Журнал «Безнең мирас»

Муса Җәлил турниры быел икәү булачак

Быел Муса Җәлил истәлегенә үткәрелә торган традицион көрәш турниры 14-15 февральдә Актаныш районында узачак. 16 февральдә шунда ук Муса Җәлил исеме белән бәйле бөтенроссия турниры да үтә.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үткән Татарстан Республикасы көрәш федерациясе президиумы әгъзалары утырышында Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин хәбәр итте.
“Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган турнир быел Актанышта үтәчәк. 2018 елның апрель аенда үсмер көрәшчеләр арасында Татарстанның беренче Президенты кубогына башланып киткән көрәш ярышларының ачылышында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов “Без Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган турнирны Актанышта үткәрергә телибез. Безнең күптәнге хыял инде ул” дип сорады.
Без Марат Әхмәтов белән сөйләштек тә, Муса Җәлил истәлегенә үткәрелә торган традицион көрәш турнирын Актаныш районында уздырырга булдык”, - диде Равил Хәйруллин.
Ул Актаныш районының әлеге турнирга никадәр әзер булуын да әйтте. “Әмма монда икенче мәсьәлә дә бар. Теләү – ул бер әйбер, икенче мәсьәлә – мөмкинлекләр. Чыннан да әле эшләнеп бетмәгән яклар да бар, күп эшне эшләргә, шул исәптән ремонт та ясарга кирәк. Әмма мин турнирны кабул итүче кешеләргә 100 процент ышанам. Алар Актанышка чакырганнар икән, димәк, үз эшләрен зур итеп башкарып чыгачаклар”, - диде Равил Хәйруллин.
Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Актанышка килүче спортчылар өчен тору мәсьәләсендә проблемалар юк икәнен әйтте. “Башкортстанда, Түбән Камада 25-30 километр ераклыкта урнашкан кунакханәләр бар. Кирәкле кунакханәләр инде броньланган”, - диде Равил Хәйруллин.
Баш судья итеп башта Илфир Әнвәровны билгеләмәкче булганнар, ул “Мин яшьләр белән шөгыльләнәм. Минем төркемем булачак” дип баш тарткан. Ахыр чиктә судья итеп Айрат Гәрәев билгеләнгән, дип яза Татар-информ.
Шунысын да искәртик, 16 февральдә Актанышта инде көрәш буенча бөтенроссия турниры да узачак. Анда Татарстан көрәшчеләре аерым команда белән чыгыш ясый. Әйтүләренә караганда, Татарстан командасы республика беренчелегендә һәм минсельхоз ярышларында икенче-өченче урыннарны алган көрәшчеләрдән тупланачак.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру