Журнал «Безнең мирас»

Нардуган һәм сәүмәт

Азмы-күпме дәрәҗәдә культуралы халыклар ел алмашу ноктасын көн озынлыгының ел тәүлегендә үзгәреш моментларына баглаганнар. Татарларда ул нокталарның атамалары бар: Нәүрүз, җәйге Нардуган, Сөнбелә көне һәм кышкы Нардуган.


Мәгълүм ки, тарихта ел башы үзгәртелеп торган. Тик ул һәрвакыт әлеге нокталарның берсенә нисбәт ителгән. Европада һәм якын Шәрыкта антик заманнардан бирле Яңа ел башы дип язгы көн белән төн тигезләнеш көнен – 23 мартны, ягъни Нәүрүзне кабул иткәннәр. Юрауларда киң кулланыла торган зодиакаль айлар Нәүрүздән башлана. Шуннан соң кайбер халыклар, шул исәптән руслар да, Яңа елны Сөнбеләгә – 22-23 сентябрьгә күчергәннәр. Һәм бер­ара татарларда да Сөнбелә (Сөмбелә) көне (аны Кыз сырасы дип тә атаганнар, чөнки Сөнбелә сүзе «сары чәчле кыз», «башак» мәгънәләренә ия) ел башы булган. 1699 елда Пётр Iнең «Яңа елны бәйрәм итү турында» Указы чыга. 1700 елдан Россиядә яңа ел Көнбатыш Европадагы шикелле, Гайсә пәйгамбәрнең (Христосның) туган көненә нисбәтләнгән һәм зодиакаль системадан чыгарылган. Шуңа бәйле рәвештә татарлар да ел башы итеп кышкы Нардуган башланышын, ягъни 25 гыйнварны кабул иткәннәр. Нардуган бәйрәме үзе ике атна – Раштуага кадәр диярлек дәвам иткән.


Болар барысы да, гомумән, киң билгеле. Хәзер без халыкка аз мәгълүм булган шәйләрне язмакчыбыз.


Гаҗәп рәвештә, Нардуган сүзе монгол теленнән алынган дигән фикер таралган. Хәлбуки, монгол телләрендә «нар», «наран» – «кояш» сүзе бик билгеле булса да, Нардуган дигән бәйрәм атамасы юк. Нардуганның асылы-чыгышы бөтенләй үзгә. Ул Һиндстаннан килә. Һиндстанда налада дигән үлән, үсемлек бар. Аның кызык­лы үзенчәлеге – бер үк үсемлектә чәчәкләрнең төрле төстә була алуы (андый үсемлекләр безнең якларда да очрый, ләкин бик үк күзгә чалынмалы түгелләр). Һәм менә Һиндстанда наладаны, күкшенгәме, бүтән төрле чүлмәккәме салып, төрлечә юраулар өчен файдаланганнар. Әйтик, бер мән: «Фәлән төстәге чәчәк кулга эләксә, теләгем үтәлә», – дип юрый да, чүлмәктәге наладаның бер чәчәген өзеп, яктыга чыгара. Атаган чәчәге чыкса, яхшы фал була һ.б. Тора-бара бу юрау катлауландырылган, төрле вариантлар барлыкка килгән.


Налада юравыннан нард уены үсеп чыккан. Бу уенда ике уенчы өсләренә саннар язылган фишкаларны тигез бүлешеп ала да махсус янчыкларга яшерә. Шуннан нард тактасына төшерелгән дүрткеллекләргә (яки нокталарга) фишкаларын куя башлыйлар – кая, ничек кую фишкаларга язылган саннар буенча башкарыла. Кәрт уеныннан аермалы буларак, уенчы нинди фишка эләгәчәген үзе дә белми.


Нардуган юраулары нард уены нигезендә яисә шуңа параллель рәвештә үскән. Баштан ук ул календарь юрау булган. Иранда бу уен-юрау (аңа зур әһәмият бирмәгәннәр) нарди-оган (оган аендагы нард) дип, Төркиядә нард-у-фал (нард буенча фал) дип аталган.


Нардуган юраулары тәүге чәчәкләр ярдәмендә башкарылган, Төркиядә чүлмәккә төрле чәчәкләрне салганнар һәм уен башчысы юрау китабыннан исемсез генә бер юралыш билгеләгән. Безнең якларда җиде яки җитмеш җиде төрле чәчәк салып юрау билгеле булган. Уен-юрауда катнашучылар үзләре өчен бер чәчәк исемен атаганнар. Шуннан уен башчысы, кулын күкшенгә тыгып, берәр чәчәкне тартып чыгарган. Юралыш шул чәчәкне атаучыга нисбәт ителгән. Җәйге нардуганда безнең якларда да чәчәкләр табу кыен булмаган, әмма кышын алай түгел. Шунлыктан күкшенгә чәчәкләр урынына исемле йөзекләр салганнар.


Бу уенны төрлечә катлауландырганнар. Мәсәлән, күкшенгә тутырасы суны Яңа ел башында – төнге сәгать уникедә бәкегә барып алганнар. Чөнки дөнья хәлләрен белеп торучы су җеннәре-шүлгәннәр нәкъ шул вакытта бәке аша ачык дөньяга чыгып йөриләр икән.


Бу Нардуган юраулары турында мин берничә тапкыр язып чыккан идем. Хәзер менә тагын бер кызыклы юрау – Сәүмәт турында беренче тапкыр язам.


Сәүмәт юраулары XIX гасырда ук онытыла башлаган инде. Шунлыктан аны хәтта фольклорчылар да белмиләрдер әле. Ул керәшен татарларын өйрәнгән Б.Г.Гаврилов мәкаләләреннән генә билгеле.


Сәүмәт – Яңа ел (безнеңчә – астрономик Яңа ел) төнендә ук атып юрау ул. Һәм аның кызыклы тарихы бар.


Борынгы гарәпләрдә ук атып юрау гадәте булган. Бу юрау өчен махсус «изге» уклар әзерләгәннәр. Ул укларны аерым хөрмәтле кешеләр үзләрендә саклаганнар. Шундый кешеләрдән Мөхәммәд пәйгамбәрнең дәү әтисе Габделмоталлап булган. Бермәл Аллаһтан күп догалар кылып, корбаннар биреп кенә сорап алуга ирешкән углы Габдулла ниндидер сәбәпләр белән (сәбәпләре хакында мең ярым ел бәхәсләр бара) үтерелергә тиеш булган. Габделмоталлаб үзе хәким-судья була торып, үз улын үтерергә теләмәгән. Һәм җәмәга белән озак сөйләшүләрдән соң, хөкемне әлеге сәүмәт (гарәпчә – сәхүмәт – сәхм – «ук» сүзеннән) ярдәмендә үзгәрткән.


Күп тапкырлар юраулар соңында, үлем хөкеме йөз дөя корбан итү белән алмаштырылган. Габдулла исән калган. Хәер, ул озак яшәмәгән... Габделмоталлаб үз углын аклатуга ирешсә дә, дошманнары онытмаган бугай. Гадәттәгечә, Фәләстингә сәүдә кәрваны белән барганда, ул бер тукталышта кинәт үлеп киткән.


Менә шул вакыйга – үлем хөкеме йөз дөя бирү белән алмаштыру истәлегенә мөселман халыкларда Яңа ел кичәсендә ук ату гадәте калган. Мөселман тарихчылары хәзерге фейерверкны да шул вакыйгага баглыйлар.


Гомумән, татар халкында Яңа ел юрау һәм күңел ачу мәрәкәләренең күп төрләре билгеле. Без биредә шуларның икесенә генә тукталдык.

Теги: Рифкать Әхмәтҗанов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру