Журнал «Безнең мирас»

“Безнең мирас” журналы Тәтеш шәһәрендә "түгәрәк өстәл" уздырды

«Безнең мирас» журналы редакциясе Тәтеш шәһәрендә «Тәтеш тарихында тирән эз калдырган шәхесләр» дигән темага «түгәрәк өстәл»нең күчмә утырышын уздырды.


Чара районның күренекле шәхесләре Исхак һәм Хаҗиморат Казаковларга; Исхак Казаковның (1876-1939) шәкертләре –  атаклы химик, заманында университет ректоры булган Гыйлем Камайга һәм хәрби атташе Һади Маликовка, шулай ук Тәтеш төбәгендә туган мәгърифәтче Маһруй Мозаффарияга (композитор Мансур Мозаффаровның әнисе), күренекле тарихчы Гайнетдин Әхмәровка һәм бик күп шәхесләребезгә нисбәтле оештырылды.


Тәтеш хакимияте башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов, академик Индус Таһиров, Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Рафаэль һәм Инсаф хәзрәтләр, Ирфан абый Халитов, яшь галимнәр - Айрат Фәйзрахманов һәм Ленар Гобәйдуллин, агроном-галим Харис Камалиев, матбугат ветераны һәм төбәк тарихын өйрәнүче Фарук ага Нәфиев, журналистлар һәм хакимият хезмәткәрләре катнашында узган әлеге чарада мәрхүм шәхесләребезне мәңгеләштерүне күздә тоткан бик җитди мәсьәләләр күтәрелде. Алар – яңа урамга Исхак һәм Хаҗиморат Казаковлар исемен бирү, "Казаков мәктәбе" дип йөртелгән тарихи бинага истәлек тактасы кую, бер мәктәпкә И.Казаков исемен тәкъдим итү, Тәтешкә мөнәсәбәтле күренекле шәхесләрнең музеен булдыру һ.б. Кем әйтмешли, боз кузгалды...






























Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру