Журнал «Безнең мирас»

Мари тормышы – күлмәк чигүендә

Милли костюм ул – бары тик кием, бизәнү әйбере генә түгел. Аның үзенең «кәеф»е, тарихы, үзенчәлеге бар. Шуңа күрә ул аерым бер халыкның тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, тормышка карашы турында да бәян итә ала. Күпчелек очракта милли киемне аерым бер сәнгать әсәре, зур байлык дип тә карарга мөмкин. Мари халкының милли киеме дә искәрмә булып чыкмады.


Мари милли костюмнары төрле чигү элементлары белән бик бай итеп бизәлгәнен дә әйтеп китми мөмкин түгел. Борынгы мари чигүләрендә җепләр бик тыгыз урнашкан, бизәкнең кырый урыннары да төгәл билгеләнгән булган. Борынгы заманнарда чигү элементлары, орнаментлар кием хуҗасын саклагыч функциясен дә үтәгән. Шулай ук алар, аның социаль баскычтагы урынын да билгеләп, теге яки бу этник төркемгә керүен күрсәткән.


Мари халкының төрле җирле төркемнәренең күлмәкләрен, гомумән, милли киемнәрен бизәп торган чигү элементлары күптәннән сакланган йолалар белән билгеләнгән үзенчәлекләргә ия. Бу халык тел һәм мәдәни яктан өч төркемгә бүленә: болын, тау һәм көнчыгыш марилары. Һәрберсе яшәү җирлекләре, диалекты, көнкүреш гореф-гадәтләре һәм, әлбәттә, милли киемнәре белән аерылып тора. Аларның киемнәрендә генә түгел, чигү элементларында да аерымлык ачык күренә.


Орнаментация күлмәкнең кайсы урынында урнашуы белән генә түгел, ә шул чигүдә төсләр катнашмасы, бер-берсенә килешүе, шулай ук чигү җепләре төрлелеге, чигү ысуллары белән дә аерылып торган. Мәсәлән, чигү элементларына иң бай күлмәкләрне Царевококшайск өязендәге мари хатын-кызлары кигән. Аларның күлмәкләрендә чигү күкрәк изүенә, җиң очларына, итәкнең аскы өлешенә генә куелып калмыйча, бөтен җиң буена сузылган һәм җөй урыннарын, күлмәкнең арка өлешен бизәп торган. Мондый күлмәкләрне орнамент белән ямьләндерер өчен, мари кызлары буялган йон җепләрен кулланган. Шулай ук күлмәкләрне тасма, төймәләр, чуклар, мәрҗәннәр белән дә бизәгәннәр. Аларның тегелү урыннары, чигү элементы кебек, борынгы традицияләргә карап сайланган.


Мари кызларын чигәргә кечкенәдән үк өйрәткәннәр, чөнки аңа бирнә әзерли башларга кирәк булган. Өстәвенә, чигү осталыгы хатын-кызның никадәр эш сөючән икәнлеген дә күрсәткән. Ул чигүчедән сабырлык, тырышлык һәм вакыт таләп иткән, шулай ук сәнгать белән никадәр дәрәҗәдә якын икәнлеген дә аңлаткан.


Мари чигүендә һәр сызык, билге һәм сын үз аңлатмасына ия. Аларны аңлар өчен, кайберләрен аерым карап китәргә булдык:



Туган агач – һәрбер гаилә туган агачның көчен үзенә җәлеп итә. Агач ныграк булган саен, яшь гаилә дә көчлерәк була, давыл-бураннарда нык тора дигән ышану яши.
Бөек ана – кеше тугач, аның җирдәге тормышы шуннан бирле Бөек ана кулында. Ул кешегә бу дөньядагы максатына ирешергә ярдәм итә.
Ир-ат көчен саклаучы – ир-атның җитлеккәнлеге билгесе. Яңа буынны дәвам итү сәләтен күрсәтә.
Йорт сакчысы. Шакмак формасы ул – сез яшәгән йорт. Аны төрле кайгы-хәсрәтләрдән күпсанлы тәреләр һәм боҗралар саклап тора.
Бүгенге көндә мари чигүе белән бизәлгән күлмәкләр, киемнәр популярлашып бара. Бу яңалык түгел, чөнки аларның һәрберсе аерым бер символга ия һәм аларның һәркайсына аерым үзенчәлек хас. Мари халкының милли киемнәрендә борынгы бабайлардан килгән гореф-гадәтләр һәм бу халык тормышының төрле яклары чагылыш тапкан. Шулай ук анда мариларның дөньяга карашлары, матурлыкка һәм тынычлыкка мөнәсәбәтләре ачык чалына. Әлбәттә, әлеге билгеләрне, бу фикерләрне без нәкъ менә аларның чигү орнаментларыннан күрә алабыз.

Айзилә Сабирова


"Безнең мирас". - 2022. - №12. - Б. 30-31.

Теги: Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру