Журнал «Безнең мирас»

Троицк «Татар шәһәре» дип аталган

Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәренә барып, андагы милләттәшләребезнең бай мирасы белән танышкан вакытта Мәрьям Таһир кызы Әбүбакированың истәлекязмаларына юлыктык. Анда Троицк каласының гади кешеләре, аларның яшәү рәвеше, бәйрәмнәре гаять матур итеп тасвирланган. Хәтта кайбер этнографик детальләр безнең өчен дә яңалык булды.


Әлеге язманың авторы Мәрьям Әбүбакирова (1908-1998) – педагог, җәмәгать эшлеклесе. Ул 1916-1917 нче елларда Троицкидагы «Сөембикә» кызлар мәктәбендә белем ала. Совет чорында Төмән, Свердловск, Оренбург, Чиләбе һәм Троицк уку йортларында татар теле һәм әдәбияты укыта, директор була. Мәрьям Әбүбакирова, лаеклы ялга чыккач, Троицкидагы татар-башкорт китапханәсе үсешенә үзеннән зур өлеш кертә, төбәктәге татар тормышының 1920 елга кадәрге тарихын өйрәнә, аларны төрле чыганаклардан туплый, мәкаләләр яза.


Мәкалә-истәлектән өзекне сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучылар.


Редакциядән


Яушевлар сәүдә йортының бакалея тауарлары бүлеге приказчиклары

***


Троицкида, миллионер һәм 1-2 нче гильдия татар сәүдәгәрләре белән беррәттән, күпчелек урта хәлле татарлар яшәгән. Боларның кайберләре вак һөнәрчеләрдән үскән, кайберләре, йон һәм тире җыеп, мал сатып, йөк ташып баеган. Ә бер ишләре, Казаннан кечкенә вакытта ук килеп, байларда малайлыкта булып, алар ярдәмендә укып, үзләре кәсеп итә башлаган. Мисал өчен, Шәрип Бикчәнтәев исемле егет Фәйзрахман Вәлиевтә эшләп, аның ышанычын казана. Соңыннан Вәлиев аңа кызын биреп, үзенә кәсеп итәргә мөмкинлек тудыра. Тора-бара ул да күренекле сәүдәгәргә әйләнә. Сафа Кәбиров исемле егет Мөхәммәтгали Яушевта самавырчы малай булып, утын ярып, вак-төяк эшләр башкарып йөри. Шул вакытта бу байлар асрау итеп 8 яшьлек Зәкия Мостафинаны алалар. Мөхәммәтгали Яушев аларның икесен дә укыта. Сафаны приказчик итеп ала, ә Зәкияне аңа кияүгә бирә. Шулай итеп, үзләренә аерым тормыш корырга мөмкинлек тудыра. Габделвәли Бакиров исә Сабира Ногманованы карап үстереп, аны 1926 елда бирнә белән кияүгә бирә. Урта хәлле байлар шәһәрнең икътисадын, мәдәниятен үстерүдә зур урын тотканнар.


Татар сәүдә кәрванының Троицкидан кузгалган вакыты

Троицк шәһәре Европа һәм Азия кисешкән җирдә урнашканга, халкына да андагы мәдәният һәм көнкүреш өлкәсендә аралашырга зур мөмкинлек туа. Кайбер байлар, Европа мәдәниятенә якынаеп, аларча көнкүреш һәм сәүдә итәргә омтылалар. Икенчеләре, шәрык мәдәнияте йогынтысына иярәләр: бу аларга казакъ, кыргыз, үзбәк халкы белән эш итәргә мөмкинлек бирә. Шулай итеп, җәдитчеләр һәм кадимчеләр барлыкка килә, алар арасында шактый гына тарткалашлар була. Җәдитчеләр һәм аларның балалары, төрле җирләрдә белем алып, җәмәгать эшләренә катнашалар яки үзләре җәмәгать эшлеклеләре һәм зыялылар булып китәләр. Троицкида татар галимнәре, укытучылар, табиблар, артистлар барлыкка килә. Урта хәлле байларга Габдерахман Әхмәров, Хәбибрахман Ганиев, Йосыфҗан һәм Шакирҗан Учаровлар, Шәрип һәм Шакир Бикчәнтәевлар, Дәминовлар, Габбасовлар, Борнаевлар, Гайфулла Хәсәнов, Искәндәровлар һәм Нигъмәтуллиннарны кертергә була. Кадимчеләрдән: Атчы Сираҗи, Кадим Габдерахман, Кәвешче Вәли, Касапчы Шәрәфи, Алтынчы Шәрип, Йончы Сафа һ.б.


Бу чорда, гомумән, Троицкидагы татарларны, фамилияләре белән әйтмичә, кушаматлары белән йөрткәннәр. Моны без кабер ташларында да күрәбез. Троицкида татар халкы бер урындарак оешып утырган була. Татарлар «Татар тыкрыгы»ннан башлап, шәһәрнең түбән ягына таба – Су буе урамы, Октябрь, Ленин урамнары һәм алар арасында булган тыкрыкларда урнашалар, чөнки аларның хезмәт урыннары да шул түбән очта була. Амур ягындагы татарлар да су аръягында, мәчет тирәсендәге тыкрыкларда төпләнәләр.


Читтән китерелгән татар кәмитчеләре

Татарларның болай оешулары милли һәм дини бәйрәмнәрне күңелле итеп үткәрергә мөмкинлек биргән. Троицкидагы туйлар да башка яктагы татар туйларыннан күпкә аерымлырак була. Аш-су хәзерләүләр дә Казан татарларыннан башкачарак. Ураза вакытларында халыкларның бергәләшеп ахшамга һәм тәравихларга йөрүләре, хатын-кызларның, ирләре тәравихка киткәч, мәчет почмагындагы кибетләргә тәм-том әйберләре алырга барып, ирләре юкта берберсенә тәравих чәенә йөрүләре... Балаларның, ахшамга азан әйткәч, соңга калмыйк, дип, мәчеткә йөрүләре... Гает көнне бер өйдән икенче өйгә гает чәенә йөрүләре... Болар бар да халыкта бер-берсенә якынлык, хөрмәт, күңелле тормыш тудырган. Корбан бәйрәмнәрендә ирләрнең төркем-төркем булып, чат саен тукталып тәкъбир әйтеп мәчеткә барулары, хатын-кызларның капка саен аларны тыңлап, озатып калулары... Гаеттән соң корбан ашларына йөрү яки өй саен балаларның корбан ите таратып йөрүләре – боларның барысы да шәһәргә күркәм төс, матурлык биргәннәр.


Троицкида туйлар да «колак сөенчесе» алудан башлап, ширбәт, бирнә ашларын үткәрү, кызлар уены оештырулар, төш кисү мәҗлесләре белән үрелеп барган. Туй көнне пар атлар, кыңгыраулар белән кода төшүләр... Мәһәр сандыгын озату, аны каршы алулар; кияү озату, аны каршы алулар; ишек бавы тоту уеннары, кияү егетләрен сайлау, килен озату һәм каршы алу мәҗлесләре, егет янында төш башлау өчен кодалар төшерү берничә атналарга сузылып, бөтен шәһәргә шаулап торган зур бәйрәмнәргә әйләнгәннәр.


Троицк театр-музыка җәмгыяте ансамбле Шәрык кичәсендә чыгыш ясаганнан соң. 1918 ел

Милли бәйрәмнәр дә Троицкида гөрләп үтә. Шәрык кичәләренә, Сабан туйларына алдан әзерләнү өчен шәһәрнең иң эшлекле, абруйлы кешеләреннән комиссия вәкилләре сайлана. Алар бу эшкә бик алдан хәстәрен күреп, кайда, кайчан, нинди кунаклар чакырыласын билгелиләр һәм алдан кунакларны, кәмитчеләрне чакырып куялар. Шәрык кичәсе күбрәк шәһәр бакчасында үткәрелә. Халыклар милли киемнәрдә яки әдәби геройлар киемендә, битлек киеп киләләр. Бертуктаусыз милли көйләр яңгырый, милли уеннар үткәрелә. Сабан туе шәһәр читендә, зур мәйданда уздырыла. Ат-арба белән килгән кунакларга да, шәһәр кешеләренә дә урын җитәрлек була. Һәрбер җирдә табын әзерләнгән, шәһәр халкы бер-берсе белән кунаклашалар. Бөтен җирдә җыр-музыка яңгырый. Мәйданда барган көрәш һәм уеннарга, ат ярышларына халыкның куәт биреп торулары гомердә дә онытылмаслык матур күренешләр булып истә калган.


Болардан башка, Троицкида каз өмәләре һәм буза кунаклары да бик күңелле үтә торган була. Троицк татарлары бик тыйнак, кунакчыл, мәнле. Алда күргәнебезчә, алар бер тирәдә оешып яшәп, бөтен бәйрәмнәрне матур итеп үткәреп, дус-тату гомер иткәннәр. Биредә татар халкы сан ягыннан аз булса да, Троицки «Татар шәһәре» дип йөртелгән. Һөнәр-сәүдә дә аларда өстенлек алганга, Троицкины «Сәүдә шәһәре» дип тә атаганнар.


Бу истәлек Троицк татарларының тормышы, аның кешеләре, байлары, һөнәрчеләре тарихта бөтенләй эзсез калмасын иде дигән теләк белән язылды.


Мәрьям Әбүбакирова


"Безнең мирас". - 2023. - №3. - Б. 26-29.

Теги: Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру