Журнал «Безнең мирас»

Ризаэддин Фәхреддиннең кызы Әсма Шәрәф белән аралашу тарихы (хатларның дәвамы)

Әсма һәм Арслан Шәрәфләрнең Кичүчаттан алган тәэсирләре соңгы сулуларына кадәр җитте. Әтисенең туган авылыннан күчергән энергия, яшәү көче аңа шактый гомер өстәде кебек. Ул авылдан яңа көч, дәрт белән, илһамланып кайтты. Аннан соңгы атларда бу очрашуны искә алмаган юллар бик сирәк була иде.


Исәнме-саумы, Рәфкать туган!

Күп сәлам соңында иң яхшы теләкләр. Ничек кызык була бит кайчакта. Сиңа хат язам дип әзерләнеп утырганда, синнән хат килеп керде. Рәхмәт сиңа, хатың, хәбәрләрең өчен. Инде үземнең сүз башы: әниең Гайнелгыйлем ханымга, әтиең Шириаздан якташка, туганың Әлфиягә, кунак абыстайларга (исемнәрен белмәдем) бездән күптән-күп сәлам, хәерле теләкләр. Зур рәхмәт. Гаҗәп хәл булды, алай сирәк була: синең әниеңне беренче күргәч тә, будто бы әллә кайчан очрашкан, танышкан, якын белешкән кеше шикелле хис булды. Кайдан-нидән шулай? Вакыт аз булган аркасында озаклап сөйләшеп утырырга да туры килмәде, алдагы аш бүлмәсендә дә утырмадык. Ярый инде, якын дуслар булып калдык. Кичүчатлылардан мине сораучы булса, һәрвакыт бездән сәлам! Уңышлар телибез Кичүчат халкына. Миңа бик якын булдылар. Мине күргән, танышкан кешеләргә сәлам күндерә күр. Кичүчат халкы бик тәртипле, игътибарлы, уңган кешеләр булып хәтердә калды. Әткәйне хөрмәтләп истә тотулары да безгә күңел шатлыгы булды. Сиңа тырышып шул «бикле» мәктәпне ачуың, уку үзәген яңартуың өчен рәхмәт. Эшең бик күп булыр. Әткәй гомере буе ялкауларны, вакытларын әрәм итүчеләрне яратмады. Әгәр кичүчатлыларны күрсә, андый булмаганнары өчен шатланыр иде.


...Без кайткач, килә торган бөтен туган-тумача хәл белергә килделәр. Миңа әйтәләр: «Әсма апа, ну и ну! Син безнең «Герой нашего времени» булдың. Өйдә йөри алмаган кеше, шундый ерак җирдән сәяхәт итеп кайттың», – дип исләре китте. Үзем дә хәйран булам, барырга, күрергә, әткәйнең күп сөйләгән Кичүчатын күрергә шулхәтле теләк зур булган, көч-хәл биргән Ходай. Сез чакырып киткәч, Арслан әйтте: «Әннә, йөри алмыйсың, үзең хәлеңне кара. Бик барасың килсә, мин һәрвакыттагы шикелле ярдәм итәрмен. Үзең хәл кылырсың», – диде. Билгеле, әгәр Арслан шундый ярдәмчел булмаса, бара да алмас идем. Кызганыч, Риза Ишморат бара алмады. Ул бит хәзерге көндә әткәйнең үзен исән чакта күргән бердәнбер кеше. Сиңа аның газетада бу арада чыккан мәкаләсен җибәрәм. Аны күбрәк кеше укыса яхшы булыр иде. Кисеп салырга туры килә, конвертка сыймый. Үзебезне телевизордан күрмәдек әле. Менә мин сиңа йомышлар язам, шуларга җавап язарсың. Әле ярый китәр көнне өйгә Самдун абзаң килеп сөйләшеп, танышып утырды, юкса мин бик борчылып (илтифат итмәде дип) китә идем. Син җибәргән газетада Кичүчат, «Елховнефть» турында гына. Тантана турында юк.


1) Таһир Габдрафиковка күп сәлам, зур рәхмәт. Илтифаты өчен, ихтирамы өчен, чакырганы өчен.


2) Әнвәр Шакирҗановка, апасы Нурсинә апага бездән сәлам, күчтәнәчләре тәмле. Зур рәхмәт!


3) Самдун абыеңа күп сәлам, зур рәхмәт матур фотолары өчен. Аңар хат кисәге язам, биреп, җавап сорарсың. Сорау: монда бер тарихчы (татар) русча «Татарстан» журналында әткәй турында мәкалә яза, шунда актыкта: «әле менә аның туган авылы Кичүчатта шундый ихтирам белән тантана үткәрелде, мемориаль такта [куелды], яңа мәчет [ачылды] (фото Самдунныкы)», дип язсам, ди, «мәчет Ф.Самдун проекты буенча» дип күрсәтсәм, ди, автор рөхсәт итәрме?


4) Инде: Гөлнәзирә ханымга күп сәлам, күчтәнәчләренә зур рәхмәт. Танышканга күңелем булды. <…>


Гөлнәзирә ханым ничек белә чибәр абыстайларны? Кемнәрне белгән, кемнәр кайда булган? Шуларны сорарсың, язарсың.


5) Тәзкирә ханымга күп сәлам. Безнең шәҗәрәнең бик ерак кына бер тармагында бер генә «Уразай» бар. Син аңарга әйтерсең, Уразайның өске якка ата, баба, баба-бабалары; шулай ук аскы якка балаларның балалары – менә кемнәр билгеле; исемнәрен язып җибәрерсең. Ул үзе Уразайлар белән бик кызыксынган иде. Тикшереп карасын.


Менә бер гаҗәп, кем булмасын, Кичүчат кешесе күптән таныш, үз кеше шикелле булды. Мин анда тумаган, авылда тормаган, гореф-гадәтләрен дә белми идем. Ә нишләп кичүчатлылар үз кеше булып күренәләр икән? Бәлки, син әйтерсең? Алардан әллә нинди кешелеклелек, йомшаклык тоела шикелле.


Рәфкать! Минем записканы Самдун әфәндегә бир дә, җавапны миңа язарсың. Ярый, хатым бигрәк зур булды. Әле Кичүчат якташларга да хат язасым бар. Исәнлек, эшләреңдә уңышлар теләп калам.


Әсма апа. 30/Х – 1992


Исәнме-саумы, Рәфкать туган!

Бик күп сәлам сиңа, әниеңә, әтиеңә, Әлфиягә, кунак абыстайларга! Мин аларның һәркайсын гел исемдә тотам, ничек сездә кунак булганнарым да күңелемдә. Бу арада сиңа озын хат язып, газетадагы Риза Ишморатның мәкаләсен салган идем. Сиңа төрле сораулар да бар иде. Вакытың бик тар булса да, җавап язганыңны көтеп утырам. Өйгә кайтканнан бирле исем китә: Кичүчат та, андагы кешеләр дә беренче күргән шикелле түгел, әллә кайчан күргән, танышкан шикелле якын кешеләр булып тора. Үзем дә гаҗәпләнәм. Әткәйнең үткән гомерен күңелем белән якын иткәнгә, аның туган җирендәге яңа буын да шулай якын була икән. Аның яшьтәшләре әллә кайчан үлеп беткәннәр, әткәйгә дә бит 133 яшь. Күрәсең, аның заманындагы халыкның тәрбияле, тәүфыйклы, кешелекле гадәтләре, күчә-күчә, яңа буынга да йогынты ясагандыр. Инде сиңа Марсель Әхмәтҗановның мәкаләсен җибәрәм. Бәлки, үзе дә салгандыр.


Миннән Әнвәр әфәнде (чыбык очы) белән апасы Нурсинә ханымга сәлам. Инде син аңардан сора, Әсма апа үзләренең нәсел-нәсәпләре белән бик кызыксына. Аңарда (Әнвәрдә) үзенең ата-бабалары – ерак бабалары турында берәр язмалары бар микән? Булса, син күчермәләрен җибәр. Мин дә эзләп карармын. Тирәннән тикшергән, кызыксынган кешеләр булмагандыр, чөнки караңгы, куркыныч елларда Р.Ф.ка катнаштырмак булганнардан куркып, яшереп тә торганнардыр. Язучылар да (сатлык җаннар) язмаларында аның зур галимлеген югалтып, «мөфти» булганы өчен кимсетеп, хурлап язып, безне Зәйнәп апам белән нинди кара хәсрәткә салалар иде. Безнең бүтән хәсрәтләр дә, кайгылар да баштан ашкан чак иде. Мөфти булып, аның ислам тарихын бөтен тирәнлеген, философиясен белгән кеше дип тә түгел, гади намаз әһеле дип кенә яздылар. Хәтта бервакыт Тукай да кайдадыр язган: «Хәзерге көнне ислам дине тарихын тирәннән белгән Риза Фәхреддиннән бүтән кеше дә юк әле дип уйлар идем», – дигән.


Инде Юлдаш бабабыздан килгән бабаларыбыз – хәзрәтләр барысы да Кичүчатта туганнар. Шунда гомер иткәннәр, барысы да укымышлы, дин әһелләре булып гомер иткәннәр, шунда вафат булып, дәфен кылынганнар. Ничә гасыр гомер үткән, нихәтле нәсел-нәсәп дөнья иткән. Менә бөтен буыннар имам хезмәтен үтәгәннәр, кызлары да имам кешеләргә кияүгә чыкканнар. Шулхәтле күбәүләр! Шул Юлдаш бабай үзенең үткән бабалары белән башта Болгар җире, соңра Казан ханлыгында гомер иткәннәр. Үткән тарихлар барысы да без балаларына әткәйнең искә төшереп, бала чагын, Кичүчатны сагынып сөйләгән эшләре – болар «әкият» түгел, булган хәлләр. Тарихтан билгеле, Казан ханлыгын усал патша алгач, мөселман халкын чукындырып христиан халкына коллыкка ала башлагач, күп мөселман качып, ташлап китә башлаган. Әллә Юлдаш бабабызга бөтен токымы яшәгән илләрен ташлап, бөтен кардәшләре белән, авылдашлары белән дөньяга кирәк нәрсәләр, мал туарларны төяп, йорт җирләрен, зыяратларын ташлап китү җиңел булганмы?! Билгеле түгел – кайда ничек тормыш корачак. Хәзерге заманда бер квартирадан күчү дә мәшәкать. Менә шулай дөньяга килгән, салынган Кичүчат. Шуңадыр инде, миңа үзем күргәч якын булып күренде. Юкса мин авылда тумагач, тормагач, барып йөргәнем дә булмагач, хәбәрем дә булмаган. Инде, миннән зур ихтирамлы рәхмәтемне әйтерсең Таһир әфәндегә. Үзенең тырышлыгы, һәвәслеге аркасында вакытында саклап кала алган Кичүчатны. Бу, һичшиксез, зур батырлык, тырышлык булган. Әзме авыллар шулай «акыллы башлар» сүзе белән юкка чыкты? Шул саклану аркасында безнең бөтен ыруг җыелып торып калган, учак булып, шушы көнгә хәтле. Риза Фәхреддин туган-үскән, ата-бабалары яшәгән Кичүчат, дип, ихтирамлы булды. Тагы бер зур рәхмәтем, үзе теләп, ниятләп, тырышып, ярдәмчеләрне үзенең зур ихтыярына ышандыра алып, иске урынга шундый матур, мәһабәт яңа мәчет булдыра алган өчен. Зур рәхмәтем Самдун әфәндегә! Һәркөн фоторәсемен карап сокланам шул тышы да, эче дә матур, күркәм мәчеткә. Бигрәк тә манарасы сокландыра. Ул Шәрыкъ дөньясындагы данлы мәчетләрнекенә охшаган, һәрьягы килгән. Именно Кичүчатта шундый мәчет булганы шатландыра да! Рәхмәтләр әйтәсе килә. Инде тагын бер сүзем: бик яхшы булды, Әнвәрнең апасы – Нурсинә килеп, танышып, күрешеп чыкты. Рәхмәт аңар. Ә менә Әнвәр ерактан гына исәнләште дә, күрешеп-сөйләшергә килмәде, нигә? Сөйләшерлек сүзләр булыр иде. Хатларым бик озын була – бәлки, сиңа кызыксыздыр да. Әткәйнең әткәсе – минем бабам Фәхреддин хәзрәт турында, кирәк булса, киләсе хатта язармын. Син ничек тә вакыт табып мин сораган нәрсәләргә җавап язсаң иде. Ярый, шуның белән бетерергә кирәк инде, укырга да вакытың юктыр. Мине сораган һәммә кешегә (әбиләргә, бабайларга) сәлам әйтерсең. Әйтергә онытканмын, мәчеттә бер агай-эне (пенсионер) минем белән күрешеп-танышкач, сөйләде: әткәй Кичүчатка килгәндә ул аны күргән, үзләренең зурлар артыннан, әткәй артыннан йөргәннәрен бик яхшы хәтерли. Әткәй сөйләгән иде: балаларның (көтүләп) ияреп йөргәннәрен. Үзенең исемен сорарга исемә килмәгән, бик тыгыз, кеше күп җирдә сөйләгән иде. Әткәгез Риза хәзрәтне бик хәтерлим, диде. Ул да миңа шатлык.


Барыгызга да исәнлек, тынычлык теләп калам. Үзеңнең укуларың ничек? Кайчан Казанга килергә кирәк? Әгәр сездәге газеталарда әткәй турында булса, салырсың.


Сәлам белән, Әсма апа.
Арсланнан барыгызга да күп-күп сәлам.
9/ХI


Р.Фәхреддин гаиләсе белән. 1 рәттә (сулдан уңга): Нурҗамал, Әсма, Ризаэддин, Сәгыйть; 2 рәттә: Габдрахман, Габдерәшит, Зәйнәп, Габделәхәт

***


Хөрмəтле дуслар – Шаһиевлар гаилəсен килеп җиткəн Яңа 1993 ел белəн ихлас күңелдəн котлыйбыз. Барчагызга сəламəтлек, эшлəрегездə уңышлар, гаилə тормышыгызда дуслык, бəхет телəп калабыз. Яңа еллар уңышлы, тыныч, мул тормыш китерсен иде. Булган авырлыклар шушы высокосный елда калсын иде. Яхшы телəклəр. Кичүчатта безне сораганнарга сəлам.


Əсма Шəрəф


Исәнме-саумы, Рәфкать дус!


Үзеңә, әниеңә, әтиеңә, әбиеңә, апаңа күп сәлам. Шулай ук Әнвәрләргә, гаиләләре белән, туганына сәлам. Үземнең хәлем шөкер булмаса да, бик кирәк булгач, язарга туры килә. Үзеңне бик көткән идек. Ахры, вакытың кысандыр, килә алмадың. Сөйләшәсе, сорашасы сүзләр бар иде. Кайчан киләчәгең дә беленмәде. Үземнең хәл һаман авыр хәлдә. Урысча газетага язганда: «Длительно тяжело болеющий», – дип язалар бит. Инде кирәк сүзләрем, иң беренче: икебезнең дә хәтердә юк – без әткәйнең 1 том басылган китабын Әнвәргә биргәнбезме, юкмы? Шул турыда, вакыт табып, эш арасында, язып сал. Җавап көтәм. Мин бер хәл – Арслан оныткан. Әгәр бирсәк – бик яхшы, бирмәгән булсак – син килгәндә алып китәрсең, аңарга дигәне әзер. Икенчесе: бөтен кешегә «особо» ошаган фоторәсем 2 шт. Арслан белән без икәү (яңа фото), берсе – үзебездә, берсен – Ташкент, әниләре вафат Фәхретдиневләргә җибәрдек. Уфага Фәхретдиневләргә – ике, һичшиксез, ә аларга юк: 0. Мондагы туганнар сорасалар «юк» дип кенә әйтәм. Марсельгә дә юк. Солтанбәков та бик сорый, тоже юк. Инде бигрәк тә: музейга дип, Арсланны зыяратта Зәйнәп апа һәм әтисе ихаталары (каберләре. – Р.Ш.) янында төшергән рәсемнәр – бигрәк тә яхшы, академически чыккан. Ә бездә – юк, бик кирәк бит Арсланга истәлек. Алла гына белә, минем сурәтләр, бәлки, актык истәлекләрдер дә. Инде үтенеч: музейга бар төшергән фотолар да куелмасын иде. Нигә? Кемгә? Особо әткәйгә якын – балалар, туганнар булсын иде. Үзегез сайлап алырсыз. Минем теләк шул.


Хәерче заман, язарга каләм дә юк бит. Көчкә язам. Синнән бүтән берәүгә дә язганым юк. Үзең кайчан киләсең?


Ничек булса да 5-10 минут вакыт өзеп язарсың дип уйлыйм. Өметләнәм. Әнвәргә татлы күчтәнәче өчен рәхмәт тә әйтергә оныттым, ахры, әйтерсең. Минем исемнән – ничек тә булса.


Үзебездән берегезгә дә Казан күчтәнәчләре җибәреп булмый бит. Марсельне күреп фотоларын бирә алдыңмы? Р.Ишморат биргән «Шура» журналын музейга бирәме, әллә үзендә калдырамы?


Газетада басылган язмаларны сакларсың. Ярый, хәзергә сау булыгыз. Кызык хәбәрләр булса, яз. Минем бер күзгә пыяла кирәк (+7), һич юк!


Сәлам белән, Әсма апа. 20/IХ


Исәнме-саумы, Рәфкать... дус буласың инде!


Бөтен гаиләгезнең һәрберсенә бездән күп сәлам! Җайсыз булды бу юлы, сине күрә алмадым. Бердән, звонокларны ишетмәгәч, хәлем начарланып киткәндә гел ятып торганга, күрми калдым. (Әсма апа звонокны ишетми башлагач, Арслан абый кыңгырауга басуга, кызыл ут кабына торган итеп көйләде. – Р.Ш.). Арслан үзе бикләп, үзе ачып йөри иде. Бу юлы өйгә керүчеләрдән куркып, цепочканы эләктергәнмен, ул ача алмаган, мин каты ятканмын. Син, көтмәгәндә генә, тиз генә килеп киткәнсең. Сиңа зур рәхмәт, фотоларны алып килгәнсең. Самдунга нинди рәхмәт әйтергә белмим инде. Шулхәтле яхшы, ямьле, матур, ачык, күптөрле рәсемнәр булган. Менә «мастер высшего класса», специалист! Мондыйны күргәнем дә юк иде. Бу юлы бигрәк матур, изъянсыз булганнар, хәтта мин үземнең фотоларымны яратып кабул иттем. Ә ул бит сирәк була – үзеңнең кыяфәтең белән килешкән булу. Хәтереңдәме, бергә төшкән фотографиядә мин нинди ямьсез булган идем, карыйсым да килмәде. Тик бер генә үтенеч бар: кайбер фотоларның артыграк булуы кирәк иде. Билгеле, ул берәрне генә эшләмәгәндер. Без аларның кайберләрен Ташкент Фәхретдиневләргә (оныклар), кайберләрен Уфа Фәхретдиневләргә (оныклар) җибәреп шатландырыр идек. Бу елларда үзебез дә бара алмадык. Матур фотоларыбызны карарлар иде. Алар барысы да безне бик яраталар. Әгәр дә аңарда артыклар булса, бигрәк зур рәхмәтле булыр идек. Мәсәлән: 1) Мин ялгыз аксыл чуар күлмәктән, икесе дә; 2) Арслан белән икәү бергә; 3) Мин балконда, бөтен урам матур күренә; 4) Без дүртәү бергә утырып кына төшкән (син, мин, Самдун, Арслан) – әткәйнең Кичүчатында туып үскән якыннары белән. Биреп эшләтсәң, бозып кына бетерерләр, кирәкми, диде Арслан. Самдун шикелле оста ничек була икән? Ишетмәү дә бик авыр хәл. Әткәйнең актык фотосы шундый (китаптан алып эшләгән) матур, күркәм. Стенага беркетеп куйды Арслан. Икебезгә дә бик ошый. Язуларым бигрәк начарланган инде, гаеп итмәссең.


Бик озакка киткән авырулар да җәфа чиктерә, кайчакларда бик авыр була.


Хәзергә шуның белән бетерәм. Барыгызга да исәнлек, эшләреңдә уңышлар теләп калабыз икәүләп.


Сораганнарга сәлам. Күчтәнәчеңә рәхмәт.
Әсма апа. 3/VIII


Исәнме-саумы, Рәфкать туган!


Сәлам соңында яхшы теләкләр. Синең ике хатыңны алдык, рәхмәт. Газетаны алганга шактый вакыт җавап килмәгәч, әллә бармады микән дип шикләнгән идем. Хәзер почта да озак эшли торган. Әүвәл 2-3 көндә килә торган хатлар атна-ун көннәр йөри. Үзем дә тиз генә җавап яза алмадым. Тәрәзәдән (ачык форточкадан) салкын тиеп, каты гына авырып алдым. Өйдә утырган кешегә шулай буладыр инде.


Танышлар да, таныш булмаганнар да килгәләп торалар. Барсының да белмәгән нәрсәне беләселәре килә. Менә хәзер бөтен язылган, сөйләнгән хәбәр 21/III – Референдум турында. Безнең шәһәрдә мәркәзне (сүз Мәскәү турында. – Р.Ш.) яклаган усал кешеләр, безнең халыкка бик каты тискәрелек белән, газеталарда прокламацияләр (басылган мәркәздә) белән безнең халыкны бик каты сүзләр белән тиргәп, куркытып «Да»ны сызып, «Нет»ны калдырырга дигән бик каты сүз алып баралар. Сез Казан телевидениесен карыйсызмы?


Әле ай башында мине эзләп тагын бер Миңлебай авылы кешесе килде. Монда санаторийга килгән. Хәзер пенсиядә, әүвәл мәктәп директоры булган. Кичүчатта музей ясамакчылар дигәч: «Анда барам әле», – дип, синең адресыңны алып китте. Алар Кәримовларга музей ясамакчы булалар. Әле әткәй турында ул яңа гына танып, сораша башлаган. Эшләгәндә андый эшләр белән булышмаган кебек.


Үзеңдә нинди яңалыклар бар? Сессиягә килеп, кермичә киттеңме әллә? Укулар барамы? Музейга дип төшкән фотоларда мин бигрәк әшәке чыкканмын, борчылдым. Тагын борчылдым: газетада минем «истәлекнең» иң кирәк әһәмиятле урыннарын кыскартып, басмыйча, кертмичә калдырганнар. Әткәмнең хезмәтендә бик мөһим эшләр иде. Кызганыч...


Ярый, хатым озын булды. Әниеңә миннән сәлам әйт, исән-сау булсын. Вакытың булганда, хәбәрләр булса, язгала.


Эшләреңдә уңышлар теләп калам.
Әсма апа. 20/III


Исәнме-саумы, Рәфкать туган!


Бездән Сезгә – әниеңә, әтиеңә, әбиеңә, барча туганнарыңа – мин күргәннәргә дә, күрмәгәннәргә дә сәлам! Хатыңны алдык, рәхмәт. Мин ул хатны бик көткән идем. Синең вакытың юк булса да, һәртөрле эшләр башыңнан ашкан булуын бик яхшы белеп торсам да, бер 10 гына минут табып язар әле дип көттем. Әле һаман, шушы көнгә хәтле, Кичүчат истәлеге белән яшим. Күргән-күрешкән кешеләр, күрмәгәннәрен дә белгән шикелле. Гаҗәп хәл! Күптән танылган, күрелгән җирләр, кешеләр шикелле – бу инде әткәй һәм бабайлар йогынтысыдыр. Синең килүең, эзләп табып танышуың бөтен эшнең башы булды.


Мәчет ничек гомер итә, баручылар буламы, әллә йозак астылармы? Сиңа киңәш: син мәктәптәге бөтен эшне үзең генә «өстерәмә»! Кулыннан килгән укытучыларны да вак-төяк булса да актив эшкә катнаштыр. Ул файдалы түгел, бөтен йомышка үзең генә йөгерү. Әнә, булган зур хуҗа ике төрле зур эшне алып барган иде, ни булды, берсен сразу бушатырга кирәк иде.


Үзеңнең сабак эшләре ничек? Кайчан Казанга килергә була?


Сиңа әманәт: Самдун абыеңа әйт, аның безгә килеп, минем белән күрешеп сөйләшеп утырганына мин бигрәк тә шатландым. Әгәр шулай булмаса, әткәйнең кешелеген зур ихтирам иткән кеше белән танышмыйча китсәм күңелемнең бер почмагы китек булыр иде (син беләсең).


Әткәйнең исемен хөрмәт белән истә тоткан кичүчатларга рәхмәт. Әгәр сездәге газеталарда хәбәр чыкса, җибәрерсең. Мине белгән, сораган кешеләр булса, сәлам әйтерсең. Белгән кешеләргә (алар бар иде) әйтерсең: Салих абзыйның Асия исемле кызы вафат булды, шушы арада җидесе дә үтте инде. Ике ел бик авырган иде инде, кызы Рәисә тәрбияләде. Нәрсәгә икәнен белмәдем, Җәүдәт (Салих абзый) сорарга кушты: Әнвәрнең хатынының исемен, атасының исемен, нинди фамилиядә. Нигә кирәк булгандыр, белмим.


Бүтән хәбәрләр юк бугай. Килгән кешеләргә фотоларны күрсәтәм дә, менә Кичүчат мәчете [дип] (мактанып) куям. Күргән кешеләр бик ошаталар. Вакытың булса язарсын әле. Барыгызга да исәнлек, тыныч гомер, эшеңдә уңышлар теләп калам.


Әсма апа.
8/ХII


Рәфкать туган!


Барыгызга да күп сәлам. Бу арада хат язган идем. Бу хатым кыска гына. «Ватаным Татарстан» газетасында басылган Самдунның мәкаләсе бик тә ошады, шундый оста яза белә икән. Газетаны сезгә җибәрә алмыйм, үзебезгә дә бер кеше үзенекен «бүләк итте». Кайчан, нәрсә чыгасын алдан белмәгәч, күрми дә каласын. Мең газетага язылып булмый бит, ә хәзер инде бөтенләй укудан мәхрүм булабыз. Үземнең язманы да очраклы гына күреп алып калдык. Татарчада 2-3 нәрсә ята, басмыйлар. Шуңа күрә урыс газетасына, урысча язарга туры килә. Дуслар ярдәм итәләр. Кайчан киләсеңне язмадың. Яңа елдан соңдыр инде. Кичүчатлылар нинди эшләр бетереп яталар? Мәчет ничек яши? Сораган кешеләргә бездән сәлам. Бездә әллә нинди яңа хәбәрләр юк.


Һәр эшләреңдә уңышлар теләп калам.
Сәлам белән, Әсма апа.
15/XII


Безнең мирас. — 2018. — №10. — 38-44 б. 


Ахыры бар

Теги: Рәфкать Шаһиев Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру