Журнал «Безнең мирас»

Татар моңын дөньяга таратучы

«Җырчыгыз кайда бүген?»


Резидәнең әти-әниләре бакчаларына үзләре генә, балаларын алмый килгән көн була ул. Шунда күршеләре: «Җырчыгыз кайда соң?» – дип сорыйлар. Әни кеше Әлфия гаҗәпләнә кала – нинди җырчы турында сорыйлар икән, дип, хәтта як-ягына да карангалап ала. Баксаң, кече кызлары Резидәне шулай җырчы дип атаулары, имеш. Чыннан да, кайчан карама, гел нинди дә булса җыр көйләп йөрергә ярата шул төпчекләре. Телевизордан еш ишетелгән Пахмутова – Добронравов җырлары булсынмы, радиодан яңгыраган матур татар көйләреме – бәләкәч һәркайсын тиз генә отып ала да, җырлый да җырлый. Әле күптән түгел, карлыган җыярга кушкач та, куак төбендә әкрен генә җырлап утырган иде. Үзләре игътибар итмәсә дә, күршеләре ишеткән, димәк. Әти-әнине шушы сорау уятып җибәргәндәй итә: ә бәлки кызларын музыка мәктәбенә укырга бирергәдер?


Шул рәвешчә, Резидәнең киләчәк язмышы хәл ителә дә куя. Гадәти мәктәпкә беренче класска укырга кергәндә, ул бер үк вакытта Түбән Кама шәһәренең 2 нче музыка мәктәбенә дә йөри башлый.


– «Бардым да кердем» түгел әле, анда сынамыйча алмыйлар, – дип искә ала ул чакларны Резидә. – Җырлатып карадылар, интонацияләрне ничек отуымны тикшерделәр. Дмитрий Кабалевскийның «Наш край» дигән җырын җырлаган идем. Гомумән, балачактан ук туган ил, туган җир турындагы җырларны бик яратам мин. Ничек аңлатыйм... күңел түремдә гомер-гомергә сызылып кына нечкә бер патриотлык хисе яши.


Музыка мәктәбендә укыгач, уен коралы – бу очракта фортепьяно алу зарурлыгы туа. Мәктәп өйләреннән ерак булмаса да, дәрес әзерләү өчен гел анда йөгерү кыен. Музыка инструментлары кибетенә килгәч, әнисе Резидәдән: «Укыячаксыңмы? Уйнаячаксыңмы?» – дип сорый. Теләгенең ихлас икәнлегенә ышангач кына, фортепьяно сатып алырга булалар. Кредитка. Бер ел түләп бару шарты белән.



***


Резидә гаиләдә өченче бала булып Чистай шәһәрендә туган. Нәкъ шул чакта ерак та түгел Түбән Кама дигән яшь шәһәрне, бөтен илгә мәгълүм нефть-химия комбинатын төзү башлана. Сөләймановлар гаиләсе дә, яшәгән урыннарыннан кубып, шунда күченеп китә. Әниләре химия комбинатына эшкә урнаша. Гаилә башлыгы Локман автомеханик булып эшли, аның кебек тәҗрибәле белгечләрнең сирәк һәм бик тә кирәк чагы. Хәзер генә бит ул машиналар да, аны йөртүчеләр саны да исәпсез. Резидәнең апасы Ландыш, мәсәлән, 10 нче класста ук, укып, автомобиль йөртү таныклыгына ия була. Абыйсы Илһам мәктәптә фотосөючеләр түгәрәгендә шөгыльләнә. Берсендә, әйләнә-тирәне фотога төшерергә дип урамга чыккач, түгәрәк җитәкчесе: «Әнә тегеннән машина килгәнне күрәсезме? Кем шуны, каршыбыздан үткәндә, кадр уртасына туры килерлек итеп төшереп алыр икән?» – дип кызыктыра. Кирәк бит, иң остасы Илһам булып чыга шунда. Фотосын газетада да бастырып чыгаралар әле. Резидә бу хәлне, беренчедән, абыйсының осталыгы белән горурланып искә төшерсә, икенчедән, машиналарның ул чакта нинди сирәк күренеш булуын уйлап көлемсери.


Остазларыңнан уңсаң...


Резидә, ике мәктәпне дә тәмамлагач, шәһәрдәге С.Сәйдәшев исемендәге музыка училищесына юл тота. Ул инде үзен музыкадан башка күз алдына да китерә алмый. Махсус фортепьяно классын тәмамлаган кыз күптән түгел ачылган 3 нче музыка мәктәбендә үзе дә балалар укыта башлый. Тик аның җырга да сәләтле икәнен күреп калган укытучысы Вадим Петрович Шургалин Резидәнең шул эше белән генә канәгатьләнеп калуын теләми: «Әйдә, вокал курсында укуыңны дәвам ит», – ди. Юлыңда шундый хәерхаһлы остазлар очрап тору үзе үк зур уңыш түгелмени? Монысын тәмамлагач та ул аңа: «Тукталып калма! Югары белем алырга Казанга яки Мәскәүгә барырга кирәк сиңа», – дип киңәш бирә. «Казанга? Минем бит анда бер танышым да юк!» – ди Резидә, башына беренче килгән фикерен әйтеп. «Ә Мәскәүдә бармы?» «Анда да... юк». Бергәләп уйлашкач, ахыр чиктә Мәскәүне сайларга булалар. Өстәвенә, остазының бер укучысы – Владимир Конин да шунда укыган: Гнесиннар исемендәге югары музыка мәктәбендә – Россия музыка академиясендә. (Сүз уңаеннан, Түбән Каманың танылган җырчысы ул, шунда музыка училищесында укыта.)


Академиягә документларын тапшыргач, ил буенча җырларга теләүчеләрнең никадәр күп булуын күреп шакката Резидә. Арадан иң өметлеләрен күреп алу да җиңел түгелдер шул: юкка гына сайлап алу конкурсын 3 турдан оештырмаганнардыр. Имтиханнар да бик җитди. Дулкынланасың, борчыласың. Һәр баскыч саен, иләктән иләнгән сыман, кемнәрдер коела, коела... Ниһаять, соңгы турны да үтеп, сайланганнар исемлегендә кала ул.


Ул укырга кергән ялгыз (соло) академик җыр факультетына күренекле җырчы-педагог Валентина Левко җитәкчелек итә. Маргарита Миглау, Зара Долуханова, Наталья Шпилер да биредә укыталар. (Совет опера җырчысы Наталья Шпилерны Сталин тыңларга яраткан, дип сөйлиләр.) Танышлары булмаудан да юкка курыккан икән Резидә, укый башлагач, танышлары да, дуслары да табыла...



Бары тик филармония!


Лирик сопрано тавышлы, дәрәҗәле вузны яхшы билгеләренә генә тәмамлаган Резидә эш урынын сайлаганда шикләнеп тә тормый: әлбәттә, Казанга кайтырга, әлбәттә, Габдулла Тукай исемен йөрткән данлыклы Татар дәүләт филармониясенә барырга! Гомеренең бу баскычы да үзенчәлекле имтиханнан башлана – оешма җитәкчелегенең таләпләренә туры киләсеңме син, сайлаган җырларың, башкару осталыгың дәрәҗәле худсовет аша уза аламы? Ничек инде узмасын? Төрле опералардан арияләрне, романсларны, рус, чит ил һәм татар композиторларының әсәрләрен (барысы 7-8ләп) Резидә һич кимчелексез башкарып чыга. Филармониянең Халык уен кораллары оркестры җитәкчесе Анатолий Шутиков аны үз коллективына эшкә чакыра. Шул көннән бирле Резидә «төшкән җирендә таш булып», җырлары белән үз халкына хезмәт итә. Әйе, аларның концерт оешмасының максаты, гомумән, халыкны музыкаль яктан агарту, төрле стиль, төрле чорларның музыкасын камил төстә тамашачыларга җиткерү, авторлар һәм тамашачылар арасын ефәк җепләр белән бәйләп торудан гыйбарәт бит. Оркестр барлык сәхнәләрдә чыгыш ясый, Татарстан Республикасының мәдәният көннәре оештырылганда төрле илләргә гастрольләргә чыга. Аларның сәяхәт картасында Болгария, Германия, Португалия, Көньяк Корея кебек илләр теркәлгән. Резидә үзен җиде дистәгә якын кешелек тату, дус коллективыннан аерып карый алмый. Шулай да үзе Гали Ильясовның «Идел вальсы», «Синең өчен», Резеда Ахиярованың «Сөембикә», Александр Алябьевның «Соловей» җырларын башкарганда, тамашачы белән ике арада аеруча тирән бәйләнеш, аңлашу урнашуын тоеп тора. Көньяк Кореяда, әйтик, концерт тәмамланганда, тамашачылар аягүрә басып шулкадәр алкышлыйлар аларны! Җырчыга, музыкантларга моннан да зуррак бәя була алырмы?!


Хәер, Резидә иҗат гомерендә рәсми рәвештә дә югары бәяләргә лаек булды. Ул күп санлы музыкаль конкурслар, фестивальләр лауреаты. 2001 елда аңа – Татарстан Республикасының атказанган, 2011 елда Татарстанның халык артисткасы исемен бирделәр. Гомерең, эшең заяга үтми дигән сүз бит бу.


Хәзер үзе бәя бирә


Кайчандыр төрледән-төрле конкурслар, сыналулар аша узган Резидә хәзер үзе дә төрле жюрилар составында утыра. Әйтик, Түбән Камада Салих Сәйдәшев исемендәге халыкара вокалистлар конкурсы, Казанда телевидениенең «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар конкурсы жюриларының әгъзасы булды. (Җырчылар Марат Фәйрушин, Гөлсирин Абдуллина, баянчы Булат Хисмәтов кебекләр иҗатка юлын шундый конкурслардан башлады.) Хәзер дә әле ТРның эшләүче яшьләр иҗаты буенча республика телевизион фестивале жюрие рәисе вазифасын башкара. Бу бит – карап, бәя биреп утыру гына түгел. Үзешчән артистларның кеше көлдерү өчен кылган мәгънәсез гамәл-хәрәкәтләрен вакытында тотып алырга, аларга әдәп-әхлак тәртипләрен өйрәтергә кирәк чаклар да булгалый.


Нәкъ үзе әйткәнчә, Резидәнең күңелендә нечкә патриотлык хисе, үз халкын тирән ярату хисе бар. Ул аны югары культуралы, белемле, тәрбияле итеп күрергә тели. Кызы Сөембикәне дә ире Нияз белән кечкенәдән шул ук рухта тәрбияләгәннәр. Өч яшенә кадәр бары тик татарча гына сөйләшеп үскән бала, әнисе кебек үк, гомуми белем бирү мәктәбе белән беррәттән, фортепьяно классы буенча музыка мәктәбен дә тәмамлый. Соңыннан университетның халыкара мөнәсәбәтләр факультетына укырга керә. Җәйләрен чит илләрдә стажировкада булганда, үзәк шәһәр мәйданнарында урнаштырылган (чит илләрдә андый тәртип бар) фортепьяноларда уйнаганын сөйли.


Кайберәүләр аннан кызларын ник Сөембикә дип исемләүләре турында сораша. «Яңа туган балама карауга ук, аның бары тик Сөембикә булырга тиешлеген күреп алдым», – ди Резидә.


Резидәгә дә чит илләргә чыгарга туры килгәнен яздык инде. «Тик кая анда ил күрү? Еш кына залның тышында, фойеда ниләр барын да сиземләмисең. Гастрольләр – киеренке хезмәт бит ул», – дип сөйли Резидә. Шулай да Америкада – Сан-Франциско һәм Нью-Йорк Сабантуйларында чыгыш ясавын, Рокия Мансур, Даян һәм Рокия Сафалар гаиләсендә кунак булганын бер дә онытмастыр, мөгаен. Җирнең теге ягында да татарлар яши. Аларның бүгенге буыннары кебек үк, яңалары да милли аңыбызны, телебезне, гореф-гадәтләребезне киләчәккә алып барсыннар иде, ди Резидә.


Фәйрүзә Мөслимова


Безнең мирас. - 2016. - №11. - 90-95 б. 

Теги: Фәйрүзә Мөслимова Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру