Журнал «Безнең мирас»

Киевмы, әллә Кияү каламы?

Алдагы мәкаләләребезнең берсендә Киев каһанлыгының татар-төрки мәмләкәте булуы турында язган идек. Ә хәзер аның ни өчен Киев дип аталуына тукталып китик. Урта гасырларда булган шәһәр атамаларының чыгышын нигездә татар-төркичә аңлаталар: Полтава – Бал+тавы, Харковь (элекке атамасы Хартов) – Кар+тау, Тьмутаракань – Төмәнтархан һ.б.


Киев каһанлыгының көньягындагы далаларда бродник, карабүрек һәм бәҗәнәкләр яшәгән. Баштарак өстенлек бәҗәнәкләрдә булган. Соңрак исә, кыпчаклар, бәҗәнәкләрне кысрыклап, өстенлеккә ирешә. Кыпчаклар шактый алдынгы халык саналган. Аларның үз дәүләтләре, шәһәрләре, рун язуы булган. Мәсәлән, Хартовның (Картауның) кыпчак ханнарының башкаласы икәнлеген беләбез. Археологик казылмалар шул турыда сөйли. Кызганыч ки, бездә кыпчак тарихы өйрәнелми, алар турында фәнни хезмәтләр язылмый диярлек.


Киев кенәзлекләреннән көньяктагы, Карпаттан Уралга кадәрле җирләрне биләгән бәҗәнәк-кыпчак ханлыклары рус кенәзлекләре белән төрле мөнәсәбәттә яшәгән: үзара сәүдә дә гөрләгән, сугышлар да булмый калмаган. Кыпчак һәм бәҗәнәк гаскәрләре киевлыларның төрле походларында катнашкан, чит ил дошманнары бәреп кергән очракта да аларга ярдәмгә ашыкканнар. Рус кенәзләре, кыпчаклар белән дустанә мөнәсәбәтне саклар өчен, хан кызларына өйләнә торган булганнар. Мәсәлән, Андрей Боголюбский (әнисе – кыпчак ханы Аепның кызы) кебек кайбер рус кенәзләре ике телдә – русча һәм кыпчакча иркен аралашкан, үз сәясәтләрендә кыпчакларга нык таянган. Боголюбскийның татарча исеме дә бар – Китай.


Киев һәм кыпчакларның үзара дус-тату яшәүләре турында В.Каратеевның (ул да, чыгышы белән, татарлардан) «Русь и Орда» исемле китабында бик тәфсилләп бәян ителгән. Китапның 1 нче томы Алтын Урдага кадәрге елларны, кыпчак-бәҗәнәкләр чорын колачлый. Каратеев анда кыпчакларның Киев белән хезмәттәшлегенә күп мисаллар китерә. Аларның дәүләт хезмәтендә булулары, Киевта күпләп яшәүләре, Киев гаскәренең шактый өлеше кыпчак җайдакларыннан торуы хакында яза. Шуннан соң ул Киев каһаннары һәм кенәзләренең кайсы кыпчак ханы белән нинди туганлыкта булуын санап китә. В.Каратеев, ким дигәндә, иллеләп кенәзнең кыпчакларга өйләнүе, кызларын кияүгә бирүләре, берберләрен кода-кодагый дип атап йөрүләре турында бәян итә. Аның аңлатуынча, кыпчак каны булмаган бер генә рус кенәзе дә юк. Алар йөзләрчә еллар бергә яшәп, кодалашып, туганлашып беткәннәр. Кыпчакларны Русьның дошманнары итеп күрсәтүдән дә зуррак тинтәклек юк, ди автор. Рус кенәзлекләре белән кыпчаклар арасындагы конфликтлар исә, төрле рус кенәзлекләрендәге кенәзләр арасындагы үзара сугышлардан бик күпкә азрак, ди галим. Чынлап та, рус кенәзләре Алтын Урдага кадәр гел бер-берсе белән сугышып яшәгәннәр. Үзара сугышларда да алар ярдәмгә кыпчак-бәҗәнәкләрне чакырганнар.


Инде алда әйтеп киткәнемчә, башка рус кенәзлекләре белән даими ызгыш-сугышта үзләренә союзник булсын өчен, рус кенәзләре кыпчак кызларына өйләнгәннәр. Шуңа да кыпчаклар бу шәһәрне «кияүләр шәһәре», «кияүләр каласы», «кияүләр кирмәне» дип йөрткәннәр. Кыпчакларның шәһәрне шулай атауларыннан бу кала Кияү атамасын алган да. Тарихи чыганакларда Киев сүзе аерым гына кулланылмый, гадәттә, ул Киев-город, Киевград кебек формаларда әйтелә. Бу инде, татарчага әйләндергәндә, «Кияү каласы», «Кияүләр шәһәре» була.


Киев атамасының татарның кияү сүзеннән алынуына тагын бер-ике дәлил китерик. Алда искә алынган әл-Гарнәти бу шәһәрне «Гуркирмән» дип атый, ягъни гур+кирмән. Урта гасырларда яшәгән бабаларыбыз фарсы телен яхшы белгән. Гур фарсы телендә кияү дигәнне аңлата. Аксак Тимернең рәсми титулы «гурхан» булган, чыңгызыйлардан чыкмагач, ул үзен хан дип атый алмаган. Ә менә чыңгызыйлардан булган Сараймөлек ханымга өйләнгәч, ул үзенә «гуркирмән» титулы ала, ягъни «кияү хан»га әйләнә. Әл-Гарнәти сәяхәтнамәләрен гарәп телендә язган. Ул вакыттагы гарәп телендә күп кенә фарсы алынмалары да булган, шул җәһәттән, гур сүзе дә. Әл-Гарнәтинең раславынча, Киев – кирмән, алда әйткәнебезчә, кияүләр кирмәне булган.


Бу шәһәр атамасы гарәп-фарсы чыганакларында без белгән Киев формасында түгел, ә Кийәү / Кийау формаларында язылган. Ул татарның кыска ү/у авазына (w) туры килүче و) үәү/уау) хәрефе белән белдерелгән. Гарәп чыганакларын русчага тәрҗемә иткән вакытта, кияү сүзенең русча әйтелешендәге кебек үк, Кийау дип язганнар.


Айрат Чанышев


"Безнең мирас". - 2022. - №12. - Б. 6-7. 

Теги: Айрат Чанышев Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру