Журнал «Безнең мирас»

Татарлар һәм киез итек кию гадәте

Борынгыдан ук кышкы вазгыять, салкын һава торышы һәм туң җир гади кешене борчыган, уйга салган. Хәзер бу проблеманы җитез генә калын тун яисә сыйфатлы аяк киеме белән хәл итеп булса, элеккеге татарлар әлеге мәсьәләгә күпкә җитди караган, алдан ук хәстәрен күрергә тырышкан. Ләкин бернәрсә һаман да үзгәрешсез калды: аякларын аеруча җылыда тотарга яраткан татарлар киез итекләрне әле дә кия.


Киез итек, пима – татарларның традицион кышкы аяк киеме. Элек халык арасында киез итекләр һәм кыска кунычлы итекләр зур таралыш алган булган. Аларны «бәлүнкә», «киез ката» дип атаганнар. Идел буе татарларына, шулай ук Байкалга кадәрге күп кенә төрки халыкларга «ишим» дигән аяк киеме дә билгеле булган. Урта яшьләрдәге ир-атлар һәм яшьләр озын кунычлы киез итекне өстен күргән. Хатын-кызлар исә, киресенчә, кыска киез итекләр сайлаганнар, чөнки алар читек өстеннән күн галош кия торган булганнар.


Килдебәков Р.А. «Кукмара киез итекләре». 1979 ел

Татарлар яланаякка йоннан, мәсәлән, сарык йоныннан бәйләнгән оек кигән. (Ирләр өчен – кара, хатынкызларга ак сарык йоныннан.) Аларны күн, соңрак резина галошлар белән дымлы, салкын һава торышында кия торган булганнар.


Аяк киеме буларак, киез итек тарихына күз салсак, аның формасы безгә гадәти булганыннан нык аерылып торган. Өсте кунычлы, башы озынча, табаны яссы, ул тоташ киездән калыпланып басылган. Гадәттә, бу эш мунчада башкарылган. Мондый форма урысларда XVIII гасыр ахырында-XIX гасыр башында гына уйлап табылган. Беренче озын кунычлы киез итекләр исә Түбән Новгород губернасының Семеновский өязендә басыла башлаган.


Киез итекнең уң һәм сул аягы арасында аерма булмаган. Йоны ак булса, соры һәм кара төсләргә дә буялган. Һәр татар авылында киез итек басу осталары булган. Россия империясендә киез итекләр XIX гасырның беренче яртысында, аларны сәнәгать ысулы белән җитештерә башлаганнан соң гына киң тарала.


Казан губернасының Мамадыш өязендәге Кукмара авылында басылган киез итекләр татарлар арасында гына түгел, башка бик күп халыклар арасында да бик яратып киелгән. Осталар кара итекләр дә, ак киез итекләр дә җитештергән. Әмма сатып алучылар арасында иң яратып алынганы – кунычы кызыл җеп белән чигелгән, үсемлеккә охшатылган бизәккә стилизацияләнгән, сызыклар, нокталар һәм геометрик фигуралар рәвешендәге орнамент белән матурлап бизәлгән киез итекләр.


XIX гасырның 60 нчы еллары уртасыннан Кукмара авылында киез аяк киеме остаханәсе эшли башлый, соңрак абыйлы-энеле Николай һәм Сергей Комаровлар фабрика ачып җибәрә. Фабрикада әзерләнгән хәрби аяк киеменә ихтыяҗ зур була. Киез итекләр зур партияләр белән Минзәлә, Казан, Түбән Новгород һәм Сембер ярминкәләренә чыгарылган. Фабрикада эшләнгән сыйфатлы киез аяк киеме медальләр белән билгеләп үтелә. Ул Россия һәм халыкара (1889 ел, Париж бөтендөнья күргәзмәсенең мактаулы бәяләмәсе) сәүдә-сәнәгать күргәзмәләрендә тәкъдим ителә.


Татар киез итеге

Киез итек татарлар һәм башка Россия халыклары арасында шулай танылу ала, ул кыш көне иң уңайлы һәм җылы аяк киеме санала. Әмма гасырлар узу белән, бу тенденция сүрелә башлады. Ләкин авыл халкы һәм шәһәрдән атна саен туган йортларына кайтучылар өчен киез итекләр әле дә актуаль булып кала. Буранлы, тезгә кадәр яуган карлы көннәрдә бигрәк тә.


Татар киез итеге

Айзилә Сабирова


"Безнең мирас". - 2023. - №1. - Б. 34-35. 

Теги: Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру