Журнал «Безнең мирас»

Өстәлемдәге китап – чынбарлык!

Бу китапның һәр җөмләсе үзе бер мәгънә. Китапны кулыма алгач, әбекәй-бабакайның безгә биргән тәрбиясе, әти-әнинең үгет-нәсыйхәте, якын кешеләремнең киңәше искә төшә. «Таш белән атканга аш белән ат!», «Сабыр бул!», «Гаепсезләрне, гаделлекне яклаячакмын!» – болар минем тормыш девизым! Шушы девизымның бөтен нечкәлекләрен, аңа ирешү юлларын бары тик «Илбашы» дигән әдәби документаль әсәрдән генә таба алам.


Бу китап искерә торган түгел, ул – чынбарлык! Аның төп герое – Актанышыбызның горурлыгы булган, беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Китапта кечкенә Минтимернең балачагыннан хәзерге тормышына кадәрге вакыйгалар хикәяләү рәвешендә бирелә. Аның һәр хикәясе бер кеше тормышына тиң! Рабит Батулланың «Илбашы» китабы бездән соң килгән буыннарны тәрбияли торган менә дигән дәреслек булачагына ихластан ышанам. Бу әсәр һәрвакыт минем өстәлемдә. Мин аны бик кәефсез чакларымда да, җитмеш төрле уй белән баш катырып йөргәндә дә яисә уңышка ирешеп очына-очына йөргән вакытларымда да, тормышымда җиде юл чатында калганда да кулыма алам һәм искиткеч мәгънәле тормыш серләренә кереп чумам. Китапханәче буларак, төрле чаралар уздырганда да, еш мөрәҗәгать итәм мин аңа. «Йола» хикәясендәге «Гаилә йоласы нык булса, тышкы мохит, урам, яман төркем берни дә эшли алмый» җөмләсен гаиләмдә бервакытта да истән чыгармыйм. Улым белән сөйләшкәндә дә, аралашкан дус-ишләремә дә бу сүзләрне еш кабатлыйм.


Аллага шөкер, безнең буынның балачагы тыныч тормышта узды. Рәхәтләнеп уйнап, экологик яктан чиста ризыклар ашап үстек. Әсәрнең герое татыган сугыш михнәтләре, ачлы-туклы замана, рәхимсез балачак язмышы – тетрәндергеч. Әсәрдәге «Гармун», «Кәҗә сөте», «Аш белән ат», «Мәргән», «Тургай», «Абага чәчәге» хикәяләрен тыныч күңел белән укып булмый. Әнә бит, ачлык хисен басар өчен, ай буе кәҗә сөтен савып эчәргә йөргәннәр. Бу эшне аналары белеп алып: «Әнә, атагызның камчысы! – дип кисәтә. «Үскәч, Минтимер аңлар: анасы, балалары каршысында иренең абруен күтәрер өчен, шулай куркыткан, аталарыннан шүрләп торсыннар, янәсе». Менә бит нинди тәрбия! Безнең буыннар өчен тәрбия бирүнең, гаиләдә әти кешенең ролен күтәрүнең сокландыргыч юлы.


Белгечлегем буенча мин – укытучы. Бәлки, шуңадыр да, бу һөнәр ияләренең хезмәтенә сокланам, алар алдында баш иям. «Илбашы»ндагы «Хәдичә апа» бүлегендә укытучыга дан җырлана, әлеге һөнәрнең үлчәнми торган хезмәт икәнлеге ассызыклана. Китапны кулыма алган саен, искиткеч тирән мәгънәгә ия булган «Минтимер Шәрип углы Шәймиев гомере буе беренче укытучысы Хәдичә апа Әхмәдуллина турында уйланыр, аңа сокланыр, аңа чиксез рәхмәтләр укыр» җөмләсен кабат-кабат укыйм. Бары үзе мәгънәле тормыш юлы узган, кешелекнең матур сыйфатларына ия булган шәхесләр генә укытучы хезмәтен хөрмәт итәләр, аның нәрсәгәдер тиңләп булмый торган һөнәр икәнен аңлыйлар.


Мин үзем гаделлекне яратам. Хәрәмләшкән, әләкләшкән, ялагайланганнардан ераграк йөрергә тырышам. Рәнҗетелгәннәрне, яклаучысы булмаганнарны якларга, аларга психологик яктан булса да терәк булырга, ярдәм итәргә омтылам. Тормышта гаделлек кайчан да булса җиңәчәген белеп эш итәм. Шуңа күрә «Ике капчык тары», «Мин гадел хөкемдар булчакмын!» хикәяләре күңелемә бигрәк тә якын. Әсәрнең герое хокук сакчысы булу хыялы белән яши. «Бу теләк атасы белән булган, чак кына фаҗигагә китермәгән вакыйгадан соң тагын да көчәйде», – диелә автор тарафыннан. Әтисе Шаһишәрип абзый аңа: «Син Кәтиев булырсың!» – дип, дөрес юнәлеш бирә. «Аның кулында – халыкның өмете... Икмәк булса, бар да була», – ди ул. Автор җирен, үз халкын яраткан кеше генә әхлаклы, әдәпле була алганын укучыга җиткерергә тели. Туган илеңнең патриоты булырга чакыра ул безне. Әлеге сүзләр илаһи көчкә ия! Әдәп, әхлак төшенчәләре юкка чыга барган безнең заманда өлге итеп куярдай менә дигән әсәр бу! Китапханәмдәге әдәп-әхлак дәресләрендә, аралашу сәгатьләрендә, «Өмет» хәрби-патриотик кызыксыну клубында да мин әлеге хикәяләрне мисал итеп китерәм.


Беренче мәхәббәт, ярату, яратылу төшенчәләре һәркемгә якын. Бу – мәңгелек тема. Яшьлегендә беренче мәхәббәт утында янмаган кеше бармы икән?! Мөгаен, юктыр. Адәм баласы, яше җиткәч, гаилә корырдай парын эзли. Гомерлек ярны дөрес итеп сайлыйсың икән, димәк, син – бәхетле! «Бөек бәхет бит ул – эзләгәнеңне табу!» – диелә әсәрдә. Бүгенге көндә тиз генә язылышып, шулай ук тиз аерылышкан парларга ул мондый киңәш бирә кебек: гаилә корганда әти-әни киңәшеннән чыкмаска, ә бергә тора башлагач, ир хакын хакларга, аңа терәк булырга кирәк. Хикәядә яшьләргә, яшь гаиләләргә өлге итеп алырдай мондый тирән мәгънәле фикерләр бихисап. «Юк, Минтимер мөкәммәл хатын эзләми иде, чөнки андый хатыннар булмый, алар дөньяда юк, ул хыялыйлар яки шагыйрьләр уйлап чыгарган бер гүзәл шәкел генә... Минтимер җир кызын эзли иде», «Сәкинәнең сизгер күңеле сизә, егет аны бик тә ярата, ләкин эчке сиземләве кисәтә дә: ашыкма, кызый, кайдарланма, бу әле синең парың түгел». Әлеге җөмләләр яшь егет һәм кызның акыл белән эш итә торган, тәрбияле, иманлы гаиләдән чыккан яшьләр икәнлеген күрсәтә. Яшьләргә ашыкмаска-кабаланмаска, уйлап эш итәргә кирәклегенә басым ясый. Ул вакытларда «кызлар басынкы, тыйнак, гүзәл» булганнар. Эх, кайтарырга иде хәзерге заман яшь-җилкенчәкләргә ул вакытлардагы тыйнаклыкны! «Улым, әллә кая каранма!.. үзебезгә килен таптым...», «Анаңнан алда сүз йөртмә, апаем...» – бу сүзләр яшь буынны олы кешене хөрмәт итәргә, әти-әни сүзенә колак салырга чакыра. «Күрдең дә шуңа өйләндем яисә кияүгә чыктым түгел», «Күз карашыннан аңлашып яшәү», «Бер-береңне хөрмәт итү», «Ярашып яшәү ул – олы мәхәббәт», – диелә хикәядә.


«Илбашы»нда – матурлык! Монда – КЕШЕ күңеленең матурлыгы, сафлыгы, ихласлыгы! Иле, халкы өчен җан атып, зур дан-дәрәҗәгә ирешеп тә, кече булып кала белгән милли җанлы Олы шәхескә мәдхия булып кабул ителә әлеге китап!..


Фәндия Гайнанова, Актаныш районының Актаныш авылы

Теги: Фәндия Гайнанова Яңалыклар Татар гаме

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру