Журнал «Безнең мирас»

Ризаэддин Фәхреддиннең кызы Әсма Шәрәф белән аралашу тарихы

Соңгы елларда күренекле галим, мәгърифәтче, журналист һәм әдип, тарихчы, фәлсәфәче, дин эшлеклесе һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин турында шактый гына язмалар дөнья күрде, китаплар басылды, диссертациялəр якланды.


Мин галим белән ныклап торып кызыксына башлаганда, аның кече кызы Әсма һәм оныгы Арслан Шәрәфләр исән-сау иде әле. Миңа мәшһүр авылдашымның турыдан-туры варислары белән хат аша хәбәрләшергә һәм очрашып күрешергә насыйп булды.


Бу минем бик зур бәхетем. Риза казый турында бала чактан ук ишетеп үстем. Кечкенə чакта əбием авыл зиратына ияртеп бара иде. Иске өлешендə Чупай ташы белəн төрбəлəп алынган борынгы каберлекне күрсəтеп: «Монда бик укымышлы кешелəр күмелгəн», – дип сөйлəргə яратты.


Сигезенче сыйныфта укыганда, галимнең 125 еллыгын билгелəп үткəн көннəрдə, мəктəпкə галимнəр Əнвəр Хəйри белəн Марсель Əхмəтҗанов килде. Укучылар, авыл халкы белəн очрашып – Ризаэддин Фəхреддин, аның эшчəнлеге, гаилəсе турында сөйлəп, аңлатып китте алар.


Шул көннəн башлап үсмер күңелдә олугыбыз хакында күбрәк беләсе килү теләге яшәп килде. Вакыт уза торды, көтмәгәндә кулыма 1991 елгы «Сөембикә» журналының 5 нче саны килеп керде. Анда Диләрә Зөбәерова мәкаләсенә җавап хаты басылган, авторның исеме Әсма Шәрәф дип күрсәтелгән иде. Уч төбе зурлыгындагы əлеге язма бик катгый, кырыс рухта язылган. Язмага карап та авторның ниндирəк кеше булуын, холкын чамалау авыр түгел иде. Күңелгә: «Бу кешене ничек тә бер күрәсе иде», – дигән тыелгысыз уй төште.


Әлмәт районы Яңа Кәшер мәктәбендә эшләгән чагым иде. Миңа, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары буларак, Казанга укытучыларның белем күтәрү курсларына барырга тәкъдим иттеләр. Форсатны кулдан ычкындырмыйча, мин, Әсма апа белән очрашуны да күздә тотып, күчтәнәчләр белән Казанга киттем.


Берничә көн узгач, Казанның элеккеге Куйбышев мәйданындагы белешмәләр бүлегенә барып, Әсма Ризаэддин кызы Шәрәфнең адресын сорадым. Ләкин моны төгәл ачыклау җиңел эш түгел иде. Бүлектәге марҗа хатыннары бөтен ваклыкларына кадәр төпченеп, аның туган елы, торган районы белән кызыксынды. Әлбәттә, ул кадәр мәгълүмат туплаган булсам, мин алар янына бармаган да булыр идем. Әтисенең тууына 130 тулудан исәпләп, Әсма апаның яшен: «Йөз тирәсе», – дидем. Ханымнар да, көлешеп: «Һай, безнең шәһәрдә андый кеше булырмы икән, фамилиясе дә сәер – ни Шәрәфиева түгел, ни Шәрәфетдинова...» – диештеләр. Шулай да, озак көтәргә туры килмәде. Әсма апаның адресын табып бирделәр: «Аңа сиксән биш яшь кенә әле», – дип елмаештылар.


Мин тиз генә Ленин бакчасы каршындагы пединститут тулай торагына йөгердем. Әнием әзерләп җибәргән шәльяулыкны, бер кап чәйне һәм үземә дигән ярты литр каймакны алып тукталышка юнәлдем.


Менә мин: «Кем каршылар, ничек итеп сүз башларга?..» – дигән уйлар белән үземә кирәкле йортның дүртенче катына күтәрелеп, кыңгырау төймәсенә бастым. Ишекне өлкән яшьләрдәге бер ир кеше ачты. Ләкин ул без ишетергә күнеккән: «Сез кем? Сезгә кем кирәк?» – дигән сорауларны бирмәде. «Әйдәгез, үтегез», – дип, өйгә дәште. Шуннан соң гына, эчкә үткәч:


– Сез кем буласыз? – дип сорады.


– Миңа Әсма апа кирәк иде. Мин Ризаэддин Фәхреддиннең авылдашы, Кичүчаттан булам, – дидем.


Мине каршылаган кеше – Риза казыйның оныгы, күренекле галим Галимҗан Шәрәфнең улы – Арслан Шәрәф иде. Монысын танышкач белдем. Ул миңа башмаклар китереп бирде дə:


– Әннə, сиңа килгəннəр. Кичүчаттан, – диде.


Шактый олыгаеп килгəн ир кешенең «əннə» дип дəшүе миңа гаять сәер тоелды.


Шулвакыт залда кыска итеп киселгән чал чәчле, түшенə кызыл ташлы брошка кадаган, мин күз алдыма китергән авыл әбисенә аз гына да охшамаган, шатлыгы йөзенә бәреп чыккан олы яшьләрдәге бер ханым күренде. Бу – Әсма апа Шәрәф иде.


– О-о, Кичүчаттанмыни сез?! Минем әле бер дә Кичүчат кешесен күргәнем юк иде, – дип, көр тавышы белән бүлмәне яңгыратты. Күрештек. Аның беркадәр каушаганлыгы сизелә иде.


Арслан абый, безгə комачауламас өчен, күрәсең, бүлмəсенə кереп китте. Əсма апа белəн залга уздык.


Алып килгән күчтәнәчләремне Әсма апага бирдем, шәльяулыкны таратып башына яптым. Барысы өчен дә рәхмәт әйтеп, күчтәнәчләрне бер читкә алып куйды. Аннан соң читләтеп кенә сораулар биреп, минем кем булуым, бирегә нинди максаттан килеп чыгуым белән кызыксынды. Əтилəре – күренекле авылдашым Ризаэддин Фəхреддин турында мəкалə язарга, килəчəктə музеен ачарга телəвем турында əйттем. Авыл баласы кайда да авыл баласы булып кала шул. Беркатлыгым белән бөтен күңелемдәгене ачып салдым.


Сүз барышында ул үзенə «Əсма ханым» дип дəшүлəрен искəртте. Яшен тизлеге белəн башымнан «ничеклəр генə «ханым» дип əйтермен икəн?» дигəн уй узды. Үз гомеремдə андый сүзне əйтеп өйрəнмəгəн югыйсә. Шул ук вакытта, минем аңа «әби» дияргә дə телем бармый иде. Кыскасы, кыенсынып кына «апа» дип əйтергə рөхсəт сорадым. Ул каршы килмәде.


Без авыл турында, аның тормышы, кешеләре хакында чәй табыны янында озаклап сөйләшеп утырдык. Əкренлəп сүз галимнең гаилəсенə, балаларына, нəсел-нəсəбенə күчте. Кулымда калын гына дəфтəр белəн калəм. Тыйнак кына сораулар бирəм, үзем Əсма апаның авызыннан чыккан һəр сүзне язып барырга тырышам. Шунда ул, сөйлəвеннəн бүленеп:


– Дөреслегенə үзең ышанмаган нəрсəне язма да, сөйлəмə дə. Моны исеңдə калдыр. Əткəйнең талəбе шундый иде. Үзе дə шундый булды, безне, алты баласын да, шуңа өйрəтте, – диде. – Язмаңны матбугатта бастырганда, «Əсма Шəрəф сөйлəгəннəрдəн», дип язарга онытма. Чөнки син бит моны үзең белмисең, мин сөйлим. Берəү дə сине плагиатлыкта гаеплəрлек булмасын.


Инде вакыт шактый соң иде. Мин, саубуллашып, китәргә җыендым. Әсма апа мине ишек төбенә кадәр озата килде. Безнең әле сөйләшәсе сүзләр башланып кына киткән иде. Моны Әсма апа да бик яхшы аңлый иде, билгеле. Форсатны кулдан ычкындырмас өчен, мин дә, Казанга ни өчен килүемне дә онытып: «Иртәгә киләм, каршы булмасагыз», – дидем...


Тулай торакка кайтып керүгә, мин Әсма апа сөйләгәннәрнең бер генә сүзен дә төшереп калдырмаска тырышып, акка күчердем.


Әсма апаның тәрбиялелеге, зыялылыгы мине таң калдырды. Аның гадилеге, эчкерсезлеге, сүзгә тапкырлыгы, өлкән яшьтә булуга карамастан, юморга бай булуы, таләпчәнлеге мине бу гаилә дөньясына бөтереп алып кереп китте. Шушы беренче очрашу вакытында булган эчкерсез сөйләшү Әсма апа белән әтисенең туган авылы Кичүчат арасына күпер салды. Янә очрашканда без инде күптәнге танышлар кебек күрештек.


Икенче көнне мин, институттагы укуымны ташлап, соңга калмыйча, билгеләнгән сәгатьтә килеп җиттем. Кыңгырау төймәсенә басуга, озак та узмады, ишек чылбырын эләктергән тавыш ишетелде. Ишек сызык кадәр генә ачылды; аннан Әсма апаның елмаеп, янып торган зур күзләре күренде.


– Ә-ә, Рәфкать әфәнде, әйдәгез, узыгыз, – диде ул. Арслан абый эштə, өйдə Əсма апа үзе генə иде. Фатирга тәмле бәлеш исләре таралган. Мин, залга узып креслога утырдым да, газета-журналлар карарга керештем.


Әсма апаның аягы авыртканлыктан, өйдә хәрәкәтләнергә җиңел булсын өчен, Арслан абый аңа тәгәрмәчле җайланма ясап биргән икән. Ул өйдә шуның ярдәмендә йөри иде. Мине, көтелгән кунактай күреп, табынга дәште. (Җөмләдән, Әсма апа аш-суга бик оста иде. Бу уңганлык-булганлыкның әнисе Нурҗамал абыстайдан күчүен сөйли иде.)


Чәйдән соң Әсма апа мине гаять әһәмиятле фоторәсемнәр, төрле документлар белән таныштырды, үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Әсма апа бөтен яңалык белән танышып бара, бик күп белә, хәтер диңгезе бик тирән иде. Бер юлы: «Кара, син бигрәк үз булып киттең, мин әле берәүгә дә бу кадәр ачылып китми идем», – дип куйды...


Безнең танышлык шулай башланды.


Мин, үземə карата җылы мөнəсəбəт сизгəч, берничə фоторəсемнең күчермəсен ясап булмасмы дип үтендем.


– Кайбер фотосурəтлəр берничə нөсхəдə булырга тиеш. Арслан белəн сөйлəшеп, синең өчен əзерлəп куярбыз. Бəлки, əле өчəү бергə рəсемгə төшү мөмкинлеге дə булыр, – диде Əсма апа.


Монысы минем өчен гел көтелмəгəн тəкъдим булды.


Алдан көнен билгелəп, өчәүләп, Татарстан-Киров урамнары чатына урнашкан фотосалонга киттек.


Без килеп җиткәндә, салонны бикләп китәргә җыеналар иде инде. Шулай да, безнең гозергә каршы килмәделәр.


Арслан абый акча түләгән арада, Әсма апа белән без рәсемгә төшәргә әзерләндек. Фотограф кызлар Әсма апаны урындыкка җайлап утыртты. Мине артка бастырдылар, кулымны Әсма апаның җилкәсенә куярга куштылар. Шулчакта Әсма апа:


– Юк, юк! Син берүк үпкәләмә, алай кирәк түгел. Алай итеп ак офицерлар хатыннары белән төшкән, – диде.


Барыбыз да бердәм рәвештә көлеп җибәрдек...


Мин, Казанга килгән саен, Әсма апаларга кереп чыгарга гадәтләндем. Әсма апа да бу очрашуларны көтеп ала иде. Әйткәнемчә, аның хәтере бик яхшы иде. Әтисе сөйләвеннән генә белгән Кичүчат табигатен, аның һәрбер тавын, чишмәсен шундый итеп тасвирлап бирде ки – үзе шунда туып үскән, диярсең! Гомернең узып баруына уфтана иде Әсма апа. Никадәр яшәлгән, дөньялар күрелгән, әмма әтисенең кендек каны тамган туфракка аяк басылмаган, бабаларының каберләре зиярәт кылынмаган...


Икенче юлы Казанга барганда, алар безгə кардəш тиешле, дип, авылның бик мөхтəрəм кешесе Əнвəр абый Шакирҗанов, күчтəнəчлəр биреп, сəлам җибəрде. Мин күчтəнəчлəрне тапшырдым, сəламнəрне җиткердем, Əнвəр абыйның аларга туган тиешле булуын да əйттем. Əсма апа, рəхмəт əйтеп, күчтəнəчлəрне алып куйды да:


– Теге елларда безнең бер туганыбыз да юк иде, – диде кырыс кына. Аннан тавышына йомшаклык өстəде:


– Икенче юлы җиде буын бабаларын язып җибəрсен.


Əйе, хаксызга рəнҗетелгəн елларның тəэсире иде бу. Рəхмəт əйтте, ə сəлам юлламады. Мин, кайткач, боларның барысын да Әнвəр абыйга сөйлəдем. Ул белгəн кадəр бабаларын барлап-язып, хатны минем аша Əсма апага җибəрде. Күрешкәч тә, Əсма апа СССР картасы зурлыгындагы шəҗəрəне өстəл өстенə җəеп салды, икəүлəп Əнвəр абый язып биргəн бабайларны эзли башладык: Шакирҗан, Əхмəтҗан, Фəсəхетдин...


– Əнвəр туганга барыбыздан сəлам күндерерсең, – диде Əсма апа, шəҗəрəдəн аерылып. Аның нəсел җебе ачыкланган, күңелгə тынычлык иңгəн иде.


Туксан икенче елның октябрь аенда мәчет ачу тантанасына чакыргач, Әсма апа бик куанып риза булды. Машина белән килеп алуны, кайтарып куюны җайлаган идем. Танышлары, туганнары каршы килсә дә (яшь кыз түгел лә): «Мондый форсат кабатланмаска мөмкин. Ата-баба туфрагын барып күрү алты баланың соңгысына, миңа насыйп булган икән, ничек тә барам! Алла ярдәменнән ташламас, изге туфрак савыктырыр әле. Аннан соң инде үлсәм дә үкенмәм», – диде ул.


Бу сәяхәткә Әсма апа белән бергә Арслан абый, Ризаэддин Фәхреддиннең энесе Салихның улы Җәүдәт абый, Нурҗамал абыстайның сеңелесенең кызы Асия апа Əсфəндиярова (танылган артистка Шаһсəнəм Əсфəндиярованың туганы), галимнәр Әнвәр Хәйри белән Марсель Әхмәтҗанов та кузгалдылар. Без авылга кайтып кергәндә караңгы төшкән иде инде. Кунакларны авылдашлар, минем әти-әнием, туганнарым каршылады.


Галимнəр шəһəр кунакханəсенə урнашты. Җəүдəт Фəхреддиневне кардəшлəре Əнвəр абыйлар алды. Əсма апа, Арслан абый, Асия апа безгə кайтты. Татарда кунак – мунчасыз, бəлешсез булмый. Əлфия апам Казан ханымнарын мунча кертте. Кунакларга әнием пешергəн ит бəлеше, авыл катыгы белəн каймагы да бик ошады. Үзлəрен бик гади тотканга, эчкерсез аралашканга күрә бернинди киеренкелек тумады. Көндезен дə, кичен дə бездəн кеше өзелмəде.


Өч көн кунак булып, бу очрашудан яшәү көче алып, әтисенең туган авылын күреп, якташларының җылы карашларын тоеп, Кичүчатлыларга бик рәхмәтле булып китте Әсма апа. Киткәндә: «Үлгәнче, һәркөнне искә алырлык очрашу булды бу», – диде.


Мин Казанга бара алмаган чакта ике араны җылы хатлар бәйләп торды.


Әсма апа бер генә хатны да җавапсыз калдырмый иде. «Инде вакытың тар икән, син, әлегә вакытым юк, булу белән язып салырмын, дип булса да хәбәр сал», – ди торган иде. Һәр сүзгә аерым бер мәгънә төсмере өсти-өсти, һәр сүзне уйлап, кирәклесен генә сөйли иде. Иң күрә алмаганы – ялган, буш сүз булды.


Ул әтисенең кабат халыкка әйләнеп кайтуына, якташларының онытмавына чиксез куанып яшәде.


Инде хатирәләремнән бүленеп, укучыларга Әсма апаның, Арслан абыйның миңа атап язган хатларын тәкъдим итәм.


Арслан Шәрәф әнисе Әсма Шәрәф белән. Казан, 1957 ел

Әсма Шәрәф хатлары


Рәфкать!


Бу арада озын хат язам, әзрәк бушый төшкәч. Лениногорскиларга адресны бирергә ярый. Кызганыч, алар да – «Шәлчеле»ләр дә тантанада булырга тиешләр иде. Ничек Таһир әфәнде хәбәр итәргә уйламаган. Син җибәргән Әлмәт газетасына үземнең фикерләремне яза башлаган идем, бетереп булмый, тормыш бик мәшәкатьле, вакыт җитми, авырып алгаларга туры килә. Кичүчатны, аның халкын гел күңелемдә тотам. Сезнең анда торуыгыз да бик ямьле хәл. Юкса, син килеп тапмасаң, мин шул көе, белмичә «киткән» булыр идем. Рәхмәт сиңа! Арслан исемемне «ы» хәрефсез язсын, диде. Шулай, «Арслан» дип языла. Русча да, татарча да. Яшь карточкаларны үзеңә бирермен. Минем «ямьсез» фотоны күңеле булсын дип «чибәр» дигәннәрдер инде.


Барчагызга күп сәлам, яхшы теләкләр.
31/ХII


Исәнме-саумы, Рәфкать туган!


Сәлам соңында ике зур рәхмәт: берсе хат өчен, икенчесе газетада басылган мәкаләң өчен. Мәкалә безгә бик ошады. Яхшы язылган, кирәк төрле язылган. Мактанган, күпергән, кирәкмәгән сүзләр дә юк. Чын, дөрес язма. Бик яхшы иткәнсең «мин сөйләгәннәрдән алынды», дип. Һичбер кешедә шик-шөбһә, берәр кешенекен күчереп язган дигән уй калмаслык. Әгәр дә шундый язулар белән шөгыльләнсәң, минемчә, киләчәктә яхшы журналист, язучы булырлык өмет бар. Мин шулай уйлыйм. Әлмәтләр бик яхшы газета чыгаралар икән. Инде синең хатка: әгәр дә Кичүчат зыяратындагы ташларны (вакытыгыз булса), сакланган хәтлеләрен булса да, рәсемгә алып булса, бик яхшы булыр иде. Кичүчат фотоларына тулылык бирә торган күренеш. Мәчет төзелеп килгәне дә күңелле хәбәр. Миңа аның архитектурасы бигрәк ошаган иде. Стандарт мәчет түгел. Кичүчатка дан бирә торган. Мәчетнең ачылуы да бәйрәм шикелле үтсә иде. Шәлчеледән җавап килмәдеме? Анда мәдрәсә дә (бинасы) юктыр инде. Әле уйлап торам, хәзерге көнне 75-80 яшьтәге Кичүчат кешеләре 26 елда әткәй кайтканда бала-чага, яшүсмер булганнар. Әткәй сөйләгәндә: «Барган җирләргә авылдашлар белән балалар да күпләп ияреп (арттан гынадыр инде) йөрделәр», – ди иде. Шунда олы яшьтәге берәр кеше юкмы икән? Әгәр Фәсәхетдиннең тармагы булса, Әнвәргә Фәсәхетдин – бабасының бабасы буламы? Инде Мәмәт. Гөлнәзирә ханым белән күрешүең яхшы булган. Минем исәп: әгәр дә ул ханым минем хатка җавап итеп, Кичүчат музеена җибәрелгәннәрне кайтарырга вәгъдә бирсә, хәзергә үзләренең музей-почмакларында сакланып торсын. Сакланырга файда (әйбәт) булыр. Әниеңә күп сәлам.


Үзеңнең эшләр ничек? Миңа сәлам җибәргән авылдашларыңа миннән сәлам – мине бар дип белгәннәргә. Июнь аенда Казанда Бөтендөнья татар конгрессы [съезды] булачак. Читтән күп кунаклар киләчәк, диләр. Кичүчатның авыл хуҗалыгы эшләре ничек? Чәчү, мал-туар фермалары? Колхозда эшләр барамы, әллә җирләрен сатып бетерәләрме? Җиләк-җимеш, бакчачылык?


Син алып килгән Гүзәлнең ([исеме шулай] шикелле) нәтиҗәсе ничек булган? Вакытың булганда, яңа хәбәрләр булса, язгалап тор.


Сәлам белән, Әсма апа.


Р.S. Синдә безгә кайтара торган фотолар бармы?


Безнең мирас. — 2018. — №9. — 35-40 б. 


Дәвамы бар

Теги: Рәфкать Шаһиев Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру