Журнал «Безнең мирас»

Минем беренче театрым

«Театр» дип аталган могҗизаның асыл мәгънәсен мин шактый соң аңладым әле... Ә беренче тамашаны үсмер чагымда ук күрдем. Көзге көннәрнең берсендә: «Күрше Кадер авылына Минзәлә театры килгән!» – дигән хәбәр ишеттек. Кичкырын, көтүләр кайткач, авыл клубында театр уйналачак икән.


Көн кичкә авышты, без, авыл малайлары, хәзерге футбол җанатарлары кебегрәк төркемгә җыелып, театр күрергә («спектакль карарга» дип тә әйтә белмибез) дип, бер-беребезне узыша-чаба, үзән-болыннар аша Кадергә «очтык».


Ул заманнарда дөньяны балачакта ишеткән әкиятләр, укыган китаплар, радио тапшырулары аша гына күз алдына китерә идек. Әле бу якларда нефть, газ чыкмаган, тирә-як болыннарны, инеш буйларындагы әрәмәлек-камышлыкларны мазут басмаган, каз өерләре нефтькә батмаган чип-чиста чаклар иде. Күз ачып йомган арада калкып чыгып, тирә-як авылларын үзләренә суырып алган шәһәр-калалар да юк иде. Керсез күңелле авыл халкының, артык зур хыялларга бирелмичә, үзе дә сизмәстән туган төбәкнең матурлыгына, табигатенә сокланып, тыныч кына гомер кичергән чаклары иде...


«Театр» төшенчәсен һәркем үзенчә күзаллагандыр. Минем күңелемдә ул сурәтләп бирә алмаслык, әкияти бер дөнья – Тукайның «Кисекбаш»ындагы Дию пәрие сарае кебегрәк, затлы-сихри бер бина сыман тоелды.


Минзәлә театры коллективы

Менә килеп җиттек. Әле көтү дә кайтмаган. Ләкин клуб алды умарта күче кебек гөжләп тора. Бөтен тирә-як халкы бирегә җыелган, диярсең.


Ниһаять, урам тутырып, акыра-бакыра, мал-туар кайтты. Урам тузаны бераз басылгач, клуб ишеге ачылып, аның төбенә бер өстәл чыгарып куйдылар да, халыкны эчкә уздыра башладылар. Ишеккә ябырылдык. Шулвакыт бер абзый чыгып, җәмәгатьнең тынычланганын көтте һәм: «Спектакль бушлай күрсәтелми, теләгән кеше билет алып керә ала», – диде.


Билгеле инде, без фәкыйрь малайларның берсендә дә акча юк иде. Дус-ишләрем ишек төбен спектакль ахырына кадәр сакласа да, берсе дә керә алмаган. Беренчедән, клуб эченә керерлек түгел, шыгрым тулы; икенчедән, бусага төбен каравыллап торучы абзый спектакльнең ахырына кадәр урыныннан кузгалмаган. Ә мин исә...


Мине инде, акча түләп, җизни алып керде. Озын-озын эскәмияләргә кысылышып утырдык. Бик тыгыз булды. Кеше күплектән, клуб эче кызып, тирләп пештек.


Ниһаять, баягы таныш абзый чыкты. «Кадерле тамашачылар! Без бүген сезгә (авторның исемен хәтерләмим. – Н.Д.) «Йөз миллион» дигән пьеса буенча куелган спектакль күрсәтәбез!» – диде ул. Пәрдә ачылды. Сәхнә ул заманда безнең авыл өйләренә якын да тормаганча бай итеп җиһазландырылган зиннәтле фатир рәвешендә иде. Күпертелгән урын-җир өстендә ябык, күгәргән йөзле бер ир-ат ята. Гаять кызгандым үзен. Клуб эче бик бөркү булса да, тора-бара ияләнелде.  Спектакльнең эчтәлеге, интригасы халыкның игътибарын үзенә тартып алды. Авыл халкы, «ыһ» та итмичә, вакыйгалар өермәсенә кереп китте.


Бүгенге көндә спектакльнең һәр детален хәтерләмим, билгеле. Иң кызыгы шунда – теге затлы урын-җирдә авырып яткан «күгәргән йөзле» адәм жулик булып чыкты. Анысы истә.


Спектакль тәмамланды, пәрдә ябылды, аннары яңадан ачылды. Уйнаучылар алга чыгып баш иделәр, исемнәре белән аталдылар. Авыл халкы артистларның һәммәсен хуплап кул чапсалар да, «күгәргән йөзле» артистка карата гына чиный-чиный, ду килеп, ләгънәтләр белдерделәр. (Уйнаучыларның бер-икесе генә хәтердә калган: Мөхит Кичүбаев, Мөхәррәм Зәйнуллин...)


Минзәлә театры куйган тамашада хыялымда күрергә теләгән «могҗизалар»ны күрмәсәм дә, шушы беренче караган спектакль, күңелемә кереп калып, гомер онытылмаслык эз салды.


Инде үзем артист булып эшли башлагач, беренче мәртәбә спектакль караган хатирәләремне хезмәттәшләргә дә сөйләдем. Шунда Камал театрының баш администраторы, соңыннан Күчмә театрның директоры булып эшләгән драматург Сәет Шәкүров: «Ул жуликны мин уйнаган идем бит», – дип көлеп куйды. Мин аны «чын жулик булуы» белән ихлас күңелдән котладым.


Сиксәненче елларда Мәдәният министрлыгының махсус комиссиясе составында миңа Минзәлә, Әлмәт театрларының иҗат тормышы, репертуары белән якыннанрак танышып кайтырга насыйп булды. «Солдат хатыны», «Алыштыргысыз хатын» спектакльләрендә яшь артистлар – кыңгырау кебек чыңлап торган Әлфинур Хисамова, Зәйтүн Яркәев, Венера Нигъмәтуллиналарның иҗат башын күреп кайттым...


Шөкер, Минзәлә театры нинди генә авыр, газаплы елларда да сүнмәс учак, сәнгать йолдызын даими биеклектә тоткан якты маяк булды, даны Татарстан авыл-шәһәрләренә генә түгел, күрше төбәкләргә, Россия, бөтен Советлар Союзына таралды. Бу хакта сөйләгәндә театрның киң кырлы репертуарын («Зәңгәр шәл», «Галиябану», «Уракчы кыз», «Өйләнү», «Шайтан шәкерте», «Бирнәсез кыз», «Хәят», «Упкын читендә», «Ардуан батыр», хәзерге репертуарындагы «Сөннәтче бабай», «Упкын» спектакльләрен һәм шул шедеврларны бар иткән искиткеч талантлы, фидакяр сәнгатькярләрне (Сабир Өметбаев, Хәдичә Сәлимова, Гомәр Калинин, Мөхәррәм Зәйнуллин, Мөхит Кичүбаев, Мулланур Мостафин, Әнвәр Фәсхетдинов, Барый Әшрәпов, Нәсимә Җиһаншина, Мөнәвәрә Нигъмәтҗанова, Рәшит Мәрдеханов, Анатолий Богатырев, Илүсә һәм Фәиз Бәдриевләр, Рузилә һәм Рөстәм Муллиннар) олы хөрмәт белән искә алам. Бүгенге көндә театрны җитәкләгән «хуҗалар» – Роберт Шәймәрданов белән Дамир Сәмирхановка рухи ныклык һәм сабырлык, коллективка үзара аңлашып яшәү, татулык, иҗат юлында бердәмлек теләп, язмама нокта куям.


Данлыклы театрга сәнгать юлында тагын да югарырак үрләргә ирешү насыйп булсын!

Теги: Наил Дунаев Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру