Журнал «Безнең мирас»

Хәтер һәм туган тел

Журналыбызның узган санында шул исемдәге «түгәрәк өстәл»дән репортаж биргән идек. Шуның дәвамы буларак, әлеге сөйләшүдә катнашкан Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның өстәмә язмасын тәкъдим итәбез.


 Равил Фәйзуллин: «Күп телләр белү – зыялылык, рухи өстенлек билгесе»


Күп гасырлар буе, нинди генә авыр чорлар, вакыйгалар булмасын, Телебез, милләтнең җаны буларак, сакланып кала алган. Халыкның рухи ныклыгы, чыдамлыгы нәтиҗәсе бу. Хәзерге чорда да без янә яңа сынау­ларга дучар. Безнең алда татар телен мәктәпләрдә ничек укыту (яки укытмау?) мәсьәләсе килеп басты. Кайберәүләр карашынча, мәктәпләрдә татар телен укыту рус телен ныклап өйрәнүгә комачау итә, шуңа күрә аны теләгән кеше – укысын, теләмәгән – укымасын, имеш. Сүз Татарстан Республикасының дәүләт телләре турында барганда, мондый фикернең канатлануы сәер хәл, әлбәттә. Әгәр тел өйрәнүне теләү-теләмәүгә китереп терибез икән, моның тупик юл икәне һәркемгә мәгълүм. Һәр фәнне, һәр предметны укыту – мәҗбүрилек, программа белән бәйле. Уку ул – хезмәт. Хезмәт – дисциплина таләп итә. Ә дисциплина исә үзе мәҗбүрилекнең бер формасы. Конституция буенча тигез саналсак та, Россия халыклары телләренә караш төрле. Урысча әйткәндә, двойной стандарт. Бер тел, әйдә, көчәйсен, икенчесе – бетсә дә ярый! Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда татар телен өнәмәүчеләр, хәтта аңа нәфрәт белән караучылар ишәйде. Ни кызганыч, андыйлар чыгышы белән татар булган милләттәшләребез арасында да бар. Нигә алай килеп чыкты соң?! Юкса, татар теле, ЮНЕСКО экспертлары фикеренчә, дөньядагы абруйлы һәм кирәкле ундүрт телнең берсе булып санала түгелме соң?! Озын тарихлы, сүз запасы буенча бай, төрки халыклар арасында иң камил телләрнең берсе. Шул телдә язылган әдәби мирас мең еллар белән исәпләнә. Россия тарихыннан азмы-күпме хәбәрдар кеше белә булыр, заманында татар теле халыкара аралашу, дипломатия теле дә булган... Хәер, ерак барасы түгел, Бөек Ватан сугышы елларында гына да төрле фронтларда 16 татар газетасы чыккан! Димәк, ул телнең кирәге булган. Уртак Ватан азатлыгы өчен безнең телебез дә көрәшкән, җиңүгә өлеш керткән. Гомумән, телләр белү, ул нинди генә тел булмасын – үзе бер бәхет, үзе бер байлык бит. Һәрхәлдә, тәрәккый илләрдә ул шулай исәпләнә. Күптеллелек хәзерге заманда норма булырга тиеш. Күп телләр белү – зыялылык, рухи өстенлек билгесе. Шунысын да искәртик, Россиядә азчылыкны тәшкил иткән халык вәкилләре, гадәттә, ике (шуның берсе урыс) яки өч телдә иркен сөйләшә.



«Кайда соң ул без лаф орып мактана торган толерантлык?»


Бу көз айларында милли телләр мәсьәләсе буенча җәмәгатьчелекнең зур бер өлешендә киеренкелек сизелә башлады. Мәктәпләргә дә үтеп керде ул тынгысызлык дулкыннары. Татар телен укытуга каршы активист төркемнәр барлыкка килде. Алар имзалар җыя, хатлар оештыра, югары оешмаларга мөрәҗәгатьләр юллый. Бу «эшчәнлек» милләтара татулык файдасына түгел, билгеле. Мондый шартларда мәктәпләрдәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларының хәлен аңлап була: әйләнә-тирәңдә, тырышып укытып йөргән фәнеңнең кирәксезлеген расларга маташып, пикет-җыеннар оештырып йөрсеннәр әле! Тел өйрәнү мәсьәләләрендә прокуратураның катнашып йөрүе үзе гайре табигый хәл. Кайда соң ул без лаф орып мактана торган толерантлык? Шунысы аяныч: еш кына югары мөнбәрләрдән закон-кануннарга сыешмаган күрсәтмәләр бирелә. Дәүләт телләрен укытуны ничек ихтыяри-теләккә әйләндерергә мөмкин, ди! Юкса, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләрендә телләрнең тигез хокуклылыгы турында ап-ачык язылган ләбаса. Халык ышанычлылары тарафыннан илкүләм парламентларда кабул ителгән законнарны сәке асты дәрәҗәсенә төшермәскә иде бит! Кануннар бозылган яки үтәлмәгән илдә гражданлык җәмгыяте оеша алмый, билгеле. Бу уңайдан әле күптән түгел генә атаклы журналист Максим Шевченконың журналистлар алдында (Казанга ул «Многоликая Россия» конкурсы йомгакларына багышланган тантанага килгән иде) ясаган чыгышы хәтергә килде. «Әгәр телегезне яклап көрәшмәсәгез, заводларыгызны да, нефть ширкәтләрегезне дә тартып алачаклар, – диде ул. – Чынлыкта дөнья «алып булганның барысын да ал!» дигән принципка нигезләнгән. Минемчә, рейдерлык явы һәрвакыт теоретик мәсьәләләрдән башлана». Кисәтүле һәм бик тә тирән мәгънәгә ия сүзләр бу.


Килешәбез, телләрне укыту системасында (сүз татар телен укыту турында гына бармый) кимчелекләр җитәрлек. Сыйфатсыз дәресләр, архаик ысул-методлар, формаль хисап-отчетлар, өстәп язылган купшы саннар... Әлбәттә, укыту дәрәҗәсе түбән булганда, уңай нәтиҗәләр була алмас. Ә бит монда галиҗәнап Телнең гаебе юк. Гаепнең байтак өлеше үзебездә дә. Әгәр максатыбызга – яхшы нәтиҗәләргә ирешергә телибез икән, иң әүвәл кешеләрдә, бигрәк тә яшьләрдә, балаларда теге яки бу телгә ихтирам, аны ярату хисе тәрбияләргә тиешбез: телнең байлыгын, аһәңен, матурлыгын, кирәклеген бүтәннәргә расларга, күңелләренә сеңдерергә тиешбез. Үзаңы, милли хисе һәм горурлыгы булган һәр кешегә кагыла бу. Беренче чиратта, әлбәттә, укытучыларга, мөгаллимнәргә. Фәкать талантлы укытучы гына балада теге яки бу фәнгә, шул исәптән телгә дә чын кызыксыну һәм мәхәббәт уята ала. Бу нисбәттән, хөрмәтле Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина җитәкләгән 2 нче татар гимназиясе укытучылары бик яхшы үрнәк була ала, минемчә.


«Үз дәүләтең булмагач, безгә глобаль сәясәткә җайлашырга туры килә»


Һәрнәрсә пропагандалауга мохтаҗ, шул исәптән тел үзе дә. Миңа калса, телнең зурлыгын, бөеклеген дөньяга күрсәтү һәм раслауның иң ышанычлы һәм кулай юлы –шул телдә иҗат ителгән бөек әсәрләрне халыкка җиткерү. Әйтик, Кол Гали, Кандалый, Тукай, Җәлил, Такташ, Тинчурин, Еники әсәрләре аша. Шагыйрь Наҗар Нәҗминең «Татар теле» дигән мәшһүр шигыре бар. Эчке җегәре көчле булган тәэсирле публицис­тик шигырь. (90 нчы елларда шул бер шигыре өчен шагыйрьгә Г.Исхакый премиясе тикмәгә генә бирелмәде). Кодрәтем җитсә, ул шигырьне мин һәр татар кешесенә яттан өйрәтер, урам-чатларга, диварларга плакат итеп эләр идем. Телебез өчен һәркемдә горурлык хисе уятыр, рухыбызны турайтыр иде ул!


Әле бу арада гына (20 сентябрь, 2017 ел) минем өчен телебезгә бәйле бер сөенечле вакыйга булды: Камал театрының кече залында, «Калеб» оешмасы инициативасы белән, «Әлиф» дип исемләнгән хореографик спектакль куелды. Анда биюче Нурбәк Батулла сәгатькә якын сәхнәдә биеп, бер гасырда өч имля-графика (гарәп, латин, кириллица) алыштырырга мәҗбүр булган «Туган тел»ебезгә пластик-сыгылма хәрәкәтләрдән үзенчә һәйкәл салды! Биюе белән һәр хәрефнең сурәтен тудырырга тырышты ул. Искиткеч идея һәм шәп башкару. «Афәрин!» дияргә генә кала. Тамашачы аягүрә басып озак-озак алкышлады яшь иҗатчыны. Телнең бөеклеген, үлемсезлеген менә ничек итеп тә тасвирлап, раслап була икән!


Тагын бер күркәм тамаша булды әле бу көннәрдә: 9 октябрьдә Тинчурин театрында «Сәхнә» журналына багышланган кичә узды. Шул кичәдә Казан шәһәренең 6 нчы гимназия укучылары «Беренче театр» пьесасы буенча спектакльдән өзек күрсәттеләр. Күп мәртәбәләр уйналган һәм куелган спектакль бит инде. Әмма... Җыелган халыкны әсир итте балаларның уены. Туган телебезнең җегәре-куәте көчле яңгырады ул кичәдә. Горурлык хисләрен бүләк итте балалар безгә! Гомумән, әдәбиятта булсын, сәнгатьнең бүтән төрләрендә булсын, әгәр без – иҗатчылар замана сынауларын үтәрлек чын әсәрләр иҗат итә алабыз икән, димәк, телебезне саклауга, аның үсешенә үз өлешебезне кертәбез дигән сүз. Шулай ук, соңгы дистә елларда яшьләр арасында ил-тел язмышы өчен янып йөрүчеләрнең ишәюе дә сөендерә. Бөтендөнья татар яшьләре форумнары, «Идел» яшьләр үзәге, «Калеб» – яңа буын» иҗат төркеме һәм башка оешмаларның эшчәнлекләре дә җанлана төште. «Балтам суга батты», – дип утыра торган чак түгел. Хәрәкәтләнергә, эшләргә, иҗтиһад итәргә кирәк! Һәммәбезгә дә мәйдан җитәрлек. Әлбәттә, бүгенге вазгыять күпләребезне бик нык уйландыра. Чын мәгънәсендәге үз дәүләтең булмагач, безгә глобаль сәясәткә җайлашырга туры килә. Туган тел язмышын хәл итүне дә кемнәрдәндер сорап, бүтән телдә язып мөрәҗәгать итәсең, өметләнәсең... Әмма... «Аллага ышан, үзеңә таян!» –диләрме әле? Күп нәрсәләрдә безгә үзебезгә генә ышанырга, үзебезгә генә таянырга кала. Бергә булыйк, бердәм булыйк! Хәзерге вакытта бигрәк тә!..

Теги: Равил Фәйзуллин Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру