Журнал «Безнең мирас»

Тинчурин театры сезонның чираттагы премьерасын тәкъдим итте

24 нче декабрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры күренекле драматург Зөлфәт Хәким әсәре буенча куелган «Һәлакәткә бер адым» спектакленең премьерасын тәкъдим итте. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер – Лилия Әхмәтова, рәссамы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сергей Скоморохов; композиторы – Риф Әхмәтов; ут кую буенча рәссам – «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты Илшат Сәяхов.
Бу дөньяга һәр кеше үз бәхете белән туа. Ләкин булганына канәгать калмыйча, шөкер итмичә, ялтыравыклы нәрсәләргә кызыгып, үзенә язмаганын алырга омтылып яши. Булган бәхетен кеше сизми, күрми. Борчу-хәсрәт килгәч кенә адәм баласы нәрсәнең чыннан да кыйммәтле икәнен аңлый башлый.
Кеше бәхете, намус, вөҗдан газабы, игелек һәм явызлык кебек темаларны яктырткан һәм кеше гомеренең мәгънәсе турында тагын бер кат уйланырга мәҗбүр иткән әлеге спектакльне тамашачылар бик яратып кабул итте.
Фото Кәрим Тинчурин театры сайтыннан алынды.

Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру