Татарстан журналистлары башкалабызның Яңа Татар бистәсендәге тарихи зиратта Хөсәен Ямашев каберенә чәчәк куйды, мәрхүм булган каләм ияләрен искә алды.

1907 елда Оренбургта «Урал» газетасын чыгарган, ул ябылгач, Казанга кайтып, «Казан мөхбире» газетасы белән хезмәттәшлек иткән журналист, публицист, тәрҗемәче, беренче татар большевигы Хөсәен Ямашев (1882-1912) Габдулла Тукайдан (1886-1913) бер ел алда фани дөньяны калдырып киткән. Аның үлеме җәһәтеннән Тукай 1912 елның 10 апрелендә «Хөрмәтле Хөсәен ядкәре» дигән шигырен язып бастыра. Анда, аерым алганда, мәрхүм хакында «Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби...» дигән юллар бар. Аны Тукаебыз шулай югары бәяләгән. Дөрес, әлеге шәхескә башкача караучылар, әйтик, «Йолдыз» газетасы әһелләре дә булган (бу хакта әдәбиятчы галим Мөхәммәт Гайнуллинның узган гасырның 40 нчы елларында «Казан утлары» журналында басылган «Хөсәен» дигән мәкаләсе бик ачык сөйли). Беренчедән, бүген без бу хакта – фикер каршылыклары турында уңга-сулга карамый яза алабыз; икенчедән, мөгаен, иң әһәмиятлеседер, үлем барыбызны да тигезли: Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында «Йолдыз» газетасы редакторы, күренекле дин галиме Һади Максуди (1868- 1941) белән большевик Хөсәен Ямашевның каберләре янәшә генә урнашкан (араларында бер генә кабер). Болар икесе дә – татарның атаклы шәхесләре. Шунысы да бар: янәшәдә, сукмакның каршы ягында, алардан дүрт-биш адым читтә – Габдулла Тукай кабере. Күрәсең, тәкъдир мәрхүмнәрне килештерергә булган.

Журналистлар Татарстан матбугаты көне алдыннан Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында революцион хәрәкәт эшлеклесе, публицист Хөсәен Минһаҗетдин улы Ямашевны (1882-1912) искә алып, каберенә чәчәкләр куйды. /В.Васильев фотолары.
Хөсәен Минһаҗетдин улын искә алу мәрасимен «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон башлап җибәрде.

Ильяс хәзрәт Җиһаншин башкала үзәгендәге тарихи Татар зиратында милләтнең бик күп күренекле шәхесләре җирләнүе турында сөйли.
– СССР таркалган вакытта, башка күп кенә шәхесләребез белән бергә, Хөсәен Ямашев исеме дә күпмедер дәрәҗәдә күләгәдә калды. Заманында – 1971 елның декабрендә Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе булдырылган иде. Ул нәкъ 20 елдан соң ничектер онытылды. Бу исемне тергезергә, калкытырга, татар журналистларының рухи атасы буларак исәпләнгән затны без онытмаска тиеш дигән нәтиҗәгә килдек. Менә монда дин эшлеклесе, «Йолдыз» газетасы редакторы булган атаклы шәхесебез Һади Максудиның да кабере урнашкан. Мәрхүмнәрнең рухына дога кылганда аны да искә алырбыз. Биредә, әлеге тарихи зиратта, мәрхүм булган бик күп каләм әһеле – тәгаен алганда журналист та, шагыйрь дә булган Рәшит Әхмәтҗанов, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Роберт Әхмәтҗанов – төрле елларда газета-журналлар редакциясендә эшләгән шәхесләр ята, – дип ул киләсе елга булган ниятләрне барлады. – Без инде, Аллаһы боерса, алга таба Хөсәен Ямашевның туган көнендә күренекле журналистларыбызга аның исемендәге премия бирелер дип уйлыйбыз. Ел саен Татарстан матбугаты көне алдыннан бирегә килеп, өмә ясап, мәрхүм журналистларның кабер өсләрен җыештырырбыз. Әйдәгез, аларның иҗади мирасын барлыйк, исебездә тотыйк! Кайбер яшьләр Ямашев турында да бәлки әле беренче ишетәдер. Тукайның аңа багышланган «Хөрмәтле Хөсәен ядкәре» шигырен мәдрәсә шәкертләре дә белергә тиеш. Киләсе елда, Аллаһы боерса, шәкертләр авызыннан монда ул шигырь дә яңгырар.

Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, ишетсеннәр-белсеннәр дип, мәрасимгә шәкертләрен дә ияртеп килгән. «Зиярәт кылырга килгән бу җир – каберстан 26 гектар мәйданны тәшкил итә. Монда бик күп зыялы – галимнәребез, әдипләребез, дин, каләм, сәнгать әһелләре дәфен кылынган. Бүген искә ала торган Минһаҗетдин улы Хөсәенгә килгәндә дә, аның чордашлары Габдулла Тукай, Габдулла Кариевлар да халкыбызга гомерләрен фида кылып бакыйлыкка күчкән. Мәдрәсәбездә «Остазларның кадерен бел, остазларның каберен бел» дигән көн бар. Һәр елны шушы көнне зиратка килеп өмә оештырабыз, мәрхүмнәребез рухына багышлап, Коръән укыйбыз, дога кылабыз», – дип ул изге сүзләрне җиткерү вазифасын шәкертләренә тапшырды, үзе озаклап дога кылды.
«Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин да бу истәлекле урынны онытмауларын белдерде. «Узган ел монда редакциябез белән килеп, байтак мәрхүм журналистның кабер өстен җыештырган идек. Редакторларның, ветеран журналистларның исемнәрен оныттырмау максатында аларның каберләренә КуАр-кодлар урнаштыру фикерен Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов хуплап чыккан: “Бу җәһәттән эш алып барыла”, – дип әйткән иде. Нәтиҗәсен әле әйтә алмыйм. Озак еллар журналистикада хезмәт куйган танылган шәхесләребез турында мәгълүмат тупланырга, халыкка җиткерелергә тиеш. Аларның эшчәнлеген яктырткан брошюра да нәшер итеп була», – дип тәкъдим итте ул.

Дин әһелләренең каберләре ерактан күренеп-беленеп торсын өчен, мәдрәсә хезмәткәрләре аларның каберләренә сары таяклар беркетә башлаган. Шулардан үрнәк алып, журналистларның каберенә дә сары яки кызыл каләм рәвешендәге билге беркетү фикере барысының күңеленә хуш килде.
Сүз уңаеннан, 1971-1991 елларда республикабызның 63 журналистына, тәгаен алганда Марсель Зарипов, Госман Гомәр кебек шәхесләргә Хөсәен Ямашев премиясе бирелә. Әлеге бүләккә лаек булучылар арасында бу җаваплы хезмәтне дәвам итүчеләр дә шактый.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала