХ йөз башларына кадәр һәр этник төркемдә кулланылышта, бер үк тегелештә булган дияргә нигез бар.
Бу чорда ир-атлар өчен мех, күн яки киездән тегелгән баш киеменең дә затлы үрнәкләре онытылган. Шул сәбәпле сәнгатькярләр сәхнәгә халыкның көндәлек эш киемен алып менә. Мөселманнарда – түбәтәй, христианнарда исә элек киездән тегелгән, хәзер кибет эшләпәсе кулланыла. Түбәтәйне борынгы заманнан ук һәр төркем дә кигән. Бары тик, мөселманнар аны дини гыйбадәттә куллана башлау сәбәпле, керәшеннәр түбәтәйдән читләшкән. Киләчәктә ул ике төркем өчен дә, көндәлектә дә, сәхнәдә дә үз урынын тапсын иде. Түбәтәй төрле фасон тегелешендә Урта Азия төркиләренең барысында да булган һәм хәзер дә бар. Бик уңайлы баш киеме. Аның дингә бер катышы юк. Соңгы елларда затлы мехтан тегелгән башлык, очлы бүрекләр күренә башлады. Болар да милләтне дәрәҗәле күрсәтә торган тарихи дөрес үрнәкләр. Бүгенге сәхнә киеменең төп йөзе булып торган кечкенә калфак, түбәтәй берничек тә символ дәрәҗәсендәге үрнәк була алмый. Алар көндәлек тормышта, кайбер сәхнә биюләрендә, балалар киемендә генә файдаланылырга мөмкин.
Хатын-кыз күлмәге
Озын итәкле хатын-кыз күлмәге болгар-татар халкының барлык төркемнәрендә дә киемнең төп өлеше булган. Тора-бара бай морза, би хатыннары, кызлары, бигрәк тә шәһәрдә яшәүчеләр, шәрыктан, Кытайдан килгән җиңел, нәфис тукымаларны, бизәнү-ясану әйберләрен күпләп куллана башлый. Ә гади халык, нинди диндә булуына карамастан, киемне киндер, җитен, йоннан үзе тукып-тегеп кигән. Шул рәвешле, тукыманың сыйфатына, көнкүрештә нинди максатта кулланылышына карап, киемнең структурасы, фасоны, тегелеше үзгәргән, көндәлек эш һәм кунак-бәйрәм киемнәрендә озын, кыска, балитәк кебек аермалар барлыкка килгән.
Болгар, Казан ханлыгы чорларында күлмәк итәгенә ике юл тасма тегү очраклары булган. Күлмәкне бала итәкле итеп тегү фәкать ХIХ йөз азакларында гына күренә башлый. Әмма бүгенге сәхнә киемендә бала итәк тә сакланырга хаклы. Борынгы күлмәкләрнең хәситә, изү, билбау кебек өлешләре дә киемнең затлылыгын, рухи ягын ачыклый.
Чапан, камзул
Затлы тукымадан, кырыйларын каюлап теккән җиңле-җиңсез озын, кыска камзул – һәр төркем өчен дә, хатын-кызларның да, ир-атларның да борынгыдан килгән төп киеме. Хатын-кыз күлмәге, камзул үрнәкләренең бигрәк тә төсен, яка, изү, иңбашы, җиң, бил, итәк, орнамент кебек өлешләрен сайлаганда, әлегә кадәр бер фикергә килә, иң дөрес тегелеш үрнәкләрен тәгаенли алганыбыз юк. Бу бик мөһим! Чөнки, сәхнә киеме тектерү өчен ательега баргач, киемнең әлеге өлешләрен ачыклаганда тегүчеләр белән үзара аңлашмау очраклары килеп чыга.
Аяк киеме
Милли рухны тәрбияләүдә аяк киеменең дә әһәмияте зур. Халык фольклорының тире-күн эшкәртү, затлы-чигүле сафьян итек-читек, чүәк тегеп кию сәнгате каһанлык чорында ук булып, болгар чорында тагын да көчле үсеш ала һәм бүген дә халык иҗатының искиткеч әһәмиятле тармагы булып тора. Каюлап чиккән сафьян читек-чүәк болгар-татарның сакланып калган милли киеме арасында иң дөрес, затлы, горурланырлык сәнгате ул!
Милли орнамент
Милли бизәкләр дә халыкның йөзен, символын ачыклый торган факторларның берсе. Халык тормышында орнаментларның ике төре яшәп килә:
– чәчәк-үсемлек, лалә (тюльпан) үрнәгендәге орнаментлар халыкның ислам төркемнәрендә һәм шулай ук, Татарстан дәүләт символларында файдаланыла;
– геометрик, турыпочмаклы орнаментларны керәшен, чуваш төркемнәре куллана.
Руслар, украиннар христианлыкта булса да ике төр – вышиванка, тукымаларда үсемлек, тәкыя кебек үрнәкне куллана. Таҗик, үзбәк, казах, башкорт һ.б. халыклар ислам динендә булса да, дәүләт символларында геометрик үрнәкләрне күпләп файдалана. Мөселман һәм керәшен төркемнәрендә дә озын сөлге башларына геометрик үрнәкләр чигелгән. Ягъни, орнаментлар алар дини, этник билгеләр түгел.
Без – бербөтен милләт!
Милли рух милли кием кигән һәр кешенең йөз, гәүдә, кул хәрәкәтләрендә, атлап йөреше, үз-үзен тотышында, ягъни рухы, йөрәге, тәненә якын-кадерле булган киеменә карата эчке мөнәсәбендә күренә. Мин күп тапкыр үз профессиям буенча татар сәхнә киемен кигән башка милләт егет һәм кызларын күзәттем. Рус, удмурт, немец, француз һәм тагын уннарча милләт вәкилләре безнең киемнәрне киеп чыгыш ясады, үз телевидениеләре өчен тапшырулар эшләде, фотосурәткә төште. Әмма алар тормышта никадәр гүзәл кешеләр булса да, нигәдер татар киеме аларның берсен дә бизәмәде шикелле. Шул ук вакытта безнең киемне кигән керәшен, чуваш, башкорт егетләре һәм кызларында алда санап киткән сыйфатлар балкып тора.
Ара-тирә Казанның Ирек мәйданыннан узганда, затлы мех белән каюлы бүрек, килешле тегелгән озын камзул, каюлы читек кигән Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллинаны, башына каракүл бүрек кигән Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланы күреп, сокланып карап калам. Менә кайда ул милли рух. Аны әллә кайдан эзләргә кирәкми.
Милли киемгә кагылышлы тагын бер хәл итәсе мәсьәлә бар. Бүгенге көндә сәхнә фольклор киеме ни дәрәҗәдә камилләшә (стилизация) ала? Бигрәк тә балалар, үсмер егет һәм кызларның ихтыяҗы гел яңаруны, заманча матурлыкны сорый. Элекке традицияләрне төгәл саклап тегелгән сәхнә, бәйрәм киемнәре бары тик заманча, килешле итеп, яңа материалдан тегелгән булырга тиеш. Бу – мөһим! Халыкның иң хәерче яшәгән заманнарында да әни кеше кешелеккә генә дип саклаган күлмәгеннән үз баласына күлмәк, алъяпкыч тегеп кидерткән. Әни теккән яңа күлмәк киеп, аягына яңа чабата бәйләп Сабан туена барган баладан да бәхетле, горур кеше бар идеме ул заманда? Әле узган йөзнең 50-60 нчы елларында гына да без боларны үз башыбыздан кичердек бит. Хәтта әйдәп баручы галимнәребез дә йола, фольклор бәйрәмнәрен искелек белән тәңгәлләштерә. Фольклор концерты барышында иске яисә килешсез кием киеп сәхнәгә чыккан бала берничек тә үзендә милләтенә карата горурлык, шатлык хисе кичерә алмый. Сайлаган репертуар, кигән кием, башкару осталыгы – ул гүзәллек, тәрбия чарасы, киләчәккә мәдхия!
Үзешчән сәнгатьтә сәхнә киеме һәр этник төркемгә хас үзенчәлекләрне саклап тегелсә яхшы. Ә инде югары сәнгатьтә сәхнә киеме ул бербөтен милләтнең уртак символын чагылдыра! Дәүләт исемен йөрткән иҗат төркемнәрендә монысы керәшен, мөслим, мишәр, себер татарлары һ.б. кебек киемнәр, җыр-бию исемнәре булырга тиеш түгел. Шулай ук эстрада сәнгатендә дә. Без – бербөтен милләт!
Ни өчен бер-беребезнең милли киемнәрен, җыр-биюләр, йолаларын ят итәбез, бергә үти алмыйбыз? Алар кайчандыр һәммәбез өчен дә кадерле, уртак булган бит. Игътибар белән күзәтсәк, әлеге охшашлык та, каршылык та һаман тулып ашкан. Ләкин безнең аларны күрәсебез, таныйсыбыз килми. Чуваш, татар, башкорт төркемнәренең үз символларын дөрес булса да, булмаса да аерып күрсәтәселәре килә. Ике яктан да киреләнү, сүзләшү – безнең зур ялгышлык, безнең файдага түгел ул.
Күргәнебезчә, кыска җиңле казаки, түбәтәй, кечкенә калфак, киң балаклы шаровар берничек тә болгар-татарның символ дәрәҗәсендәге үрнәге була алмый! Бигрәк тә сәнгати фольклорда гомумтатар кием үрнәген булдыру кичектергесез мөһим һәм ул әлегә кадәр формалашып җитмәгән!
Казанда Россиякүләм никадәр чара, халыкара чемпионат, олимпиада, фестивальләр уза. Игътибар итсезме, озын сыйраклы «татар» кызлары кунакларны нинди киемнән каршы ала? Мондый зур чаралар милли сәнгатьне пропагандалау өчен иң кулай мөмкинлек бит югыйсә.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала