Татарстан матбугаты көнендә Казанда журналистика һәм массмедиа өлкәсендә 29 нчы мәртәбә үткәрелгән «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» республика конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.
В. Васильев фотосы.
Быел бәйгенең нигезләмәсендә яңалыклар да бар иде. Конкурска хәзер редакцияләр генә түгел, дәүләт органнары, муниципалитетлар һәм юридик затлар да үз проектларын тәкъдим итә ала. Гомумән, быел заманча медиаформатка – блогерларга, автор медиапроектларына һәм журналистларның шәхси брендларына аерым игътибар бирелгән. «Профессиядә иң яхшы» һәм «Популяр блогер» номинацияләрен «Ел журналисты», «Иң яхшы блогер», «Иң яхшы медиаблог» һәм «Ел медиапроекты» алыштырган. Бәйгенең премияләр суммасы да арттырылган. Быел конкурска барлыгы 202 гариза (узган ел 144) кабул ителгән булган.
В. Васильев фотосы.
«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясады.
Быел «Бәллүр каләм»нең Гран-приена «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире Резидә Йосыпова лаек булды. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Гран-при иясен республика җитәкчелеге исеменнән «Лада Веста» автомобиле белән бүләкләде. ТР вице-премьеры әлеге тантаналы чарада республиканың әйдәп баручы журналистларына дәүләт бүләкләре дә тапшырды. «Мәдәни җомга» газетасы хезмәткәре Рәшит Минһаҗ ТР Премьер-Министры Рәхмәтенә лаек булды.
XXIX «БӘЛЛҮР КАЛӘМ» ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ
«Журналистикада исем»: Лилия Нургалиева («Хезмәт даны» газетасы), Рамил Гарипов («Яңа гасыр»);
«Иң яхшы район редакциясе»: «Лениногорск-информ», «Питрәч-информ»;
«Иң яхшы республика, шәһәр редакциясе»: Татмедиа NEO контент-үзәге, «Интертат» электрон газетасы;
«Ел журналисты»: Елизавета Черкина («Казанские ведомости» газетасы), Алия Хәйретдинова («Яңа гасыр»); «Объектив аша караш»: Фирүзә Вәлиева («Идел» журналы), Ленар Хәбибуллин («Татарстан» телерадиокомпаниясе);
«Нәтиҗәле матбугат хезмәте»: Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте;
«Иң яхшы блогер»: Марат Әхмәтов;
«Иң яхшы медиаблог»: Гөлгенә Гыйльманова («Ватаным Татарстан» газетасы);
«Туган тел»: Аделия Төхбәтова («Яңа гасыр»ның Казахстандагы корпункты);
«Ел медиапроекты»: «Зов разума» хәйрия фонды коллективы («Сила слова в реальной помощи» проекты);
«Ел медиаперсонасы»: Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
МАХСУС НОМИНАЦИЯЛӘРДӘ БҮЛӘКЛӘНҮЧЕЛӘР
«Иң яхшы график дизайн»: «Татарстан» ДТРКсе;
«Ватанны саклаучылар елын һәм Җиңүнең 80 еллыгын иң яхшы яктырту» – Эльмира Гайнетдинова («Чаллы-ТВ» ТРК), «Болгар радиосы» коллективы;
«Хакимият һәм җәмгыять арасында диалогны ныгытуга керткән өлеше өчен»: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте; Гран-при иясе – «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире Резидә Йосыпова.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала