Журнал «Безнең мирас»

Ниһаять, яңгырлар башлана

Якындагы декадада һава температурасы акрынлап үсәчәк һәм бу атна ахырына көндез һава +20 градуска кадәр җылыначак.
Шул хакта КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев белдерде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.
«Дүшәмбе һәм сишәмбе - шактый салкын, көндез бары 8-9 градус җылы, төнлә салкыннар булуы мөмкин. 1 майдан башлап һава торышы үзгәрә башлый һәм акрынлап климатик нормага керә», — дип сөйләде Переведенцев.
1 майда  алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, көндез температура +13 градуска җитәчәк. Шулай ук төньяк-көнчыгыштан талгын җил булачак.
КФУ профессоры 2 майдан яңгырлар башлана, дип өстәде. Алар хәзер бик кирәк, чөнки алдагы айда явым-төшемнәр тиешенчә булмаган.
Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, бүген көндез Татарстан башкаласында температура +8 градустан да югары күтәрелми, ә төнлә туңдырырга мөмкин.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру