Журнал «Безнең мирас»

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатларны сайлау уңаеннан мөрәҗәгате

Хөрмәтле Ватандашлар!
Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Кампания барышында сайлаучылардан күп кенә тәкъдим-гозерләр кабул ителде. Сез керткән тәкъдимнәр Югары Дәүләт органнары эшендә исәпкә алынсын өчен барлык кирәкле чаралар күрелер.
Республика икьтисады үсешенең югары нәтиҗәләре быелгы сайлауларга уңай җирлек тудырды. Бездә мөһим социаль-мәдәни объектлар – мәктәпләр, балалар бакчалары ачыла, парклар, скверлар, су буйлары яңартыла. Ата-бабаларның бай рухи һәм мәдәни мирасы кешеләрне якынайта. Без аңа таянабыз!
Хөрмәтле сайлаучылар! Быелгы сайлауларның форматы үзенчәлекле. Без Россия парламентының түбән палатасын гына сайламыйбыз, ә киләсе 5 елга дәүләтебезнең үсеш юнәлешен билгелибез.
Татарстанда акыллы һәм үз көченә ышанган халык яши. Бердәм командада эшләү иң катлаулы мәсьәләләрне чишәргә булыша. 18 сентябрьдә сайлауларда катнашырсыз һәм Россия парламентының яңа составында республикабызны лаеклы рәвештә тәкъдим итүчеләргә теләктәш булырсыз, дип ышанып калам! Безнең республика кебек көчле төбәкләр Россияне Бөек итә.


Кадерле дуслар! Сезгә исәнлек, бәхет һәм имин тормыш телим!


ТР Президенты Матбугат хезмәте

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру