Журнал «Безнең мирас»

Рафаэль Сәхәбиев Хәбир Ибраһимның җырлавын ничек бәяләгән?

Язучылар берлегендә ел әйләнәсендә иҗат кичәләре бик еш булып тора. Хәбир Ибраһимга язучы булуы гына җитмәгән, җырларга да ярата икән. Бер мәҗлестә «Ак калфакның табылган чагы» дигән затлы җырны башкарып, тәки ахырына кадәр җиткерә бу. Әллә үз итеп, әллә күңеле төшмәсен, дип, тыңлаучылар гөрләтеп кул чаба моңа. Үзеннән бик канәгать калган Борнаш малае Хәбир, тагы да мактанасы, тагы да мактау сүзләре ишетәсе килепме, опера җырчысы Рафаэль Сәхәбиев тирәсенә елыша да:


– Ничек соң, Рафаэль туган, тавышым бармы минем? – дип сорый.


– Нишләп булмасын тавышың, сөйләшәсең бит әле! – дип җавап бирә аңа мәшһүр җырчы.


Рәдиф Сәгъди


Безнең мирас. - 2021. - №7. - 113 б. 


Фото: pixabay

Теги: Рәдиф Сәгъди Яңалыклар Шаян мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру