Журнал «Безнең мирас»

Сара Садыйкованың композитор булып китүенә этәргеч ясаган вакыйга

Кәрим Тинчуринның "Кандыр буе" спектаклендә  Фәридә ролен миңа бирделәр. Мин бер урында җырларга тиеш идем. Ләкин Сәйдәш көй язмый да язмый. Өлгерә алмыймы, әллә гел оныта килә, билгесез.


- Салих абый, - дим, - языгыз әле миңа бер матур җыр шушы төшкә, - дим.


- Әй, бәгырь Саракай, һич кенә дә яза алмыйм, вакыт юк, син тот та үзең язып кара әле шул көйне, - диде Сәйдәш.


- Ничек инде мин көй чыгарыйм? Мин бит җырлаучы гына, композитор түгел! - дидем.


- Әнә, - диде Сәйдәш. - Минем бүлмәгә кереп утыр да яз!



Кереп утырдым мин аның бүлмәсенә...


...Тибрәнмәче, йөрәк, тоткын коштай,


Үзеңә тиң, үзеңә тиң йолдыз сайлый алмагач... -


дигән сүзләргә, чыннан да, көй сымак нәрсә китереп чыгардым бит. Бу көй Сәйдәшкә бик тә ошады.  Ул аны бераз үзгәртте, шомартты, баетты да оркестрга салды һәм ул көй шулай Сәйдәш иҗатына кереп тә калды.


Менә шушы вакыйга азакка таба минем композитор булып китүемә бик зур этәргеч булгандыр дип уйлыйм.


(Бу вакыйганы Сара апа 1980 елда сөйләде)


Рабит Батулла

Теги: Рабит Батулла Яңалыклар Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру