Журнал «Безнең мирас»

Үпкәләшү

Азигым белән без гел минем капризым аркасында гына үпкәләшә идек. Шулай да бер тапкыр аның гаебе аркасында Асбест дигән җирдә ачуланыштык. Урал ягында «Сүнгән йолдызлар»ны уйныйбыз. Мин - Сәрвәр. Газиз Айдарский баш режиссер - һәр кичне спектакльдән соң мине каршы ала торган иде. Кием алыштырганны көтеп, театр ишеге төбендә мине каршылaргa секундына кадәр төгәллек белән килә. Берсендә урамга чыксам, Азигым күренми. Бик каты үпкәләдем мин моңа. Үпкәләвем шулкадәр тирән иде ки, торакка кайтып җиткәч тә бүлмәгә кермим, төнге урамда йөренеп торам. Азигымнан үч алам. Уңышлы спектакльдән соң башка артистлар шаулаша-шаулаша төнге чәй эчә. Театрның мәхәббәт гүзәле, прима актриса, җырчы Сара Садыйкова, үксеп җылый-җылый, караңгы урамда ялгызы йөри дә йөри. Шулчак Газиз Айдарский ашыга-ашыга театр ягыннан кайтып килә.


— Сарушым, Аллага шөкер, син табылдың! Гафу ит, зинһар, Сабир Өметбай белән театрыбызның киләчәге турында сөйләшә-сөйләшә, сине каршы алырга соңга калганмын. Сәнгать корбаннар сорый, кичер мине, Сарушым!


Миңа шул җитә калды, үпкәм шундук юкка чыкты. Кайчагында бәя арттыру капризы гына була торган иде инде ул үпкәләүләр, шөһрәтле хатын-кыз бигрәк тә көйсез була бит ул.


(Сара апа бу вакыйганы 1983 елның 22 июнендә сөйләде)


Рабит Батулла

Теги: Рабит Батулла Яңалыклар Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру