Журнал «Безнең мирас»

Татарстанда сайлау нәтиҗәләре мәгълүм

Республиканың 77,77 процент сайлаучысы үз тавышын биргән.
(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кичә, ягъни 18 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә узган VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда Татарстанда “Бердәм Россия” сәяси партиясе 85,31 процент тавыш җыеп, беренче урынга чыкты. Моннан тыш, КПРФ 4,06 процент, “Коммунисты России” 3,03 процент, “Справедливая Россия” 2,26 процент, ЛДПР 2,24 процент, “Яблоко” 0,53 процент, “Пенсионеры за справедливость” 0,49 процент, “Родина”0,4 процент, ПАРНАС 0,27 процент, “РОСТА” 0,22 процент, “Зеленые” партиясе 0,2 процент, “Патриоты России” 0,2 процент, “Гражданская платформа” 0,12 процент, “Гражданская сила” партиясе 0,11 процент тавыш җыйган. Бу хакта бүген сайлаулар нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, быелгы сайлауларда барлыгы 2 млн 875 мең 566 татарстанлы үзенең гражданлык хокукларыннан файдаланган. Шул рәвешле, республикадагы сайлаучыларның 77,77 проценты быелгы сайлауларда тавыш бирүе мәгълүм. Сайлау процессларын республикада 1 мандатлы округлардан сайланучы кандидатларның 18 меңнән артык вәкиле күзәткән. Моннан тыш, Татарстанда чит илләрдән 17 күзәтүче эшләгән.
Сайлаулар вакытында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә 61 мөрәҗәгать килеп ирешкән, аларның барысы буенча да тикшерү үткәрелгән. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе сайлау процессы белән бәйле. Мисал өчен, тавыш бирүчеләр үзләрен сайлау исемлегендә тапмаган, яки сайлау участоклары адресларын тәгаенләнгән. Мөрәҗәгатьләрнең 16 сы сайлау участокларында урнаштырылган тартмаларның үтә күренмәлеге һәм зурлыкларына бәйле булган. 4 мөрәҗәгатьнең сайлаучыларның тавышларын санауга кагылышлы булуын да билгеләп үтте Әгъзам Гобәйдуллин.

Теги: Сайлау - 2016

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру