Журнал «Безнең мирас»

Сәхнә – аның тормыш аренасы!

Данил Салихов әдәби иҗатка сәхнә аренасы аша килде. Хәер, татар драматургиясенә көчле авторларның байтагы сәхнә аша килгәннәр, ягъни артистлык тәҗрибәсе аларга күренекле язучылар дәрәҗәсенә күтәрелергә ярдәм иткән. Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт, Габдулла Шамуков, Гамир Насрый, Риза Ишморат, Сәет Шәкүров, Хәй Вахит, Рәйсә Ишморатова, Туфан Миңнуллин, Рабит Батулла, Рәдиф Сәгъди, Юныс Сафиуллин, Гафур Каюмов – әнә шундыйлар. Шулар арасында драматург, бер үк вакытта прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе дә булган Данил Салихов татар театр сәнгатендә лаеклы урын алып тора.



Дөрес, татар драматургларының аерым бер зур катламы әдәби иҗатка театр сәхнәсеннән түгел, ә халкыбызның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашып, әдәбиятыбызның башка жанрлары аша килгәннәр. Әйтик, Мирхәйдәр Фәйзи, Фатих Әмирхан, Юныс Әминов, Шамил Шаһгали кебек драматурглар сәхнә әсәрләрен театр белгечләре буларак иҗат итәләр. Әдәбиятыбызның проза жанры аша драматургиягә Шәриф Камал, Шамил Усманов, Аяз Гыйләҗев, Шәриф Хөсәенов, Диас Вәлиев, Фоат Садриев, Әхәт Гаффар килә. Поэзия жанры Һади Такташ, Гадел Кутуй, Илдар Юзеев, Рөстәм Мингалим, Разил Вәлиев, Зөлфәт Хәкимнәрнең драма әсәрләрен сәхнәгә менгерә. Ә менә күренекле галимебез, фольклорчы, шагыйрь Нәкый Исәнбәт сәхнә әсәрләрен, нигездә, татар халык иҗаты, фольклорга таянып иҗат итә. Язучыларыбызның Ризван Хәмид, Мансур Гыйләҗев кебек бер өлеше әдәби иҗатларын турыдан-туры драматурглар булып башлап җибәрәләр.


Әлбәттә, драматургларыбызның әдәби иҗатын шушы рәвештә төркемләп карау күпмедер дәрәҗәдә символик бүленештер дә, әмма монда шактый гына хаклык та бар дип уйлыйм. Бу урында шунысын да әйтеп китәргә кирәк – Данил Салиховның драматургия жанрындагы иҗатын теге яки бу дәрәҗәдәге әлеге бүленешнең һәрберсенә дә диярлек кертеп була. Беренчедән, ул – әдәби иҗат эшенә сәхнә аша килгән шәхес, икенчедән, Данил Салихов бүгенге көндә шактый тәҗрибәле прозаик та: аның «Казан утлары» журналында басылган (2016 елның 11-12 нче саннарында) «Чукрак» исемле романы әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан яратып кабул ителүе шул хакта сөйли. Шунысы да бар, күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗев, Данил Салиховның «Чукрак» дигән әсәре буенча куелган спектакльне карагач, авторга: «Чукрак» – әзер роман, аны киләчәктә үзгәртеп язарсың әле», – дип киңәш биргән булган. Роман басылып чыккач, Аяз Гыйләҗевнең бу гөманы расланды.


Данил Салихов – публицистика жанрында да актив эшләүче әдип.


Шулай да, әйткәнебезчә, Данил Салихов драматургия жанрына, нигездә, театр сәхнәсе аша килгән язучы. Аның язучылыкка илткән иҗат юлы Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәм Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәләрендә куелган спектакльләрдә уйнаган артист буларак башланып китә. Бу сәхнәләрдә ул татар, рус, чит ил драматурглары һәм үз әсәрләрендәге егермеләп рольне башкаручы булып таныла.


Шушы чордан соң инде аның бөтен гомере Татарстанның, Башкортстанның, Россия Федерациясендәге башка рус һәм милли театрларның иҗади тормышына тыгыз бәйләнештә дәвам итә.


Данил Салихов Кәрим Тинчурин исемендәге театрда Туфан Миңнуллинның «Гармун уйный беләсеңме?» әсәре буенча куелган спектакльдә Наил ролендә

Шулай итеп, театр сәхнәсе Данил Салиховны олуг әдәбиятка, драматургиягә, язучылык иҗатына алып чыга – ул теше-тырнагы белән үҗәтләнеп (һәм, әлбәттә, үзенең әдәбиятка сәләтлелегенә нигезләнеп) сәхнә әсәрләре иҗат итә башлый. 1988 елда инде тәҗрибәле актерның һәм яшь драматургның «Туй күлмәге – соңгы бүләгем» дигән әсәре Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсенә менә.


Чыңгыз Айтматов укуларында. Кыргызстан, 2017 ел

Бүгенге көндә Данил Салихов – Россиянең 11 дәүләт театры сәхнәләрендә 38 спекталь куйдырган тәҗрибәле драматург. Бу урында шунысын да ассызыклап үтәсе килә: Россиядәге төрле дәрәҗәдәге дәүләт театрларында әсәрләрен сәхнәләштергән драматург беркайчан да үзенең туган Актанышындагы үзешчән драма коллективлары белән иҗади бәйләнешен туктатмый. Әйтик, 2004 елдан алып 2012 елга кадәр генә дә Актаныш районының утыздан артык үзешчән театры сәхнәләрендә аның 65 әсәре куела. Һәм аларның сәхнәдә уйналуы инде йөзләрчә, ә бәлки, меңнәрчә мәртәбәдер.


***


Әмма Данил Салихов дигән ир-егет, чып-чынлап театр һәм әдәби иҗат дөньясына кереп киткәнче, шактый бай биографик тәҗрибә туплый.


Ул 1958 елның 7 октябрендә Татарстанның көнчыгышындагы Актаныш районында дөньяга килә. Актаныш ягы республикабызның татар милләтенә иң хас булган, халкыбызның тарихи традицияләрен бүгенге көнгә кадәр саклап килүче төбәкләрнең берсе. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне Аллаһы Тәгалә һәм табигать юкка гына Актанышта тудырмагандыр. Безнең язучылар, аның эшчәнлеге хакында сүз чыкканда, Минтимер Шәймиев президентлык иткән елларны «Татар халкы тарихының алтын чоры» дип бәялиләр. Данил Салиховның кендек каны Актаныш төбәгенең әнә шундый иҗтимагый һәм уңдырышлы туфрагына тама!


Төрле илләрдән җыелган каләмдәшләр белән. Азәрбайҗан

Территориаль яктан төгәлрәк әйтсәк, Данил Актаныш районының Киров исемендәге совхоз бистәсендә дөньяга аваз сала. Шул авылда чын татар моңнары, татар рухында тәрбияләнеп, шунда урта белем алган Данил Салихов 1976 елда, ягъни 17 яшендә, күңеленә җыр-музыка корты кереп өлгергән егет буларак, Казан музыка училищесының вокал бүлегенә укырга керә. Тик туган авылында һәм райондагы үзешчән сәнгать түгәрәкләре аша җанына сеңгән театр дөньясы егетне үзенә тарта һәм ул 1979 елда Казан театр училищесына күчә. Данил анда киләчәктә күренекле сәхнә әһелләре булачак яшь артистлар, шул исәптән Галиәсгар Камал театрының бүгенге баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән бергә укый.


«Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелү турында таныклык алган көн. Татарстан Президенты Сарае. 2000 ел

Училищены тәмалагач ук, 1983 елдан Камал театрында актер булып эшли башлый, ә 1985-91 елларда – Тинчурин театры актеры.


1992-95 елларда ул «Салават күпере» журналының баш мөхәррир урынбасары булып эшләде.


1966-2006 елларда, инде Татарстанда һәм Россиядә билгеле язучы булып өлгергәч, Данил Салихов Россия әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазыйфаларын башкарды. Бу елларда ул СССР һәм РСФСР Язучылар берлекләренең әдәби фондлары эшчәнлегенә якыннан катнашты, татар язучыларының көнкүреш һәм финанс хәлләрен яхшыртуда зур эшчәнлек күрсәтте.


2003-2008 елларда исә Данил Салихов Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеген җитәкли. Яңадан Казанга кайткач, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып эшли.


Бүгенге көндә ул – Татарстан Язучылар берлеге рәисе.


Күрәмсез, аның бөтен хезмәт юлы Россиядәге дәүләт театрлары һәм Татарстан Язучылар берлеге эшчәнлеге, аларның иҗади тормышы белән бәйләнгән.


***


Татар театры үзенең тарихы белән Россиядәге иң бай милли сәхнә сәнгатеннән санала. Ә театры бай булган халыкның драматургия жанры да бай була. Тарихи татар театры үзенең сәнгати сыйфаты белән дә бик бай. Шуңа күрә яңа, үзенчәлекле пьеса иҗат итү өчен, татар драматургыннан гаять зур интелектуаль көч сорала. Бүгенге сәхнә татар авторыннан яңадан-яңа алымнар, үзенчәлекләр, кабатланмас сюжетлар көтә. Драматург һәр әсәрендә яңадан-яңа ачышлар ясарга тиеш. Сәхнә, тамашачылар, режиссерлар көн дә шуны сорый, шуны таләп итә. Бүгенге үзенчәлекле сәхнәгә яңалык алып килүче драматург гаять тә җаваплы каләм иясе ул. Ярый әле театр тамашасының иҗади алымнары чиксез төрле. Шуңа күрә дә һәр драматургның үзенә генә хас иҗади йөзе, иҗади юлы була. Әйтик, бер драматург тирән фәлсәфи чараларны алга сөрә, ә икенчесе юмор-сатира белән алдыра, кайберәүләр мелодрама төрен алга этәрә, тирән лирик драматурглар, әкияти-фантастик пьеса язучылар да бар. Ә менә мин Данил Салиховны театраль сюжет остасы дип санар идем. Ул драматургиядә бөтенләй көтелмәгән сюжетлар иҗат итәргә маһир. Үзе әйтергә теләгән вакыйгаларны автор шундый көтелмәгән борылышлар белән баета ки, күп вакытта тамашачы мондый кинәтлектән гаҗәпкә кала, аерым мизансценаларда, үзе дә сизмәстән, гөрләтеп кул чаба башлый.


Мондый көтелмәгән, ләкин бик тә театраль сюжет борылышлары Данил Салиховның бөтен драматургиясендә кызыл җеп булып сузылып бара. Шундый спектакльне авторын әйтмичә генә куйсаң да, тамашачы, бу бит Данил Салиховныкы, дип кычкырачак. Сюжетның көтелмәгән борылышларга бай булуы Данил Салиховның бары тик үзенә генә хас булган драматургик алымы, иҗатының яңалыгы булып тора.


Хатыны Рәмзия ханым белән

Әлбәттә, «Безнең мирас» кебек олпат журнал өчен язылган бер мәкаләдә генә тәҗрибәле драматургның бөтен иҗади үзенчәлекләренә, гомум иҗатына тулаем бәя биреп бетереп булмый. Ләкин мин замандашым, иҗади хыялларыбыз һәм иҗади мөмкинлекләребез уртак булган, меңьеллык язма әдәбиятыбызда бер чорда яшәп иҗат иткән каләмдәшем Данил Салихов шәхесенә һәм иҗатына үземнең тыйнак кына бәямне биреп калдыруыма канәгать булып калам.


Шунысы хак: сәхнә – аның бөтен тормыш аренасы!


Гәрәй Рәхим, Татарстанның халык язучысы


Фоторәсемнәр Данил Салиховның шәхси архивыннан һәм «Кәрәз-клуб» тупланмасыннан алынды.

Теги: Гәрәй Рәхим Яңалыклар Татар гаме

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру