Журнал «Безнең мирас»

Татарлар биш мәртәбә намаз укыйлар

Аллага табынуларының да үзенчәлекләре күп. Халыкның Аллаһка табыну урыны – бохара үрнәгендә Мәккәгә каратып салган мәчет. Мәчетләр – ике катлы зур йорт, аның уртасына биек манара корылган, манара башында – тимердән ясалган ярымай. Манара тәрәзеннән азанчы көн саен татарларны намазга чакыра.


Мәчет бинасы икегә бүленә. Алгы якта намазга килүчеләр аяк киемнәрен салып калдыралар. Үзләрен түргә керергә лаеклы дип санамаучылар да шул бүлмәдә кала. Икенче бүлмәгә керергә өч ишек бар. Уртадагысы – зур, аның янындагылары кечерәк. Көньяк стенада михраб дип аталган уем ясалган. Андагы такта өстендә Коръән китабы ята. Бу – мәчетнең иң изге урыны. Мулла, гадәттә, шул уем янында утыра, намазчылар аның артында рәткә тезелеп басып тора яисә утыра, мулла белән бергә аңа ияреп намаз укый. Уң якта агачтан ясалган дүрт баскычлы готик кафедра – мөнбәр. Бу урында мулла, кулына каен агачыннан ясалган озын таяк тотып, яттан Коръән сүрәсе укый. Уемга каршы яктагы ишек алдында баганалар өстенә малайлар өчен балкон куелган. Уемның ике ягына, кайвакытта, матур итеп язылган гарәп телендәге Коръән сүрәләре текстлары куялар. Түшәмгә зур кәндил эленгән, стеналарга шәмдәлләр куелган. Идәндә һәрвакыт келәмнәр. Мәчетнең тирә-ягында – буяулы рәшәткә, янында су коесы бар.


Татарлар, барлык мөселманнар кебек, Коръәндә каралганча көнгә биш мәртәбә намаз укыйлар. Мәчеттә гыйбадәт шулай уздырыла: азанчы манарадан азан әйтә, халык 15 минут дәвамында мәчеткә җыела. Һәркем үз урынына килеп тезләнеп утыра. Михраб алдында җыелган халыкка карап утырган мулла, торып, михрабка борылып баса. Намазчылар да аякларына баса, догага әзерләнә – ике кулларын күтәреп, баш бармаклары белән колак яфракларына кагылып акрын гына «Аллаһу әкбәр» (Аллаһ бөек) дип әйтәләр, аннан соң кулларын корсакларына куялар да Коръәннең беренче сүрәсен һәм тагын кайберсен укыйлар, билдән баш ияләр, җиргә баш орып табыналар, тезгә басалар, яңадан җиргә баш оралар, шул ук вакытта догалар укыйлар. Шул ук гамәлләр яңадан кабатлана. Ахырда гыйбадәтчеләр уңга, сулга борылып сәлам бирәләр. Калган 4 гыйбадәт тә шул тәртиптә башкарыла. Аермалы буларак, өйлә намазында рус патшасына, патша йортына, гаскәрләренә хөтбә укыла. Хөтбә укырга мулла кулына озын каен таяк тотып, бик эре кыяфәт белән мөнбәргә (авторда – кафедра) менә; икенче баскычына менгәч, арыган кеше кебек утырып тора да яңадан менеп баса. Шулвакыт азанчы аның янына килеп, азан әйтә, манарадан әйткән сүзләрен кабатлый. Мулла, таягына таянып, моңлы тавыш белән хөтбә әйтә, Коръәннең беренче сүрәсен укый.


(Аристарх Сперанскийның


«Казан татарлары» исемле тарихи-этнографик очергыннан) 


«Безнең мирас». — 2022. — №4. — 15 б. 


Фото: pixabay

Теги: Аристарх Сперанский Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру