Журнал «Безнең мирас»

Сатылган хан

Сатылган хан – 1491-1506 нчы елларда Касыйм ханы, Нурдәүләт ханның улы. Тарихи чыганакларда ул Салтан-хан, Салтаган, Сан-Таган, Алтыган, Салтыган, Саитыгхан, Сатылган-салтан исемнәре белән дә билгеле.


Сатылган хан. П.А.Панкин коллекциясеннән. Рәсем «Касимовские ханы и султаны» исемле календарьдан (редакторы – Д.В.Мөхетдинов) алынды.

Сатылган әтисе исән вакытта ук хан була. Моны Иван Васильевич Рязанский белән аның ир туганы Федор Васильевичлар арасында 1496 елның 19 августында төзелгән килешү шартнамәсе дәлилли. Анда: «А Орды знати и ведати мне, великому князю, и царевичей ясак Сатылганов, или хто иной царевич будет на том месте. А имати ми у тобя выход и царевичев ясак, с твоей отчины треть, по старым дефтерем, по крестному целованью. А коли яз, князь великий, в Орду не дам и царевичу ясака, и мне и у тобя не взяти», – дип язылган. Аңлашылганча, биредә Рязань кенәзләренең татар ханына ясак түләп торулары турында сүз бара.


1491 елда Сатылган рус, касыймлылар һәм казанлыларның Зур Урдага уртак хәрби походын җитәкли. Әхмәт ханның уллары Сәет-Әхмәт һәм Шәех-Әхмәт ханнарга каршы яу чаба. Әлеге һөҗүм Алтын Урда мирасы өчен тарткалашуның дәвамы булып күренсә дә, ул Кырым ханы Миңлегәрәйгә ярдәм йөзеннән эшләнә. Кенәз Иван Васильевичның 1491 елның 21 июнендә Кырымга язган грамотасында әлеге хакта: «От великого князя Ивана Васильевичя всея Руси князю Василью Ромодановскому. Писал ко мне Менли-Гирей царь в своих грамотах с Мереккою и с Кутушом, чтобы мне послати на поле под Орду Саталгана царевичя, да и русскую рать и казанскую рать. И яз Саталгана царевичя послал на поле с уланы и со князми и со всеми казаки, да и русскую рать; а в воеводах есми отпустил с русской ратью князя Петра Микитича да князя Ивана Михайловичя Репню-Оболенских; а людей есми послал с ними не мало; да и братни воеводы пошли с моими воеводами и сестричичев моих рязанских обеих воеводы пошли. А в Казань к Ахмет-Аминю царю послал есми брата твоего князя Ивана, а велел ему есми итти с казанскою ратью вместе наезжати Саталгана царевича», – дип искә алына.


Сатылган хан әтисе Нурдәүләт каты авырган 1501-1503 нче елларда Мәскәүдә тотык булып тора. Бу турыда Миңлегәрәй 1501 елның 23 июлендә Кырымнан Иван Васильевичка җибәргән грамотасында: «...мой Саталган царевич у тебя на Москве живет», – дип искәртә. Ә инде әтисе вафатыннан соң, 1504 елда хан янәдән Касыйм белән идарә итә башлый.


Сатылганның 1505-1507 нче елларда ир туганы Җәнәй белән Казанга һөҗүм итү сугышларында катнашуы, Мөхәммәдәмин ханга яу чабуы, әмма җиңелүе билгеле. Ул бу вакытта рус гаскәре составындагы татар полкларын җитәкли.


Шул чорның сәяси интригаларында күпмедер дәрәҗәдә роль уйнаган татар ханы Сатылган исеме тарихи чыганакларда 1506 елдан соң искә алынмый. 1506-1508 нче елларда аны туганы Җәнәй алыштыруы билгеле.


Текстны басмага Ленар Гобәйдуллин әзерләде.


"Безнең мирас". - 2023. - №1. - Б. 28-29. 

Теги: Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру