Журнал «Безнең мирас»

Тел тарихы - халык тарихы ул

Моннан дистә еллар элек бездә «татар» этнонимы тирәсендә фәнни бәхәс оештыру урынына гауга купты. Хәтта зур дәрәҗәле кайбер галимнәребез безнең милләтнең исеме борын-борыннан



 татар булган;алар, Үзәк Азиядән монгол-татар яулары белән килеп, Идел буендагы болгарларны басып алганнар, татарлаштырганнар, дип лаф ордылар. Ул гына түгел, аларның кайберләре болгар тарихын өйрәнү безнең өчен зарарлы, бу, янәсе, Сталин кубызына бию, Алтын Урда тарихыннан ваз кичү, рус идеологиясе булган «бүлгәлә һәм хакимлек ит» тегермәненә су кою, дип тә чыктылар. Татар вакытлы матбугатында мондый язмаларга яшел ут бирелде, аңа кемнәр генә катнашмады...
Кызганычка каршы, бу «теорияне» яклап язылган мәкаләләр болай да катлаулы тарихыбызны ачыклауга ярдәм итү урынына буталчыклар гына китереп чыгарды.
һәр халыкның тарихы аның тел тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Менә шуңа күрә дә һәр милләтнең килеп чыгышын һәм үсешен, шул исәптән исемен — этнонимын аның теле, тел археологиясе материаллары аркылы гына дөрес яктыртырга була. Академик Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевнең әле генә дөнья күргән «Татары: проблемы истории и языка» (Казань, 1995) исемле күләмле монографиясе әнә шул проблемаларга багышланган да. Хезмәттә төрки телләр, аларның тарихына бәйләнешле борынгы һәм хәзерге Шәрык һәм гарәп галимнәренең карашлары да анализлана. Болар өстенә Евразия территориясендә яшәгән һәм яшәүче төрки, славян, угро-фин, Кавказ, Балкан халыкларының сәяси, мәдәни, этник, лингвистик бәйләнешләре һәм бу контактларның халыкның этногенезы, теле үсеше, этнонимия дөньясына алып килгән нәтиҗәләре, эзләре, йогынтылары тикшерелә. Безнең халыкның төрле гасырларда төрле исемнәр белән йөрү тарихы, бер үк чорда төрле халыклар тарафыннан төрлечә аталуының сәбәпләре өйрәнелә.
Академик Мирфатыйх Зәкиев күтәрелгән проблемаларны өйрәнүне бик тирән, ерак гасырлардан башлый. Хезмәт Идел-Кама буйларында кулланылучы Урал-Алтай телләр группасы мәсьәләсен ачыклау, анда төрки телләрнең урынын билгеләүдән башлана. Тарихыбызда беренче тапкыр буларак хәзерге татар халкының этник тамырларын тикшерә һәм төрле сәяси сәбәпләргә бәйләп тагылган карашларны фаш итә. «Болгар-чуваш теориясе»нең нинди максатлардан уйлап чыгарылу тарихын ачып бирә. Антик заманнардан сакланып калган тел мисалларына (сүзләргә) фонетик, морфологик, этимологик анализлар һәм төрле авторларның тарихи хезмәтләрен чагыштырып тикшерү нәтиҗәсендә, скиф һәм сарматлар, алардан да элегрәк яшәгән киммериецларның телләренә кагылып китә. Бу исемнәр белән төрле халыкларның, шул исәптән төркиләрнең аталуын күрсәтә.
Төрки халыклар борын-борыннан киң Евразия территорияләрендә яшәгәннәр һәм хәзер дә шунда ук яшәп яталар. Аларның бу җирләрдә борынгыдан төп халыклар булуын М. Зәкиев тел, этнография, мифология, археология, эпиграфия һәм язма, басма тарихи чыганаклар нигезендә ышандырырлык итеп ачып биргән. Әгәр моңа хәтле тарихчыларыбыз (өстә искә алынган «татаристлар»ны һәм рус шовинист тарихчыларын искә алмаганда) хәзерге татар халкының тарихын болгарлардан һәм дәүләтчелеген Идел буе Болгарстаныннан башласалар, академик М. Зәкиев бу мәсьәләгә зур яңалык кертә, дөресрәге, тарихыбызда зур ачыш ясый.
VII гасыр урталарында биарлар (биләрләр, бигәрләр) дигән халык Биармия (Биармиланд) дигән зур дәүләт төзегән, аның башкаласы Биләр булган. Бу дәүләтнең территориясе Ак диңгез буйларыннан, Печора елгасы бассейныннан алып Каспий диңгезенә хәтле диярлек җирләрне эченә алган. Аңа Идел, Урал буе да, Вятка, Пермь губерналары дип аталган җирләр дә, хәзерге Россиянең Мәскәүдән төньяктагы биләмәләре дә кергән.
IX гасырда Кубрат хан кул астындагы Бөек Болгария таркалгач, Кама буйларына күчеп килеп урнашкан болгарлар Би-армиянең башкаласы булган Биләрне басып алалар. Шул чордан соң Биармия исеме тарихтан төшеп кала диярлек. Биар-миянең аерым бер өлеше, болгарлар үзләштереп бетермәгән Биарем регионы, соңрак Пермьгә әйләнә, аның өлешчә дәвамчысы була.
Хәзерге татар халкының килеп чыгышы мәсьәләсендә буталчыклыкка алып бара торган нәрсә — ул төрки этнонимия-нең системасы, классификациясе булмау. Әйтик, Ибне Фазлан «сакалиб» дип атаган болгар халкын рус тарихчылары ничә гасырлар буе «славян» дип санап килделәр. Шуннан чыгып, Идел буе Болгарстанын славян дәүләте дип тә раслап карадылар. М.Зәкиев үзенең монографиясендә «сакалиб» этнонимы-ның этимологиясен һәм аның тәрҗемә сүз булуын тикшереп, бу исемнең кыпчак этнонимы икәнен һәм болгарларның шул кыпчак кабиләләреннән берсен тәшкил итүен тәфсилләп ачып бирә.
Шул ук кыпчакны руслар половец, европалылар коман дип йөрткәннәр. Хәзерге «татаристлар» мишәрләрне дә кыпчак дип санарга тырышалар. Ә бит шушы «мишәр» исеме үзе дә төрлечә йөртелгән, кайберләре әле дә шулай әйтелә: мадьяр, мажгар, мажар, мещеряк һ.б. Кайбер тарихчылар хәтта башкорт этно-нимын да «мажгар»дан килеп чыккан дип яздылар. Ул гына түгел, венгрлар шул мажгарларның бабалары булган дигән теория уйлап чыгардылар. Әле дә исән кайбер башкорт галимнә-ребезнең бабаларыбыз венгрлар булган, аларның бер өлеше Тисса, Дунай буйларына күчеп киткәннәр, үз телләрен саклаганнар, ә менә Урал буйларында калганнары телләрен онытып, төрки телгә күчкәннәр дип, «ачышлар» ясап йөрделәр. Бу эшкә венгр галимнәрен дә өстерәп кертергә тырышып карадылар. М.Зәкиев хезмәтендә менә шундый катмарландырылган «мишәр», «бортас», «алан», «скиф», «кыпчак», «болгар» һ.б. күп кенә этнонимнарга, ул исемнәр астында йөргән яки йөртелгән халыклар тарихына дәлилле ачыклык кертелгән.
Әлеге монография гомуми этнонимия, бигрәк тә төрки этнонимия дөньясында яшәп килүче буталчыкларны төзәтүгә, этнонимия өлкәсендә халык исемнәрен классификацияләүгә зур өлеш кертә. Шуны да әйтеп үтик, Евразия этнонимнарын системалаштырмый торып һәм этнонимның кайчан, нинди халыкларга керүен яки кертелүен, аның нинди этноним (макро, мик-ро, ялган, хакыйкый, сәяси һ.б.) икәнлеген ачыкламый торып, бу регионнарда яшәгән халыкларның объектив тарихын тудыру мөмкинлегенә мин ышанып бетә алмыйм. Сүз аларның борынгы тарихы турында бара.
Хәзерге татарларның исемен аларның дәүләтчелеге белән бәйләп карауга М. Зәкиев зур игътибар иткән. Идел буе болгарларының бер өлеше биләр, бигәр (биарм) дип йөртелгән. IX гасырда Идел Болгарстаны дәүләте аякка баскач, кардәш телле биләрләр болгар булып китәләр.
1236 елны Идел Болгарстаны монгол-татарлар тарафыннан басып алына, һәм ул Русь иле кебек Алтын Урдага буйсындырыла. Әмма Болгар иле, буйсындырылса да, аның вассалы булса да, дәүләт булып яшәүдән туктамый. 1431 елда рус кенәзе Федор Пестрый Болгарстанның башкаласын талап, яндырып, халкын кырып бетергәч, безнең бабаларыбыз, Болгар шәһәре урынын калдырып, Казансу елгасы буенда яңа башкала торгызалар. Аны Җәдид әл-Болгар (Яңа Болгар) дип атыйлар. Димәк, мөстәкыйль Болгар дәүләте Алтын Урдага буйсындырылганнан соң да, гасырлар буе аның халкы үзен болгар дип йөрткән.
Академик М. Зәкиев, хәзерге татарларның дәүләтчелеген тарихи күзлектән караганда, Алтын Урданы да аларның дәүләте дип саный. Бу мәсьәләгә ачыклык кертү кирәк дип уйлыйм. Дөрес, Алтын Урда составына басып алу юлы белән кушылган Идел Болгарстаны буйсынган. Инде әйтеп үткәнчә, ул Русь дәүләте кебек үк вассал дәүләт булган. Әмма аерым дәүләт булудан, үз ханнары, үз акчасы, үз армиясе, күршеләре белән турыдан-туры сәүдә, дипломатик элемтәләр алып барудан туктамаган.
Алтын Урда ул бит үзенең халәте белән империя. Аның составына Харәзем, Төньяк Кавказ, Көнбатыш Себер, Дунай буйларыннан алып Иртыш бассейнына караган территорияләр кергән. Бу империядә монгол-татарлар, Мангутлар, болгар һәм дала кыпчаклары гына түгел, руслар, үзбәкләр, каракалпаклар, әзәри һәм осетиннар, чуваш һәм таврлар, казах-кыргызлар һәм башка күп халыклар яшәгән. Әгәр Алтын Урдада күпчелек халык төркиләр булган дип санала икән (ә бу расланган факт түгел), шуннан чыгып кына аларны татарлар дип атап буламыни? Шуннан чыгып кына Алтын Урданы хәзерге татарларның ватаны, дәүләте дип карау дөреслеккә туры киләме? һич тә юк. Алтын Урда СССР, Россия кебек империя булган. Әгәр СССР, Россия халыклары бу дәүләтне үз ватаннары дип санасалар, бары шул аспектта гына Алтын Урда хәзерге татарларның, русларның, чувашларның, удмуртларның, казахларның, әзәриләрнең, осетиннарның да ватаны булып чыга. Хәзер Россия Татарстанны да эченә алган империя кебек, Алтын Урда да Идел Болгарстанын үз эченә алган империя булып кала, безнең төп ватаныбыз була алмый.
Казансу елгасы буенда үз башкаласын оештыргач та, болгарлар исемнәрен үзгәртмиләр. Алтын Урда XVI гасыр башында таркала. 1431 елда әле шактый көчле булган Алтын Урда «үзенең» вассалы хисапланган Болгар дәүләтен саклауда берни эшләмәгәнмени? Сәбәбе ачык: Болгар дәүләте инде бу вакытларда Алтын Урдага фактик яктан буйсынмаган мөстәкыйль дәүләт булырга тиеш. Казансу буенда яңа башкала төзеп чыккан Яңа Болгар дәүләтенең, XIX гасыр тарихчылары Казан ханлыгы дип атый башлаган дәүләтнең, беренче көненнән үк тулы-сынча мөстәкыйль дәүләт булганлыгына шикләнер урын юк.
Шуны да искә алыйк: тарихта Казан ханлыгы дигән дәүләт булмаган. Ул озак еллар Яңа Болгар, аннан Казан-Болгар дәүләте булып йөргән, тора-бара аны Казан дәүләте дип атап йөрткәннәр. Казанда озак еллар әсирлектә яшәгән аноним автор да юкка гына үзенең бу дәүләт турындагы язмаларын «Казанское царство» дип атамаган, бөтен текстында бер җирдә дә Казан ханлыгы дип язмый, халкын бер җирдә дә татарлар дип атадамый. Аның халкын тора-бара руслар, «казанлылар», «казан кешеләре» дип йөртә башлыйлар, шул ук вакытта болгарлар дип тә яза бирәләр. Без моңа мисалны Русь тарихыннан да күрәбез. Руслар Мәскәүне башкала итеп ясагач, Киевтан аерылгач, исемнәрен «югалтып» тордылар.. Аларны күршеләре «москали», «москвитяне» дип, торган шәһәр исеме буенча атап йөрттеләр.
М.Зәкиев хаклы рәвештә безнең хәзерге «татар» атамасын әле тулысыңча формалашып өлгерә алмаган этноним дип атый (253 бит). Чыннан да, дөньяда бу исем астында йөри торган берничә халык, милләт бар. Алар: Кырым татарлары, Польша-Литва татарлары, хәзер Себер татарлары да үзләрен аерым милләт итеп санарга керештеләр. Ул гына түгел, Алтын Урданың бер варисы булган Әстерхан татарлары да иске атамаларын яклап чыктылар, үзләрен нугай дип йөртә башладылар. Без мондый шартларда үзебезне «Казан татарлары» дияргә мәҗбүр булабыз, яисә «Идел-Урал» татарлары дисәк тә, мәсьәлә ачык кала. Бу исемнәр астында географик күрсәткечләр ята. Без чит җиргә барсак, үзебезне «татар» дип атасак, бездән кайсы «татар» булуыбызны сорыйлар. Шуңа күрә без үз өебездә генә татар сүзен нинди татар булуыбызны аңлатмыйча гына куллана алабыз. Финляндия, Мәскәү, Россиянең башка җирләрендә яшәүче татарларны ничек итеп Казан яисә Идел-Урал татарлары дип атарга соң? Әле ул гына түгел, Түбән Новгород, Самара, Волгоград, Ульяновск, Пенза якларында яшәүче татарларны ничек атарга? Боларның шактый өлеше әле үзләрен «мишәр» яисә «мажгар» дип саный, ә татар дисәң, моны хурлык күрәләр.
Академик М.Зәкиев монографиясендә халкыбызның этнонимы, телебезнең тарихы, үткән катлаулы гражданлык тарихы, аннан да авыр бүгенгесе һәм аларның сәбәпләре төрле аспектлардан чыгып тикшерелгән. Тарихыбыз мәйданына өелгән ур-ман-чытырманнарны, алдавыч-капкыннарны аралап, галим борынгы Идел-Кама регионыннан алып хәзерге көнгә хәтле татар халкының этник һәм тел составы нигездә үзгәрмәгән дигән нәтиҗәгә килә. Гомумән, ул бик хаклы, чөнки ике тел кушылып кына яңа тел барлыкка килми. Бу аралашулар телебезнең үсүенә генә ярдәм иткәннәр (35 бит).
Галимнең без карый торган хезмәте милләтебезнең исеме турында булган бәхәсләргә йомгак ясап кына калмый, бу мәсьәләне яңа аспектларда раслый. Ул гына түгел, хезмәт гаять катлауландырылган (махсус рәвештә) татар халкы тарихын яктырту, аның килеп чыгышы этногенезы буенча зур әһәмияткә ия яңа сүз дә булып тора.
Без биредә киң колачлы монографик хезмәтнең тик бер ягына -— тел, милләт, тарихка караган өлкәсенә генә тукталдык. Теге яки бу халыкның тарихын уңышлы яктырту өчен авторның «коры» тарихчы гына түгел, тел тарихы буенча да тирән белемле белгеч булуы зарури икәнен күрдек. (Этно-лингвист булмаган тарихчыларның халыкның этногенезы, формалашу үзенчәлекләре турында уңышлы хезмәт яза алуына мин шәхсән элек тә ышанмый идем.)
Академик М.Зәкиевнең монографиясе күпкырлы. Алар арасында халыклар, милләтләр, кеше хокуклары мәсьәләсе; күпмилләтле дәүләтләрдә тел мәсьәләсенең торышы һәм чишелеш юллары; автономия һәм федерализм; милләтчелек һәм кара милләтчелек; шовинизм һәм «рус демократизмы»; татар теленең язмышы, икетеллелек дигән капкынның куркыныч яклары, Татарстанның мөстәкыйльлеге мәсьәләләре бар. Бу темаларга караган хезмәтләр дә үзләренең тирәнлеге, киң аспектларда тикшерелүләре һәм яңалыклары белән укучыны битараф калдыра алмый. Кыскасы, китап М. Зәкиевнең дәүләт һәм хокук ;социология һәм политология өлкәсендә дә зур эрудицияле, талантлы белгеч, акыллы сәясәтче, зур җәмәгать эшлекле-се булуын раслый. Хезмәтнең бер өлеше Татарстанда гуманитар фәннәрнең үсеше һәм бурычлары, татар һәм төрки телләрнең актуаль мәсьәләләрен өйрәнү өлкәсендәге уңышлар һәм бурычларны яктыртуга карый.
Мин фәнебездә телебез, милләтебез, аның киләчәге турында киң планда язылган, халкыбызның язмышы һәм киләчәге турында тирән фәнни уйлануларга нигезләнгән моңа тиңдәш башка хезмәтләрне белмим. Бу хезмәтне академик Мирфа-тыйх Зәки улы Зәкиевнең гаять зур фәнни уңышы дип саныйм. Ышанасым килә, татар теле, әдәбияты, тарихы, мәдәнияте өлкәсендә эшләүче галимнәр шушы хезмәтне үзләре өчен үрнәк итеп алырлар. Милләт дип янып йөргән, үзенең кем икәнен тирәнрәк белергә теләгән, телебез һәм милләтебез турында уйланган һәр кеше китаптан үзенә мул ачыш һәм җаваплар алыр, дип ышанам.


1995

Теги: Әбрар Кәримуллин Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру