Журнал «Безнең мирас»

Тукай белән Дусай арасы

Мөслим районының Дусай авылында яшәүче Хавис абыйның әнисе Галия апа – Тукай мәхәббәте Зәйтүнәнең туганнан-туган сеңлесе. Зәйтүнәнең улы – язучы һәм галим Атилла Расих, туганнарын эзләп, 



1960 нчы елларда энекәше Хавис абый янына килеп чыга. Алар шактый еллар үзара тыгыз элемтәдә тора.


Артта басып торалар: Зәйтүнә, Кадыйр (язучы Атилла Расихның әтисе һәм әнисе); утырганнар: уңнан – Галия апаның әтисе Мөгънетдин һәм әнисе Рәбига (балаларның берсе – Галия). Уртада – Галия апаның әбисе. 1915-1916 нчы еллардагы фото Мөслим районының Яңа Карамалы авылындагы Хавис абыйның апасы Нәкыя апада сакланган.
Тукай-Зәйтүнә, Галия һәм Хавис

(Хавис абый Ахунов1 белән әңгәмә)


– Хавис абый, синең әниең Галия апа белән Габдулла Тукайның беренче мәхәббәте Зәйтүнә бертуган икән, дип сөйлиләр. Дөреслеккә туры киләме бу?


– Зәйтүнә белән минем әнкәй – бертуган түгел, туганнан-туган балалар. Әнкәйнең әтисен – Чистай мулласын «кулак» дип игълан иткәннән соң, ул, үз теләге беләнме, әллә башка сәбәп беләнме, гаиләсе белән Мөслим районының Үрнәк авылына килеп урнаша. Әткәй әнкәй белән ничек танышкандыр, анысын хәтерләмим. Өйләнешкәндә әткәйгә – 26, әнкәйгә 16 яшь була. Әткәй аны – мулла кызы Галияне Үрнәк авылыннан урлап, шушы Дусай авылына алып кайта.


– Сез Зәйтүнәнең улы, күренекле татар язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Атилла Расих белән беренче мәртәбә кайчан һәм кайда таныштыгыз?


– Минем әткәй (Ахунҗан) Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмады. Без – дүрт бала ятимлек ачысын тоеп үстек. Әнкәйнең бертуганы Суфия апа гаиләсе Кыргызстанда – Фрунзе шәһәре янында яши иде. Алар мине 1953 елда, ятим бала буларак, уллыкка да алырга теләгән. Кулыма паспорт эләккәч, абый янына Үзбәкстанга шахтага акча эшләргә киттем. Атилла абый белән танышлык шул Суфия апа аркылы башланды. 1960 елда Казан янында умартачылык һөнәренә укып ятканда, Атилла абыйларга бардым. Аларда кунак булып, Казан шәһәре белән танышып та йөрдем әле.


– Атилла Расих Дусайда ничә мәртәбә булды?


– Безнең «Урал» колхозы белән ул вакытта Мирза Гаттаров җитәкчелек итә иде. Атилла абый, терлекчелек буенча өлкә комитеты вәкиле буларак, Мөслим якларына беренче мәртәбә 1959 елда килеп чыккан. Ул чакта Атилла абый Казан ветеринария институтында да укыта иде. Мин эшләгән умартачылыкта да булды әле ул. Икенче тапкыр килүе 1963 нче елларда булса кирәк. Ул үзенең нәсел шәҗәрәсен барлап йөрде кебек.


Әңгәмәне Мөҗәһит Әхмәтҗанов оештырды.


_______________


1 Әхмәтхавис Ахунҗан улы Ахунҗанов 1936 елда Мөслим районының Дусай авылында туган. Әтисе
– авылның хәлле кешесе Ахунҗан. Әнисе – Чистай мулласы Мөгънетдин кызы Галия. Алар биш бала
үстерә: Нәкыя, Кәшиф, Хавис, Хавил, Хөррия. Галия апа улы Хавис һәм килене Вәсилә тәрбиясендә
яшәде. Хавис абый колхозда төрле эшләр башкарды. Колхоз умарталыгында эшләгән елларында районда
гына түгел, республика күләмендә алдынгы умартачы була. Ул 2017 елның февралендә бакыйлыкка
күчте. Апасы Нәкыя Мөслим районының Яңа Карамалы авылында яши. (Мөҗ.Әхмәтҗанов иск.)


Теги: Мөҗәһит Әхмәтҗанов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру