Күптән түгел Актанышта «Көнчыгыш Кама аръягында татар халкының тарихи-мәдәни мирасы» дигән темага Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булып узды.

Фәнни җыенда Казан галимнәре, төбәк тарихын өйрәнүчеләр һәм Актаныш районы мәктәпләренең тарих укытучылары катнашты.
АКТАНЫШ – ТӨБӘКНЕ ӨЙРӘНҮЧЕЛӘР ҮЗӘГЕ
Гыйльми җыен ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Россия Ислам институты галимнәре, төбәк тарихын өйрәнүчеләр һәм Актаныш районы мәктәпләренең тарих укытучылары катнашында Актанышның 1 нче мәктәбе базасында үтте.
Кама аръягының көнчыгыш өлешендә гомер кичерүче татарларның тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәрдаим галимнәребезнең көн үзәгендә булды. Бу төбәктә танылган шәхесләребез, үткәннәребезгә багышланган фәнни-гамәли конференция, түгәрәк өстәл, тарихи форумнар әледән-әле уздырылып тора. Бу гадәтнең төп сәбәбе – Көнчыгыш Кама аръягының төбәкне өйрәнүчеләр хәрәкәте үзәге булып торуында. Галимнәребез искәртүенчә, биредә татар мәдәниятенең нигезе, милли тәңгәллегебез формалашкан. «Без бирегә бик теләп киләбез, яңа китаплар тәкъдим итәбез. Бу яклардан чыккан шәхесләр татар тарихына һәм мәдәниятенә зур йогынты ясаган. Шуңа күрә Көнчыгыш Кама аръягы, тулаем алганда Урал буе, тарихи яктан зур әһәмияткә ия», – дип искәртте Тарих институтының бүлек мөдире, тарих фәннәре докторы Радик Исхаков институт җитәкчелеге исеменнән сәламләү чыгышында.
УРАЛ БУЕ ТАТАР ОЛЫСЛАРЫ ҺӘМ АЛАРНЫҢ МИРАСЫ
Гыйльми форум кысасында тарих институты галимнәре (тарих фәннәре кандидаты Әнвәр Аксанов, тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Әминов, тарих фәннәре докторы Радик Исхаков, Тарих институтының фәнни хезмәткәре Руслан Мәсәгутов) әзерләп чыгарган «Татарские улусы Приуралья и их наследие» 16+ («Урал буе татар олыслары һәм аларның мирасы») фәнни-популяр басмасы тәкъдим ителде.
Радик Исхаков искәртеп үткәнчә, бу төбәктәге татар халкы тарихын тикшерүгә, эзләнүләр алып баруга озак вакыт зур игътибар ителмәгән. Чөнки советлар чорында кайбер халыкларга, аерым территориаль берәмлекләргә, шул исәптән татар халкы тарихына да әһәмият бирелми, ул совет республикасы кысаларында гына өйрәнелә. Ә милләттәшләребез башка төбәкләрдә дә, әйтик, Башкортстан, Оренбург губерналарында да күпләп яшәгән һәм яши. «Бу төбәкләрдә гомер кичерүче татарларның тарихы аеруча аз өйрәнелгәнлектән, тарихи мифлар белән тутырылган. Мондый хәл исә тарихи хәтерне җимергән. Бу тирән тарих җитди өйрәнүне сорый. Безнең татар халкын өйрәнү кебек зур проект кысаларында соңгы вакытларда Тарих институты хезмәткәрләре, Башкортстан төбәк тарихын өйрәнүчеләре, дусларыбыз белән берлектә Урал буе һәм Көнчыгыш Кама аръягы татарлары тарихына аерым әһәмият бирә башладык. Әлеге тикшеренү эшләре барысы да бу төбәктәге татарларның чын тарихын ачыклауга юнәлдерелгән», – диде Радик Исхаков.
Яңа китап исә – Тарих институты галимнәренең, Башкортстан төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең Урал буе татарлары тарихын һәм мирасын өйрәнүдә бергәләп куйган күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе.

Конференциядә Урал буе татар олыслары һәм аларның мирасына багышланган фәнни-популяр хезмәт (16+) тәкъдим ителде.
Шунысы әһәмиятле: хезмәт архив материалларына нигезләнеп язылган. Галимнәрнең зур архивларда эзләнү эшләре алып баруы, фактларның документлар белән бәйләп бирелүе татарларның бу җирләрдә күптәннән яшәгән халык икәнен ышандырырлык итеп дәлилли. Татарлар Идел Болгарстаны чорларында, Алтын Урда, аннары Казан ханлыгы чорларында ук дәүләт үзәген булдырган. Галимнәр бу этапларны өйрәнгән һәм архив материаллары нигезендә сословие төркемнәренең асылында да татарлар булуын ачыклаган һәм барлык төп процессларны җитәкләүчеләр дә татарлар булган, алар урта һәм XVI, XVII, XVIII гасырларда бик актив күчеп утырганнар. Хезмәттә авторлар шушы процессларны тәфсилле күрсәтә алган.
Башкортстанның Татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте башкарма комитеты рәисе, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәре Руслан Мәсәгутов та озак вакыт дәвамында тарихыбызны бозып, фальсификацияләр белән, төшенчәләрне үзгәртеп язуларын белдерде. «Без, архив документларына нигезләнеп, Урал буе төбәгенең тарихы турында яңа концепция төзедек, татарларның бу җирләрдә борынгы чорлардан ук яшәгәннәрен ачыкладык», – диде Руслан Мәсәгутов. Галим бу фундаменталь хезмәт нигезендә тагын китаплар язарга мөмкин булуын әйтте.
ХАЛКЫБЫЗНЫҢ БӨЕК ТРАГИК АРТИСТЫ
Конференция татар театр сәнгате үсешенә әһәмиятле өлеш керткән шәхес, театр эшлеклесе, халкыбызның бөек трагик артисты, режиссер, тәрҗемәче, Актаныш районының Такталачык авылында туып-үскән Мохтар Исхак улы Мутинның тууына 140 ел тулуга да багышланды. Актанышның 1 нче мәктәбе директоры Альберт Мансуров, шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илфак Ибраһимов) конференциядә ясаган чыгышларында искәртеп үткәнчә, кызганыч ки, шушы бөек шәхесне күпләр белеп бетерми.
Мохтар Мутин театр белән Бәләбәйдәге рус гимназиясендә укыган вакытта кызыксына башлый, сәхнә сәнгатенә һәвәс була, үзешчән түгәрәкләрендә катнаша. Уфада Галия мәдрәсәсе шәкертләре белән бергә төрле күренешләрне сәхнәләштерүдә, театр куелышлары эшләүдә катнаша. Мохтар Мутин 1908 елда сәхнә сәнгате белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлый һәм 1912 елга кадәр гастролер-трагик артист буларак танылып өлгерә. Алга таба үзенең эшчәнлеген Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская җитәкчелегендә «Нур» труппасы белән бәйли. 1915 елда Оренбургта «Ширкәт» труппасы оешкач, шушы труппада аның төп артисты һәм режиссеры буларак иҗат итә. 1918 ел азакларында Мохтар Мутин Казанга килә, Татар драма артистлары труппасына урнаша. Шулай итеп, ул Татар дәүләт академия театрының формалашуында, татар профессиональ театрын төзүдә әһәмиятле өлеш кертә. Казан сәхнәсендә иҗатын Ф.Шиллерның «Юлбасарлар» романтик драмасын актер (Карл Моор ролендә) һәм режиссер буларак сәхнәгә кую белән башлап җибәрә. Артист 1919-1922 елларда Наркомпросның театр бүлеген җитәкләргә алына, бер үк вакытта элекке «Сәйяр» артистларын берләштергән беренче хөкүмәт татар күргәзмә театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе вазифаларын да алып бара. Алга таба талантлы сәхнә йолдызы булып таныла. 1926 елда аңа ТАССРның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.
Әмма заманның усал җилләре Мохтар Мутинга да килеп кагыла. Аны 1937 елның апрель аенда гаепсезгә кулга алалар, артистны СССР Югары Хәрби Коллегиясе суды Троцкий оешмасында катнашучы буларак гаепли, 10 елга ирегеннән мәхрүм итә. 1941 елда Колымада Мохтар Мутинның гомере өзелә. Аның белән бергә шул ук лагерьда газап чиккән язучы Ибраһим Сәлахов «Колыма хикәяләре»ндә төрмәчеләрнең артистны этләрдән талатып үтерүләрен сурәтли.
Мөхәммәт Мирза артистның нәселен, тормышын, иҗатын тирәнтен өйрәнеп, аның образын уртага алган «Мохтар» драматик поэмасын язган. Ул анда Мохтар Мутинның катлаулы язмыш иясе булуын ассызыклый. Шагыйрь шулай ук Мохтар Мутинның туганының туганы Гавас Мутин белән очрашып сөйләшә. Аның балалары, туганнары бүген дә исән. «Артистны галимнәребезнең өйрәнүе һәм халыкка кайтаруы кирәк. Бу өлкәдә башланмаган эш тора», – дип белдерде шагыйрь.
Конференция барышында күп кенә башка кызыклы, күп мәгълүматлы докладлар яңгыратылды. Әйтик, тарих фәннәре кандидаты, институтның өлкән фәнни хезмәткәре Рөстәм Әминев «XVI гасырның икенче чирегеннән алып XIX гасырның өченче чирегенә кадәр вакытта Көнчыгыш Кама аръягында татарлар белән идарә итү үзенчәлекләре» дигән темага чыгыш ясады. Галим үзенчәлекләрне аеруча тәфсилле бәян итте. «Идарә итүнең кантон системасы бетерелгәннән соң, даими регуляр хезмәт, дәрәҗәсе югары булганнарга хисап ясап тору, хәрби хезмәт общинасында кырыс иерархия, социаль статус буенча аерым йөкләмәләрне үтәү кебек төшенчәләр үткәндә кала. Хәзер типтәрләр, башкортлар, мещеряклар җир эшкәртү һәм авыл хуҗалыгы эшләренә игътибарны күбрәк бирә алганнар», – дип нәтиҗә ясады ул.
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов татар теленең үсеше һәм диалектология мәсьәләләренә тукталды. Ул җирле сөйләштә кайбер тел белгечләре тарафыннан башкорт теленә карый дип билгеләнгән күп кенә күренешләрнең чынлыкта татар телендә дә булуына басым ясады. Тарих фәннәре кандидаты, Россия Ислам институты доценты Диләрә Мифтахетдинованың Урал аръягында йомышлы татарлар, Әлмәт шәһәреннән төбәк тарихын өйрәнүче Әлфия Ямаеваның Һади Атласиның Әлмәт чоры һәм шәҗәрәсе турындагы чыгышлары да яңа мәгълүматларга бай булуы белән истә калды.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала