Журнал «Безнең мирас»

"Стенага сөялде"




Г.Камалның «Хафизәләм иркәм» музыкаль драмасы Академия театрында зур уңыш белән барды. Билгеле, төп сәхнәдә декорацияләр каты материалдан эшләнә. Өй стеналарын фанердан ясыйлар, ишек-тәрәзәләр ачыла, ябыла...



Менә без гастрольдә йөрибез. Гастрольгә чыкканда авыр декорацияләр белән йөреп булмый, барысы да йомшак материядән — чүпрәк, киндердән эшләнә һәм стенага охшатып буяп, сәхнәгә элеп куела... Менә спектакль Ижевскида бара. Соңгы пәрдә өй эчендә уйнала: сәке, аш мәҗлесе, кoдалар-кунаклар килә. Л.Салигаскарова, К.Бариев, мин һ.б.лар — барыбыз да, сәкегә менеп, аякларны бөкләп, тезелешеп утырдык. Салигаскарова театрда барган спектакльдә стенага сөялеп утырырга өйрәнгән булган, ә монда йомшак материалдан эшләнгән декорация икәнен оныткан, күрәсең. Стенага сөялим дигәндә, кинәт сәке артына төште дә китте. Сәке артыннан тик аяклары гына тырпаеп күренеп тора. Мин Каюм Бариевка: «Ай, кода, кодагый балны күбрәк чөмергән, ахры, башына киткән, күрәсең, әйдә, сәкегә күтәреп менгезик», — дип көлешеп, икебез ике кулыннан тотып, көлә-көлә күтәреп менгезеп утырттык һәм: «Кодагый, балны бик күп чөмермә, тагын стенага сөяләм дип, сәкедән егылырсың, - дип, көлә-көлә спектакльне дәвам иттердек.





Әзәл Яһүдин
«Мирас» журналы. — 1994. — №11-12. — Б.87
Фото: pixabay

Теги: Әзәл Яһүдин Яңалыклар Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру