Журнал «Безнең мирас»

Нури Арслан

Шагыйрь, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1985), 1946 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Нури Арслан (Нури Газиз улы Арсланов) 1912 елның 19 сентябрендә Казакъстанның (хәзерге мөстәкыйль Казакъстан Республикасының) Кызылъяр (Петропавел) шәһәрендә эшче-көнлекче гаиләсендә дөньяга килә. 1928 елда ул Күкчәтау шәһәрендә җидееллык татар мәктәбен тәмамлый, аннары, укуын дәвам итү теләге белән Казанга килеп, 1928-1931 нче елларда сәнгать техникумының рәсем бүлегендә укый. Техникумны тәмамлагач, 1933 елның көзенә кадәр ул әүвәл – Татарстанның Кукмара эшчеләр бистәсендә, аннары Урта Азия мәктәпләрендә рәсем-сызым укытучысы һәм Ерак Көнчыгыш шәһәрләрендә рәссам-бизәүче булып эшли.


Нури Арсланов 1991 елның 12 апрелендә вафат булды һәм Казанның Яңа бистә зиратында җирләнде.


Яшь шагыйрьнең илһамланып иҗат иткән чагы
Атлантида
Атлантида булды микән чынлап?
Тынгы бирми сорау һич кенә:
Әллә кайдан, ерак-ераклардан
Һәлакәтле бер моң иштелә.
Кинәт юкка чыккан бөтен кыйтга,
Тау дулкыннар күккә ашканнар:
Бер мизгелдә илләр, шәһәрләрне,
Һәйкәлләрне сулар басканнар.
Океан упкан кебек Атлант җирен,
Дәүләтләрне монда җир упкан:
Дәште-Кыпчак, Болгар, Алтын Урда...
Бер-берсенең тамрын корыткан.
Ничә тапкыр килгән монда яулар,
Кичергәннәр илне кылычтан...
Калдыгын да көлгә дүндерергә
Миссионерлар күпме тырышкан.
Сәхифәләр тузган, юкка чыккан...
Ә без – менә, без – бар, булганбыз!
Фал ачабыз, ләкин баш ватабыз:
Әллә кыпчак, әллә болгар без?
Кем булгандыр бабам? Кыпчакмы ул,
Болгармы ул? Нинди аерма?!
Татар дигән исем йөртәбез без –
Татар каны ага тамырда!
Атлантида! Атлантида баткан!
Эз калмаган бөек халыктан...
Ә без – менә, без – бар, эз бар җирдә –
Без батырган саен калыккан.
Атлантида язмышы юк безгә,
Оныкларның ачык бабасы:
– Нәселең кем? – дип сорасалар әгәр,
Әйтерләр:
– Без – татар баласы!
Татарстан дигән Ватаным бар,
Татар дигән халкым бар минем!
Узганнардан түгел, мин халкыма
Киләчәктән урын барлыймын!
1969

Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру