Журнал «Безнең мирас»

Калининградка сәфәр

Электричкага утырып, Калининградтан Светлогорскига барган чакта Калинин фамилияле бер юлдашыбыз, үзенең бу якларга ничек килеп эләгүе хакында сөйләгәндә, болай дигән иде: «Фамилиям – Калинин, мәйтәм, миңа ничек тә Калининградка барырга кирәк дип, тоттым да шушы якларга чыгып киттем. Туган җирне ташлап монда килгәнемә бер дә үкенмим!»


Ул шулай дип сөйләгәндә, минем дә Калининградка беркадәр «бәйләнешем» барлыгы исемә төште: мин үскән Актаныш районы элек – мин туганга кадәр – Калинин исемен йөрткән бит! Барлык райондашларыбыз кебек үк, Әүһади бабамны – әниемнең әтисен дә сугышка нәкъ менә Калинин районы хәрби комиссариатыннан алып киткәннәр...


Кыскасы, ни өчен тиктомалдан Калининград якларына барырга булдым соң әле? Тиктомалдан, дип... алай ук түгел инде. Җитди сәбәбе бар һәм ул каһарман шагыйребез Фатих Кәрим белән бәйле...


Балык авылы янындагы су күренеше


Калининград (Твангсте, Кенигсберг)


Храброво халыкара аэропортыннан (элек хәрбиләрнеке булган) КалининградКенигсбергка хатыным Фидания белән таксида бардык. Йөртүче – урыс кешесе, Валерий исемле. Сөйләшергә яратучан булып чыкты. Безне кызыксындырган сорауларга бик теләп, ихлас җавап биреп бара. Сорау бирмәсәк тә сөйли:


– Әти сугышны шушында тәмамлаган. Туган ягына кайтырга җыенган. Беркөнне, ашыйсылары килгәч, иптәшләре белән балык тотарга киткәннәр болар. Күп итеп тотканнар балыкны, алып кайтканнар. Кайтуга боларга әйткәннәр: «Ватанга кайтырга җыенгансыз икән. Китмәгез, калыгыз монда. Немецлардан бушаган фатирлар бар, шуларга урнаштырабыз!» – дигәннәр. Шулай төпләнеп калган әти...


Калининград өлкәсе ни-нәрсәсе белән данлыклы, дип сорасалар, бер генә сүз белән җавап биреп була – гәрәбә! Әлбәттә, тагын да дәвам итәргә мөмкин: марципан, угорь балыгы (еланбалык)... Болар турында безгә Валерий бик тәмләп сөйләде:


– Угорь балыгын күчтәнәчкә алырга уйласагыз, минем хатын үзәк базарда эшли, исегездә калдырыгыз: сиксәненче палатка; киләсез, әйтәсез, ул сезгә балык сайларга булышыр.


Такси безне «Radisson» кунакханәсенең ишек төбенә үк китереп куйды. Номерга урнашырга иртәрәк әле, дип, юл биштәрен кунакханәнең саклау камерасында калдырдык та 2010 елдагы җанисәп буенча биш меңләп татар яшәгән өлкәнең башкаласы белән таныша торырга булдык...


Беренче карашка Калининград шәһәре Россиянең башка шәһәрләреннән әллә ни аерылмый диярлек. Әмма йөри-күзәтә торгач, кайчандыр немец шәһәре булган Калининградның элекке «рухы»н күпмедер дәрәҗәдә барыбер сизәсең – каланың борынгы җиде капкасы (Бранденбург, Закхайм, Тимер юл, Россгартен, Король, Аусфаль, Трагхайм) хәлкадәри исән, берникадәр генә Санкт-Петербург шәһәрен хәтерләткән су каналларында «трамвайлар» йөреп-йөзеп тора, әле анда, әле монда, дигәндәй, берничә гасыр элгәре салынган таш юллар очрый. Ленин проспектындагы Хрущев заманында салынган йортларны немецларның әүвәлге йортларына охшатып «киендерергә» тырышканнар.


Калининград өлкәсендә бүген 1 018 624 кеше (шулардан руслар – 772 534, украиннар – 32 771, белоруслар – 32 497, немецлар – 7349, татарлар – 4534), 1255 елга кадәр – Твангсте, аннары Крулевец, Кенигсберг (1946 елның 4 июленә кадәр) исемнәрен йөрткән башкаланың үзендә исә 493 256 кеше (шулардан руслар – 351 186, украиннар – 16 053, белоруслар – 15 077, татарлар – 2075, литвалар – 1789, немецлар – 1676, поляклар – 1114) яши.


...Фатих Кәрим һәлак булган урынга, Владимирово авылындагы туган якны өйрәнү музеена (анда каһарман шагыйребезгә нисбәтле экспонатлар бар) һәм Ф.Кәрим һәйкәлен күрү өчен Багратионовскига бару турында мин Калининградтагы «Кардәшләр» татар-мөселман җәмгыяте рәисе Рамил Рифкать улы Каюмов белән Казанда чакта ук сөйләшеп куйган идем – кунакханәгә урнашуга шылтыратырсың, дигән иде ул. Ленин проспектын җәяүләп үтеп, шәһәр кунакларының күңелле ял итү урынына әверелгән «Балык авылы»нда булып, су трамваенда кечкенә экскурсия ясап кайткач кына кунакханәгә урнаштык. Шундук Рамил кардәшебезгә хәбәр салдым. Ул исә, безнең килүебез ял көннәренә туры килү сәбәпле, барысын да ачыклап-җайлап бетергәч кенә кабат шылтыратып, Багратионовск якларына безне дүшәмбе көнне Сәлимә Габдулла кызы Яһудина алып барачагын һәм озатып йөриячәген әйтте.


Дүшәмбегә кадәр көн ярым вакыт барлыгын уйлап, без Калининградны үз хутыбыз белән иңләп-буйлап йөрергә, шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныша торырга булдык.


Калининградка кадәр кил дә, «Гәрәбә музее»нда булма, имеш! Булдык анда да – сокланып карап, һәрбер экспонат белән танышып йөрдек: гәрәбә кораблар, гәрәбә шахмат фигуралары, гәрәбәдән эшләнгән чутсыз бизәнү әйберләре...


«Гәрәбә музее»ндагы гәрәбә шахмат
Гәрәбә кружка
Храброво аэропорты
Балык авылы
Балык авылында
Калининград кунакханәсе

Светлогорск (Раушен)


1258 елда төзелгән, халкы 2021 елда 16 099 кеше исәпләнгән, 21 квадрат мәйдан биләгән, 1947 елның 17 июненә кадәр Раушен исемен йөрткән, 1999 елның 29 мартыннан курорт статусын алган Светлогорскига без якшәмбе көнне сәфәр чыктык. Төньяк тимер юл вокзалы без урнашкан кунакханәнең «артында» гына иде. Электричкада сәгать тә унбиш минут бардык. Россия кайда да Россия инде: юл читендә әмерикәнски чаганнар «чәчәк атып ята», күпсанлы төзелеш эшләре башланган да ташланган, дигәндәй...


Светлогорскины, интернеттан карап, алдан бераз өйрәнгән идек. Шуңа күрә гәрәбә эшләнмәләр сата торган берничә кибетле Гагарин урамын, күңелгә ятышлы ашханә-кафены һәм, әлбәттә, истәлекле урыннарны бик тиз таптык. Балтыйк диңгезендә дә бераз коенып алу җае чыкты. Кеше күп – яр буенда халык кайный. Һәркайда гәрәбә ялтырый: анда-монда сату рәтләре тезелгән. Алга китеп булса да әйтим, самолетыбыз Казан аэропортына төшеп «кунаклагач», безнең алда гына утырып кайткан татар апалары белән сөйләшеп киттек. Алар «Янтарный» курортында ике атна ял иткән икән. Бик ошатканнар. Ничек соң анда, дигән сорауга, бер генә сүз белән җавап бирделәр: «Европа!»


Иске су кудыру манарасы. Светлогорск
Томас Манн хөрмәтенә куелган истәлек ташы. Светлогорск
Раушен балыкчысы белән. Светлогорск
Гәрәбә кибете. Светлогорск
Гәрәбә кибетендә. Светлогорск
Балтыйк диңгезе буенда. Светлогорск

Владимирово (Тарау, Эрнстоф).


Туган якны өйрәнү музее


Калининградның Үзәк базары без урнашкан кунакханә янында гына иде. Биш минуттан анда, биш минуттан монда, дигәндәй... Дүшәмбе көнне шул базарның алгы өлешендә гәрәбәләр белән «танышып» йөргән чакта, сәгать унынчы ярты тирәсендә Сәлимә Габдулла кызы шылтыратып, кунакханә янына унбиш минуттан килеп җитәчәген хәбәр итте. Без шул арада кунакханәгә кайтып, Казаннан ук алып килгән чәк-чәкләрне, «Безнең мирас» журналының соңгы саннарын һәм «Мәдәни җомга» редакциясе күптән түгел генә бастырып чыгарган «Татар барда – хәтер бар» дигән китап нөсхәләрен юл букчаларыбызга салып, кабат урамга чыгарга өлгердек.


Владимироводагы Мәдәният йорты. Каһарман-шагыйребез Ф.Кәримгә нисбәтле музей шунда урнашкан.

1315 елда төзелгән, 1946 елга кадәр Тарау һәм Эрнстоф исемнәрен йөрткән, 2010 елгы җанисәп вакытында 666 кешесе (мисал өчен, 1938 елда – 786, 2012 елда – 835) булган, Калининградтан 20 чакрым ераклыкта урнашкан Владимирово авылы Багратионовск районының Нивенск авылы җирлегенә карый. Авыл эченнән Прохладный (элекке исеме – Фришинг) елгасы ага. Авыл читендә борынгы Тарау Кирха урнашкан.


Владимирово авылы музеена истәлек язуы язып калдырдык.

Төбәкне өйрәнү музеенда безне Ирина Аликовна Ломбенко (музей җитәкчесе) белән Марина Геннадьевна Захарова каршы алды. Бу мөлаем ханымнар Фатих Кәрим һәм аның кызы Ләйлә ханым хакында шундый яратып, исләре китеп сөйләде. Елга ике-өч мәртәбә килә иде, диде алар, каһарман шагыйрьнең кызы Ләйлә апаны искә алып, аңа сокланып.


Ф.Кәримгә нисбәтле экспонатлар янында. Владимирово

Сәлимә ханым Яһудина


Безне үз машинасында Сәлимә ханымның ире Владимир Сергеевич йөртте. (Рәхмәтләр яусын аңа!) Безгә кадәр дә бу бәхетле пар Казаннан килгән бер хатын-кыз журналистны («Республика Татарстан» газетасыннан, диделәр) Фатих Кәрим эзләре буйлап йөрткән булган. Тыныч тормышта да күпме михнәт кичкән, коточкыч фаҗига кичергән каһарман шагыйребезнең соңгы
каны тамган урынга шоферыбыз, барасы юлны яхшы белгәнгә күрәдер, төрле авыллар һәм кыр-басулар аша үтәргә туры килсә дә, һич адашмыйча китереп җиткерде.


Биеклек, дисәң, хәтере калыр. Аны авыз тутырып биеклек дип әйтергә тел бармый хәтта. Калку урын, дисәң, бер хәл әле. Ни аяныч, бернишли алмыйсың, хакыйкать – шушы калкулыкны яулап алабыз (приказ!), дип, күпме яугир, шул исәптән безнең Фатих Кәримебез дә башын салган. Яраланган көе дә сугышуын – дошманга ут яудыруын дәвам иткән бит, бахыр! Үкенечле үлем, дими, ни дисең тагы. Хәер, үлем үкенечсез булмый, диләр...


Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе В.Шәйхразиев С.Яһудинага тапшырган медаль

Сәлимә Габдулла кызы. Сүз уңаеннан, бу ачык йөзле, мөлаем ханым турында бер-ике кәлимә булса да әйтим әле. 2002 елда Калининградта төрки телле халыкларны берләштерүче «Кардәшләр» оешмасы төзелә. Шул вакытта аның җитәкчесе итеп Сәлимә Габдулла кызы Яһудинаны сайлап куялар. Сәлимә ханымның зур тырышлыгы белән, оешма ныгый, милли бәйрәмнәребезгә нисбәтле төрле очрашулар оештырыла, концертлар куела. Булдыклы ханым тиз арада Польша, Литва һәм Латвия татарлары белән тыгыз элемтә урнаштыра. Мәрхүм Адам Якубовскийның польша-литва һәм белорус татарлары турындагы тирән эчтәлекле чыгышын калининградлылар әле дә сагынып искә алалар. Сәлимә Габдулла кызы җитәкчелегендә оештырылган матур эшләрне бүген Рамил Рифкать улы Каюмов белән аның урынбасары Әмир Хәйруллиннар дәвам иттерә.


Ф.Кәрим һәлак булган урында (сулдан): Рамил Каюмов («Кардәшләр»нең бүгенге җитәкчесе), каһарман-шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, Сәлимә Яһудина, драматург Данил Салихов, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова
Ф.Кәрим рухына, йәгез, бер дога! (Шушыннан ерак түгел генә калкулык җәйрәп ята.)


Багратионовск (Прейсиш-Эйлау).


Фатих Кәрим һәйкәле


1336 елда төзелгән, 1946 елга кадәр Прейсиш-Эйлау исемен йөрткән, 10,7 квадрат км мәйдан биләгән, Калининградтан 37 км ераклыкта урнашкан, халкы 6401 кеше булган (руслар – 89%, икенче урында украиннар – 3,7%, белоруслар – 3%, әрмәннәр – 0,9%, немецлар – 0,6% татарлар һәм әзариләр – 0,5%, литвалар – 0,3%) Багратионовскига без Фатих Кәрим һәлак булган урыннан килдек.


Туганнар каберлегендәге истәлек ташында татар фамилияләре дә бихисап. Багратионовск

2007 елда Багратионовскида затлы һәйкәл ачыла – узган гасырның алтмышынчы елларында Ф.Кәримгә куелган һәйкәлне яңасына алыштыралар.


Багратионовскидагы туганнар каберлегендә – 2007 елда Ф.Кәримгә яңартып куелган һәйкәл янында

Әлеге һәйкәлнең тарихы болай. Милләттәшебез, чыгышы белән Омскидан булган Гыйльфан ага Бәхтияров, каһарманыбыз Ф.Кәримгә яңа һәйкәл кирәклеген дәлилләп, шушы төбәктә яшәүче татарлар исеменнән Сәлимә ханым Яһудинага мөрәҗәгать итә. Акча эзләү мәрәкәсе башлана. Көннәрдән беркөнне Сәлимә Габдулла кызы, әллә ни өмет итмичә генә, матди ярдәм сорап, эшкуар Фәрит Касыйм улы Хафизовка сүз ката. Рәхмәт төшкере, эшкуар кардәшебез шундук 93,5 мең сум акча белән ярдәм күрсәтә. Шулай итеп, мая салына, бөртекләп диярлек акча туплау дәвам итә. Кыскасы, игелекле кешеләрнең тырышлыгы, ярдәме, җирле хакимиятнең булышлыгы белән тиешле акча җыелып бетә, куелган максатның уңай нәтиҗәсе булып, Багратионовскида каһарман әдибебез Фатих Вәли улы Кәримовка күркәм һәйкәл ачыла.



Мәчет


Фатих Кәримгә бәйле истәлекле урыннардан кайтышлый без Калининградтагы төзелеп бетмәгән мәчетне карарга махсус бардык. Затлы, мәһабәт мәчет буласы булган, ләкин, кызганыч ки, «ниндидер көчләр» төзелешне туктатканнар. Хәзер биредә бернинди дә эш алып барылмый, җан әсәре күренми. Алга таба бернинди өмет тә юк кебек. Барысы да Аллаһы Тәгалә ихтыярында. Милләттәшебез, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким ага Биктиев белән сөйләшкәндә, ул мондыйрак сүзләр әйтеп, безне сискәндерде: «Татарлар мәчеткә йөрми!» Йөрәге әрнеп әйткән бу сүзләрендә хаклык бардыр, ул аны тиктомалдан гына әйтмәгәндер. Шулай да, мәчет булса, йөрүчеләр булыр иде әле дип уйлап куйдым. Милләттәшләребезгә үземчә киңәш тә биргән булдым: «Марат Хөснуллинны барыбыз да белә. Булышса, бу очракта бары тик ул гына булыша ала. Чөнки ул, «Мәскәү кешесе» буларак, Калининград белән турыдан-туры шөгыльләнүче, курьерлык итүче. Җаен табып, ничек тә шуңа мөрәҗәгать итәргә кирәк!» – дидем.


Төзелеп бетмичә калган мәчет. Калининград

Бертуган Равия һәм Наилә ханымнар


Кунакханә номерында гәпләшкән мәлебез. Бер очрашу – үзе бер гомер.

Ерак аралар үтеп, Калининград хәтле Калининградка кил дә үз татарларыбызны күрми кит, имеш! Аллаһы Тәгалә безне милләттәшләребез белән очраштырып кына торды, шөкер. Беркөнне Әмир Әдһәм улы: «Монда яшәүче апаларның сезне күреп сөйләшәселәре килә», – дигәч, бик теләп риза булдык. Аларны үзебезнең номерга дәштек. Равия һәм Наилә исемле ике бертуган ханым белән килде Әмир. Бу күркәм ханымнарның әтисе Ибраһим Шәрип улы Мостаев (1999 елның 21 июнендә вафат) Тәтеш районының Олы Тархан авылыннан, әниләре Сәкинә Әхәт кызы Әхәтова (1918 елның 10 августында туган) исә Буа районының Кырык Садак (Кырсадак) авылыннан булып чыкты. Язмыш апа-ханымнарны шушында китергән. Берсе Казанда медицина институтында укыган. Татарча бик әйбәт сөйләшәләр. Ниятләре – әтиләре язган һәм әле генә урыс телендә китап булып чыкан «Минем язмышым» җыентыгын Татарстандагы якташларга – татар укучысына җиткерү. Кайчандыр елга техникумында укып, соңыннан күпсанлы диңгезләрне гизгән капитан әтиләренең язмышы сурәтләнгән әлеге китап, иртәмесоңмы, татарча да дөнья күрер әле, иншәАллаһ.



Хәким ага Биктиев


Хәким ага Биктиевтә кунакта. Калининград

Милләттәшебез, сугыш ветераны Хәким ага Биктиев фатирына безне Әмир туганыбыз икенче көнне үз машинасында алып барды. «Казаннан килүчеләр булса, алар белән мине күрештерми калмагыз!» – дип әйткән икән ветеран агабыз. Әмир Әдһәм улы, капитан Ибраһим Мостаев кызлары белән гәпләшеп утырган чакта, Хәким агага шылтыратып, киләсебезне әйткән иде. Төш вакытында шунда идек инде. Ишекне марҗа ханым ачты, ул хуҗаның килене булып чыкты. Дөнья бит: парсыз калганнар да инде менә бер фатирда икесе генә яшәп ятмышлары. Туксан алты яшьлек Хәким ага «немецлардан калган» ошбу фатирда (Калининградта) 1945 елдан бирле яши икән инде. Аның сөйләвеннән чамалап, шул елларда ул шәһәр коменданты булып торган дип аңладым.


Кызыксына агабыз – Казан турында сораштыра. Төзелеп бетмәгән мәчет язмышы өчен дә борчыла. Култамга салып биргән китабымны һәм «Безнең мирас» журналы саннарын җәһәт кенә карап чыкты: укырга яратам, мин боларны, һичшиксез, укып чыгачакмын, диде.


Кыскасы, сәфәребез эшлекле төстә узды. Кыска гына вакыт аралыгында күп нәрсәләр күрдек, күп нәрсәләр белдек. Һәм, үз чиратымда, шуларны түкми-чәчми сезгә бәян итәргә тырыштым.


Гамьле әңгәмә. Бөек Ватан сугышы ветераны Х.Биктиев һәм «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Л.Лерон. Калининград

P.S. Казанга кайткач, Калининград өлкәсендә җирләнгән тагы бер татар шагыйре барлыгын белдем: ул – безнең Фатих Кәрим белән бер вакыттарак һәлак булган кырымтатар шагыйре Ыргат Кадыйр (Хәлил Җәмил улы Кадыйров, 1905-1945). Каһарман шагыйрьнең җәсәде – Зорино (1946 елга кадәр – Поппендорф) авылындагы туганнар каберлегендә. Бу якларга тагын барырга туры килсә, һичшиксез, әлеге каһарман-шагыйребез җирләнгән туганнар каберлеген дә зиярәт кылырбыз, иншәАллаһ.


Ы.Кадыйрның рәсем-портреты


Ләбиб Лерон


Безнең мирас. - 2021. - №9. - 72-82 б. 


Теги: Ләбиб Лерон Яңалыклар Татар гаме

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру