Журнал «Безнең мирас»

Сәйдәшнең беренче мәхәббәте

Ихтимал, татар әдәбияты белән күпмедер таныш кеше Әмирхан Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» исемле әсәрен, укып ук булмаса да, һичьюгы, ишетеп беләдер. Бер көн туып, икенче көнне үләргә мәҗбүр күбәләктәй, бик кыска гомер эчендә җилпенеп, канат очларындагы ялтыравыклы бәхет тузанын кагып өлгерергә ашыккан Салих Сәйдәшев (әле яшь музыкант, мөгаллим генә) белән Гөләндәм Солтанованың (сәүдәгәр кызы) мәхәббәт тарихы бу.Кызыклы сюжетка корылган бәянның башыннан алып ахырына кадәр әдәби каһарманнар белән бергә яратып, куркып, борчылып утырсаң да, әсәрнең иң зур интригасы барыбер ахырга кала...


Инде нокта куйдым, дигән җиреннән автор, «Берничә ге­нә соңгы сүз» язып, мәңге­леккә үз иҗат җимешенә бәйләп куя: «Бу әсәр Казаннан читтә яшәгән бер ханымның кечкенә генә истәлеге нигезендә язылды. Кызганычка каршы, минем үземә аны күрергә туры килмәде – мин эзләп барганда, ул инде дөньяда юк иде (1963 елны вафат булган). Кызы Ләлә ханым белән очрашкач, ул миңа әнисенең Салих Сәйдәшне еш кына искә төшерүен, аның көйләрен пианинода яратып уйнавын, ә үләр алдыннан исә Сәйдәш музыкасын ишетергә теләвен сөйләп бирде. Билгеле, бу әсәрне язганда мин истәлек иясенең исемен үзгәртеп алуны кирәк таптым» [1].


Чигәгә төбәп атылган ут сыман, бер-бер артлы дистәләгән сорау башка суга. Бу – автор уйдырмасы гына түгелмени? Алайса, әсәр ни дәрәҗәдә документаль соң? Гөләндәмнең чын исеме ничек? Кем ул? Кайдан? Казаннан киткәч (китсә?!), кайда яшәгән? Нигә Сәйдәш турында истәлекләр язарга уйлаган? Алар ни рәвешле Әмирхан Еникинең кулына барып эләккән? Мондый уйларның очы-кырые юк!..


«Безнең мирас» журналының почта әрҗәсенә Салих Сәйдәшев музееннан хат килеп төшкәч (әле нинди хат, диген – «Гөләндәм туташ хатирәсе» әсәренә нигез булган кулъязма!), күңел төбендә оеп яшәгән бу сораулар савытыннан ташыган сөт сыман янә күпереп чыкты. Билгеле, шунда ук музейга чаптым. Кулъязманы гарәп имлясыннан кирилл хәрефләренә күчергән Гөлназ ханым Җиһаншина белән күрешеп сөйләштем. Янә бер кат музей буйлап (чү, алай гынамы икән? Сәйдәшстан буйлап ук түгелме?) сәяхәт кылдым. Кадерле аһәңсазыбызның рухына орынгандай булдым...


Фатыймаи-Зөһрә. 1918 ел
Фатыймаи-Зөһрә. 1918 ел
Салих Сәйдәшкә 18 яшь. 1918-1919 нчы еллар Салих Сәйдәшкә 18 яшь. 1918-1919 нчы еллар

Билгеле, бу кулъязманы моңарчы да укыганнардыр. Аның белән, Әмирхан агадан кала, ким дигәндә тагын бер кеше – Салих Сәйдәшев музеен оештыруда турыдан-туры катнашкан һәм, гомумән, бөек композиторыбызның һәм матди, һәм рухи мирасын барлауда гаять зур көч куйган зат – Дилбәр ханым Сәинова-Әхмәрова таныш булырга тиеш. (Җөмләдән, ул Шиһап Әхмәровның (Салих Сәйдәшевнең җизнәсе – Әминә апасының ире) килене, Үзбәк Әхмәровның җәмәгате дә.) Ник дисәң, аның шулкадәр яратып, җылы итеп язылган китабында [2] әлеге кулъязмадан өзекләр китерелә. Ләкин хатирәләрне ни сәбәпле тулаем җиһанга чыгарырга уйламаганнар? Нәмәгълүм. Шәхсән үзем һәр сәнгатькярнең, әдипнең иҗаты гына түгел, тормышы да, уңышлары белән бергә уңышсызлыклары да, кыскасы, әлеге шәхескә бәйле һәрнәрсәне кызык һәм әдәбият тарихы өчен файдалы, кирәкле дип санаганга, бу хәлне зур ялгышлык, хата дип кабул иттем. Әмирхан аганың «Татарстан» журналына биргән бер интервьюсы [3] тулысынча шушы темага багышлануга карамастан, кулъязма анда да тәкъдим ителмәгән. Артык еракка киткәнче, шуңа күз салыйк әле. (Гөлназ ханым Җиһангирова, кече күңеллелек күрсәтеп, безгә әңгәмәнең күчермәсен тапшырды.) Олпат язучыбыз болай дип искә төшерә: «Ул истәлек С.Сәйдәшев үлеп, бераз вакыт үткәч минем кулга килеп керде. Күп кенә кешеләрнең Салих турында яза башлауларын ишеттем. Бездә берәр отышлы тема табылса, шуңа тотыналар бит. Мәсәлән, Муса Җәлил белән шундый хәл булды.


Мин, киресенчә, ашыкмаска булдым, бу кампаниягә катнашасым килмәде. Истәлекне дә иясенә кире җибәрдем. Аның авторы Ташкентта яшәүче бер ханым иде. Без аның белән башта хатлар да алышкан идек. Күп еллар үтеп китте. Мин яңадан истәлек авторын искә төшердем. Аның үзен барып күрәсе килде. Адресы да бар иде, ләкин мин аны Ташкентта таба алмадым, үкенечкә каршы, ул вафат икән инде...


Минем үземне «Гөләндәм хатирә­се»н язарга этәргән сәбәпләрнең берсе – Салихның яшь кенә туташ­ны әнә шул югары даирәгә алып керү­ен күрсәтү иде. Шуннан соң ул (Гөлән­дәмнең кызы. – Р.М.) минем кулыма бер альбом китереп бирде. Шуны актарган вакытта тышсыз гади генә бер дәфтәр килеп чыкты. Бу – истәлекнең копиясе. Казанга килеп, кире киткән истәлекнең беренче нөсхәсе булып чыкты ул... Ханым миңа бу дәфтәрне алырга рөхсәт итте. Ул истәлек миндә. Ханым әнисенең рәсемен дә бирде. Шушы табышлар кулыма кергәч, хатирәмне әкренләп яза башладым. <…> Ташкенттан алып кайткан мәгълүматлар Казанда торган йортларын эзләп табарга ярдәм итте. Өй Касыйм хәзрәт мәчете артында урнашкан, урта кул сәүдәгәр йорты иде. Гөләндәм шунда туып-үскән, Салих шунда килеп йөргән.


Шуннан соң күрше-тирәдә яшәү­челәр­дән: «Нинди кешеләр иде? Тормышлары нинди иде?» – дип сораштым. Гөләндәмнең үзе турында: «Бик матур, бик сөйкемле кыз иде, гомумән, бик оригинально – күзләре зәң­гәр, чәчләре кара иде», – дип сөйлә­деләр».


Кулъязманы укыганда Әмирхан ага Еникинең чыганак материалга никадәр якын килеп иҗат итүе, хатирәләрдәге бер генә өтернең дә төшереп калдырмавына таң каласың: ул, уналты битлек истәлекне чүпрә салып кына ике йөз битле бәянга әверелдергән гүя! Бер карасаң, һични өстәмәгән дә кебек, бары матурлаган, бизәгән генә...


Инде табышмакларны чишәр вакыт җиткәндер. Беренчедән, «Гөләндәм»нең чын исеме – Фатыймаи-Зөһрә. Ул, чыннан да, әсәрдәге кебек, Әхмәтҗан Солтанов исемле сәүдәгәрнең кызы. Аның әнисе, чыннан да, әсәрдәге кебек, Сембер ахунының кызы. Дөньяга юксылларның бөек юлбашчысын «бүләк итәчәк» шәһәрдә урыс интеллигенциясе арасында үсеп, алдынгы карашлы хатын булып җитешкәнгә күрә, ул, билгеле, кызын да үз үрнәгендә тәрбияләүне максат итеп куя. Шул рәвешле, Әхмәтҗан ага йортында 18 яшьлек (гомернең бәйрәмгә тиң мизгеле!) музыкант, мөгаллим Салих Сәйдәшев пәйда була...


Татар дәүләт Академия театры коллективы. Икенче рәт, сулдан икенче – Кәрим Тинчурин; өченче рәт, сулдан өченче – Салих Сәйдәшев. 1927 ел

«Иске» дөньяның нигез ташлары какшап, мәңгелеккә дип төзелгән илнең (безнең туфракта һәр дәүләт шулай төзелә), андагы тормыш-көнкүрешнең, җир тетрәгәндәй, түбәсе чатнаган, диварлары җимерелгән көннәр бу... Коры җирнең алтыдан бер өлешенә терекөмештәй авыр алсу томан төшеп, һавада кан исе аңкып торган чаклар... Җиһан «Ура!» һәм «Долой!» тавышларыннан тетрәп тора! Шундый шартларда – иминлек, тынычлык харәбәләре өстендә, моңарчы азмы-күпме анык чамаланган киләчәк солдат итеге астында калган вакытта, контраст рәвешендә, бар тәшвиш-вәсвәсәләргә үч итеп, ике яшь йөрәктә мәхәббәт хисе яралуы гаҗәпме?


Гаҗәп түгел. Әмма куркыныч...


Әй-йа, яшьлеккә курку хасмыни? Шуңа күрә без ни әсәрдә, ни истәлекләрдә тирә-юньдәге Ватандашлар сугышын, Казанның әле аклар кулына бирелеп, әле кабат кызыллар кулына кайту мәрәкәсен күрмибез, сизмибез. Без фәкать пианиноның таң җиледәй бәгырьне сыйпап, күңел кылларын тарап узганын гына тоябыз, без әсәрнең дә, истәлекләрнең дә башыннан ахырына кадәр милли моңнарда йөзәбез, беренче чирканчык алган профессиональ татар музыкасы дулкыннарында чайкалабыз һәм... мәхәббәт учагында янабыз: каһарманнар белән бергә ләззәт кичәбез, куанышабыз, сагышланабыз, борчылабыз... өметләнәбез...


Язмышның, өйрәнчек каләм иясе кебек, сюжет линиясен һич мантыйксыз рәвештә ялгыш, кирәкмәс юлга борып җибәрү гадәте барлыгын исәпкә алсак, бу күгәрченнәрнең дә сукмаклары аерылачагы, аларның һичкайчан кавышмаячагы, бер-берсенә насыйп яр булмаячагы шаккатырга тиеш түгел шикелле. Фатыймаи-Зөһрәне әти-әнисе бай егеткә кияүгә бирергә карар кыла. Салих сөйгәнен үзе белән бергә качарга чакыра. Кыз ризалаша, әмма... әмма... Язмыш турында яңа гына ни дидем әле?


Мин, «Гөләндәм туташ хатирәсе»н укып чыккач та, заман кадерләп үстергән прагматиклык агачының ачы бер җимеше буларак, гөнаһтан-фәләннән курыкмыйча: «Әйе, шулайдыр инде... Качарга ният итеп, кача алмагандыр, – дип каш җыерган идем. – Калын янчыклы кияүне кем дә кем ыштансыз сыерчык сыман сайрап торган буш кесәле музыкантка алыштыра инде? Кызлар һәр чорда шул ук кызлар кана!» Ә менә Фатыймаи-Зөһрәнең ошбу язмасын укыгач, «бердәнбер дөрес» фикерен тапкан күңелгә корт төшә...


Сәйдәшнең беренче мәхәббәте...


Язмамны шулай дип атадым бит. Ай-һай, хөрмәтле автор иптәш, болай дип әйтергә дәлилләрең саллымы? Күктән алган фикерең түгелдер бит? Ышанып әйтәсеңме? Чынлапмы?


Билгеле, мин ул вакытта яшәмәгән, Салих ага белән аралашмаган, аның артыннан күзәтеп йөрмәгән... Вак-төяк гыйшыйк-мыйшык хисе, бәлки, аңарчы да яшь йөрәкне кытыклагандыр. Әмма иманым камил: Фатыймаи-Зөһрә Салих Сәйдәшевнең беренче зур, чын мәхәббәте булса кирәк; Салих Сәйдәшев тә Фатыймаи-Зөһрәнең иң беренче (бердәнбер дә булырга бик мөмкин), иң зур мәхәббәтедер...


Чү! Тәртипләп...


Композиторыбызның беренче хатынын – Валентина Мухинаны – өзелеп яратуы шиксез. Бу елларда ул очынып йөри, армый-талмый, илһамланып иҗат итә, музыка яза – «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар», «Таһир-Зөһрә», «Зәңгәр шәл»... Зенитта чагы! Бөтен СССР буйлап татар театры гастрольләре гөрли, тамашачылар елга булып спектакльләргә агыла, «Салих Сәйдәшев концерты» дигән афиша заллар тутыра... Әмма, кызганыч ки, күкләр Валяга озын гомер бирми, бала тапканда каны бозылып, гүзәл хатын бакыйлыкка күчә. Иң күңелсезе, шушы хәл Сәйдәш тормышындагы барлык фаҗигаләргә юл ача: киләчәктә тагын ике баласын югалтачак ул, зур трибуналардан сүгеләчәк, театрдан куылачак, үлеменнән соң онытылуга дучар ителәчәк (мәсәлән, 60 һәм 65 яшьлек юбилейлары үтә тыйнак рәвештә Композиторлар берлегендә генә үткәрелә, чакыру тексты гади машинкада гади почта кәгазенә бастырыла), Казан консерваториясендә сак­ланган архивы юкка чыгарылачак... Хатын-кызлар мәсьәләсендә дә гел уңышсызлык көтәчәк аны. Валентинадан соң Сафия Алпаева исемле кассиршага өйләнәчәк ул, билгеле, Сафия ни аны, ни аның иҗатын аңламаячак. Салих ага аерылып, йортсыз-җирсез калган бер артистны үзенә кертәчәк тә, соңрак әлеге артистны хатыны өстендә тотып, үзе йортсыз-җирсез калырга мәҗбүр булачак. Өлкәнәйгәч, тагын бер өйләнеп караячак. Асия Казаковага. Ләкин аның белән дә тормышы рәтләнмәячәк, ханым тиз арада җәмәгатенең кем икәнен дә онытып, барлык игътибарын, вакытын үзенә һәм Фәрхәт исемле малаена багышлаячак. Салих ага 1954 елда Мәскәүгә операция ясатырга барачак. Ярдәм итәргә, күз-колак булырга дип ияреп барган Асия ханым, ни гаҗәп, үз вазифаларын ташлап, кайтып китәчәк... Операциядән айныган Сәйдәш, персоналны борчырга теләмичә, үзе аякка басачак, әмма әллә абынып, әллә башы әйләнеп, егылачак, шуннан хәле кис­кен начараячак һәм бераздан Казанга күренекле аһәңсазның үлеме турында хәбәр кайтып ирешәчәк...


Үтә сабыр, итагатьле, әдәпле зат, ул һичкайчан башына төшкән борчуларын кешегә күрсәтми, көрсенер урында – елмая, үкереп елар урында – көлә һәм барлык сагышын, кайгысын, хәсрәтен эчкә батыра, эчкә батыра... Шуңа да, төрле хисләрдән тулы калебенең бервакыт шартлап, чәчрәвекләренең илаһи моң булып нота кәгазьләренә түгелүе, рояль телләренә кунуы, миллионлаган-миллионлаган йөрәккә үтеп керүе – үтә табигыйдер, мөгаен.


Җиһан кадәр җиһанда япа-ялгызы калган шушы елларда (1926-1954) нәрсә яшәтә аны? Тәүге мәхәббәте түгелме? Ихтимал, ул Валентинаны да юксынгандыр, аны да күрәсе килгәндер, әмма, нишләмәк кирәк, җир куенына бер кергән кешене кире кайтарып булмый шул. Ә Фатыймаи-Зөһрә бар... Ул исән... Бик еракта булсын, әмма исән! Ул да аны сагынадыр! Ул да аны яратадыр! Кеше табигате гаҗәп нәрсә бит: берәр якыныңның мәңгелеккә гарешкә ашканын аңлау шул ук якыныңның мәңгелеккә берәр кая, әйтик, чит илгә, Америкага китүен аңлауга караганда авыррак, җәрәхәте тирәнрәк. Югыйсә, теге очракта да, бу очракта да син аны мәңге күрмәячәксең! Китте! Бетте! Әмма икенчесендә, аз да түгел, күп тә түгел – өмет кала... Кайтыр, барырмын, күрешербез, дигән өмет. Сәйдәшне дә, миңа калса, шушы өмет яшәткән. Һәм... аның бу өмете акланган да. Сукмаклары аерылганнан соң, төгәл утыз ел гомер узгач (!), кабат очраша алар. 1949 елда. Салих Сәйдәшевнең соңгы гастрольләре. Шул «соңгылык»ны сизгәндәй, Ташкентта ул үзе Фатыймаи-Зөһрәне эзләп таба. Күрешәләр. Икесе дә яшисен яшәгән. Олыгайганнар. Буй җиткән балалары бар. Икесе дә толлар: Фатыймаи-Зөһрәнең ире утызынчы еллар тегермәненә эләгә... (Нәкъ менә шушы фактны игътибарга алып, мин «Гөләндәм» дә гомер буе Салихка карата булган мәхәббәтенә тугрылык саклагандыр дип гөманлыйм. Янә Әмирхан Еникинең «Берничә генә соңгы сүзе»н искә төшерик әле: «...ул миңа әнисенең Салих Сәйдәшне еш кына искә төшерүен, аның көйләрен пианинода яратып уйнавын, ә үләр алдыннан исә Сәйдәш музыкасын ишетергә теләвен сөйләп бирде...») Үзе әүвәл кинотеатрда пианиночы булып эшли, аннары балалар бакчасында музыкаль белем бирә – кыскасы, мөгаллименең тырышлыгы юкка китми.


Бу очрашуда ни-нәрсә сөйләшкән алар? Яшь чакларын искә төшер­гән­нәрме? Тинчуриннарны хәтергә алганнармы? «Шәрык» кичәләрен сагынганнармы? Ниһаять, тормышла­рыннан зарланганнармы? Язмышларын ка­һәр­лә­гәннәрме? Әллә... тәкъдиргә күн­гәннәрме? Кулъязма Салих Сәйдәш сүзләрендә кинәт кенә өзелә. Ихтимал, без бу сорауларга һичкайчан җавап тапмабыз...


Рүзәл Мөхәммәтша


"Безнең мирас". - 2015. - №5. - 98-103 б. 


______________________________________


1. Әмирхан Еники. Әсәрләр. Биш томда. 3 том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты. – 2002. – Б.399.


2. Салих Сайдашев. Страницы жизни и творчества композитора. – Казань: Татарское книжное издательство. – 2009. – 214 с.


3. «Хатирәләр» яңарганда...» Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники белән Казан дәүләт педагогика институты аспиранты Әлфия Мотыйгуллина әңгәмәсе. Татарстан ж., №3-4, 1994. – Б.92-94.

Теги: Рүзәл Мөхәммәтша Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру