Республикада Уку өчен 1 минут

Бирүче кул хәерлерәк

Казанда РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ТР Рәисе аппараты химаячелегендә «Бизнес-­ифтар» оештырылды.

 

Гомрә хаҗга юллама Эдуард Галиевкә насыйп булды. Рәшит Минһаҗ фотосы.

 

 

Ифтарда 700 гә якын кеше – эшкуарлар, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, спортчылар, МХОда катнашучылар, чит илләрнең Казанда эшләүче генераль консуллары, мөселман илләре студентлары катнашты.

 

Бизнес-­ифтар барышында дәүләт законнары җәһәтеннән һәм ислам­-шәригать кануннары буенча эш йөртү үзенчәлекләре, салымнар һәм ислам финанслары хакында фикер алыштылар. Анда ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның ислам финанслары буенча киңәшчесе Рөстәм Нургалиев, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Нәбиуллина, джиу­-джитсу буенча ил чемпионы Дауд Адаев чыгыш ясады. Камил хәзрәт, бизнесның социаль җаваплылыгын искәртеп, алучы кулга караганда бирүче кул хәерлерәк, дип нәсыйхәтен җиткерде.

 

Ифтарны оештыручылар кече хаҗ – гомрәгә бару мөмкинлеге бирә торган лотерея уздырды. Хатын-кызларга дигән юллама Алия Закировага чыкты, ир­-атлардан бәхет Эдуард Галиевкә елмайды.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи