Журнал «Безнең мирас»

Зәкиулла Минһаҗев: «Аналарыбыз яшәү көчен каян алган?!»

Кешелек дөньясы тудырган Акыл хәзинәсендә мондый фикер бар: Адәм баласының җитлегүенә өч төп шарт кирәк. Беренчеcе – нәселдән килгән сыйфатлар, икенчесе – тәрбия, өченчесе – сине әйләндереп алган мохит-тирәлек. Без яшьлек таңыбызда әле менә мондый сорауга да җавап эзли идек: аз санлы милләтләр өчен йә Боз океанына, йә ком чүленә әверелеп торучы Россиядә ислам дине тотучы татар халкы ничек исән кала алды икән?

1973 елны шагыйрь Мөдәррис Әгъ­ләмнең әнисенә багышланган «Бердән­бер» шигырен тыңлагач: «Елатты әле синең бу шигырең», – дигән идем. Тегесен-бусын сөйләгәндә шыттыра торган гадәте дә булган Мөдәррис, ничектер җитдиләнеп: «Бу шигырем әниемә хәер-догам, үткәннәребезгә хәер-догада булсак, киләчәгебез безгә моның әҗерен кайтарыр», – дигән иде.


Әнкәемнең затлы сыйфатлары яшәе­шемне илһамландырып торуын тасвирлап, «Сөембикә» журналында «Әнкәй» дигән мәкалә бастыруым да әлеге сөйләшү тәэсире нәтиҗәсендә булcа кирәк. Гаҗәп, бу юлы мине Мөдәррис үзе эзләп тапты. Аналарыбыз турындагы сөйләшүдән соң бик күп еллар узса да онытмаган икән: «Менә, ниһаять, син дә әниеңә хәер-дога булып барырлык әсәр яздың, тик моны хикәя-очерк итеп кенә калдырма, повесть итеп яз, аңла, бу – бик мөһим!» – диде.


Зәкиулла Зыятдин улы Минһаҗев мо­нологына якын килер өчен, башта шу­ны әйтәм: танышлыгыбыз 1986 елда башланды. Ул, Югары Ослан районының баш архитекторы буларак, Студенец дигән авыл янәшәсеннән Камал теат­ры артистларына дача җирләре бүлеп бирешергә дип килгән иде. Бик күркәм холыклы, бер генә артык сүз дә сөйләми торган эшлекле бу шәхес, һич тә көт­мәгәндә, Фатыйма әбисе турында бәян кылды:


– Алан авылы кешеләреннән ишеттем: алар әбиемне әле дә онытмыйлар, очрашканда, яхшы якларына сокланып, кызык якларыннан исә көлеберәк тә сөйлиләр. Әйтик, менә алардан ишеткән бер сөйләк.


Төнлә берәү килә дә: «Фатыйма абыс­тай, ишекне ач әле», – ди. Әби: «Син кем?» – дип сорый. Тегесе, фәлән кеше мин, ди. Әби кабат: «Син кем?!» – дип сорый икән. Теге тагы җавап бирә, аннары да ишек ачылмагач: «Туганыгыз бит инде мин», – дип тә өсти. Әби янә туганы икәнлеген белгәч тә аның кемлеген сорый. Һәм туган дигәнебез башка берни әйтми генә кире борылып чыгып китә.


– Әби, миңа шулай диделәр, дөресме шул, ни өчен шултикле аптыраттың инде, ник кертмәдең?! – дим.


– Төнлә җен йөри, китап өйрәтүе буенча, төнлә шакучыдан өч тапкыр «син кем?» дип сорарга кирәк, ике соравыңа җавап биреп тә өченчесен җавапсыз калдыра икән, инде ишекне ачарга ярамый, – дип җавап бирде ул. Әбиемдә андый мәзәк вакыйгалар күп иде. Җен адәм баласы янына сөйгән кызы булып та, хатын-кыз янына хәләл ире булып та килә икән. Озак еллар балалар укыткан әбиемне тыңлау җан рәхәте иде.


Шунда мин сөйләүчедән әбисенең яшен сорадым. 82дә икән. Түзмәдем: «Ә минем әбием Шәмсекамәр 97 яшенә җитеп дөнья куйды», – дидем. Шуннан бер-беребезне белеп калдык. Мине Зәкиулла әфәнденең, аеруча, шушы сүзләре тетрәндергән иде:


– 1929 елны мулла бабам Габделкаюм Фатыйхов, колхозга каршы коткы таратуда гаепләнеп, атарга хөкем ителә (ату хөкемен 1930 елның гыйнварында Архангельск шәһәренә ун елга лагерьга озату белән алыштыралар һәм бабам 1931 елны әлеге лагерьда үлә), әбием өч сабый бала белән кала. Әнием Тәүхидәгә хәтта 4 кенә ай була, аларның йортларын кыш уртасында тартып алып, үзләрен мунчага чыгаралар.


Безгә бу баш архитектор белән якынаеп китәргә вакыт якларыбыз комачау иткәндер, мәгәр Югары Осланда очрашырга туры килгән чакларда Зәкиулла Зыятдиновичтан: «Әбиегезгә йөз яшь тулдымы әле, кайчан аның турында язасыз инде?» – дип сорап уза идем. 1993 елны Фатыйма әби 99 яшенә җитеп бакый дөньяга күчте, дигәч: «Әниегез Тәүхидә ападан ишеткән истәлекләрегезне язсагыз, алар һәммәбез өчен дә кадерле булыр иде, дөньяда эш бетми инде ул, тәвәккәлләгез инде!» – дигән идем.


Һәм менә, ниһаять, ул миңа үзенең «өлгереп җитүе» турында хәбәр салды. Вакыт дигәнебезнең икебездә дә бик чамалы булуын белгәнгә, бу әзерлекнең шулчаклы озакка сузылуына аптырамадым. Аннары, вәгъдә иткән монологын гына сөйләмәде Зәкиулла Зыятдинович, кадерлеләре Әлфия (хатыны) һәм Зилә (кызы) белән бергә архивлардан эзләп тапкан күпысанлы документларны да, әнисе Тәүхидәнең Фатыйма әби турында сөйләгәннәрен дә (алары магнитофон тасмасына ук теркәлгән), үзләренең шәҗәрәләрен дә, фотоларын да, бабасы Габделкаюм турында Татарстан прокуратурасыннан алынган аклау кәгазьләрен дә тапшырды. Шулай итеп, ул, зыялы шәхесләргә хас булганча, үткәннәр һәм киләчәк каршында булган изге бурычын үтәде, ягъни буыннар чылбырын ялгады. Ихлас җанлы Мөдәррис Әгъләм исән булса, мөгаен, күзләре яшькә чыланып: «Бу изге эш, афәрин!» – дип куяр иде.


Шуны да өстәү лязем: Зәкиулла әфән­денең монологы, миңа биргән тарихи документлары һәм дә шул юнәлештә туган уртак уй-фикерләребез ярдәмендә, тагы да тулылана төште.


– Нәселдән килгән сыйфатлар турындагы сүзләргә уңай карыйм. Әлбәттә шулай. Безнең илдә элек-электән сүз иреге дә, матбугат иреге дә булмаган. Мәктәп ачарга да, газеталар чыгарырга да рөхсәт ителмәгән, җитмәсә, халыкларны әле бер-беренә өстергәннәр. Сталин дәвере исә бер милләт эчендәге кешеләрне дә бер-беренә каршы куярга остарып җитә. Һәм шушындый махсус куертылган караңгылык эчендә дә нык рухлы ирләр, олы җанлы хатын-кызларыбыз күпләп үсеп чыга алган. Бу, чыннан да, могҗиза.


Нәсел дигәннәре бит аның бер-беренә үрелеп барган. Шул ук безнең нәсел агачына да бик күп төбәк кешеләре ялганган. Безнең Габделкаюм бабабызның атасы Фатыйх хәзрәт – Казан артыннан. Габделкаюм бабай үзе Арча районының Кырлай-Күнче авылында туган. Әбием Фатыйма – Арча төбәгенә урнашкан Тимерче авылындагы Закир мулла кызы. Безнең нәселдә Балтач ягы, Мамадыш, Саба төбәгеннән чыгучылар да бар дип беләм. Әнә, олы галимебез Марсель Әхмәтҗанов, безнең татар халкы яшәгән төбәкләрдә Кырым иле ханнары белән килгән гаскәриләр дә, нугай татарлары да күпләп төпләнеп калган, дип язды. Сармат һәм болгарларны инде әйтеп тә тормыйк. Татар халкында крепостнойлык булмаган. Татарлар бер авылдан икенче авылга иркен генә күчеп утыра торган булганнар. Борынгы заманнарда яшәгән галимнәрнең кабат басылган китапларыннан кайбер бабаларыбызның Кытай, Корея һәм башка ил халыклары белән тел, лөгать вә әхлак алмашып яшәве турында укып белдек. Әйтик, кытай галимнәре безнең музыка – татарныкы, татарлар кул астында яшәгәндә кергән, диләр икән. Кыскасы, җәһәннәм утларына тиң чорларның казаннарында кайнаган бабаларыбыз гел яңарып торган. Әйе шул, әйе, Юныс, син, бакчачы кеше булгач, белеп әйтәсең, кыргыйлана башлаган алмагачларны да яңа бөреләр ялгап яңартырга була. Татар халкы да һаман яңара, тарихи шартлаулар басымы аны ныгыта, чүп-чарыннан аера. Фатыйма әбием һәм аның кызы Тәүхидә мисалында да күренә бу: тормыш иткәндә нинди генә авырлыклар кичермәгәннәр һәм шунсы кадерле – өерелеп килгән авырлыкларны алар, Ходай сынавы бу, дип кабул иткән.


Фатыйма халыклар төрмәсе дигән яман тамга сугылган Россиядә 1894 елда туа. Бабам Габделкаюм Фатыйх улы Мөхәммәтфатыйховның туган елы 1888дә. Алар икесе дә мулла балалары. Кавышкан еллары – 1918. Әбиемнең дә, бабамның да балачаклары гыйлемгә омтылучы гаиләләрдә узганын әйтеп үтү мөһим. Закир хәзрәт тә, Фатих хәзрәт тә балаларына, байлыкка табынуга караганда, белемгә омтылу яхшырак, дигән тәрбия бирә алганнар. Мулла булу белән бергә мөгаллимлек тә иткән Габделкаюм бабам Беренче Бөтендөнья сугышына мулла рәвешендә алына. Яралана, госпитальләрдә дәвалана. Атаклы Курса мәдрәсәсендә укыган әбием дә белемле мөгаллимә була. Дини белемнән тыш, дөньяви белемнәрне дә бик теләп үзләштерә. Әтисе Закир хәзрәтнең гаиләсе һәрчак эш сөючәнлеге белән аерылып торган. Хәзрәт кызлары тегү, чигү, туку кебек һөнәрләрнең зур осталарына әверелгән. 12 яшьлек Фатыйма, апаларына ияреп, паласлар тукыган, тастымал, кашага, ашъяулык, намазлык, чаршау кебек нәрсәләр чиккән. Сөлгеләрне нинди генә ысул белән сукмаган ул. Фатыйма әбиебезнең сабый кулларыннан 110 ел элек төшкән әлеге бирнә әйберләре бүген дә сокланырлык рәвештә саклана.


1918 елда Габделкаюм белән Фатыйма төзегән яшь гаилә, Яңгул авылы мулласы Нәкыйпнең тәгъдиме белән, Балтач районының Алан авылына күчеп килә. Чыгышы белән Мирҗәм авылыннан булган Нәкыйп мулла Габделкаюмның сеңлесе Гөлзәйнәпне хәләл җефетлеккә алган икән. Төрле авылларда яшәүләре арадашлык итәргә комачау итмәгән. Габделкаюмга Алан авылы мулласының бакый дөньяга күчүе турында да әлеге Нәкыйп хәзрәт җиткергән һәм муллалыкны алып бирүдә дә ярдәмләшкән.


Алан авылы чагыштырмача яшь авыл булган, күрәсең, бик бай авыллардан саналмаган, халкы да азрак булган, шуңададыр, анда яшелчә, җиләк-җимеш белән шөгыльләнүчеләр бөтенләй булмаган диярлек. Табигый, моңарчы мондый байлыкны күрмәгән яшь-җилкенчәк бакчага агыла. Сыйланып кына калсалар бер хәл, алмагачларны ботарлап, помидор-кыярларны сабагы-ние белән өстерәп чыгучылары да була. Ямьсезләнеп йөрми бакча ияләре, балаларга сабак биргән чакта шунда берочтан яшелчә үрчетү серләренә дә төшендерергә тырышалар. Аларда иң зур кайгы – бала кайгысы. 1921 елны туган Шемсемөхәммәд тә, 1923 елны туган Габделкави да бер-бер артлы үлеп китә. Моңа ил өстендә котырган ачлыклар да сәбәпче булгандыр. Тора-бара тормыш берникадәр җайлангандай итә. Хәзрәт белән абыстайның 1924 елны Мәсгуть һәм 1926 елны Әнәс исемле уллары туа. 1929 елны күптән көткән кыз-бала – минем булачак әнием Тәүхидә дә дөньяга аваз сала. Әмма шул елның кара көзендә күршеләренең: «Каюм мулла Сираҗи белән мунчада тун бөркәнеп колхозны таркату турында сөйләшә», – дигән доносы буенча бабамны кулга алалар.


Әти ягыннан булган бабам Минһаҗетдинның сөйләвенчә, бу доносның нигезендә аның абыйсы Сираҗетдиннән үч алу яткан. Әле революциягә кадәр үк авылның Гали атлы кешесе, Фәхретдин малайлары урманнан агач урлыйлар, дип, урядникка әләк язуы тапшыра. Ә асылда агач дигәннәре агачның үзе түгел, нибары кисеп ташланган очлары, ботак-чатаклары гына була. Шушы гадел булмаган шикаять аркасында тавыш чыгып, эш зурга китә һәм Сираҗи доносчы Галигә кул күтәрә. Революция түнтәрелешеннән соң инде Галинең улы Мөхи (Мөхетдин), комсомол ячейкасы башында торуыннан файдаланып, әтисе үчен кайтару нияте белән Хәлиулланың тол хатынына әйтеп, Сираҗи өстеннән әләк язуы яздырып ала. Шуның буенча Сираҗины да кулга алдырта. Ары таба Сираҗи белән ни булганы билгесез, ул эзсез югала.


Суд буласы көнне Фатыйма әбием, дүрт айлык сабыен күтәргән хәлдә, Аланнан 12 чакрым ераклыктагы Яңгул авылына чыгып китә. Бала елап комачау­лар, дип, аны судка кертмиләр. Фатыйма абыстай, баласын күрше өйләрнең берсендә калдырып, кире килә. Татар Баш Судының күчмә сессиясе Габделкаюм хәзрәтне, РСФСР ҖКның 58-10 2.б. статьясы нигезендә, атарга хөкем итә. Суд карарыннан шашынып калган ир белән хатын бер-беренә ни әйтергә дә белмиләр. Өзгәләнгән Фатыймасын ничек тә тынычландырырга тырышкан Габделкаюм: «Үзеңне сакла, кулыңда өч сабый, мондый хәлеңдә син инде аларны саклап та кала алмассың, ә нишли аласың соң, үлсәләр дә үзеңне саклый күр, үлгәннәр артыннан үләргә ярамый, Фатыймам», – ди.


Фатыйма, судтан чыккач, кая барып бәрелергә белми. Баласы искә төшеп, ниндидер өйгә адашып керә дә бишектә яткан сабыйны күтәреп чыгып китә. Баланың анасы, Фатыймага: «Абыстай, бу синең балаң түгел, синекесе, әнә, безгә каршы өйдә», – дип, судка керер алдыннан дүрт айлык Тәүхидәсен кертеп калдырган өйне күрсәтә.


Шул вакыйгадан соң күп тә үтми, Фатыйма абыстайны зәмһәрир салкын көнне өч баласы белән өеннән мунчага чыгарга мәҗбүр итәләр. Әби, балалары бик туңгач, мунчага морҗалы мич әмәлләп куя. Мулла белән абыйстайның 1918 елны Мирҗәмнән күчеп килгән әлеге өйләренә колхоз идарәсе урнаша. Хуҗасының бар булган әйберен бер бүлмәгә бикләп куялар. Ачкычның берсе – аңарда, икенчесе – колхоз рәисе кулында булгач, кемнәр генә анда кереп йөрмәгәндер, әйберләренең яртысы югала. Берочтан аларның мүкләк булса да сөтне бик мулдан биргәнгә авылда беренче саналган сыерын да, «зингер» тегү машинасын да алалар.


Мүкләк сыерны, мулла өстеннән донос язганы өчен, ярлылар һәм тол хатыннар комитеты әгъзасы булган мәрхүм Хәлиулла хатынына бирәләр. Аның сыерга ашатырлык печәне дә, кертеп ябарга рәтле каралтысы да булмый. Җитмәсә, гомерендә сыер терлеге асрамагач, ул аны рәтләп карый да, сава да алмый. Сыер күз алдында бетәшә. Авыл советы рәисе авыруга сабышкан, күтәрәмгә калып барган сыерны Фатыймага кире кайтарып, аякка бастыра күр инде моны, ди. Сыер рәтләнеп җитүгә, әлеге тол хатын әләк язуының яңасын әмәлли. Янәсе, сыерны миннән алып, кабат кулак хатынына кайтарып бирделәр. Авыл советы рәисенә тикшерүче алдында, сыер бик ябыккан иде, без аны, иткә тапшырганчы ашатып торсын, дип кенә биреп тордык, дип акланырга туры килә. Сыерны иткә тапшырырга дигән карар чыгарылган төнне колхоз рәисе Гаяз Юнысов килеп, Фатыйма сөтлебикәсен үзенең кәҗә хәтле генә кысыр сыерына алмаштырып китә. Яңа хуҗалар мул сөтле мүкләктән әле озак еллар рәхәт күрәләр.


Зәкиулла Зыятдин улы Минһаҗев

Менә чират өч сабыйның тилмереп карап торганы – кәҗәгә дә җитә. Сөт кенә түгел, балаларга төрле кием-салымнар бәйләрлек мамык та бирүче кәҗәне иткә тапшырырга кушалар. Кайгылы уйлары йокы бирмәгән Фатыйма җиде төн уртасында каралтыдан ишетелгән шау-шуның сәбәбен белергә дип чыга. Ай яктысы су кебек. Шул яктыда авылның икенче бер ярлысының мамык кәҗәсен өстерәп чыгып килүен күрә ул. Г. исемле бу кеше абыстайның күзләренә туры карый алмый читкә борыла. Аның өчен оялган Фатыйма да йөзен читкә бора. Шулчакта абзардан Г.нең сөт бирми торган кәҗәсе атылып чыга. Аны тотарга азапланган хатын-кыз да кадала-тәгәри мүкәләп килә. Фатыйманың сүзсез торуыннан кыюланган Г.:


– Барыбер суялар икән бит, шәп мал әрәм булмасын, дидек инде, – дип куя. Ире сүзен хатыны елый-елый җөпли башлый:


– Абыстай, рәнҗемә, без наданнарга. Алыйк инде кәҗәңне, бушка түгел бит, менә алмашка үз кәҗәбезне калдырабыз! – ди.


Иртәгесен Фатыйманы авыл советына чакырталар. Рәис кеше:


– Балаларың бик кечкенә, шуңа кәҗәңне иткә тапшыртмаска булдык, абыстай, – ди. Әби моңа каршы тыныч кына:


– Кәҗәмне алып киттеләр шул инде, – ди. Моңа каршы авыл советы рәисе:


– Их, абыстай, абыстай! – дигән сүздән башка әйтер сүз тапмый. Ярлыдан кәҗәне кире кайтартып кара. Ярлы-ябага хуҗа булырга тиеш замана бит. Инде абыстайның мунчасына да чират җитә, ансын авылның өченче бер ярлысына өй итеп бирәләр. Бу мунча колхоз идарәсенә дип тартып алынган өйләреннән яңарак, Фатыйма салган мич тә яхшы гына җылыта, шулай итеп, мулланың мөлкәте тагын бер ярлыга совет властена кайнар мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә.


Фатыймага «лишен в правах» (хокук­ларсыз) дигән тамга салынганга, колхозга ала алмыйлар, «единоличница»га чыгарып, җирнең дә иң уңдырышсызын бүлеп бирәләр. Туганнары, аның хәлен ишетсәләр дә, ярдәмгә килә алмыйлар. Чөнки алар үзләре дә асылда дин белән бәйле кешеләр һәм илдә барган үзгәрешләр аларның тамырларына да балта белән чаба тора. Алай да туганнар, киңәшә торгач, Фатыйма гаиләсенә 49 яшьлек апасы Таһираны күчерәләр. Биш кешедән торган гаиләгә Габделкаюм мулланың йорты да кире кайтарыла, чөнки Мирҗәмнән килгәндә үк иске булган бу йорт идарә карамагында торганда тәмам тузып беткән була. Габделкаюм да кайтыр, Аллаһы боерса, балаларны да шатландырып бер күрешербез әле, балаларының исән-сау булганнарын күреп бик сөенер әле, дигән уйлар белән канатланып яшәгән Фатыйма, үзләре янына апасы да күчеп килгәч, Кукмара ягындагы Тарлау авылына җыена. Аңа, шул авылга Архангельcк янындагы лагерьдан бер тоткын кайткан, дип ишеттергән булалар. Фатыйма, ашкынып, Габделкаюмым турында берәр хәбәр белеп булмасмы икән, дип, озын юлга чыгып китә. Очрашуда әлеге тоткынлыктан котылып кайткан кеше: «Габделкаюм хәзрәтне яхшы белә идем, 1931 елны мәрхүм булды. Аның бик тә сезнең белән күрешәсе килә иде. Өзелеп сагынды. Срокны алдарак тутырып булмасмы, дип, үз-үзен аямыйча эшләде. Ахырда – өзлекте. Эчендә нәрсәдер өзелде», – ди. Фатыйманың күңелендә дә нидер өзелгәндәй була. Йөрәге өздереп сызласа да сыгылып төшми. Ходай Тәгалә миңа менә тагын бер сынау җибәрде, рәхмәт Аңа, дип, юл буе Ходайның рәхмәтенә сыенып кайта. Өйдән әниләрен сагынган балалары йөгереп чыккач, Фатыйма үзен тәмам кулга ала. Яшьле күзләрен сөртеп, сабыйларын кысып-кысып коча, әле ярый сез газизләрем бар, ди. Тик малайларга әти дә кирәк шул. Менә аның кече улы Әнәс, балаларын беркайчан да ач тотмаган, бәйлисен бәйләп, тегәсен тегеп өсләрен дә бөтен йөрткән әнкәләренә:


Уртада – әбием Фатыйма абыстай. Уңнан беренче – Минһаҗ бабам (әтиемнең әтисе). алан урманы. 60 нчы еллар

– Әни, әтине базардан алып кайтып булмыймы соң? – ди. Әнисе дә җавапсыз калмаска тырыша:


– Акча каян алырбыз икән соң, балакайлар? Аңа бик күп акча кирәк бит, – дип, сүзләрен кире кага.


– Безнең чалма белән төлке тун бар, син аны авыл очындагы апаларга биреп тордың, – дип, сүзгә кушыла малайларның олырагы. – Шуны сатыйк та...


Әмма, иремнең төсе итеп карармын, дип танышларына сакларга биреп торган затлы чалма да, тоташ төлке тиресеннән тегелгән кыйммәтле тун да бу вакытта инде каядыр юкка чыккан була. Күпме эзләп тә таба алмыйлар.


Җитәкчеләр, Фатыймага начар җир бүлеп биргән идек, дип тормыйлар, һәр елны йөкләмәне тутырып түләтәләр. Алай гына да түгел, авылга килгән йөкләмәнең яртысы ялгыз Фатыйма өстенә төшә. Ит, май, йон, сүс, ашлык йөкләмәләренең һәммәсен дә карусыз тапшыра бара абыстай. Бәхеткә, янында апасы Таһира бар. Кечкенәдән егылып имгәнеп бөкре булып калса да, гаиләдәге башка кызлар кебек үк, үз заманы өчен тирән белем, яхшы тәрбия алганга, ул Фатыйманың чын аркадашына әверелә. Алар тегү-чигү эшендә бик осталыклары булмаган Алан халкына көнне төнгә ялгап тегү тегә, чигү чигә, шәл, кофталар бәйли. Авылдашлары, яхшылыкның кадерен белеп, абыстайга эшләрендә җиңеллек тудыралар, ягъни җирен сөрәләр, чәчәселәрен чәчкәч, кирәк вакытларда төрлечә эшкәртеп тә бирәләр.


Кызы Тәүһидә дә боларны күреп-белеп үсә.


– Әйе, әнием Тәүһидә сөйләгәнне искә төшерәм. Бервакыт авылга ашлык йөкләмәсе килә. Күпме икәнен әни әйткән иде дә онытылган, алай бөртекләп хәтерләмим. Әнинең әнисе, ягъни Фатыйма әбием вакытында тапшырыйм, өстемдә тормасын, дип, төне буе көлтә суга. Башкалар кебек чабагач белән кыйнап-чәчеп түгел, ә көлтәсен селки-селки башаклардагы орлыкларны саклык белән генә паласка коя-коя. Иртән иртүк, кулбашының сызлавына чыдый алмый, күрше авылга юнәлә. Чыккан буыннарны урынына утыртучы имче карчык: «Кулбашың җилкә буыныннан ычкынган бит синең, абыйс­тай», – дип, Фатыйманың кулын рәтли. Әнә шул имгәнгән кулы белән бер олау көлтә селкегән икән бит әбием. Ашлык заданиесен тапшырырга баргач, колхоз рәисе аңа: «Сиңа бу ашлыгыңны Кукмарага илтеп бирергә туры килер», – ди. Ә Кукмара белән Алан арасы – 50 чакрым.


Ниһаять, абыстайны, кызганып, колхозга да алып куялар. Колхозда эш җиңелдән булмаса да, Аллага шөкер, ялгыз хуҗалык чагындагы кебек түгел. Шуңа Фатыйма иркен сулап куя. Кушкан һәрбер эшне җиренә җиткезеп эшли ул. Терлек маллары карый, сыер сава. Ә кичләрен үсеп килгән балаларына кием-салым әмәлли. Авылдашларын да онытмый – сораган нәрсәләрен тегә, чигә, бәйли. Колхозчыларның эшләгән өчен түләргә акчалары булмый, әлбәттә, әмма алар йомырка, май, бал кебек нәрсәләр китерә, ә бу инде биш кешедән торган гаилә өчен бик ярап тора. Абыстайның авыл халкы каршында дәрәҗәсе зур булса да, арада төрле кеше очрый. Көнләшүчеләре дә булгандыр. Ирсез-нисез яшәп тә авырлыкларны җиңел күтәрүче, биш вакыт намазын калдырмаучы, зирәк зиһенле, күркәм холыклы, йомшак фигыльле, рәхмәт төшкере дигән сүздән башка орышу сүзе дә белмәгән Фатыйманы сынап карарга теләүчеләр дә булган икән. Фермада сыер савучы булып эшләгән чагында була бу хәл. Вакыйганың монысын әбинең замандашлары булган карчыклар авызыннан ишеткән идем. Кыш көннәрендә сыерларга эчәр суларын кайната торган булалар. Сыерларга су күп кирәк. Су кайната торган запарник (терлекчеләр йорты) шактый еракта, әнә шуннан суны көянтәләп ташый Фатыйма. Күпме генә алып кайтса да сыерлар, мөгрәп, кабат су сорый.


Фатыйма абыстай (уңнан беренче басып тора) туганнары белән. уртада – сеңлесе Фагыйләнең ире гомәр, икенче рәттә сулдан икенче басып тора – гомәр жизнинең икенче хатыны Бибинур. 60 нчы еллар

– Ни булды соң сезгә бүген, малкайларым? – ди дә, Фатыйма, кабат су ташый. Әмма берсендә улакка бер көянтә суны аударып чыгып китә дә кабат әйләнеп керә. Караса, шул арада су тагын беткән. «Әһә, менә, ниһаять, абыйстайның чын йөзе ачыла, безнең кебек аты-юлы белән катлы-катлы сүгенсен әле», – дип, салам өеме артына качып көтеп торган сыер савучылар, шунда нибары:


– И, рәхмәт төшкерләре, тагы малларымны сусыз калдырганнар инде! – дигән карусыз сүзләрне генә ишетәләр. Атасы Закир хәзрәт гаиләсендәге тәрбия әнә шулай үтемле булгандыр, күрәсең.


Сугыш чоры булуга карамастан, балаларын укудан аермый ана. Алар Аланнан 6 чакрымдагы Борбаш авылына йөреп укыйлар. белемгә омтылалар. Әнәс белемле, чын-чынлап оста куллы булып үсә. Һәрнәрсә белән кызыксынучы малай, күрше малайларының өйләренә җепләр сузып, үзләренә күрә телефон шикелле нәрсәләр әмәлләп, дуслары белән шуның аша сөйләшә торган була.


Нечкә тәрбия аша килгән түземлелек гаилә тоткасы булган анага олы улы 19 яшьлек Мәсгут турындагы «Ленинград янындагы сугышта һәлак булды» дигән авыр хәбәрне күтәрешергә дә ярдәм итә. Мәсгутнең энесе белән сеңлесенә, әнине тыңлагыз, дип язган хатын кат-кат укып, төннәрен үлгән баласы өчен хәсрәт эчендә янып уздырса да, балаларына беркайчан да күз яшьләрен күрсәтми Фатыйма. Әнә, уртанчы улы Әнәсне дә ФЗУга чакыралар. Ул Казандагы Пороховой заводта авылдашы Зиннур белән эшли башлый. Имгәтә торган эш өстенә, суыгы үзәккә үтә торган барак­ларга кайтып, төннәрен йоклау урынына төрле бөҗәкләр «гаскәре» белән сугышып интегүләр, аеруча ачлы-туклы тормыш хәлләрен ала аларның. Болар Әнәскә һич кенә дә мантып китәргә ирек бирмиләр. Буйга да үсә алмый тора малай. Тәмам бетәшкән бу, дип, Әнәсне сугышка да җибәрмәгәннәр. Әнәсе өчен дә борчылган ана улының хәлен җиңеләйтерлек чаралар эзли. Менә Әнәс үзенең иптәше Садрый Зиннуры белән, ял көннәре җитүгә, товар вагоннарының түбәсенә менеп, Шәмәрдән станцасына кайтып йөри башлый. Фатыйма абыстай бу вакытта инде Зиннурның әнисен, безнең авыл сөйләме белән әйтсәк, Садри җиңгине (безнең авылда еш кына ялгыз карчыкларны мәрхүм ирләренең исемнәре белән атыйлар иде: Хәлиулла карчыгы, Кәримулла әби, Хәлиулла җиңги һ.б) ияртеп, авылдан 25 чакрым ераклыкта булган әлеге станцага җәяүләп килеп җиткән була. Кулы эш белгән кеше кайда да кадерле. Шәмәрдәнгә раскулачиваниедән качып килгән авылдашлары Сәләхи абзыйлар әбине һәрчак көтеп ала торган булалар, чөнки ул, анда килгән саен, Сәләхи абзыйлар гаиләсенең өс-башын бөтенәйтеп китә. Малайларга ашарга пешереп, туклыклы ризыклар белән сыйлап, мунчалар ягып, чиста түшәкләргә йокларга салгач, түр якка чыгып машина артына утыра да Сәләхи абзый гаиләсенә төне буе кием-салым тегә. Берникадәр көч җыйган балаларны Казанга озатып авылга кайткач, Садри җиңги авылдашларына: «Улымны күрү бер бәхет булса, Фатыйма абыстайның шундый да тәмле ашларын улым каршына утырып ашаулары гомер онытылмаслык бәхет инде», – дип сөйли торган була.


Йортларының тәмам эштән чыгуы да Фатыйманы күптән борчып килә. Аланга күчеп килгәнче үк шактый искерә төшкән, ә монда инде ир-ат кулы күрмәгән, үзем тапкан мал түгел, кешенеке җәл түгел кебек караш астында да яшәп алган бу йорт сугыш елларында менә-менә башыгызга ишеләм дигән хәлгә төшә. Күпме яксаң да җылы тота алмый торган тәрәзә тирәләре, түбәсеннән яңгыр үтүдән тәмам череп төшәргә торган түшәм такталары, нигездәге һәм бүрәнә араларындагы йөзләрчә тишек-тошык Фатыйманың вак-төяк төзәткәләүләренә, сыер тизәге кушылган кызыл балчык белән сылауларына карамый. Миче кызудан ярылып бетәрлек итеп ягылса да, төнгә инде кабат ягып алу кирәк, утын җиткерер хәл юк. Абыстай ярдәм сорап колхоз идарәсенә баргач, аңа, әнә Бурятиягә күчеп киткән күршеләреңнең өендә торып тора аласың бит, дип, борып кайтаралар.


Рәсемдә уңнан беренче – Каюм бабай. Беренче Бөтендөнья сугышы вакыты. госпитальдән соң

Фатыйма башта бу уй белән ризалашса да, кеше өендә торуның үз читенлекләре булуын да уйлап ала. Үз өеңне торгызсаң, үз хуҗалыгыңны булдырсаң гына чын, бөтен, таза тормышка ирешеп була, ди ул. Һәм идарәдәгеләрнең, йөрмә баш катырып, булмый ул синнән, абыстай, дип кирегә сукалап торуларына да карамастан, тәвәккәл тәгаләллаһы, дип, шул сугыш чорында ирләр кулыннан да килмәслек зур эшкә керешә. Иң әүвәл йорт сала белүче картларны барлый. Аңа яхшы танышы: «Сөмәел авылына барып кара әле, анда ике бертуган карт бар, бик осталар, булышырлар, иншаллаһ!» – дип киңәш итә. Әлеге картларны Фатыйма абыстай тиз эзләп таба, бәясен килешә һәм сарык суеп, шуны Казан базарына алып барып сатып та кайта. Өй салдырырга йөрүен күргән көнче авылдашы: «Абыстай мулланың алтынын акчага алыштырып кайткан икән», – дип гайбәт тарата. Ниһаять, Фатыйманың чын-чынлап тотынуын күргән колхоз идарәсенең дә оятына көч килә, ул, абыс­тайга ат бирергә, дигән карар чыгара. Яше шактый олы булу аркасында фронттан калган Гыйләҗ карт белән 13 яшьлек Тәүхидә – минем булачак газиз әнием –  урман каравылчысы янына китәләр. Лесник аларга корыган агачларны күрсәтеп чыга. Гыйләҗ абзый Тәүхидә белән әлеге агачларны егып, бүрәнә итеп әзерли башлыйлар. Әни: «Гыйләҗ абзый бик түзем карт, арып, кисәргә көчем җитми башлагач та җайлап кына, кызым, пычкыны менә шулайрак тартып кис, шулай иткәндә армассың, дип, таза-таза ирләр өчен дә авыр урман эшен мөмкин кадәр җиңеләйтергә тырыша»,  – дип сөйли торган иде. Эшләре шактый озак вакытка сузылса да, бер йортлык агачны авылга ат чанасында әкрен генә ташып бетерәләр. Әлеге сөйләшкән ике карт та килеп эшкә керешә. Язга инде йорт әзер була. Мичен дә чыгарттыргач, шунда күчеп яши башлыйлар.


Фатыйманың алдан күреп шушы йортны салдыруы туганнар тормышында да уңай роль уйный. Зурлыгы бишкә-биш булган бу йорт үткән гасырның туксанынчы елларынача яшәп килде. Язмыш сынаулары бөтен Советлар Союзы буенча тараткан туганнарга очрашып күрешергә, туган туфракка кайтып сыенырга бер ышык урын була ул. Бу йорт бусагасын кем генә атлап кермәсен, ризыгын да, җан җылысын да, ихлас ярдәм һәм яклауны да, төпле киңәшләрне дә тапкан. Репрессияләрдән качып китүче туганнарыннан калып, соңрак бу яңа йорт чормасына күчеп сакланган сандык-сандык китаплар да Ташкент, Фрунзеларга киткән хуҗаларына кире кайтарыла. Кайбер гарәп шрифтында күчерелгән кульязма китаплар Казан университеты китапханәсенә тапшырыла. Анда бу китапларның күпчелеге дини китаплар булмаганлыгын ачыклыйлар.


Фатыйма әбием беркайчан да мактанмас, масаюны зур кимчелеккә санар иде. Шулай да миңа бер җылы гына сөйләшеп утырганда кыенлыклардан курыкмаска кирәклекне төшендерде. Мин, диде ул, тәүлегенә 4 сәгать йоклап, биш вакыт намазымны калдырмый яшәдем. Уразасын да җиренә җиткереп тоттым. Ходай җибәргән сынауларны да рәхмәт итеп кабул иттем. Һәм менә күр, 99 яшькә дә җитә алдым.


Намаз ахырында теләк теләгәндә: «Йә, Раббым... хасил булган әҗер-савапларын... шулай ук мөэмин-мөэ­минә булып үткән барча әти-әни, әби-бабаларыбызның рух шәрифләренә ирештерсәң иде», – дибез. Әбиемнең рух шәрифләренә дә шуннан өлеш чыксын иде. Амин.


Россия бу чорда гражданнар сугышы тоткынлыгында. Болай да ярлы гомер кичергән илдән бәрәкәт киткән чор. Яшь гаиләгә Аландагы тормыш-көнкүрешләрен өр-яңадан корырга туры килә. Мирҗәм авылындагы иске генә йортларын Балтач ягындагы Алан авылына күчерәләр. Хуҗалыкларын булдырырга бик зур көч куялар. Үз авылларыннан, төрле җимеш агачлары, помидор, кыяр кебек яшелчәләр үрчетү нияте белән, орлыклар да алып килгән булалар. Хуҗалык күтәрелә башлый. Мул уңыш бирә торган карлыган, кура җиләге кебек куаклар, чияләр тирәсендә ботаклары алмалардан сыгылып торган алмагачлар да үсеп җитешә.

Теги: Юныс Сафиулла Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру