Журнал «Безнең мирас»

"Манзара" премиясе иясе билгеле - Муса Галләмов!

"Манзара" спорт-музыкаль тантанасының көрәш бәйгесендә тумышы белән Марий Элдан булган, Әтнә батыры Муса Галләмов абсолют батыр калды. Батырга да, финалист һәм ярымфиналчыларга да саллы күләмдә акча да тапшырылды.


 Абсолют батырга алтын белән йөгертелгән чемпион билбавы һәм 100 мең сум акча бирделәр. Муса Галләмов финалда Радик Сәлахов белән очрашты. Нәтиҗәдә, кискен көрәш күрсәтеп, чиста алым белән көндәшен аркага салды.

Узган ел батыр калган Раил Нургалиев титулны саклап кала алмады. Ул ярымфиналда отып барган җиреннән Зәй батыры Радик Сәлаховка очколар белән оттырды.

Радик Сәлаховка - 60 мең, Раил Нургалиев һәм Айнур Сыртаевка 30ар мең күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Тамашачылар арасында уйнатылган Lada Granta машинасы исә Балтач районына китте. Билетлар буенча уйнатылган машина Балтачтан Салават Әсхәдуллинга эләкте.
Машина отучыны җирәбә ярдәмендә ачыкладылар. Аны бу елны абсолют батыр калган Муса Галләмов билетлар салынган тартмадан очраклы рәвештә бер билетны тартып алып, билгеләде.
"Әле ышанмыйм. Бер могҗиза булды бу. Андый нәрсә уйламыйча, бернигә өметләнмичә, көрәш карарга дип килгән идем. Билетны да сайлап алмадым. Шулай туры килгән инде", - ди Салават.
Чыганак: "Татар-информ"

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру